Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Родительское собрание на татарском языке
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Родительское собрание на татарском языке

библиотека
материалов

Гаилә тәрбиясенең мөһимлеге”



Һәр гаилә үз баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Ләкин тәрбия эше бервакытта да җиңел булмаган. Бүген исә ул аеруча кыен чор кичерә. Җәмгыятьтә үзгәрешләр барган чакта иң зур зыян балалар өлешенә туры килә. Кешенең акыл үсеше белән рухи үсеше арасында упкын хасил булу, рухи үсешнең тоткарлануы күп кенә кимчелекләрнең сәбәбе булып тора.

Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана – төп тәрбиячеләр. Ә тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк

Искәртеп тормыйча да, һәрчак үзен әдәпле-тәүфыйклы, тәртипле тоткан баланы гына гына чын тәрбияле дип әйтеп була. Үзен игелекле, гадел, күркәм, шәфкатьле тотарга кирәклеген назари (теоретик) белү генә түгел, ә һәрвакыт , һәр урында ул үзен тәрбияле тотарга гадәтләнгән, күнеккән булырга тиеш.

Мәктәп кенә моңа ирешә аламы? Җавап бер генә һәм төгәл – юк, күнектерә алмый. Моның өчен вакыт та җитми, мөмкинлек тә юк. Мәктәп тәрбиянең бары теоретик нигезләрен генә генә төшендерә, аңлата ала, бер яки берничә тапкыр сөйләп аңлату, искә төшереп китү белән генә балада шул өйрәтелгәннәрне гадәти, өзлексез, даими сыйфатларга әверелдерә алмый. Моның өчен балаларны еллар дәвамында тәрбияләргә кирәк. Бала мәктәпкә килгәнче, тәрбия бирүнең иң тәэсирле еллары да инде үткән була. Ул мәктәпкә 6-7 яше тулгач керә, инде үзенчә тәрбияләнгән яки тәрбияләнмәгән, ниндидер гадәтләрне үзенә сеңдергән, кабул иткән була.

Баланы ничә яшьтән тәрбияли башларга кирәк? Ж. Руссо : “Кешене тәрбияләү ул тугач та башлана. Кечкенә кеше әле сөйләшми дә, тыңламый да, әмма өйрәнә. Тәҗрибә өйрәтүдән алда килә,”- дип язган. Әйе, бала, туганнан соң ук, тиешле таләп-кагыйдәләрне үтәргә күнектерелә башлый. Кулын чыгарып күзен, битен тырнамасын өчен, аны төреп куялар. Бала ризалашмый, елый , киреләнә, кычкыра, әмма тора- бара буйсына-күнегә. (Югыйсә, үзенә яхшы бит, аның өчен кайгырталар). Ул, үсеп җиткәнче, иң элек әнисе, әтисе белән, үсә төшкәч, тәрбияче, укытучылар белән үзең теләгәнне эшләү, теләгәнчә кылану өчен “талаша”, көрәшә, “салкын сугыш” алып бара. Әгәр тәрбиячеләр, йомшаклык күрсәтепме, башка сәбәп беләнме чигенсә, юл куйса – җиңелсә, аннан бала йөгәнсезгә әйләнә, 10-11 яшьтән тыңлаусызга әверелә, ә тагын да үсә төшкәч, үзе таләп итә, боера башлый. (Гадәттә, нарасый авырган көннәрдә әнисен “буйсындыра”, җиңеп чыга, чөнки ананың күңеле йомшак, авыру балага каршы килә алмый.) Әле тормышны белмәгәнлектән, яшәеш тәҗрибәсе булмаганлыктан һәм үзенең нәфесен тыярга күнекмәгәнлектән, ул чиксез күп хаталар кабатлый башлый һәм тәрбиясез, рәтсез кеше булып үсә.

Әти-әни, әби-бабай, укытучылар бер генә мизгелгә дә , бер генә тапкыр да тезгенне җибәрмәскә, балага юлдан тайпылырга ирек бирмәскә тиеш. Һәм мондый таләпчәнлек, тәрбиягә күнектерү бары тик гаиләдә генә була ала. Гаилә тәрбиясенең төп максаты – тыныч тормыш, тәртип булдыру, игелекле хезмәт итү, кеше хакына кермичә яшәү, бер-береңне ихтирам итү, хөрмәтләү. Кайберәүләр:”Вакыты җиткәч, аңлар әле”,- дигән фикердә. Әйе, табигатьтә һәр нәрсә үз вакыты белән туа, үсә, ныгый, картая. Әмма суга сусаганда су бирмәсәң, чәчәк тә корый. Әхлак тәрбиясенең дә үз кануннары бар. Аларны үтәмибез икән, тәртипсезлеккә, начар гамәлләргә юл ачабыз һәм аның җимешләрен татыйбыз. Башына төшкәч, аңлар әле дип, тәрбия эшен үз агымына кую – гафу ителмәслек гамәл.

Бүгенгебезгә күз салып алыйк әле. Талаш, үтереш, урлау һ.б.лар турында ишетәбез дә “көн-таң атса, начар хәбәр”, дибез. Ә инде бу начарлыкларны кылучыларның яшен белгәч, тагын бер уфтанабыз. Чынлап та, мәктәп укучылары арасында кыек юлга басучыларның саны арта бара. Бу факт безне уйланырга мәҗбүр итә.

Үземнең чыгышымда аерым күренешләргә генә тукталасым килә. Яшүсмерләр арасында аракы яки сыра эчү, тәмәке тартуның күп булуы барыбызны да борчый. Тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыяны турында күп беләбез. Балачакта тәмәке төтене белән агулану аеруча зарарлы. Баланың үсүе һәм гомуми үсеше тоткарлана, йөрәк-кан тамырлары системасы какшый. Ләкин моның белән генә бетми шул. Тәмәке җирдә ятмый, кибеттә сатыла. 18 яше тулмаганнарга сатарга ярамый дигән карарның бар икәнлеген белгән сатучы мәктәп укучысына сырасын да, тәмәкесен дә бирә. Тик бушка түгел бит. Бала акча каян ала соң? Димәк, ул я алдашырга, яки урлашырга мәҗбүр булачак. Күреп торабыз: балаларның кесәсендә һәрвакыт акча бар, алар кибеткә барып, сагыз яки конфет һ.б. алып киләләр.Ярый да конфет кына булса... Әгәр ата-ана үзенең баласына акча бирә икән, аның нәрсәгә тотылганы турында белеп торырга тиеш.

Минем олы борчуым бар, - дип сөйли 13 яшьлек малайның әнисе.- Улым кесәбездән акча урлый башлады. Без матди яктан бик хәлле гаилә түгел. Әмма улыбызга кирәгенчә өстәмә акча биреп килдек. Ул без биргән акчаның кая киткәнен әйтми. Соңгы арада бик йомылып калды һәм өйдә акча югала башлады. Безгә нишләргә?”

Өйдән башланган шундый гадәт – бер кап тәмәке өчен әти-әни кесәсеннән акча алу - зур урлашуга да барып җитәргә бик мөмкин. Тик һәр кылган эшнең нәтиҗәсе булганын барыбыз да белә. Бу урында бер кыйсса сөйләп үтәсем килә.

Борын заманнарда байда хезмәт иткән яшь кенә бер егет аның бер тиен акчасын урлаган. Хуҗасы аны сизмәгән. Егетнең күңеле үсеп , тагын алган, тагын... соңыннан караклыкка өйрәнеп җиткәч, зур җинаять эшләп төрмәгә эләккән. Шунда гына үкенеп, бер тиен башыма җитте дигән егет.

Безнең илдәге законнар нигезендә 18 яшьтән гражданлык бирелә. Ә Җинаятьләр кодексы буенча үсмер 16 яшьтән балигъ санала. 14 яшьлек улы яки кызы әти -әни өчен әле сабый гына булып саналса да, закон нигезендә инде ул тискәре гамәлләре өчен чын мәгънәсендә җавап тота: хөкем җәзасына тартыла, ирегеннән мәхрүм ителә, аерым гамәлләре өчен каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрелә. 14-16 яшьлек үсмерләр 20 исемдәге маддә буенча җавапка тартыла ала. Кайберләрен генә әйтеп үтәм: кеше сәләмәтлегенә аңлы рәвештә җитди зыян салу, урлау, талау, куркытып акча таләп итү, наркотик матдәләр куллану.

Статистикага күз салсак, саннар мондый: Татарстанда 2013 елда үсмерләр катнашында 1655 җинаять теркәлгән. Узган еллар белән чагыштырганда җинаятьләр саны кимесә дә, аларның авырлык дәрәҗәсе күпкә югарырак икән. 14 яше тулмаган 2264 бала исәптә тора.

Бүгенге көндә акча эшләүнең җайлы юллары барлыкка килде. Өлкәннәр үрнәгендә балалар да шушы юлга баса. Ә андый хәлләр турында үзебезнең район газетасы битләреннән дә укып хәйран калабыз.

Бала тәрбияләүдә гаиләнең мөмкинлекләре гаять зур. Бу яктан аны мәктәп тә алыштыра алмый. Шуңа күрә мәктәп белән гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрнең әйбәт һәм үзара хезмәттәшлеккә нигезләнгән булуы бик мөһим. Һәр гаиләнең үзенә генә хас үзенчәлекләре һәм балага уңай тәрбия бирә алу мөмкинлекләре бар.Тәрбия эшләре авыррак булган гаиләләрне дүрт төргә бүләргә мөмкин.

Беренче төр гаиләләрдә “Бала культы”өстенлек итә,”Барысы да бала өчен!”дигән принцип хөкем сөрә.Шулай итеп, бала гаиләнең үзәгендә тора. Әлбәттә, мондый шартларда үзен генә яратучы эгоист формалаша.Үсмер чакта ул үз-үзен раслау өчен хәтта хокук бозуга кадәр барып җитәргә мөмкин. Әти-әнисе исә моны күз алдына да китерми. Киресенчә, укытучыларның урынлы һәр таләбе улларын яки кызларын “кысу” булып тоела. Янәсе, мәктәптә аларның баласын аңларга теләмиләр, шуңа күрә аңарга бәйләнәләр.

Мондый ата-аналарның сыйныф белән бергә эшләнгән эшләрдә катнашуы, ешрак мәктәптә булуы уңай нәтиҗә бирер иде. Болай эшләгәндә, алар балаларының коллективта үз-үзләрен ничек тотуларын, башкалар белән ничек аралашуларын яхшырак күрәләр

Икенче төр гаиләләрдә тәрбия эшләре авторитар стильдә алып барыла. Шунлыктан бала әти-әни рөхсәтеннән башка берни дә эшли алмый. Әлбәттә, баласы тыңлаучан ата-анага яшәве тынычрак.Әмма, тәрбиянең башка максатлары читтә калганлыктан, тыңлаучан бала да ихтыярсыз, иницативасыз, йомыкый булып үсәргә мөмкин.Андыйлар лидерлар йогынтысына бик тиз бирелә һәм алар кушканны берсүзсез үтәүчегә әйләнә. Шуңа күрә балаларның өйгә вакытында кайтуларын, өйгә бирелгән эшләрнең яхшы башкаруын, сәбәпсез дәрес калдырмавын күрә белергә, ләкин баланы мөстәкыйльлеккә дә өйрәтергә, үз теләге белән башлап җибәргән кечкенә генә эше өчен дә аларны мактау кирәк.

Өченче төр гаиләдә балалар бөтенләй күзәтүсез, үз иркендә яши.Чөнки аларның әти-әниләре еш кына исерек була, өйдә тавыш куптара, эштә дә эленке-салынкы йөри. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, аларның балалары да гомуми тәртипләргә буйсынмый, начар укый, хәтта өйдән чыгып качарга да мөмкин

Дүртенче төр - эшкуарлык, кыйммәтле әйберләргә табыну, төрле юллар белән байлык тупларга омтылу атмосферасы хөкем сөргән гаиләләр шактый әле. Әлбәттә, өлкәннәр тәэсирендә балаларда да шундый ук сыйфатлар формалаша. Андый балалар, гадәттә, икейөзле, шәфкатьсез, дәрәҗә яратучан була, бары тик акча һәм зиннәтле әйберләр турында гына уйлый.

Балада әхлакның формалашуы 12 яшькә тәмамлана , диләр. Балачакны кайгы-хәсрәтсез, иң матур чор дибез. Ләкин аның бик тә җаваплы, кабатланмас чор икәнлеген һич кенә дә башыбыздан чыгарырга тиеш түгелбез. Менә шушы 12 ел эчендә ул бездән, өлкәннәрдән, нәрсәгә өйрәнеп калса, шуны гомер буе кабатлаячак. Татар халкында бер мәкаль бар: “ арбаның алгы тәгәрмәче нинди эз салып узса, арткысы шуннан тәгәри.” Бүгенге балалар киләчәктә әтиләр, әниләр булырга тиешле кешеләр. Ә яхшы кешеләр булсыннар дисәк, балага иң күркәм холык сыйфатлары биреп калырга кирәк тә инде. Алда әйткән фикеремне тагын кабатлыйсым килә: гамәли тәрбия бары гаиләдә генә була ала. Мәктәп теоретик төшенчәләр бирүдән уза алмый. Дистәләгән баланы каршыда утыртып, дәрес минутлары эчендә генә аңлатылган кагыйдә гадәткә әверелми. Тәрбия эшендә зур бурыч гаиләгә йөкләнә.

Мәшһүр галимебез Риза Фәхретдиннең “Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” дигән сүзләрен һәр ата-ана үз күңеленә алтын хәрефләр белән язып куйсын иде.

Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, фарыз гамәлләрен үтәп, харәм эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү – ата-ананың халык, милләт, җәмгыять алдында олы, үтә җаваплы вазифалары. Аның шулай булуын күренекле педагог А.С.Макаренко сүзләре дә раслый. “Балалар - безнең картлыгыбыз, начар тәрбия - киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез”, - дип яза ул. Бу сүзләр татар халкындагы бик үзенчәлекле, кисәтүле тәкъбир белән аваздаш: “Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән карт итәр”. Димәк, әдәп-әхлаклы, иманлы, акыллы - түәфыйклы балалар үстергән кеше үзе дә тыныч картлык кичерә, андый гаилә милләт, халык бердәмлегенә, аның алгарышына да үзенең лаеклы өлешен кертә.









Краткое описание документа:

Һәр гаилә үз баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Ләкин тәрбия эше бервакытта да җиңел булмаган. Бүген исә ул аеруча кыен чор кичерә. Җәмгыятьтә үзгәрешләр барган чакта иң зур зыян балалар өлешенә туры килә. Кешенең акыл үсеше белән рухи үсеше арасында упкын хасил булу, рухи үсешнең тоткарлануы күп кенә кимчелекләрнең сәбәбе булып тора.

Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана – төп тәрбиячеләр. Ә тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк

Искәртеп тормыйча да, һәрчак үзен әдәпле-тәүфыйклы, тәртипле тоткан баланы гына гына чын тәрбияле дип  әйтеп була. Үзен игелекле, гадел, күркәм, шәфкатьле тотарга кирәклеген назари (теоретик) белү генә түгел, ә һәрвакыт , һәр урында ул үзен тәрбияле тотарга гадәтләнгән, күнеккән булырга тиеш.

Автор
Дата добавления 15.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров447
Номер материала 302135
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх