Укучыларның
сөйләм телен үстерүдә дәрестән тыш чараларның роле
Укыту-тәрбия эшенең төп максатларының берсе булып
укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, матур
әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү тора. Сөйләм күнекмәләрен үстерү
бала шәхесен формалаштыруга зур йогынты ясый. Сөйләм теленең үсеше аң-белем,
акыл үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Баланың туган телдә сөйләме ярлы булу аның
фикерләү сәләтенең начар үсеше турында сөйли. Димәк, баланың аң-белеме үсү,
чынбарлыкны танып – белү тирәлеге киңәю һәм чын кеше булып тәрбияләнүе сөйләмнең
үсешенә, үз туган телен яхшы белүенә бәйле. Укучының гомуми үсеше, барлык уку предметлары буенча
өлгереше үз фикерен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле һәм дөрес итеп белдерә
алу сәләтенә, ягъни әдәби тел культурасы үсешенә
бәйле.
Сөйләм телен үстерү – киңкырлы эш. Ул
укучыларның тел байлыгын төрле яклап камилләштерүне күз алдында тота.
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү максатында кулланылган төрле метод-алымнар
баланың эмоциональлеген үстерә, уку предметы белән кызыксыну уята, укуга
позитив караш булдыра. Логик һәм грамматик яктан дөрес төзелгән, сәнгатьле,
эчтәлекле сөйләм – укучының акыл үсеше күрсәткече. Нәкъ менә шуңа күрә дә
сөйләм телен үстерү гомуми укыту системасында башка фәннәрне дә уңышлы
өйрәнү-үзләштерүнең әһәмиятле нигезе булып тора.
Сөйләм телен үстерү укучыларны коммуникатив,
мәгълүмати яктан баета. Балалар башка кешеләр белән иркен аралаша, мәгълүматны
дөрес кабул итә, яңа мәгълүмат яки күренешне анализлый, нәтиҗә ясый, үз
фикерләрен ачык итеп җиткерә белергә өйрәнә.
Дәресләрдә сөйләм телен үстерү өчен хәзерге
вакытта мөмкинлекләр бик күп. Балаларның сөйләм
телен һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә дәресләр белән бергә сыйныфтан тыш
чаралар әһәмиятле роль уйный. Дәрестән тыш чараларда сөйләм осталыгы, телгә
мәхәббәт тәрбияләнә, тел-әдәбият белән кызыксыну арта.
Яңа федераль дәүләт стандартлары да уку-укыту эшчәнлеген дәрестә генә түгел, ә
дәрестән тыш чаралар ярдәмендә тормышка ашыруны күздә тота.
Төрле түгәрәкләр,
драма түгәрәге эше, бәйгеләр оештыру уңай нәтиҗәләр бирә. Бу чаралар укучыларда
белем һәм фәнгә карата кызыксыну уята, балаларның иҗади фикерләү сәләтен
үстерә, аралаша белергә өйрәтә, киң күзаллау булдыруга ярдәм итәләр.
Тел түгәрәкләрендә күпкырлы эшчәнлек карала. Сәнгатьле
һәм йөгерек уку, бәйләнешле сөйләм
күнекмәләрен булдыру өчен, укучыларда уку теләге уяту мөһим. Безнең мәктәптә
балалар өчен бердәм уку вакыты үткәрелә. Уку вакытында укучылар төрле китаплар,
газета-журналлар укыйлар. Бу үз чиратында балаларның телдән һәм язма сөйләм
күнекмәләрен камилләштерә һәм йөгерек укуны үстерә.
Грамматикага багышланган
түгәрәкләрдә төрле кроссвордлар, ребуслар, шарадалар, башваткычлар уйлап табу,
аларны чишү, грамматик КВНнар балалаларда зур кызыксыну уята, сүз байлыгын
арттыруга ярдәм итә, тел өйрәнүне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп бирә.
Сөйләм телен үстерүдә төрле әдәби-тематик кичәләр
үткәрү зур әһәмияткә ия. Аларның максаты да балаларны халкыбызның
гореф–гадәтләре, йола-бәйрәмнәре, татар әдәбияты, татар халкының җыр-музыкасы
белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү һәм, иң әһәмиятлесе, аралаша
белергә өйрәтү. Безнең мәктәптә төрле бәйрәмнәр, кичәләр уздырыла: Өлкәннәр
көне, Әниләр көне, төрле ел фасылларына багышланган бәйрәмнәр - “Уңыш бәйрәме”,
“Кыш озату”, “Яз бәйрәме”, “Балалар бәйрәме”, Сабан туе, һ.б. Барлык
бәйрәмнәргә дә кунаклар – әти-әниләр чакырыла. Бәйрәмнәр уздырганда төп шарт
булып һәрбер баланың да катнашуы тора.
Шулай ук күренекле
язучыларга багышлап үткәрелгән чаралар балаларның иҗади эшчәнлеген үстерә,
аларда мөстәкыйльлек тәрбияли. Бу чараларга әзерләнгәндә балалар язучының
тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы мәгълүматлар эзлиләр, әсәрләрен
сәхнәләштерәләр, җыр-шигырьләр өйрәнәләр, үзлектән, мөстәкыйль рәвештә эзләнү
эшләре алып баралар. Укучыларга үзләренең
иҗади сәләтләрен сынап карау мөмкинчелеге туа. Бөек шагыйрьләребез Габдулла
Тукай, Муса Җәлилнең туган көннәренә балалар иҗади төркемнәргә берләшеп
газеталар чыгаралар.
Шигырь, сәхнәләштерелгән әсәр
конкурслары уздыру сөйләм телен үстерүдә әһәмиятле урын алып тора.
Дәрестән тыш чаралар балаларны гадәттә
ныграк кызыксындыра. Бергәләп спектакльләр карау, экскурсияләрдә булу, төрле
темага рефератлар язу, презентацияләр ясау, башка балалар алдында чыгыш ясау
укучыларның иҗади сәләтләрен һәм мөстәкыйльлеген үстерә, төрле
аудиториядә югалып калмаска ярдәм итә. Бу чаралар нәтиҗәсендә укучыларның ана
телен өйрәнүгә кызыксынуы, омтылышы, иҗади эзләнүләргә теләге, үз
милләтенә, теленә мәхәббәте көннән-көн үсә, тел буенча мәгълүматлылыгы арта,
тирәнәя төшә.
Бәйләнешле
сөйләмне үстерүдә драма түгәрәкләренең эшчәнлеге, сәхнәдә чыгыш ясауның роле
аеруча зур. Чөнки бала әдәби телдә сөйләшергә өйрәнеп кенә калмый, үзен иркен
итеп тотарга да, фикерне җиткергәндә, кайсы сүзләргә аеруча басым ясарга
кирәклеген дә күрә. Һәрбер әсәрнең нигезендә балаларны әдәп-әхлак кагыйдәләренә
өйрәтү максаты ята. Бала сәхнә уенында катнашып җәмгыятьтәге күренешләрне
аңларга, аларга дөрес бәя бирә белергә дә өйрәнә.
Сәхнәләштерелгән
әсәрләр барышында бала нинди дә булса образга кереп, аның өчен кайгыра, үзен
персонаж урынына куеп, төрле проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын таба,
яхшылык һәм явызлыкны аңлый. Сәхнәдә уйнау оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә,
сәнгатьле итеп сөйләргә булыша, рольне уйнап бала әкият дөньясына кереп китә,
теле шомара, сүзлек байлыгы арта, хәтере ныгый.
Әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү -
әдәби тел нормаларын үзләштерүдә чын күрсәтмә материал. Драмалаштырылган
уеннарда персонаж исеменнән сөйләү хәтер сәләтен яхшырта, акылны камилләштерә,
сөйләм үстерә, сәнгатьлеккә ирешүдә мөһим чара булып тора.
Дәрестән тыш чараларны оештырганда укытучы балаларның
характер һәм яшь үзенчәлеген, мөмкинлеген истә тотарга тиеш. Сөйләм телен
дәрестән тыш үстерү баланың күңеленә рәхәтлек бирергә тиеш, биредә мәҗбүрилеккә
урын юк. Бу үз чиратында, балаларның сәламәтлеге турында кайгырту, аларның
киләчәгенә дөрес юнәлеш бирү дигән сүз.
Гомумән, югарыда санап кителгән эшләрнең барысы да
укучыларның сөйләм телен үстерергә, уйларга, фикер йөртергә
сәләтле булган, заман сулышын тоеп алга атлаучы, югары әхлаклы, үз халкының
тарихын, мәдәниятен белүче, хөрмәт итүче, аның белән горурлана алучы иҗади
шәхес итеп тәрбияләргә мөмкинлек
бирә. Ә бу исә, хәзерге заман мәктәбенең, укытучыларның иң
төп бурычы булып тора.
Шарапова Әлфия Габдрафиковна,
татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.