Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Ризаэддин Фәхреддин турында фәнни мәкалә. "Әхлак - яшәеш нигезе."

Ризаэддин Фәхреддин турында фәнни мәкалә. "Әхлак - яшәеш нигезе."

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Әхлак – яшәеш нигезе.


Гыйлеме күп кешеләргә караганда аз

гыйлемле булудан оялмагыз, бәлки белергә

кулыгыздан киләчәк әйберләрне белми

калуыгыздан оялыгыз, чөнки монысы -

гаеп эштер.

Ризаэддин Фәхреддин

Ризаэддин Фәхреддин укымышлы гаиләдән. Башлангыч белемне әнисе Мәһүбә абыстайдан ала. Аннары әтисе Фәхреддиннән һәм бабасы ахун хәзрәт Сәйфетдиннән. Бик күп мәдрәсәләрдә белем үзләштерә, гомере буе укый, бөек мәгърифәтче, галим булып таныла. Ул тарих, фәлсәфә, география, педагогика, халык авыз иҗаты, әдәбият, тел белеме, этнография, археология, археография, генеология, медицина, астрономия, дин тарихы һәм башка фәннәрне өйрәнгән һәм кыйммәтле хезмәтләр язып калдырган зур шәхес.

Үз чорының күренекле зыялылары: И.Гаспралы, Дәрдемәнд, Г.Исхакый, Ф.Кәрими, Һ. Атласи, Ф.Күприлезадә кебек билгеле шәхесләр белән аралаша.

Халкыбыз : “Үгет –нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән”, - дип, бик дөрес әйткән. Иң асыл рухи әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган. Шушы изге мирасны - бәһасез кыйммәтләрне – үзләштерерү безнең бурычыбыз.

Борынгы һәм Урта гасыр , Х1Х йөз сүз сәнгатендә камил инсан проблемасы - иң төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Соңгы меңъеллыкта иҗат иткән һәр әдип кешене камиләштерү, аны тәрбияле, күркәм итү турында хыялланган. Әдәбияттагы “камил инсан” төшенчәсе, иң беренче чиратта, укымышлы, һөнәрле, әхлаклы, иманлы зат рәвешендә күзаллана. Әгәр дә миннән : Андый кеше тормышта бармы ?”- дип сорасалар, мин , һич икеләнмичә : “Бар, аның җанлы үрнәге – Ризаэддин Фәхреддин (1859- 1936)!” – дип җавап бирер идем. Мин бу олуг, могтәбәр затта, ничектер, әдипләр күрергә теләгән идеал, ягъни камил инсанның калку гәүдәләнешен күрәм,” – ди заманабызның билгеле галиме Хатыйп Миңнегулов үзенең “ Күңелне сафламак дәвадыр “ дип исемләнгән саллы мәкаләсендә.[1 : 108 ]

Х1Х гасырда татар мәктәбе ике юнәлештә эшли : кадими һәм җәдит мәктәпләр була. Кадими мәдрәсәләрдә дин дәресләре төп урынны алып тора. Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри, Х.Фәйзханов, Ш.Күлтәси, Р.Фәхреддин, Г. Баруди кебек танылган татар мәгърифәтчеләре, галимнәре, тарихчылары, язучылары, татарларны башка уку йортларына алмау сәбәпле, әнә шундый мәдрәсәләрдә укыйлар. Казанда беренче җәдит мәктәпләре Х1Х гасырның 80 нче еллар ахырында барлыкка килә. Татар мәгърифәтчеләре дә дөньяви белем бирүне яклап чыгалар, алар арасында Ризаэддин Фәхреддин дә була. Дөньяви мәктәпләр ачу тыелганлыктан, җәдит мәдрәсәләрдә дә дин дәресләренә зур урын бирелә. Әлеге мәдрәсәләрдә Коръән, Коръән тәфсире, хәдисләр, Ислам тарихы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның көрәштәшләренең тормышы, шәригать нигезләре һәм башка фәннәр дә өйрәнелгән. Әмма бу типтагы мәдрәсәләрдә дә дөньяви фәннәргә борылыш күзәтелә. Шәкертләр төрле телләр, тарих, география, медицина, фәлсәфә, логика, психология, этика, риторика, хисап, рәсем кебек фәннәрне өйрәнәләр. “Мөхәммәдия” һәм “Хөсәения” мәдрәсәләрен хаклы рәвештә беренче татар университетлары дип атап була. Ә “Хөсәения” мәдрәсәсе галимебез тормышында бик зур әһәмияткә ия булган уку йорты, ул аны җитәкли һәм шәкертләргә дәресләр дә бирә. Монда барысы да : “Шура” журналын әйдәп бару , шагыйрь, алтын приискалар хуҗасы, алдынгы карашлы Дәрдемәнд белән дуслык та.

Төп тема милләт язмышы булу сәбәпле, милли яшәешне үзгәртүгә ул заман өчен уртак максат булганга, ул уртак тырышлык белән генә тормышка аша ала. Уртак тырышлыкка катнаштыру өчен халыкны рухи яктан үстерергә кирәк була.. Бу бурычны үтәр өчен фән – әдәбият кешеләрнең наданлыгына, мин-минлегенә, ваемсызлыгына, тәрбиясезлегенә каршы көрәшергә тиеш була.

Ризаэддин Фәхреддин, мәгърифәтче буларак, уку-укыту ысулларын камилләштерүгә күп көч куя, күпсанлы дәреслекләр төзи. Ул татар халкын белемле, тәрбияле итәргә, аны алдынгы милләтләр белән бер сафта күрергә тели. Аның фикеренчә, милләтнең күркәмлеге хатын-кызга бәйле.

Шуңа күрә ул гомере буе тәрбия эшенә зур әһәмият биреп : “ Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер”- ди һәм балаларга ничек дөрес тәрбия бирү юлларын хезмәтләрендә ачып сала. Күренекле мәгърифәтченең милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып язган тәрбия китаплары :“Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле хатын”, “Шәкердлек әдәбе” дигән исемнәр астында дөнья күрә. Бүген алар халкыбызга тәрбия дәреслеге буларак, күп кенә гаиләләрдә үзләренең чын урыннарын таптылар.

Үз-үзеңне тоту һәм тәрбияләү буенча төзегән дәреслекләрдән тыш ул бигрәк тә игътибарга лаек өч кисәктән торган “Нәсыйхәт”не - тәрбия кануннарын эченә алган зур педагогик хезмәтне яза. Мин бу дәреслекне татар зыялысының Намус Кодексы дип атар идем. Аны тулысынча мәктәп-мәдрәсәләрдә, гимназияләрдә, электив курс буларак та, сыйныфтан тыш уку итеп тә; ә югары уку йортларында спецкурс формасында да өйрәнергә була.

Ата – аналарга балаларны укытучылары белән бер юнәлештә тәрбияләүдә дә нинди ярдәм һәм мөмкинлекләр ята бу кыйммәтле чыганакларда.

Ризаэддин Фәхреддиннең Гыйбрәтле сүзләрен – афоризмнарын да һәр дәрестә кулланырга мөмкин. Мәсәлән: “Күп фикерлә, аз сөйлә” , “Сүзләрнең кыйммәтлесе – заман үтү белән онытылмый торганы”, “Дуслык дәвам иткән вакытында ныгый”, “Дуслык – кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр”, “Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе – дин өйрәтеп калдыру”, ” Сәламәтлегңне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул”, “Гакыллы кеше ялгызы гына калудан курыкмс”.[3 : 174-175]

Безнең бүгенге көн уку-укыту программаларының эчтәлеге дә зыялы, белемле, максатчан шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Матур әдәбият матур, күркәм шәхес тәрбияли. Программа әдәбиятыбызның иң гүзәл әсәрләре белән

тулыландырылып торыла, әдәби уку дәреслекләрендә якташыбызшың әсәрләрен дә күрергә язсын иде.

Риза Фәхреддин Шәрыкның әл-Мәгарри, Хәям, Сәгъди, Хафиз , Нәваи кебек классикларының әсәрләрен дә укучыларга җиткерү юнәлешендә дә зур эшләр башкара. “Шура” журналы битләрендә , мәсәлән Шәрык сүз сәнгатенә даими рубрика биреп барыла”.[ 2 : 60]

Аны һәрвакыт халык язмышы борчыганлыктан әсәрләрендә дә ул Урта гасыр әдәбиятыннан килгән традицияләрне дәвам итә. Әхлак проблемаларын күтәреп, бик оста, ышандырырлык итеп, чишү юлларын да күрсәтеп куя. Бәхетле булуны тәрбиялектә, әхлаклылыкта һәм белемле булуда күрә. Ул үзенең әйтәсе килгән сүзләрен, җиренә җиткереп, күңелләргә уелып калырлык итеп исбатлый. Фикерләре, үзләренең кабатланмас эчтәлекләре белән, ниндидер аңлатып бирә алмаслык йомшаклык, чиксез мәхәббәт белән укучысына җиткерүе галимнең дәрәҗәсен ук күрсәтеп торалар.

Габдулла Тукай аның әсәрләренә үз вакытында югары бәя бирә. Аның Коръәнне, хәдисләрне, изге китапка шәрехләрне, ислам фәлсәфәсен яхшы үзләштергәне мәгълүм. Билгеле булганча, ХХ йөз башында Коръәнне татарчага тәрҗемә итү хакында матбугатта көчле бәхәсләр булып ала. Бу сөйләшүгә Тукай да катнашып китә. “Әгәр, - ди ул, - Русиядә Коръән тәрҗемә

ителергә кирәк булса, мөтәрҗимлеккә (тәрҗемәчелеккә) иң муафыйк кеше – Риза Казый. Чөнки ул “Әсма...”, “Сәлимә...” кебек китаплары белән куәи тәхририя (язу көче) вә хәтта шигъриясен күрсәткән вә гомумән ифадәсе ачык,

язу тарызы (өслүбе) садә вә гүзәл бер язучыдыр”.[1 : 117]

Ризаэддин Фәхреддиннең бу әсәрләрен бүген дә өйрәнәләр һәм алар хатын-кызларга һәм кыз балаларга әхлак дәреслекләре булып торалар. Хатын-кыз идеаллаштырылган дип фикер йөртсәк, ялгышырбыз дип уйлыйм. Хатын-кыз бүген дә һәркем өчен идеал шәхес булырга тиеш, чөнки ул ана яки иргә хатын булачак. Милләтнең яшәеше, тәртибе, матурлыгы, зыялылыгы да хатын-кыз кулында. Киләчәктә милләтнең бәхетле булуын теләгән галимнең әсәрләре бүген дә актуаль яңгыраш таба. Ул әсәрләрендә хатын-кызга үзенең гүзәл холкы үрнәгендә балаларны тәрбияләргә чакыра.

Ата-ана хакы, туганнарга булган мөнәсәбәт, күршеләргә булган ихтирам Ислам хәдисләре белән аваздаш. Укучы бала мәктәпкә җыена, китәр “алдыннан ата – аналарыгызның кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнар белән күрешеп : “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым. Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”,- дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына чыгыгыз. [4 : 36] Шушы мәктәпкә караган изге сүзләрне ата-аналарга җиткерә алсак, укучы баланың холкы да, мәктәптә үз- үзен тотышы да гел уңай булыр иде.

Әти – әниләре Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән “Укытучыларыгыз укырга, язарга, ятларга кушкан эшләрнең барысын да яратып җиренә җиткерегез”,- [4 : 37] дип балаларын озатып калсалар, начар булыр идемени?

Аның рухи-әхлакый мираска нигезләп язган тәрбия китапларының әһәмиятен аның замандашлары югары бәяләгәннәр. “Г.Исхакый фикеренчә, Ризаэддин Хәзрәт – азатлык өчен көрәшнең рухи, мәдәни нигезен коручы, милли барлыгыбызны саклаучы”.[1: 110 ]

Р.Фәхреддин – һәр мөэмин-мөселман өчен канун буларак үтәлергә тиешле Ислам диненә башкалардан аермалы буларак кына түгел, ә галим буларак фән күзлегеннән чыгып карый. Аның өчен Ислам дине гади, бер төрле карашлар тупланмасы гына түгел,ә бик җитди, ныклап өйрәнелергә тиешле һәм олуг игътибарга лаеклы зур бер фән өлкәсе дә булып тора. Шуңа күрә Ислам диненә кагылышлы бер генә мәгълүмат та аның игътибарыннан читтә калмый.

Без барыбыз да Аллаһныкы һәм аңа кайтачакбыз. Берни дә мәңгелек түгел, бөеклек һәм хөрмәт иясе – Раббың гына мәңгелек”,- ди ул. [4 : 12]

Чыгышымны дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең соңгы вәгазеннән алынган юллар белән тәмамларга булдым.

Барчабызга хәерле гомерләр, киң ризыклар насыйп итсен. Дин һәм дөньягызны төзек кылыгыз. Үзләребезгә, бабаларыбызга һәм барча әһле исламга тәүфыйк, һидаять бирсен.

Әҗәлебез җитеп, бу дөньядан сәфәр кылсак, газиз иманыбызны юлдаш итсен. Амин.”




Кулланылган әдәбият :

  1. Миңнегулов Х.Й. Гасырлар өнен тыңлап... – Казан: Мәгариф, 2003.

  2. Миңнегулов Х.Й. Гасырлар арасында уйланулар / Хатыйп Миңнегулов.-

Казан : Татар.кит.нәшр., 2010.

  1. Фәхреддинов Р.Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән/ Ризаэддин Фәхреддин. – Казан: Мәгариф, 2005.

  2. Ибраһимов И.А. Балаларга үгет-нәсыйхәт.- Казан, “Дом печати” нәшрияты, 2002.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 13.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров135
Номер материала ДВ-333966
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх