Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыРус балаларына татар телен укытуның актуаль проблемалары

Рус балаларына татар телен укыту методлары, принцеплары

Скачать материал

           Рус балаларына татар телен укыту методлары, принцеплары.

Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” гы Закон дәүләт тел

буларак татар һәм рус телләренең уңышлы эшләве өчен кирәкле шартларны тудырды. Монда татар теле үсеп һәм баеп кына калмый, бәлки рус халкының аны белүгә ихтыяҗы да арта.

       Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүнең Дәүләт программасында рус телле балаларын татар телен үзләштерү алымнарын камилләштерү юллары ачык билгеләнгән. Яңа программалар, укыту- методик әдәбият, рус телле укучылар өчен татар теленнән кулланмалар, рус мәктәпләрендә татар телен укыту методикасын эшләү каралган.Мондый кулланмада рус телле укучыларны аралашу чарасы буларак татар теленә өйрәтүнең нигезләре бәян ителә, укыту принцепларына, сөйләм эшчәнлеге төрләренә һәм тел материалына методик сыйфатлама бирелә, осталык һәм күнекмәләр формалаштыруның метод һәм алымнары билгеләнә, сөйләм эшчәнлегенең һәрбер төре буенча күнегүләр системасы сүрәтләнә, татар теленә өйрәтүнең эчтәлеге һәм формасы тасвирлана.

      Икенче  тел буларак татар теленә өйрәтүнең үзенчәлекләрен ачыклауга зур әһәмият бирелә. Бу хәл эш методларының татар мәктәбендә туган телгә өйрәтү методикасыннан аермалы булуын шарт итеп куя. Татар мәктәбенә бала туган (татар) телендә сөйләм үзләштерү остылыгы һәм күнекмәләре белән коралланып килә, ә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теле дәресләрендә татар сөйләмен тыңларга һәм аңларга, татарча сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Программада билгеләнгән лексик һәм грамматик минимум, анда күрсәтелгән аралашу тирәлеге чикләрендә татар телен практик файдаланырга өйрәтү рус телле укучыларны татар теленә өйрәтүнең төп бурычы булып тора.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Рус балаларына татар телен укыту нигезләре.

А.Ш. Асадуллин һәм Р.А. Юсупов икенче телләр өйрәтүнең бүгенге көн методикасы укыту методикасының фәнни нигезләрен комплекслы итеп төзүгә таяналар һәм психологик- лигвистик, психологик-дидактик алымнардан файдаланалар.

      Икенче телне үзләштерүдә өч методик концепцияне кертә әлеге галимнәр.

1.     Икенче телне өйрәнү бала чакта туган телне үзләштерү кебек, ягъни сөйләмне гамәли кулланганда, ихтыярдан тыш аң белән эшләнә.

2.     Чит сөйләмне үзләштерү өйрәнелә торган телнең лексик һәм грамматик кагыйдәләрен максатчан беркетү процессы ул.

3.     Яңа тел үзләштерү бары тик бүгенге психология казанышлары белән гамәли сөйләмнең нисбәте дөрес булганда гына мөмкин.

Бу концепциягә каршы торучы авторлар, мондый караш икенче телне өйрәнүдә, аны читкә куеп, эшнең бөтен асылын механик иярүгә кайтарып калдыра, дип саныйлар. Шулай да Л. С. Выготскийның “ Мәктәптә укыту күбесенчә охшатуга, иярүгә корыла”  дигән фикергә таянып, укытучы артыннан ияреп кабатлау башлангыч этапта укытуның төп алымнарыннан берсе икәненә таяну хак булыр, бу алым аң катнашын да инкяр итми.

Рус  телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасының принцепиаль әһәмияткә ия мәсьәләләре түбәндәгеләр:

А) тел һәм фикерләү берлеге, аларның үзенчәлекләрен исәпкә алу;

Б) тел белән сөйләм чикләрен билгеләү;

В) икенче телдә сөйләм туу һәм сөйләмне төшенү механизмнары.

Тел- ул аралашу коралы гына түгел, ә “фикернең төгәл чынбарлыгы” һәм “гамәли аң” да булып тора. Төп вазифасы- кешеләр коллективында үзара хәбәрләшү, мәгълүмат аңлашу системасын тәэмин итү. Тел- фикерләүне үстерүнең формасы һәм коралы. К.Д.Ушинский болай ди :”  ...укучыда тел сәләтен үстерергә телисең икән, аның фикерләү сәләтен үстерергә кирәк” .Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен башлангычта укытканда, ниндидер тәҗрибә турында сүз була алмый. Шуңа күрә укытучы иң беренче чиратта шул тәҗрибәне булдыру, укучыларның хәтер хәзинәсен тел, сөйләм берәмлекләренә баету, укытуның нәкъ шул чорында кирәкле фикерләү процессы структурасы оештыру хакында кайгырту зарур.

      Әйтелгәннәргә йомгак ясап, болай дия алабыз: рус балаларына татар сөйләмен өйрәткәндә, татарча уйларга өйрәтү бик кирәк. Шулай ук методистлар, балаларга башта белем бирергәме, әллә осталык һәм күнекмәләрме, дип баш вата. Кайбер методистлар баланы сөйләшергә өйрәткәнче үк, ул лексика һәм грамматика өлкәсендә берникадәр белем тупларга тиеш дип санадылар, кайберләре исә телгә өйрәтүнең интенсив сөйләм эшчәнлеге җирлегендә алып барылуын өстен күрде. Заманча һәм алдынгы фикерне” белем сөйләшергә өйрәнгәндә туплана” дияргә мөмкин.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытуның психологик принциплары.

Бала сөйләмен тикшерү методикасының торышы турыдан-туры балалар психологиясе һәм педагогик психология үсешенә бәйле.Бүгенге лингвистика, психология фәннәрендә бала сөйләмен өйрәнүнең нинди юллары бар соң?

        Алда әйтеп үтелгәнчә, галимнәр балалар сөйләмен төрле-төрле алымнардан файдаланалар. Баланың ана телендәге сөйләмен тикшерүдә өч ысулны кертәләр:

1.Лингвистик ысул- ягъни җөмләдәге сүзләрнең лингвистик мөнәсәбәтен чагылдыручы төзелмәләрне тасвирлау;

2. Психолингвистик ысул, ягъни сөйләм хәрәкәте анализлау;

3. Балаларның сүз иҗатын өйрәнү;

Бала сөйләмен өйрәнүнең өченче ысулын куллану тәҗрибәсе буларак, К .И.Чуковскийның “ От двух до пяти” китабын атап үтәргә мөмкин. Ул  болай ди: “ Әгәр нинди дә булса сәбәп аркасында сабый вакытта тел белән танышу тоткарлана икән, тора-бара сөйләм үсеше тагын да кыенлаша”. Бу икенче телне өйрәнгәндә дә шулай. Рус балаларына икенче телне өйрәнүне мөмкин кадәр иртәрәк башлау кирәк. Хәзерге вакытта бу тәкъдим карала башлады. Күп кенә ясле- бакчаларда татар телен укыту кертелде. Болар һәммәсе балага уңай йогынты бирә. Балаларның яшенә карата сәләтен тикшерү психологик диагностика ысулы белән алып барыла.Бала акылы үсешенең бер өлеше буларак, сөйләм дә, шул ук методлар ярдәмендә тикшерелә. Акыл үсешенең мөһим күрсәткечләре: гомумиләштерү сәләте, кызыксыну, тырышлык, белем үзләштерү темпы, аны файдалана белү һ.б.

     Рус мәктәпләрендә татар сөйләме укытуның башлангыч чоры психологик һәм дидактик үзенчәлекләргә ия.Психологик төргә өйрәнелә торган телдәге сөйләм ясау һәм кабул итү механизмы үзенчәлекләре керә, ул психолингвистик факторларга гына түгел, кече яшьтәге мәктәп баласын яшенә һәм тел тәҗрибәсенә дә бәйле.

       Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, без түбәндәге дидактик принцепларга таянырга тәкъдим итәбез: фәннилек, системалылык һәм эзлеклелек, теорияне практика белән бәйләп укыту, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык һәм көч җитми, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу, тәрбияви һәм үстерешле укыту, күрсәтмәлелек.

Укытуның фәннилек принцибы.

Рус мәктәпләрендә татар теле укыту методикасының фәннилек принцибы уку процессын оештырганда тел турында яңа мәгълүматлардан файдалануны күз алдында тота. Укучыларда сөйләм эшчәнлеген формалаштырганда, педагогик психология теориясендәге яңалыкларны куллану бу принцепның мәҗбүри шарты булып тора. Татар теленнән укучыларга җиткерелгән мәгълүматлар бу фәннең үсеш үзенчәлекләренә туры килергә тиеш.

     Фәннилек принцибы сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча өйрәнелә торган уку материалын сайлауга җитди якын килүне сорый, һәм ул системалылык, эзлеклелек принцибы белән тыгыз бәйләнештә яши.

Укытуның системалылык һәм эзлеклелек

              принцибы.

Дидактикада бу принципның эчтәлеге болай конкретлаштырыла: гадидән- катлаулыга, билгеледән- билгесезгә һәм якыннан- еракка. Татар телен укыту методикасында системалылык принцибы өйрәнелә торган материалның, методик алымнарның системалы һәм эзлекле булуын таләп итә. Әлеге принцип моңарчы өйрәнелгән теманың яңа мәгълүматлар белән тулыландырылып торуын сорый. Рус телендә сөйләшүче балалар татар теле дәресләрендә туган телләрендә алган белемнәре нигезендә эш итәләр. Укытучыларның бурычы- укучыларның барлык осталык һәм күнекмәләрен эшкә җигеп, аларны автоматизм дәрәҗәсенә җитештерү. Бу принципларның төп кагыйдәсе өйрәнелә торган материалны үзләштереп бетермичә, яңасына күчмәскә.

        Системалылык һәм эзлеклелек принцибы укучыларны көндәлек тормышта даими файдалана белүе өчен дә кирәк. Балаларга белем бирүдә эзлеклелекне системалы рәвештә саклаганда гына укучыларда дөрес  сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләргә мөмкин.

Теорияне практика белән бәйләп укыту принцибы.

Рус мәктәпләрендә татар телен укытканда хәзерге дидактикада әйдәп бара торган бу принципны укытуны киң кулланырга тиеш. Укучы татар телен, аның теоретик нигезләрен, беренче чиратта, көндәлек тормышта телдән, сөйләмдә куллану максатыннан чыгып, бу телдә укырга һәм язарга өйрәнү өчен үзләштерелә. Башкача әйткәндә монда гамәли якның өстенлек итүе ачык чагылыш таба.Бу уңайдан тагы шуны да искәртик: рус укучыларын татар теленнән алган теоретик белемнәрен көнкүрештә генә түгел, ә бәлки тормышның башка өлкәләрендә дә дөрес куллана белүе безнең өчен зур әһәмияткә ия. Теория белән практиканы бәйләү, ягъни бу принципны гамәлгә ашыру татар телен чит тел буларак укытуның төп бурычын коммуникатив юнәлештә алып баруны хәл итүдә җитди ярдәм күрсәтер.

             Укытуның аңлаешлылык һәм көч җитү принцибы.

Татар теленә өйрәткәндә, укытучыдан укучының психофизиологик мөмкинлекләрен искә алып, аңлаешлылык һәм көч җитү принцибын тиешенчә куллану саклана.Шуңа күрә укучы алдында торган авырлыкларны җиңү һәм татар телен уңышлы өйрәнү өчен алшартлар булдырыла.Бу принцип телгә өйрәтүне артык гадиләштерүне күзалламый, ә уку материалын тиешле күләмдә мәгълүм дидактик принциплар нигезендә куллануны максат итеп куя.

Шуны да онытмаска кирәк: кыенлыкларны җиңү укучыда үз хезмәтеннән канәгатьләнү хисе тудыра һәм алдагы эшләр өчен стимул булып тора. Материалны укучыларга тәкъдим иткәндә, аның үзләштерү мөмкинлеген һәм сөйләмгә кертү тизлеген истә тотарга кирәк. Без тагын шуны да искәртик, уку- бала өчен җитди акыл хезмәте. Ләкин шул ук вакытта үзләштерәсе материалның барысы да җиңел булуы методик яктан дөрес булмый.Укучы укытучы җитәкчелегендә хезмәткә омтылырга, авырлыкларны җиңеп чыгарга өйрәнергә тиеш.

