Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / «Ринат Мөхәммәдиевнең «Сират күпере» романының тарихи җирлеге

«Ринат Мөхәммәдиевнең «Сират күпере» романының тарихи җирлеге

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

«СИРАТ КҮПЕРЕ» романының тарихи җирлеге



Сиксәненче елларның икенче яртысында Р. Мөхәммәдиев Мирсәет Солтангалиев язмышы белән кызыксына башлый. Ниһаять, 1992 елда укучыларга «Сират күпере» исемле романын бирә.

Татар дөньясында үз гомерен туган халкының язмышы белән аерылгысыз бәйләгән шәхесләр бик күп. Аларның иң күренеклеләреннән берсе — Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиев (1892—1940). Ничә дистә еллар буе бу исем безнең илдә бары тик «милләтче», «халык дошманы», «контрреволюционер» дип кенә әйтеп киленде. Ниһаять, 1990 елның 31 маенда аның өстеннән барлык гаепләр алып ташланды.

Әйтик, XX гасырда илебез тарихында эшчәнлеге белән тирән эз калдырган Мирсәет Солтангалиев шәхесен әдәби әсәрдә гәүдәләндерү киләчәкне күздә тотып та башкарылган дияргә җөрьәт итәм. Юк, хакыйкатькә хилафлык итеп, Р.Мөхәммәдиев әлеге шәхесне идеаллаштыру юлыннан китми. Мәгълүм булганча, М.Солтангалиев, сәяси эшлекле буларак, гаять каршылыклы һәм шуның нәтиҗәсендә фаҗигале язмышка дучар булган кеше. Иң аянычы шунда: иленә, халкына, милләтенә изгелек кылам дип эшләгәннәре тискәре нәтиҗә бирә. Аның үзен үк ихлас омтылган идеалларына хыянәттә гаеплиләр. Моннан да аянычлы хәлнең булуы мөмкин түгел.

Мирсәет Солтангалиев... Аның шәхесе тирәсендә күпме сер, күпме имеш-мимеш һәм легенда йөри. Татар тарихында үз халкына шуның кадәр игелекле хезмәт күрсәткән һәм, ни гаҗәп, шуның кадәр үк каһәрләнгән, урынсыз яла күтәргән башка бер шәхесне эзләп табу мөмкинме икән?!.

Аның иҗтимагый-фэлсәфи фикерләре, эшчәнлеге төрки-татар дөньясын гына түгел, менә инде җиде-сигез дистә еллар дәвамына бөтен Көнчыгыш һәм дөнья җәмәгатьчелеген җәлеп итеп килә. Франция һәм Төркия, Япония һәм Германия, Иран, Алжир һәм Англия кебек мәмләкәтләрдә аңарга багышлап гыйльми вә әдәби әсәрләр язылган, аның аерым хезмәтләре басылып чыккан. Бүген исә Солтангалиев язмышы белән кызыксыну артканнан-арта гына бара...

Әмма ни хикмәт, үз илендә, туган җирендә соңгы елларгача Солтангалиев исемен уңай яктан телгә алмадылар, аның киң колачлы эшчәнлеген күрмәмешкә, белмәмешкә салындылар. Үзенең бер мәкаләсендә Р.Мөхәммәдиев түбәндәге сүзләрне яза:

«Моннан әле дүрт-биш еллар чамасы гына элек, Солтангалиев белән кызыксынуымны ишетүгә, аны күреп белгән, аңарга туганлык мөнәсәбәтендә булган кешеләр без фәкыйрегез белән күрешүдән, телефон аша сөйләшүдән кача иде. Туган авылы — Башкортстандагы Кырмыскалыга барып чыккачтын да күп кенә сорауларым җавапсыз калды. Исемен ишетүгә үк куырылып төшүчеләр байтак булды...

Тарих китапларыннан аның исеме җуелган, хезмәтләре гыйльми китапханәләрдә сакланмаган, эшчәнлеге архивларга яшерелгән...

Хакыйкатьтә исә, Октябрь революциясе көннәрендә һәм Совет хакимиятенең беренче бишьеллыгында татарлар арасында булсын, бөтен илдә булсын, Солтангалиев — иң күренекле шәхесләрнең берсе саналды»1.

Татарстан гына түгел, дөнья картасында Казагыстан, Үзбәкстан, Грузия һәм Әзербайҗан кебек республикалар, инде, ниһаять, мөстәкыйль дәүләтләр барлыкка килүне дә аның эшчәнлегеннән аерып карау тарихи дөреслеккә туры килмәс иде. Ленин, Сталин һәм Троцкийлар белән бергә эшләп, аларның һәммәсе белән үзен тиң күреп, аяк терәп сөйләшкән, бәхәсләшкән дәүләт җитәкчесе ул. Милли мәсьәләне аңлауда һәм аңлатуда мөстәкыйль үз концепциясе булган абруйлы белгеч, Җитәкче. Шуңа күрә дә аның белән исәпләшкәннәр, киңәш итешкәннәр һәм бер үк вакытта шикләнгәннәр, курыкканнар да.

Солтангалиев — Сталинның якын танышы гына түгел, ул тудырган тоталитар режимның иң әүвәлге корбаны да: өч тапкыр кулга алына, ике мәртәбә атарга хөкем ителә. Үзәк КГБ архивларында аның эше ил күләмендә иң зур эшләрнең берсе санала, һәркайсы 300 дән алып 700 гә кадәр сәхифәдән торган 43 томлык бу фаҗига тарихы — тетрәндергеч бер хакыйкать. 1923 нче елдан башлап сиксәненче елларга кадәр Совет матбугатында шуның кадәр гаепләнгән, каһәрләнгән тагын кем бар икән?. Булса да, Троцкийны гына аның белән чагыштырып була торгандыр...

Солтангалиевне һәм аның өйрәтүләрен юкка чыгару — изелгән халыкларның милли аңга, милли тигезлеккә булган табигый омтылышын юк итүгә тиң санала. Әмма тарих күрсәтер — боларның берсен дә юк итү мөмкин түгел. Солтангалиев исеме үз халкына кире әйләнеп кайткан кебек, кимсетелгән милләтләрнең дә тигезлеккә, азатлыкка булган омтылышы үлемсез.

Р.Мөхәммәдиевнең биш ел чамасы гомере Солтангалиев язмышын өйрәнү һәм яңа роман өстендә эшләүгә сарыф ителә. Ниһаять, күләмле бу әсәре әзер була. Андагы геройларның һәммәсе — тарихи шәхес, вакыйгалар нигезендә дә тарихи дөреслек ята...



1 Р.Мөхәммәдиев. Сират күпере. Казан: Тат.кит.нәшр., 1992.- 4б

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 15.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров116
Номер материала ДВ-340872
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх