Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Рус балаларын татар телен тыңлап аңларга өйрәтү

Рус балаларын татар телен тыңлап аңларга өйрәтү

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Рус балаларын татар телен тыңлап аңларга өйрәтү

Рус мәктәбендә татар теле укыту методикасының мөһим үстерү принципларыннан берсе-укытуның нигезендә сөйләм теле булуы. Бу принцип укытуның тормыш белән бәйләнешенә үзенчәлекле бер мисал булып тора. Чит тел укытуның беренче чорында оештыру мәсьәләсендә методик әдәбиятта ике караш яшәп килә. Өйрәнә торган телдә сөйләм эшчәнлегенең төп төрләрен бер-бер артлы өйрәтүне яклаучылар балаларны башта – сөйләшергә, аннан соң шуңа таянып укырга һәм язарга өйрәтергә кирәк дип раслый. Сөйләм эшчәнлеге төрләрен берьюлы укыту тарафдарлары исә сөйләшергә дә, укырга һәм язарга да бер үк вакытта өйрәтүне яклый. Ишетеп аңлау-сөйләм эшчәнлегенең мөстәкыйль төре булып тора һәм аның үз үзенчәлекләре бар. Күп галимнәр һәм психологлар фикеренчә, ишетеп аңлау-татар теленә өйрәтүнең беренче баскычында торырга тиеш. Татар телен белгән укучы аралаша белергә тиеш, ә аралашу – башкаларның сөйләмен аңлап, үз фикерләреңне әйтеп бирү ул.

Аудировать” терминын инглиз галиме Д. Браун керткән. Аңа кадәр психологик һәм методик әдәбиятта “тыңлау”, “тыңлау һәм аңлау”, “телдән әйткәнне аңлау” һ.б. терминнар кулланылып киленгән. Димәк, аудирование - әйтелә торган сөйләмне ишетү, тыңлау һәм аңлау; сөйләмне ишетеп аңлау дигән сүз. Лингводидактикада сөйләмне ишетеп (тыңлап) аңлауның өч этабы санала: фрагментар ( балалар аерым сүзләр һәм җөмләләрнең мәгънәсен генә аңлыйлар); эчтәлекне аңлау( биредә авторның уй-нияте ачылмый) һәм мәгънәне аңлау этабы.

Тыңлап аңлау укыту-тәрбия процессында телгә өйрәтүнең бер чарасы буларак катнаша һәм төп – коммуникатив рольдән тыш та күп төрле икенчел, педагогик вазифаларга ия булып тора. Ул укучыларның сөйләм эшчәнлегенә стимул була, телгә өйрәтү процессы белән идарә итүне тәэмин итә, укучыларны яңа тел, сөйләм һәм татар халкының милли-тарихи вакыйгалары, күренешләре белән таныштыра, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру чарасы булып тора, укытучы белән укучы арасында үзара бәйләнешнең һәм үзконтрольнең нәтиҗәлелеген күтәрә.

Ишетеп аңлауга өйрәткәндә, мин түбәндәге таләпләргә таянам:

Беренчедән, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, башлангыч сыйныфларында конкрет һәм азкүләмле, гади җөмләләрдән торган күнегүләр үткәрәм, ә югары сыйныфларда әйтелгән сүзнең мәгънәсен, яңгыраган хәбәрнең идеясын аңлап, үз мөнәсәбәтеңне белдерергә кирәк күнегүләр үткәрергә тырышам.

Икенчедән, материал эмоциональ һәм тормышчан булганда гына барлык укучылардан да игътибарлык таләп итеп була. Шулай ук, укытучының яхшы куелган, эмоциональ бизәлгән тавышы “психик халәт”не булдырырга ярдәм итә.

Өченчедән, дәреснең максатыннан чыгып, мин бу алымны я дәреснең беренче өлешендә күбрәк кулланам, я дәрес ахырында. Мәсәлән, күнекмәләр формалаштыру дәресләрендә ныгыту өлешендә кулланыла, ә күнекмәләрне камилләштерү дәресләрендә - актуальләштерү өлешендә куллану уңайлы итеп саныйм.

Дүртенчедән, укучыларга дифференциаль якын килергә тырышам. Бу бигрәк тә изложение яздырганда мөһим. Мәсәлән, иҗади эшләүче укучыларга төп фикерне дәвам итәргә тәкъдим ителә. Бу очракта изложениянең темасы түбәндәгечә булырга мөмкин:

Спорт төрләре”, “Безнең бәйрәмнәребез”, “Уен кораллары” һ.б. Йомшаграк укучы балаларга текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә. Һәм начар укучыларга эчтәлеген рус телендә язып бирүләре сорала. Бу алымнарны, шулай ук, текстның авырлыгыннан чыгып, үзгәртергә мөмкин. “Тыңла һәм эчтәлеген сөйлә” дигән биремне күбрәк яхшы укучы балалар гына үти ала.

Ишетеп аңлауга өйрәткәндә, методика түбәндәге кыенлыкларга да игътибар итәргә куша. Шуларның берсе, укучыларның үз укытучысының тавышына күнегүе һәм аның сөйләмен генә аңлау. Шуңа күрә дәрестә аудиоязмаларны да кулланырга кирәк.

-Бишенчедән, дәрестә генә куллаганда бу биремнең мәңгънәсе югала, шуңа күрә класстан тыш эшләрендә дә бу эшчәнлек төренә игътибар итәргә тырышам.

-Һәм соңгысы, ишетеп аңлау - бу сөйләм эшчәнлегенең бер төре генә. Сөйләм эшчәнлегенең нинди дә булса төреннән башка кешеләр белән аралашып булмый. Актив аралашу өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре дә аерым үзенчәлекләргә ия. Тыңлап аңлау кебек, уку да информацияне кабул иту һәм мәгънәви яктан эшкәртүгә юнәлтелгән һәм рецептив сөйләм эшчәнлеген тәэмин итә торган сөйләм механизмнары һәр ике сөйләм төре өчен дә уртак. Тыңлап аңлау белән сөйләмнең дә үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә бәйле булуы гаять табигый, чөнки алар “телдән сөйләү”нең ике ягын чагылдыралар. “Тыңлап аңлау, - дип яза М.Р.Львов, - сөйләмне ишетеп аңлау, ул сөйләшү, язу һәм уку белән беррәттән, сөйләм эшчәнлегенең дүрт төренең берсе”. Шуңа күрә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләренә дә игътибар итәргә кирәк.

Соңгы елларда үткәрелгән фәнни тикшеренүләр тыңлап аңлауга махсус өйрәтү кирәк икәнлеген ачыкладылар. Хәтта туган телдәге информацияне тыңлап алу да махсус әзерлектән башка мөмкин түгел һәм бу очракта текстның уртача 50% ын гына аңларга мөмкин. Бу факт татар телен өйрәнүчеләр өчен тыңлап аңлау эшенең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен һәм бу юнәлештә махсус эш алып барырга кирәклеген тагын бер кат күрсәтеп тора. Тыңлау өчен материал биргәндә, билгеле бер эзлеклелек сакланырга тиеш. Аңларга өйрәтү - дәреснең “оештыру өлеше” дип йөртелүче җиреннән башлана.

Укытучы, беренче дәресләрдән үк, дәресне алып бару өчен кирәкле гыйбарәләрне әйләнешкә кертеп җибәрә. Дәрес башында тел гимнастикасы үткәрү өчен, укытучы-укучы әңгәмәсе корырга мөмкин.

Сорауларның эчтәлеге үтелгән материалга, таныш лексикага туры килергә тиеш. Мәсәлән, 11 сыйныфта “Югары уку йортлары” темасын үткәндә укучыларның булачак һөнәрләре белән кызыксынырга мөмкин. “Спорт йолдызлары” темасын үткәндә укучыга яраткан спорт төре турында сораулар бирелә. Әлбәттә, бу эш лексик-грамматик үзенчәлекләрне истә тотып алып барылырга тиеш.

  1. Психологлар, хаклы рәвештә, аудированиены катлаулы сөйләү – уйлау процессы дип исәплиләр.Укучыларның өйрәнелә торган предмет белән кызыксынуын арттыру өчен, татар теле укытучысыннан, үткән материалны, өйрәнелә торган яңа теманы активлаштыру, белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә иркен куллану дәрәҗәсенә җиткерү максатында, күп көч һәм энергия, зур педагогик осталык таләп ителә.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 18.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров23
Номер материала ДБ-366232
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх