Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Музыка / Другие методич. материалы / Роль музыкально-эстетического воспитания в жизни детей.

Роль музыкально-эстетического воспитания в жизни детей.

  • Музыка

Поделитесь материалом с коллегами:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

Кутлу-Букашский детский сад ”Дуслык”

Рыбно-Слободского муниципального района

Республики Татарстан







Выступление на тему



Балаларга музыкаль эстетик тәрбия бирүнең әһәмияте”









Разработала:

Мухарлямова Гулия Габдельхаевна,,

Музыкальный руководитель

I квалификационной категории
















Кутлу-Букаш – 2012 год


Җыр - музыка- кешенең гомерлек юлдашы. Шуның белән бергә ул- бик яхшы тәрбия чарасы да. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә, аннары кеше тормышында уен, хезмәт, мәхәббәт һэм көнкүреш җырлары киңрәк урын ала.

Музыка аралашуга, иҗади эшкә этәргеч ясый, эстетик хисләрне уята. Тыңлаучының хисләренә һәм акылына тәэсир итеп аны уйландырырга мәҗбүр итә. "Җырсыз кеше-канатсыз кош"- ди халкыбыз. Кеше үзенең кичерешләрен, ниләр уйлавын, сагышын һәм куанычын җырга салып көйли.

Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Халык теле белән әйтсәк:"Җыр- күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч". Җыр - моң ,сәнгать яраткан кеше матурлыкны аңлый. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була.Ә нечкә күңелле , матурлыкны аңлаган кеше беркайчанда начарлык эшләми: кешеләрне, әти- әнисен хөрмәтли, туган авылын ярата,чит җирләрдә туган ягын сагынып яши, йомшак күңелле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

Кешенең эстетик зәвыгына бала чакта ук нигез салына. Балалар бакчасында инде ул шактый формалаша. Бу очракта балалар бакчасын йортның фундаменты белән чагыштырып була. Дөрестән дә , хәзерге музыка педагогикасы ьәм психологиясе 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге чорны баланың сәләтләрен үстерүдә иң мөһим һәм нәтиҗәле еллар дип саный. Җыр- музыка балаларда шатлык, гаҗәпләнү, күңел күтәренкелеге яки моңлану

кебек төрле хисләр уята. Музыкаль сәнгать тормышның төрле ягын сурәтләп баланың рухи дөньясын баета.

Мин үземнең эшләү дәверемдә музыканың балаларга шатлык китерүен теләдем. Матур итеп җырлап күрсәтү, музыка коралларында уйный белү, билгеле, музыка дәресен тиешенчә үткәрергә мөмкинлек бирә, балаларда күңел күтәренкелеге һәм кызыксыну уята. Нәниләргә эстетик тәрбия бирү һәм аларның эчке дөньясын баетуга бетен көчемне куям. Музыка дәресләрен грамоталы , кызыклы, эчтәлекле итеп оештырырга тырышам.

Иртән ,гимнастика ясар алдыннан, группаларга керәм, балалар белән сөйләшәм:

-Гүзәл ,син әниеңә" Көз " турындагы җырны җырлап күрсәттеңме?

-Ә син Лилия музыка шөгелендә өйрәнгән биюне өйдә биедеңме? Һәм башка шундый сораулар бирәм. Кечкенәләр үзләре дә әңгәмәгә бик теләп кушылалар.

Музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү- ишетү сәләтен үстерүдән башлана. Баш миенә тавыш дулкыннары ишетү органнары аша тапшырыла. Балаларны кечкенәдән үк музыканы танырга, чагыштырырга, аңа карата үзенең мөнәсәбәтен белдерергә өйрәтергә кирәк. Беренче шөгелләрдә берәр генә көй тыңланса, аннары эшне нәниләргә капма- каршы характердагы пьесалар тыңлатудан башларга. Алар игътибарына ,мәсәлән, күңелле, дәртле, җитез бию көе һәм тыныч, ягымлы бишек җыры тәкъдим итәргә кирәк һәм балаларга аның нинди көй булуы хакында аңлатырга: "Бу- марш, ул дәртле, тантаналы, ә бусы -йомшак, моңлы көй".

Алга таба белемнәрне ныгыту максатында уенчыклардан файдаланыла. Уен баланың игътибарын тупларга да, музыканы аңларга, сиземләргә дә ярдәм итә.

Ел ахырында кечкенәләр төркемендәге балаларның күпчелеге музыканың жанрын төгәл билгели.

Музыка дәресләрендә күптөрле җыр күнегүләре кулланыла. Тик аларны башкарганчы, балаларны музыкаль авазларны кабул итәргә өйрәтергә кирәк.Бала нәрсә һәм ни өчен җырлаганын аңлап, белеп җырларга тиеш. Шулай булмаганда , ул күнегүләр сүз һәм аваз тезмәләре булудан артмый.

Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар музыка шөгелләрен сагынып көтеп алалар, алар искиткеч кызыксынучан. Башта җырның иҗекләрен генә көйләп утырган йомшаграк, кыюсызрак 2 яшьлек нәниләребез дә, даими эшләгәндә өченче квартал ахырына җырларның кушымталарын дөрес итеп мөстәкыль җырлый беләләр. Җырлау, гомумән, балаларга бик ошый.Ялгыз һәм күмәк җырлау, түгәрәккә басып җырлы- биюләр физик һәм рухи сәләмәтләндерүгә ярдәм итә.

Балалар арасында , көйне дөрес отып алмыйча," гүләп" җырлаучыларны еш очратырга туры килә.Шуңа күрә аларның табигый тавышларын һәм тембрларын саклап, чиста, тигез яңгыравыклы тавыш белән кычкырмыйча җырларга өйрәтергә кирәк. Җыр өйрәткәндә авазларның дөрес әйтелешенә игътибар итеп, җырдагы авыр сүзләрне алдан әйтеп күрсәтергә, мәгънәләрен аңлатырга кирәк.

Яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә-биюләрнең дә әһәмияте гаять зур. Хезмәт халкы тудырган биюләр

милли төсмерләре белән аерылып тора, анда халыкның тормыш- көнкүреш үзенчәлекләрен күрергә мөмкин. Татар халкының ирләр биюендә көч, үз-үзеңә ышанганлык, кыюлык һәм юмор тирән чагылыш таба.Ә хатын -кызлар биюләре исә нәфислек, сабырлык үзенчәлекләре белән билгеләнә.

Бию сэнгате-зурларның да , балаларның да тормышына зур шатлык китерә.Биюләрнең балаларда танып- белү сәләтен үстерүдә дә әһәмияте зур.

Татар халык биюләренә- гадилек, нәфислек, тыйнаклык һәм образлылык хас. Костюмнар биюгә тагында милли төсмерләр өсти, аңа матурлык кертә төшә. Биюне коллектив белән башкару балаларда игътибарлылык ,хәрәкәтләрнең төгәллеген, оешканлык тәрбияли.Биюләр балаларны физик яктан чыныктыра, йөрешне һәм гәүдәне матурлый, сулау ритмын яхшырта. Биюләр нәселдән-нәселгә, олылардан балаларга тапшырылып килә. Балаларны биюгә өйрәтү зур осталык һәм игътибар сорый. Бар күңелеңне биреп эшләгәндә генә, балалар биюдәге хәрәкәтләрне сәнгатьле һәм ритмлы итеп башкаралар.

Уен- нәни шәхесне әдәплелекнең төп кагыйдәләренә өйрәтүдә безнең иң турылыклы, ышанычлы ярдәмчебез. Музыка белән башкарыла торган уеннар музыкаль образларны хәрәкәт аша күрсәтү чарасы булып тора. Уен барышында балалар образны тулырак, дөресрәк чагылдырырга тырыша, музыка сәнгатен , эчтәлеген, характерын аңлый башлыйлар.

Музыкаль-дидактик уеннар, музыка дәресләренең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Минем эш девизым да шуннан гыйбарәт. Дидактик уеннар куллану музыка

шогелен тагын да эчтәлеклерәк итә, тулыландыра. Бу уеннар вакытында нәниләрдә иҗади активлык,игътибарлылык, мөстәкыйллек ,хәтердә калдыру кебек сыйфатлар күренә. Балалар төрле көйләр тыңлыйлар, җырлыйлар , музыка коралларында уйныйлар, ритмлы хәрәкәтләр ясыйлар.

Музыкаль дидактик уеннарның күбесе кечкенә тартмаларга урнаштырылган. Уен өчен кирәкле рәсемнәр программа буенча- җыр , бию, ритмлы хәрәкәтләргә туры килерлек итеп тутырылган.

Дидактик биремнәр төрлечә үзгәртелә, катлауландырыла. Уртанчылар төркемендә исә балалар үзләре югары һәм түбән авазларны чагыштыралар.Моның өчен " музыкаль баскыч" кулланыла. Балалар кайсы "баскычта" аю тавышы һәм кайсы баскычта кошлар сайравын төгәл билгелиләр. Балалар зур һәм кечкенә барабан, зур һәм кечкенә кыңгырау тавышларында тыңлап чагыштыралар.Зурлар төркемендә тембрны билгеләргә, музыканың характерына туры килә торган ритмик хәрәкәтләр башкарырга өйрәнәләр. Хәрәкәтләрне

башкарганда, аларны музыкаль фразаларның характерына туры китереп, кирәк урында мөстәкыйль рәвештә темпны үзгәртеп, төрле характердагы хәрәкәтне әйберләр Һәм әйберсез генә башкара белергә өйрәнәләр. Берәрләп һәм зур булмаган төркемнәргә бүлеп , гади генә көйләрне металлофонда, агач кашыклар белән уйнарга өйрәнәләр. Гомумән балалар музыкаль-дидактик уеннарда бик теләп катнашалар. Мин үземнең максатыма әнә шул уеннар аша ирешергә тырышам. Чөнки алар бала тормышының аерылгысыз өлеше.

һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Нәниләрне милләтебезнең тарихы, традицияләре, мәдәнияты белән таныштыру- балалар бакчасының иң мөһим бурычларыннан санала. Бу бәйрәмнәргә әзерлек вакытында бәйрәмнең тарихы, милли мәдәниятебез үрнәкләре тирәнтен өйрәнелә. Милли бәйрәмнәр балаларга милли горурлык, милли хисләр мәдәниятен тәрбияләргә ярдәм итә, гаилә белән бакча арасында тыгыз элемтәләр урнаштырыла.

Нәниләребез бәйрәмнәрне түземсезлек белән көтеп алалар.

Балалар бакчасы тормышы матур китап булса, бәйрәмнәр аның иң яхшы битләре. Бәйрәм иртәсе билгеле бер вакыт эчендә балалар белән эшләнгән эшнең нәтиҗәсен күрсәтә. Монда сабыйларның ни дәрәҗәдә тигез, матур, бердәм җырлавын да, төгәл хәрәкәтләр белән көйгә туры китереп биюләрен дә, уеннарда үз рольләрен ничек итеп оста башкаруларын да күрергә була. Бәйрәмнәрнең Һәрберсе балаларның йөрәгендә озак сакланырлык итеп үткәрелә. Мәсәлән, бакчабызда үтә торган гаилә бәйрәмнәрен генә алыйк. Бу бәйрәмнәрдә әти- әниләр үзләре дә бик теләп җыр- бию, нәфис сүз белән катнашалар. Олылар арасында ярышлар да оештырыла. Гадәттә ,әтиләребез" Ватанны саклаучылар'' көненә багышланган балалар иртәсендә активлык күрсәтәләр, әниләр исә 8- Март көнне уңганлыклары, тырышлыклары белән үзләренең нарасыйларын шатландыралар. Мондый бәйрәмнәр нәниләр күңеленә шатлык өстенә шатлык булып иңә, куаныч- бәхет өсти, хәтәрләрендә озак саклана.

Җыр- музыка һәркемнең кәефен күтәрә, күңелнең нечкә кылларын кузгата, гомер буе кешенең даими юлдашы булып яши. Бишек җыры, ритмга туры китереп кул чабулар, сабыйга җырланган беренче көй- кечкенә кешенең рухи дөньясына менә шулардай нигез салына.

Мин үзем кечкенәдән үк җыр- музыканы яраттым. Шуңа күрә тормышымны шушы эчкерсез, саф күңелле, самими карашлы һәр сүземне үтәргә торучы нәни дусларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм. Алар белән эшләве рәхәт, күңелле, иҗат җимешләремне күреп яшәү исә мине тагын да бәхетлерәк итә.



Автор
Дата добавления 20.10.2015
Раздел Музыка
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров147
Номер материала ДВ-081212
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх