Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыРодительское собрание на тему: Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.

Родительское собрание на тему: Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.

Скачать материал

Азнакай районы, Чубар-Абдул урта мәктәбе

                                                                                     башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                                   Гимаева Фәсимә Хазиахметовна    

Ата – аналар җыелышы.

Тема: Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.

Максат: Ата-аналарда актив педагогик караш тәрбияләү;

Бизәлеш: чәчәк рәсеме, плакат.

Материал: презентация, квадрат формасындагы чиста бит, тестлар, простой карандаш.

Җыелыш барышы.

I.                   Исәнлшү. Хәл белешү.

II.                “Кар бөртеге” күнегүе.

  Хөрмәтле әти-әниләр, хәзер без сезнең белән “Кар бөртеге” күнегүе эшләрбез. Күнегүнең шарты- һәр кеше үзе эшли, кешегә карамый. Мин һәр кешегә кәгазь бирәм. Кәгазьләр  бөтенесе дә бер төсле, бер зурлыкта. Мин эш тәртибен әйтә торам, сез эшлисез. Башладык.

1.Кәгазь урталай бөкләдек.

2.Өске уң почмагын ертып алдык.

3. Кәгазьне тагын урталай бөкләдек.

4 Өске уң почмагын ертып алдык.

5. Кәгазь тагын урталай бөкләдек.

6. Өске уң почмагын ертып алдык.

Һәм шулай дәвам итәбез.

-Ә хәзер үзебезнең матур кар бөртекләрен ачабыз, бер-берсенә төсле кар бөртеген табабыз. Бер-берсенә су тамчысы кебек ошаган булсын.

-Таптыгызмы?

-Нишләп? Сез ничек уйлыйсыз?

Нәтиҗә: Эш тәртибе һәм кәгазьләр бер төсле булса да, эшне башкаручылар төрле.Менә безнең балаларыбыз да төрле. Хәттә бер гаиләдә тәрбияләнсәләр дә, аларның сәләтләре, мөмкинлекләре төрле. Шуңа күрә бер баланы икенчесе белән чагыштырырга ярамый.

III.             Тест эшләү.

-Хөрмәтле ата-аналар, сез ничек уйлыйсыз? Сезнең балагызның  мәктәптә проблемалары юкмы? Моны белү өчен без сезнең белән тест эшләп алырбыз. Билгеләмә белән риза булсагыз +, әгәр билгеләмә сезгә кагылмаса – куярга.

1.Минем балага мәктәптә уку ошый.

2.Минем бала башка мәктәпкә бик теләп күчәр иде.

3.Сайлау мөмкинлеге булса да ул өйдә укырга теләмәс иде.

4.Кызганычка каршы минем бала миңа яки өйдәгеләргә мәктәп турында сөенеп сыйләми.

5.Сыйныфта аның дуслары күп.

6. Мәктәптәге укытучылар аңа аз ошый.

7.Ул сыйныфтан тыш эшләрдә актив катнаша.

8.Берәр сәбәп аркасында дәресләр булмый калса аның кәефе бозылмый. Аны сәбәбе кызыксындырмый.

9.Минем бала өй эшләрен исенә төшерми торып үзе эшләми.

10.Башка нәрсәләр белән кызыксынуы, яраткан шөгыле укуына комачауламый.

-Хәзер  “+”   ларны саныйбыз.

1 “+”, 2 “-”, 3 “+”, 4 “-”, 5 “+”, 6 “-”, 7 “+”, 8 “-”, 9 “-”, 10 “+”.

8-10 балл. Сезнең балагызның мәктәпкә карашы яхшы. Аңа уку ошый.

6-7 балл. – Мәктәптә эшләр начар түгел. Мәктәпкә мондый карашын ныгыту өчен балагызның укуы белән кызыксынуыгызны, аның уңышларына сөенүегезне белдереп торыгыз.

4-5 балл. – Игътибарлы булыгыз! Балагызның мәктәптә бар да тәртиптә түгел. Хәзер ачыкларга кирәк. Балагызны нәрсә борчуын.

1-3 балл. – Балагызга сезнең ярдәм кирәк. Мәктәпкә аның карашы начар. Сәбәпләрен ачыкларга , укытучылар белән сөйләшергә кирәк. Ярдәм итү юлларын билгеләргә кирәк.

IV.              Теория өлеше.   

Кечкенә генә уңышын күрә белү, мактау да балада ышаныч тудыра.

Һич кенә дә уңышсызлыкка очраган балага тупас сүз әйтергә, аның шәхесен кимсетергә ярамый.

Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар шулай кабул ит һәм ярат. Ул синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау - сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез. Бала үзе иң зур бүләк. Мәктәпкә беренче тапкыр укучы сыйфатында бару – балага зур җаваплылык өсти. Бала бу көнне ашкынып көтә, нәни йөрәге күпме дулкынландыргыч хисләр кичерә. Бу хисләрне дә әти - әни тәрбияли. Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек сурәтлиләр, бала шулай кабул итә. Хәзерге алдынгы карашлы  әти - әни баланы мәктәпкә дөрес әзерләргә тырыша. Бу беренче көннән үк күзгә ташлана. Кызганычка каршы, кайбер тискәре фикерләр белән ышандыручылар да күзәтелә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр артык булмас.

Баланы мәктәпнең тышкы ягы белән түгел, ә белем алу учагы булуы белән кызыксындыру зарури.

Баланы беркайчан да гел «5» кә генә укырга өндәргә ярамый. Бигрәк тә беренче адымны ясаганда. Барлык фәннәрне «5» кә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур уңыш килүен аңлату отышлырак була.

Баланы үзе кылган гамәленә җавап тотарга өйрәтү. Бу иң мөһим сыйфатларның берсе.

Башлаган эшне ахырына җиткерү.

Үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү.

Мәктәп «усал укытучы», начар билгеләр белән куркытмау.

Бала мәктәптә яхшы укысын өчен ул тиешле дәрәҗәдә физик яктан нык һәм әзерлекле булырга тиеш. Бары аң ягыннан һәм физик яктан дөрес үсеш алган бала гына акыл эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә ала.

V.                 “Йомры икмәк” әкияте буенча эш. Презентация белән.

“Йомры икмәк”.

(Рус халык әкияте)

  Яшәгән, ди, булган, ди, әби белән бабай. Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Ләкин аларның балалары булмаган. Бекөнне әби белән бабай  йомры икмәк пешерергә булганнар.

-Моның өчен алар нәрсә эшләгәннәр?

-Әйе, әрҗә төбеннән кырганнар, бура почмакларыннан себергәннәр. Шулай итеп йомры икмәк барлыкка килгән.

Беренче киңәш: Гаиләне ишәйтү мәсьәләсен уйлап эш итәргә кирәк.

Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суытырга куйган.

Икенче киңәш: Балаларны караусыз калдырмагыз!

Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, тәгәрәп җиргә төшкән, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән. Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда бер куянны, аюны,

бүрене очраткан.

Өченче киңәш: Балагызны безне әйләндереп алган тирәлек белән аралашырга өйрәтегез.

Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршысына хәйләкәр, ягымлы төлке килеп чыккан.

Дүртенче киңәш: Балагызга яхшы белән начарны, кешеләрнең төп ниятләрен аңларга өйрәтегез.

Йомры икмәк уйлап-нитеп тормаган, төлкенең тел өстенә сикергән, ә төлке аны шунда ук «һам!» итеп йотып та җибәргән.

Бишенче киңәш: Балагызны төрле ситуацияләрдән мөстәкыль рәвештә чыгарга өйрәтегез.

  Шулай итеп менә нинди әкият килеп чыкты.

 

VI.             Йомгаклау өлеше.

Бүгенгә безнең очрашуыбыз тәмам. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне менә шушы дәфтәргә язып калдырыгыз. Балаларыбызны нинди булуларына карамастан яратыйк. Алар белән килешеп, бер-беребезнең фикерен тыңлап яшик.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Родительское собрание на тему: Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по выставочной деятельности

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 748 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.10.2016 393
    • DOCX 24.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гимаева Фасима Хазиахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гимаева Фасима Хазиахметовна
    Гимаева Фасима Хазиахметовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5811
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках математики у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика обучения информатике в начальной школе

Учитель информатики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 95 человек из 33 регионов

Курс повышения квалификации

Методика преподавания информатики в начальных классах

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История России: ключевые события и реформы

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 101 человек из 36 регионов

Мини-курс

Основы изучения творческих дисциплин: введение в пропедевтику дизайна и изобразительного искусства

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 14 регионов

Мини-курс

Методы решения нестандартных математических задач

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе