Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Роберт Миңнуллинга багышланган материал
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям рекомендуем принять участие в Международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

СЕГОДНЯ (15 ДЕКАБРЯ) ПОСЛЕДНИЙ ДЕНЬ ПРИЁМА ЗАЯВОК!

Конкурс "Я люблю природу"

Роберт Миңнуллинга багышланган материал



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов











Р. Миңнуллин – күпкырлы талант иясе




















Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәрипова Динария Фәнүс кызы




Эчтәлек


I. Кереш....................................................................................................3

II. Р.Миңнуллин – күпкырлы талант иясе............................................. 6

III. Йомгаклау.......................................................... .............................. 16

IV. Кулланылган әдәбият исемлеге.......................................................18






























Кереш


hello_html_642a296b.jpg

Балалар шигърияте татар әдәбиятының иң гүзәл сәхифәләреннәндер, мөгаен. Балалар шигыреннән чисталык, матурлык, балаларча беркатлылык бөркелеп тора. Ана сөте белән канга сеңгән шигырь юллары безнең гомерлек юлдашыбызга әверелә. Ул шигырьләр балачак хатирәләре белән бергә безнең күңелләрдә яши. Шуңа күрә дә балалар китабына, балалар шигыренә ихтыяҗ да зур. Лирик шигырьме ул, шигъри әкиятме, табигать парчаларымы, барыбер.

Безнең чын балалар шигърияте бөек Тукайдан башланган. Аның балалар фольклорына, рус классикасына таянып язылган искиткеч шигырьләре - әле бүген дә балаларыбызның куаныч-сөенечләре. Аның шигърияте безне тылсымлы әкият иленә, сихри табигать кочагына, самими сабыйлар дөньясына алып керә. Бөек галимебез Нәкый Исәнбәт исә безгә балалар фольклорының иң матур үрнәкләрен җыеп-туплап, киләчәк буыннарга бүләк итеп калдырды. Үзе дә искиткеч балалар шигырьләре (әкиятләр, мәсәлләр, такмак-такмазалар, тизәйткечләр, сүз уйнатулар) язды. Балалар өчен Бабич та, Дәрдемәнд тә, Җәлил дә, Туфан да иҗат итте. Әмма бөтен гомерләрен, талантларын фәкать балаларга гына багышлаган шагыйрьләребез дә җитәрлек әле безнең. Мин биредә Бари Рәхмәт, Шәүкәт Галиев, Хәкимҗан Халиков, Мәрзия Фәйзуллина, Зәкия Туфайлова, Әминә Бикчәнтәева, Афзал Нигъмәтуллин, Рафис Корбан кебек фидакяр җаннарны күз алдында тотам. Нәкъ менә аларның иҗаты балалар шигъриятенең асылын, нигезен тәшкил итә.

Ә балалар шигыре безгә бик тә кирәк бүген. Ихтыяҗ зур булган саен таләп тә югарырак булырга тиеш. Югары сәнгать әсәренә куела торган таләп белән генә балалар шигырен үстерергә мөмкин. Әгәр дә сабыйларга атап язылган әсәр сәнгать әсәре булмый икән, ул чагында аның файдасыннан зыяны күбрәк. Ни өчен дисәң, балалар шигыренең файдалы эш коэффициенты башка жанрларга караганда күпкә югарырак бит. Ул һәрчак хәрәкәттә, эштә, туктаусыз балаларга хезмәт итә: укыла, тыңлана, сөйләнә, җырлана, уйнала. Әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр өчен дә хәзинә ул. Радио-телевидение тапшырулары да, бәйрәмнәр, кичәләр, концертлар да, төрле конкурслар-фестивальләр дә балалар шигыреннән башка узганы юк.

Шигъри бишек! Бу исем – безгә калса, тирән мәгънәле сурәт тудыручы, символик образлы төшенчә. Татар өендә бишек, гадәттә, түр башында тирбәлә. Өй эчендәгеләрнең бөтен игътибары шул бишектә - якты өмет-хыяллар да, гасырлардан килгән җыр-моң да, елмаюлар да, күз яшьләре дә... Бишекле өйнең эче нурлы, бишекле өйдә җыр-моң өзелми. Бишекле өйнең киләчәге бар! Ә бишек янында – Ана! Шул моңнарның, җырларның чыганагы, бетмәс-төкәнмәс чишмәсе – Ана күңелендә.

Кыскасы, безнең шигъри бишегебез бар. Ул – исән! Гасырлардан килгән балалар шигъриятен, гомумән, балалар әдәбиятын югалтмас өчен, “елатмас” өчен, шигъри бишекне тирбәтергә кирәк. Шигъри бишек тирбәлергә тиеш!

Балалар әдәбияты турында сөйләсәң – сөйләрлек, зарлансаң – зарланырлык, мактансаң – мактанырлык хәлләр җитәрлек. Сөйләп була киңәш-табыш итеп була, чын күңелдән шатланып, борчылып була. Әгәр дә инде бик теләсәң, җил-яңгыр тимәсен дисәң, дәшми дә калып була. Соңгысыннан үзеңә дә, башкаларга да файда гына. Ә сөеклебез балалар әдәбиятына, гадәттәгечә, зыян. Башка жанрлар пыр туздырып, гайрәтләнеп чабышканда, балалар әәбияты, алар тузанында пошкыра-пошкыра, төчкерә-төчкерә, иң арттан теркелдәп барачак. Һәрхәлдә, әле бүген дә бик күпләребез балалар әдәбиятын шулай күз алдына китерәләр. Һәм, әлбәттә, бик нык хаталаналар.

Мин бүген безнең балалар әдәбияты зур, аның тарихы зур, аның зур язучылары, шагыйрьләре бар дип, күкрәк кагарга җыенмыйм. Бары тик берничә факт кына китерергә уйлыйм. Балалар әдәбиятына битараф мөнәсәбәт, иң элек, балалар тәнкыйтенең булмавыннан. Әгәр дә андый тәнкыйтьчеләребез булса, алар балалар әдәбияты турында шәп мәкаләләр язсалар, кайсы әсәрләрне балалар әдәбиятына кертергә мөмкин икәнлекне күрсәтеп бирсәләр, безнең балалар әдәбиятыбыз бүген тагын да зуррак, саллырак булып күренер иде. Ә без, ни өчендер, балалар әдәбияты турында җае чыкканда да дәшмәскә тырышабыз, булган кадәр байлыгыбызны да төрле якка чәчеп, таратып бетерәбез.

Кайда соң ул, нинди соң ул балалар дөньясы? Бик күп алар: балалар бакчалары, мәктәпләр – үзләре бер дөнья. Футбол, хоккей командалары – үзләренә бер дөнья. Тагын бик күп дөньялар... Мин белгән тагын бер кызыклы балалар дөньясы бар. Ул да булса, Роберт Миңнуллинның балалар шигърияте.

Балалар дөньясы дигәннән, безнең балалар поэзиясе күпме генә алга китмәсен, чын балалар дөньясын күп очракта әле һаман бер читтә калдыра килә. Кайсыбер шагыйрьләрдә ул, иң күп дигәндә, аерым бер баланың дөньясы гына булып кала. Бер баланың дөньясы да бик күп, әлбәттә. Әмма кайбер шагыйрьләр шул бер дөньяга да үтеп керә алмыйча интегәләр. Балалар дөньясыннан башка гына балалар шигыре язу – ул инде балаларны яратмау, хөрмәт итмәү белән бер. Ә фантазиягә, уен-көлкегә, хәрәкәткә бай балалар дөньсы гаҗәп күпкырлы: бер-берсенә һич тә охшамаган, бер-берсен бер генә дә кабатламаган малайларның-кызларның уй-хыяллары, шөгыльләре санап бетергесез. Балалар дөньясында бәйрәмнәр дә, шатлыклар да, борчылулар да – барысы да җитәрлек. Р.Миңнуллин менә ничә еллар инде әнә шул бәйрәмнәр, шатлыклар һәм борчылулар белән бергә яши.


Р. Миңнуллин – күпкырлы талант иясе

Зур әдәбият янәшәсендә бер дә туйдырмый һәм картаймый торган могҗизалы дөнья – балалар әдәбияты яшәү зарурый. Үз әдәбиятын укып үскән бала, олыгайгач та, матурлык хисен, хыяллана белү сәләтен югалтмыйча яши.

Без Ш.Галиев тарафыннан балалар өчен язылган әсәрләрнең юмор белән өртелгәнлекләрен күрдек. Аларны укыганда, рәсемнәрендәгечә шат елмайган автор шәйләнүе табигый. Чөнки Ш.Галиев көлә икән, тыелгысыз, рәхәтләнеп, кинәнеп көлә, елмая икән, гадилеген бөркеп, иркенләп елмая.

hello_html_5c838083.jpg

Роберт Миңнуллин үзенең остазлары Шәүкәт Галиев һәм Илдар Юзеев белән

Ә аның яшьрәк каләмдәше Роберт Миңнуллин исә, шәхес буларак, чак кына башкачарак кеше. Дөрес, аны да бар булдыгы белән җитди зат дип кенә булмый. Ул шулай ук мөлаем кеше, әмма шул ук вакытта аңарда эчке бер тирән серлелек өстенлек ала кебек. Бу хәл аның әсәрләрендә ачык чагыла. Аның иҗаты турында сүз алып барганда, бигрәк тә җитмешенче елларда, Р.Миңнуллин, нигездә, зурлар шагыйреме, әллә балаларныкымы дигән сораулар бирелүе очраклы түгел иде. Хәзер инде ул үзенең иҗади йөзен ачык билгеләде. Роберт Миңнуллин – барыннан да элек, әлбәттә, балалар шагыйре. Әйе, ул олылар шигъриятенә дә зур өлеш кертте. Моның шулай икәнлеген аның “Талбишек” исемле шигырьләр җыентыгы (1995) аеруча дәлилле раслады. Көндәлек матбугат битләрендә басылып килүче әсәрләре дә шуны күрсәтә.

Бала хыялының чиге юк. Олылардан аермалы буларак, ул үзе хыялланганга ихлас инана, аларны чын итеп кабул кыла. Кышның салкынлыгы аны туйдыра икән, ул яз күренешләрен рәсем итеп ясый башлый.

Ясадым мин инеш тә,

Ясадым талларын да.

Каз бәбкәләре йөргән

Зур ишек алларын да...

Әнә шулай салкын кыш көнендә ул альбомында яз мохите тудыра. Ул арада чын яз да килеп җиткән икән. Чөнки ел фасылларының алышынуы кемнең дә булса теләге белән бәйләнмәгән, аның үз кануннары бар. Шагыйрь абыйсы ярдәмендә кечкенә укучы әнә шуңа төшенә.

Карасам тәрәзәгә,

Малайлар көлешкәнгә,

Исләрем китте – безгә

Яз килгән дөрестән дә.

(“Яз килгән бит!”)

Баланың табигате шундый, ул хөрлек ярата, үзенчә эш итәргә омтыла. Олылар исә аңа һаман да бәби, кечкенә итеп карарга яраталар, аны кирәгеннән артык күзәтәләр, бик еш акыл өйрәтәләр. Алай ук булмаган очракта да бала өчен бу шулайрак тоела.

Йоклыйсы килмәгән чакта:

“Бар инде, йокла!” – диләр.

Йоклаганда: “Тор инде, тор,

Аунама юкка!” – диләр.

Уйнаганда: “Китап укы,

Уйнап утырма!” – диләр.

Укысам: “Башың авртыр,

Бик күп укыма!” – диләр.

Әгәр дә өйдә утырсам:

“Бар, урамда йөр!” – диләр.

Ә урамга чыгып китсәм:

“Бик күп йөрмә, кер!” – диләр.

Бала болардан шундый нәтиҗә ясый: “Аңламассың – бу өлкәннәр эшлиләр гел киресен!” Әлеге нәтиҗә баладан бигрәк өлкәннәр өчен кирәк.

“Туган тел” шигыре дә шулай дияргә мөмкинлек бирә.

“Туган телем – анам теле”, -

Дияр әле балалар.

“Туган телем – балам теле”, -

Дияр микән аналар?

Әйе, баланың теле “әни”, “әти” дип ачылырмы, әллә ул башка телдә сөйләшә башлармы? Аның кулына “Әлифба” тоттырырлармы, әллә башка телдәге хәреф өйрәткечме? Кайсы телне ана теле буларак кабул кылса, димәк, кечкенәләр шул телдә сөйләшүче милләтнең рухын да күңеленә якын итәчәк. Шагыйрь әнә шул турыда гамьләнә. Балаларга туган телебезнең аһәңлелеген, халкыбызга хас яшәү рәвешенең саф нигезен күрсәтеп бирүгә һәм раслауга шагыйрь даими игътибарлы.

Роберт шигъриятендәге иң кирәкле, әһәмиятле матурлык, фәлсәфи матурлык шунда – үз тәҗрибәсен, олы кешеләрнең зур тормыштагы тәҗрибәләрен җыеп ул бу байлыкны бала тәҗрибәсенә әйләндерә, аңлаешлы итә белә. Бу инде – сирәк була торган талант.

Табигый яңгырамаса, ягъни үз телендә язылмаса, бала андагы хисләрне (димәк фикерне дә!) кабул итми, үз ачышы-табышы-хәзинәсе итеп күңеленә салып куймый. Шигырьләрдә бала үзе җавап эзләп, үзенчә уйланып йөргән, олыларны аптыраткан, күп вакыт аларга әйтеп тә тормаган мең дә бер сорауга җаваплар бар. Җавап эчендә тагын әллә никадәр сорау да бар. Барысы да бала логикасына корылган. Алтын ачкыч, дөнья хикмәтләрен аңлата, ача торган ачкыч – нәкъ менә шушы логика. Беренче карашка гади тоелган фикер сөрешендә абстракт дәрәҗәдән, фәнни катлаулылыктан аерылып торган чын сәнгатьчә фәлсәфә бар, һәр нәтиҗәнең сәбәбен аңлаткан, һәр сәбәпнең нәтиҗәсенә барып җиткән психологизм бар.

Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләре – үзе бер иҗат лабораториясе. Фикерләрне исбатлау өчен, мәкалә мәйданы сыйдырган кадәр генә, берничә шигырен искә төшерәсе килә.

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәм көн дә ипи кирәк!

Ипи космонавтка да, очучыга да, игенчегә дә һәм иген игүдән качучыга да кирәк. Тизрәк үсеп җитү өчен һәр балага да кирәк.

Шуңа да игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк!

Ә менә иген игүдән качучыны, эшләми тик ятучыны хөрмәт итеп буламы? Ул үзе эш яраткан кешеләрне хөрмәт итә беләме? Үзен-үзе хөрмәт итә аламы? Бу сораулар гап-гади сүзләрдән чигелгән шигырь-шкатулка эченә салып куелган “проблемалар” инде. Бу сораулар атап әйтелмәсә дә, күңеле белән бала аларны сиземләп үтә.

Бабасы оныгына болай сөйли: мин һәркөнне кояш чыкканын күрәм, шуңа күрә бәхетле булганмын, ди. Баланың да бәхетле буласы килә икән.

Мин дә бабайга охшаган,

Соң торганым юк минем –

Кояш чыкканын карыйм да

Аннан... тагын йоклыймын.

(“Бабай кебек”)

Кояш чыгуын күрү үзе генә кешегә берни дә бирми. Бабай, шулай иртә торып, көн буена хисапсыз эш башкарырга өлгерә, шуның өчен ул мохтаҗлык күрми, гаиләгә күп файда китерә. Кояш чыгуга яңадан ятып йоклаучы малайның үзен әнә шул хезмәт сөюче бабасы белән тәңгәл куюы көлкеле хәл тудыра. Нәни укучылар өчен бу кинәтлек кызык тоела. Биредә олы тормыш тәҗрибәсе белән күренешләрне бик самими бәяләүче бала күңеле арасындагы аерманың зур булуы әнә шулай отышлы файдаланыла.

Р. Миңнуллин каләменең тагын бер отышлы ягы шунда – ул баланы табигатьнең бер өлеше итеп карый. Кош-кортлар, терлек-туар, кыргый җәнлекләр белән мөнәсәбәтләрдә баланың матур сыйфатларын ача, укучыларда бик гүзәл кешелеклелек хисләре тәрбияли. “Акбай шулай ди...”, “Көчек өрергә тиеш”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Кыр кәҗәсе”, “Елмаючы бүреләр” һәм башка шигырьләре бу җәһәттән аеруча уңышлылар.

Баланың изге күңеллеген ачу ягыннан “Әни, мин көчек күрдем” шигыре бик отышлы. Салкын урамда ялгыз калган көчекнең хәлен әнисенә аңлаткандагы тырышлыгы, шул җан иясенең аянычлы хәлен кечкенә йөрәге белән тоюы, аны кызгануы малайның һәр сүзеннән сизелеп тора. Сөйләгән саен ул көчекнең авыр хәлен күрсәтүгә басымны арттыра бара.

Әлеге малайның көчек турында ихлас кайгыртуы – аның яшендәгеләр өчен үзенә күрә батырлык ул. Югыйсә, “Батырлык эшләр идем...” шигыренең лирик герое кебек, кайберәүләр каһарманлык кылырга җай чыкмауга аптырап йөриләр.

Әрәм ята батырлыгым –

Уйланам шул хакта гына.

Үч иткәндәй, җае чыкмый

Иң-иң батыр чакта гына, - дип уфтаналар.

Башкаларга карата кечкенә генә булса да игелек кылуның әнә шул батырлыкка бәрабәр адым икәнен тиешенчә бәяләргә хәлләреннән килми. Р. Миңнуллин, яшь укучыларын шул турыда уйлануларга этәреп, үзе дә игелек эшли.

“Җәйнең яшел аты”. Яшел ат буламени дигән мәгънәсез сорау башка да килми. Җәе яшел булгач, аның аты ничек яшел булмасын ди! Өстәвенә җәй ничек аттан башка була алсын ди?! Җәйне бит күреп өлгерергә кирәк. Зур атка әллә ничә кеше тезелеп утырып чапсаң да таманга килә әле. Их, атым да арымады, туктап ял итмәде ичмаса, җәйнең матурлыкларын күреп бетереп булмады.

Бигрәк җитез барганбыз,

Сизмичә дә калганбыз –

Атым белән бергә без

Көзгә килеп кергәнбез.

Роберт Миңнуллин шигырьләре гел рифмалардан гына тора кебек. Охшаш яңгырашлы авазлар куанышып көлешкән балалар кебек җитәкләшеп-тезелешеп торалар. Үзләре бер дә тик тормыйлар, туктаусыз хәрәкәттә. Сүзләр гади, кыска, җиңел аңлашыла, агылып кына торалар. Шигырьләренең герое шәп: барысын да булдыра ала, барысына да өлгерә, ул әле гел беренче булыр иде, барысын да шаккатырыр иде, олылар гына ирек бирми.

Мин иң усал җанварларны

Өйрәтүче булыр идем,

Сезне шаккатырыр идем,

Арысланнар арасында

Курыкмыйча торыр идем.

Арысланнар кирәк миңа,

Юлбарыслар кирәк миңа.

Хикмәт шунда, тоткарлык шунда:

Зурлар хәйләләшә генә,

Алар мине белмиләр лә -

Мин курыкмыйм бернидән дә!

Үзләре куркалар алар –

Шуңа алып бирмиләр дә.

Баланың батырлыгы да, зурларның ерткыч җанварлардан куркуы да бар. Бу – балачак дөреслеге, бу – бала логикасы.

Роберт Миңнуллин үгет-нәсихәтсез генә, ипләп кенә зур белем, зур кагыйдәләр, яшәү тәртибе турында хыял иясе – сабый телендә сөйләп тора һәм олылардан да аңлаган кешегә аңларлык итеп искәртә бара: бала күңеленә карата саксызлык, ваемсызлык – зур тормышта зур фаҗигаләргә китерә.

Үз-үзен артык ярату, гадәттә, гаиләдә бердәнбер бала булып үскән кешеләргә хас. Эгоист башкалар бәхете яки иминлеге өчен батырлык кылырга сәләтле булмый. Хәзерге вакытта бер балалы гаиләләр саны шактый ишәеп бара. Баланың күңел дөньясы камил булсын дисәң, гаиләдә кимендә ике бала булуы шарт. “Энекәш кирәк миңа!” шигыре әнә шушы хакыйкать белән сугарылган. Бала үзенең туганы булуын тели.

Бергәләшеп уйнарга

Бер иптәш кирәк миңа –

Берәү генә булса да,

Ямьсез генә булса да,

Елак кына булса да,

Энекәш кирәк миңа!

Бу шигырь, мөгаен, Р.Миңнуллинның укучылар тарафыннан иң яратып кабул ителгән әсәрләреннән берседер.

Сагына белү, шул хиснең сүрелмәве – моң йомгагының тагын бер җебе. Үз шигъриятен генә түгел, бөтен укучылары күңелен моңга күмгән “Әнкәй” шигыре, дөресрәге бу шигырьләр циклы, сагынуның менә дигән үрнәге бит! Ничек шулай гади һәм кабатланмаслык итеп әйтеп була. Бер карасаң гадәти күренеш: үз өйләренә кунакка кайткан бер гаилә балалары; аларга дип саклап торган, әле генә кар базыннан чыккан нигъмәтләр; казан астына ягылган һәм мич янында балаларын тыныч-сабыр гына көйләп йөргән әнкәй! Авылда туып-үскән һәркем өчен таныш һәм әйтеп бетергесез кадерле күренеш. Без үзебез исә ничә яшьтә булсак та, әниләр янында балага әйләнергә, иркәләнергә яратабыз шул.

hello_html_28754435.jpg

“Һаман чибәр минем Әнкәй,

Карт түгел әле дә ул”

Иң элек Робертның әнисе һәркемдә тирән тәэсир калдырды. Исеме дә җисеменә тәңгәл килеп тора икән: Гөлҗәүһәр. Табигать биргән зирәк акыл, үткен зиһен, җор сүз, кыскасы, татар хатыннарына гына хас иң күркәм сыйфатларны үзендә төенләгән Ана Роберт шигырьләрендә сүздән коелган изге һәйкәл булып алга килеп басты. Авыр сугыштан соңгы елларда итәк тулы бала белән ятим калган Гөлҗәүһәр апа (Мөгаллим ага вафат булганда олысы Робертка 11 яшь, ә төпчеге Кимгә 11 ай булган) аларның җанын саклап кына калмаган, күкрәк сөте, изге догалары белән туган телебезгә, моңыбызга, туган җиребезгә сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәт индергән. Биш баласы да, югары белем алып, татар теле һәм әдәбияты белгечләре булып китәләр, милләтебезнең рухын саклауга һәм көчәйтүгә бар көчләрен җигәләр. Гөлҗәүһәр апа тыйнак кына:

- Тырышуларым бушка китмәде! – дип йомгаклап куя.

Менә каян килә икән Робертка тырышлык, сабырлык, тыйнаклык!

Илләр, телләр, халыклар язмышы шагыйрь күңелендәге интим дөньяны читкәрәк күчереп куйды. Робертның иҗтимагый тормышта актив катнашуы да роль уйнамый калмагандыр. “Татар өмете” (Казан, 1998) китабына җыелган шигырьләр – бүгенге көн, мәйдан, чор авазы.

Мәңгелек марафон кебек –

Кешелек, алга барыш!

Ул шулай мең гасырларга

Сузыла алган ярыш.

Егылсаң да, яңадан тор!

Абынсаң, алга талпын!

Старт бер алынган инде,

Туктау юк сиңа, халкым!

Тукайдан башлап һәр зур шагыйрь халык язмышын күзәткән, шул язмышта үз урыны, бәясе турында уйланган, халкының һәм үзенең хакын раслаган. Бу – бүген дә шулай! Бу – Роберт поэзиясендә дә шулай.

hello_html_m6a8f8148.jpg

Артык та түгел, ким дә -

Алтмышка җиттем мин дә...”

Ниһаять, менә аның яше турында әйтергә чират җитте. 60 яшь – егет чак ул дип юатуга Роберт мохтаҗ түгел. Әмма аның сабыр йөрәген дә юатырга, куандырырга бик кирәк һәм бик вакыт. Ул үзе дә аңа бирелгән дәрәҗәле бүләк-исемнәрнең кадерен аңлыйдыр. Исемнәре чынлап та зур бит: Муса Җәлил, Ганс Христиан Андерсен, Абдулла Алиш һәм Габдулла Тукай.

Тыйнак, акыллы, киң күңелле, көлемсәр табигатьле шәхесе белән дә Роберт татар һәм башкорт халыклары әдәбиятләре арасында күпер хезмәтен үти. Аның Уфада каләмдәш дуслары күп. Алар белән гел аралашып яши.

60 яшь! Шагыйрьнең елларын саныйсы килми. Тезелеп очкан кыр казларын санарга ярамаган кебек, ниндидер бер саклык чаралары күрәсе, уйлап табасы килә, шагыйрьнең йөрәген яралардан аралыйсы килә.

Татарстанның халык шагыйре С.Хәким яшь каләмдәше Р.Миңнуллин иҗатының үзенчәлеген кыска гына болай дип билгеләгән иде: “Кыскалык, гадилек, халыкчанлык. Бу – шагыйрь иҗатының төп сызыгы. Роберт шушы сызыктан читкә чыгар дип уйламыйм. Юмор юмор инде ул, барысында да бер төсле дисәләр дә ышанмыйм. Роберт юморы мыек астыннан. Роберт күп сүзле озын шигырьләргә күчсә, атны буразнага тартып төшергән шикелле, шагыйрьне үз буразнасына, Тукайлар, Бари Рәхмәтләр салган буразнага төшерәсе килә”.

Әйе, Роберт Миңнуллин шигърияттә үз буразнасына тугрылыклы булып яши.

Йомгаклау

Роберт Миңнуллин беренче китабын “Бәхетле булыгыз!” дип атаган иде. Теләге шигърият капусы ачылган чакка туры килгәндер: бик күп укучыларын бәхетле итте ул. Телдән төшмичә җырланган җырлары белән барлык өйләргә, күңелләргә килеп керде, үзен дә яраттырды. Ә сабыйлар аны тәмам үз итте: шигырьләрен отып алып сәхнәләрдән сөйлиләр, җырларын җырлыйлар. Аны белмәгән татар баласы юктыр.

“Балачак бәйрәмнәре” китабы өчен сөенеп, 1985 елны Сибгат Хәким: “Балалык шушындый бәйрәмнәрдән башлана. Мин мондый бәйрәмнәрнең күбрәк булуын телим!” – дип язган иде. Бүген, нәкъ менә ул теләгәнчә, балачак урамында янә бәйрәм – Роберт Миңнуллин Халыкара Андерсен бүләгенә лаек булды. “Дөньядагы иң зур алма” китабы Г.-Х. Андерсен Дипломы белән бүләкләнде, шагыйрьнең исеме бөек әкиятченең Мактаулы исемлегенә кертелде. Балалар әдәбиятында дөньякүләм югары дәрәҗә бу. Халкың яратуы халыкара бәягә тәңгәл килгәч, икеләтә куаныч. Бу – зур вакыйга, шагыйрь иҗатында гына түгел, балалар әдәбиятындагы үсеш принципларының тагын бер кат раслануы да. Принциплар дигәндә, мин иң элек балалар юморын күздә тотам. Робертның шигырьләрен мөләем, ихлас иткән, аларга җан җылысы өргән үзенчәлек ул. Танылу сере, укучыланың яратуы – шушы тормыш чынлыгында. Балалар әдәбиятын югары күтәргән канатлар да ул. Ераклардан торып, күпләр арасыннан нәкъ менә шул талантны күргәннәр бит. Китапка тупланган әсәрләр арасында, автор үзе әйткәнчә, “җитдиләре дә, моңсулары да, шаяннары да бар”. Әмма бисмилласы итеп “Балалар көлүе” шигырен сайлавы бер дә очраклы түгел.

Ә балалар көлә икән

Илебездә, Җиребездә,

Димәк, Җир дә исән әле,

Имин, димәк, илебез дә!

Шигырь юлларында аҗагандай балкып-кабынып самими шаянлык уйный – тыйнак, әдәпле, затлы шаянлык. Без татарларга хас булганча. Җорлык-зирәклек – халыкның табигатендә. Р.Миңнуллин иҗатының бу хасиятен Сибгат Хәким бик төгәл бәяләгән иде: “Халыкчанлыкны эчтән җылытып, нурладырып җибәрә торган бер сыйфат – юмор. Балалар шигырьләрен моңардан башка күз алдына китерә алмыйм”, - диде ул 1982 елда “Без теләгән шагыйрь” мәкаләсендә.

Сәламәт балалар көләргә, елмаерга, уйнарга-шаярырга тиеш. Ә менә мәктәп белән янәшәдә балалар йортындагы ятимнәр бүтәнчә инде: шыпырт, боек, авыру сыман сүлпәннәр. Чирле җәмгыятьнең гөнаһсыз да бәхетсез нарасыйлары... “Балалар фонды” дигән вывеска артында күпме хәсрәт, бәхетсезлек, фаҗига, сызлану-әрнүләрне үз йөрәкләренә алган миһербанлы җаннар эшли. Ятимлекнең ни икәнен татыган нечкә күңелле шагыйрь - әнә шул фондны оештыручыларның берсе. Әле дә шунда. Анда бер генә көн булгач та, бар төбәкләрдән җыелган кызганыч хәлләрдән атна буе тынычлана алмыйсың. Роберт йөзләгән язмышны тыңлый, ярдәм кулы суза. Китапларына балалар үзләре үрелә - бусы да ярдәм. Шигырьләре шаянлык белән тулы.

Роберт Миңнуллинның күп кенә шигырьләре мәктәп дәреслекләренә кергән. Басылып чыккан егермеләп китабы да, туган тел дәреслеге, тормыш дәреслеге буларак, укучыга да, укытучыга да бик кирәк. Телебез-җаныбызның матурлыгын да, байлыгын да мавыктыргыч итеп күрсәтә алган ярдәмлек аның китаплары. Милләтнең бик күп балалары туган телгә кайтканда, Тукаена иман китергәндә бигрәк тә зарур алар.





Кулланылган әдәбият исемлеге


1. Флорид Әгъзамов. Шагырьнең сабантуе. // Татарстан, 1998. №8/9, 66 - 69 б.

2. Флера Ганиева. Шагыйрь гомере – аккошлар юлы. // Казан утлары, 1998. №8, 163-170 б.

3. Фоат Галимуллин. Роберт Миңнуллин. // Әдәбият, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000, 323-329 б.

4. Шәүкәт Галиев. Бәйрәм безнең урамда. // Сайланма әсәрләр, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004, 5-8 б.

5. Роберт Миңнуллин. Сайланма әсәрләр. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004, 291-388 б.


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-408892

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>