             Тәрбияви һәм үстерешле укыту принцибы

Рус мәктәпләрендә укучыларга тәрбияви һәм рухи яктан үсү өчен татар теле дәресләрендә киң мөмкинлекләр тудырыла. Төрле рәсемнәр белән бизәлгән халкыбызның мәдәнияты, тарихы турында яңа мәгълүмат бирә торган уку материаллары булган дәреслекләр, укучыларның төрле яктан үсешенә ярдәм итә.Татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру йөзеннән, укыту эчтәлеген яңа формалар белән баету ( дәрес- дискуссия, дәрес- семинар) балаларда ярышып укуын уята.

Укучының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибы.

Укучыга шәхси якын килү татар телен өйрәнүгә уңай омтылыш тудыруны күзаллый. Бу уңайдан укытучы балаларның укуга карата булган табигый мөмкинлекләрен, кызыксыну өлкәсен белергә һәм шуларны истән чыгармаска тиеш. Кайбер балаларга биргән эшне даими тикшереп, чамадан тыш күп вакыт бирергә кирәк була,  башкаларына исә тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен бер тапкыр аңлату да җитә.

      Бу принцип өйрәткәндә һәр балага тиешле игътибар бирүне,  белем бирүнең сыйфатын арттыру юлында тулаем, төркемләп һәм аерым укучылар белән эшләү өчен биремнәрне бергә бәйләп алып баруны таләп итә.

    Татар теле укытуның аңлылык принцибы.

  Укытуның аңлылыгы- дидактикада мөһим принципларның берсе.Факторны, төшенчәләрне, законнарны төпле белү нәтиҗәләрне тирәнтен аңлау, уйларны дөрес әйтеп бирү һәм аны мөстәкыйль рәвештә гамәлдә куллана белү дидактиканың әлеге принцибы ярдәмендә бирелә. Дидактикага караган күп кенә гомуми хезмәтләрдә аңлылык принцибы дүрт таләпне берләштерә:

А)укучыларның, укуга аңлы мөнәсәбәте;

Б) аларның, өйрәнә торган материалны аңлавы һәм шуны сөйләмдә фай-

далана белүе;

В) уку эшчәнлегенең иҗади характерда булуы;

Г) белемнәрне гамәлдә аңлап куллану. Шулай итеп, укытуда материалны аңлап үзләштерүне һәм гамәлдә аңлап куллануны күздә тотарга кирәк.

   Рус балаларына укытуда лингвистик принциплар.

Укыту принципларында дидактик һәм психологик принциптан башка тагын лингвистик һәм методик принциплар бар.Ләкин бу принциплар күп кенә галимнәрдә төрлечә бирелә.Бу өлкәгә күп өлеш керткән галимнәр: Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова, Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова,Р.Р.Җамалетдинов, А.Ш.Әсәдуллин һ.б. галимнәрнең шушы принципларга карата язылган хезмәтләрен карап үтик.

       Беренче чиратта К.С.Фәтхуллованың, лингвистик принципка нинди бүленешләр керткәнен карыйк. Чөнки бу мөгаллимә- безне беренче булып бу фән белән таныштырган кеше. Ул лингвистик принципны 5 төргә бүлеп күрсәтә.:

1.     Тел күренешләрен өйрәнүгә һәм сайлауга функциональ якын килү принцибы икенче телгә өйрәткәндә лингвистик системаның, аерым аспектларын традицион рәвештә укытуны коммуникатив методны кире кага.Беренче дәрестә үк татар телен өйрәнүчеләр бер-берсе белән танышу өчен билгеле бер синтаксик модельләрне үзләштерәләр ( Сез кем? Сез кайдан? Сез танышлармы?)һ.б.

   Күргәнебезчә, бу синтаксик модельләргә төрле сүз төркемнәре берләшеп килә һәм аларның, коммуникатив әһәмияттәге, куллану ешлыгы һәм тематик бәйләнеше, коммуникатив методика өчен аеруча мөһим.

2.     Тел күренешләрен урнаштыру һәм этаплап өйрәтү.

Икенче телгә өйрәткәндә тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, тел күренешенең билгеле бер эзлеклелектә үзләштерү сорала.Моның өчен түбәндәге грамматик формаларны белү кирәк.

-         Сорау һәм хикәя җөмлә калыплары.

-         Исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының килеш формалары.

-         Асыл сыйфатлар.

-         Сорау һәм күрсәтү алмашлыклары

-         Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан, барлык-юклык белән төрләнеше.

-         Микъдар һәм тәртип саннары.

-         Урын һәм вакыт рәвешләре.

Уен- татар теле укытуның төп материалы.

Баланың активлыгын, уй- хыялларын һәм татар телен укытуга карата кызыксыну уятуда, коммуникатив методика кергән уеннар зур роль уйный. Бигрәк тә башлангыч классларда татар телен укытканда бик кирәк.

      Уен ярдәмендә балада активлылык арта, өйрәнелгән һәм әле өйрәнелеп бетмәгән әйберләрне тиз рәвештә өйрәнүгә этәрә.Шулай ук коллектив күмәк рәвештә тәрбияләнүгә өстенлек бирә.

        Күренекле педагоглар кечкенә классларда укыту процессында уеннардан файдалануның эффектлылыгына игътибар иткәннәр. Билгеле, уеннарның эчтәлеге программа материалына һәм балаларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайланырга тиеш. Бала өчен уен- мавыктыргыч дәрес ул. Уен вакытында бала укытучы һәм иптәшләре белән якыннан аралаша. Бала яңа сүзләрне тизрәк хәтердә калдыра, аны үзенең сөйләмендә кулланырга тырыша.

     Уеннар балаларның күзәтүчәнлеген арттыра, дәресне җанландыра, фәнгә карата кызыксыну уята.Уеннар баланың аруын киметә, бер нәрсәдән икенчегә күчү мөмкинлеген тудыра.

    Уеннар төрле булырга мөмкин:

1.     Фонетик уеннар.

2.     Лексик уеннар.

3.     Грамматик уеннар.

4.     Сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итүче уеннар.

Татар телен матур итеп сөйләү өчен телебезнең авазларын дөрес әйтә белү аларның ясалыш үзенчәлекләрен ачык күз алдына китерү мөһим.Балаларның авазларны дөрес әйтүләренә ирешү өчен, өч фактордан файдалану әһәмиятле.

А) татар һәм рус телләрендә булган охшаш фонетик күренешләрне ачыкларга. Мәсәлән: У авазы ике телдә дә берүк: урам- улица, кул-рука.

Б) рус һәм татар телендә бер төрле аталган тик тел үзенчәлеге ягыннан гына аерылалар.Мәсәлән, рус телендәге в хәрефе татар телендә (w) авазын һәм алынма сүзләрдә (в) авазын белдерә. Вакыт, вагон, кавык.

В) татар теленә генә хас фонетик күренешләрне өйрәнүгә кичү. Мәсәлән, татар телендәге в хәрефе турында әйтеп үтәргә була.

2. Лексик уеннар укучыларның уйлау, фикер йөртү сәләтләрен арттырырга, уйлаган фикерләрен сөйләп, аңлатып бирергә, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Кыскасы, мондый дәресләрдә укучыларның уйлаган фикерләрен эзлекле итеп, тиешле сүзләрне кулланып, тулы җөмләләр белән сөйләп бирә алулары күздә тотыла. Мәсәлән:

1. Укытучы укучылар өчен таныш булган сүзләрдән торган текст укый. Укучылар тексттан исем, сыйфат һәм фигыльләрне әйтергә тиешләр.

2. Рәсемнәр ярдәмендә кроссвордлар төзергә.

3. Грамматик уеннар балаларда җөмләләрне төгәл, матур итеп билгеләү өчен кирәк. Бигрәк тә грамматик күренешләрне истә калдыру өчен кулланыла. “Кар өеме” уены. Бер укучы әйткән җөмләләрне икенчесе кабатлый һәм үзенекен өстәп әйтә. “ Тәрҗемәче” уены. Лексик темага караганны тәрҗемә итү.

4. Сөйләү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итүче уеннар. Бу төргә тыңлау, сөйләү, аның диалогик һәм монологик формалары: язу, уку керә.Бу иң кирәкле һәм уңышлы уен төрләренең берсе.

       Шулай итеп, уен баланың яңа дәрескә карата уңай фикер калдырырга мөмкин. Уен аша ул күп кенә мәгълүматлар ала, баланың аңы гына түгел, ә психикасы да үсә. Ләкин уенның да чиген белергә кирәк. Аның аша балалар укуга салкын карамасыннар иде дигән фикерне искәртеп китәсе килә.

           Рус балаларын бәйләнешле сөйләм үстерүгә өйрәтү. Татар телен чит тел буларак гамәли үзләштерү мәсьәләсен хәл итү методикада  беренче планда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен формалаштыру һәм үстерү бурычы тора. Рус телле мәктәп шартларында укучыларны түбәндәге эш төрләренә өйрәтергә кирәк:

1.     Катлаулы булмаган татар сөйләмен аңлау.

2.     Үз фикереңне татар телендә белдерергә өйрәтү.

3.      Телдән һәм язма сөйләмдә башка кешенең фикерен аңлатып бирү.Санап кителгән аралашуга корылган осталык һәм күнекмәләрне укучыларда белем туплау юлы белән акрынлап булдырырга кирәк. Бу очракта теоретик материалларга караганда сөйләм үстерү күнекмәсенә өстенлек бирелә. Димәк, рус мәктәпләрендә татар телен укытуның төп үзенчәлеге материалны коммуникатив юнәлеш буенча өйрәтү.

Коммуникатив принцеп тел материалын җөмләләр яки бәйләнешле текстлар эчендә өйрәтүне таләп итә. Аралашу вакытында сөйләм эшчәнлеге төрләре үзара бәйләнештә була. Бу күренеш процессның ике яклы булуы турында сөйли.

    Сөйләм эшчәнлеге 4 төргә бүленеп бирелә:

-         Тыңлап аңлау.

-         Сөйләү.

-         Уку.

-         Язу.

-         Тыңлап аңларга өйрәтү.

Укучының тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү аерым авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны ишетеп аңлый белүдән гыйбарәт.Икенче телгә өйрәткәндә бу төр күнекмәләрне булдыру аеруча мөһим, чөнки кешеләр бер-берсе белән күбрәк телдән аралашалар.Димәк, алар бер-берсенең сөйләмен бары тик ишетеп аңларга тиеш булалар. Шуңа күрә укытучы махсус күнегүләрдән файдаланып, һәрбер дәрестә бу юнәлештә эш алып бара.

        Рус мәктәпләрендә сөйләшергә өйрәткәндә, әйтелешне камилләштерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия, чөнки сөйләү авазлар ярдәмендә белдерелә. Татар һәм рус теленең авазлар төзелеше арасындагы аермаларны исәпкә алырга кирәк. Татар телендә рус теленең кайбер авазлары юк, аның каравы, рус телендә булмаган авазлар ( ә,ө, ү, ң, җ,һ ) татар телендә бар. Рус теле авазлары белән чагыштырганда, татар авазлары әйтелешенә аеруча хас үзенчәлекләре бар. Татар сузыклары тел артындарак ясала. Мәсәлән: русча (а) сүз башыннан ераграк торучы иҗекләр азагындагы татарчасына якын.Татар сүзләренең баш иҗекләрендә бу аваз русча аваздан “о” лашканрак булуы белән аерыла ( атлар, балалар).

    Йомгаклап әйткәндә, рус мәктәпләрендә татар телен укыту комплекслы булуы татар әйтелешен үзләштерүне телдән сөйләм, язу, уку күнекмәләре формалашу һәм үсү барышында гамәлгә ашыруны күздә тота.

     Рус телендә сөйләшүче балалар татар теленә өйрәткәндә, сөйләм телен үзләштерүдәге кыенлыкларның бер сәбәбе итеп, сөйләм теле мәсьәләләре ( шул исәптән, аны укыту методикасы) эшләнмәгән булуны әйтергә кирәк.

Телдә сөйләм эшчәнлеге буларак ишетеп аңларга һәм сөйләргә өйрәтү рус мәктәбенең башлангыч чорында алып барыла. Әлбәттә, ишетеп аңларга өйрәтү берникадәр алдарак барырга тиеш. Аны икенче төрле аудирование диләр. Ишетеп аңлау еш кына уку белән чагыштырыла. Аерма шунда: укыганда кеше укып үткән теләсә кайсы сүзгә әйләнеп кайта ала, тыңлаганда ул мондый мөмкинлектән мәһрүм.

      Ишетеп аңлауга өйрәтү алымнары.

Иң күп таралган алым – укытучы сөйләгәнне тыңлау.Укытучы текст укый. Соңыннан шулар буенча: ( я сорауга җавап бирү, әңгәмә, сөйләп чыгу һ. б) билгеле бер гамәл куела. Ишетеп аңлау методикасында бүтән төрле эш алымнары да бар. Әйтик, балаларга ике җөмлә мәгънәсендәге аерманы табарга куша: укытучы билгеләрне журналга куеп чыкты. Марат, китапханәгә кереп, журнал алды.

    Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә тыңлап аңлауга өйрәткән вакытта укытучы алда саналып үткән кимчелекләргә игътибар итәргә,  балалар белән һәрвакыт алар өстендә эшләргә тиеш. Чөнки бу рус баласы татар телендә сөйләшкәндә авазларны, җөмләләрне дөрес итеп әйтү өчен бик кирәк.

                     Сөйләргә өйрәтү.

Сөйләү коммуникатив процессының икенче төп компоненты булып тора.Сөйләү белән тыңлап аңлауның уртак яклары бар. П.П. Блонский бу хакта болай ди: “ Сөйләүче белән тыңлаучы икесе дә сөйли, ләкин берсе – кычкырып, берсе – эчтән.

     Сөйләү – кешенең эчтәге фикерләрен, уйларын кешегә, дустына әйтү.

Сөйләү – аралашуның бер функциясе. Ул икегә бүленеп бирелә. Телдән сөйләм – ул тыңлап аңлау һәм сөйләү аша бара, ә язма төре язу һәм уку белән бирелә. Телдән сөйләмнең ике формасы : диалогик һәм монологик формалары бар. Диалогик сөйләмне әһәмиятлерәк дия алабыз, чөнки моналог диалогтан соң килә. Диалог – ике яки берничә кешенең аралашуы аша бирелә. Методистлар әйтүенчә, диалогик сөйләм түбәндәге этапларга бүленә:

1.гади сораулар куя белү һәм җавап бирү:

-Син кайда яшисең?

- Мамадышта.

2. ике репликадан торган диалогик бердәмлек яки микродиалоглар төзү.

3. хикәя ысулларын кулланып лексик тема буенча киңәйтелгән диалог төзү.( макродиалог)

4. ирекле әңгәмә кору.

 Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә төрле типтагы репликаларны белү кирәк. Аларны 4 төргә бүләләр:

1.     Хәбәр итү репликасы. Аңа сорауга җавап, әңгәмә керә.

2.     Сорау репликасы. Каршы сорау, кабатлап сорау, гаҗәпләнү керә.

3.     Өндәү репликасы. Аңа чакыру, тәкъдим итү,үтенеч, теләк белдерү.

4.     Тойгы репликасы.Аңа шатлану, гаҗәпләнү, икеләнү керә.

    Җанлы сөйләмдә реплика төрләре тыгыз бәйләнгән, чөнки берүк диалогта төрле хисләр белдерелә һәм төрле мәгълүматлар җиткерелә. Димәк, берүк сөйләмдә сорау, раслау, шатлану, чакыру һәм башка репликалар кулланырга мөмкин.

             Моналогик сөйләмгә өйрәтү.

Берничә сөйләм берәмлегеннән торган, бер яки ике зат тарафыннан сөйләнгән сөйләм – моналогик сөйләм була. Диалогтан аермалы буларак моналогик сөйләм өзлексез бара. Фикер сөйләү белән бергә оеша. Икенче телгә өйрәткәндә моналогик сөйләмнең түбәндәге төрләре бар:

1.     Тасвирлау. Ул -  моналогик сөйләмнең, кем яки нәрсә турында, аның сыйфатлары, үзенчәлекләре турында сөйләү тора.

2.     Хикәяләү. Башлангыч чорда ул төп рольне үти. Хикәя төзү өчен ирекле тема да бирелергә мөмкин. Мәсәлән: ял көнен ничек үткәрүегез турында хикәя төзегез.һ.б.

3.      Хәбәр итү – факторларны  объектив рәвештә бәян итергә әйтелә. Алар тулы булсын өчен, әйткәнне аңлата һәм дәлилли, сәбәбен аңлата,  сүзләрнең кирәклесен генә сайлый белергә тиеш.

4.     Укыганны яки тыңлаганны сөйләп бирү – моналогик сөйләмне үстерүдә иң киң таралганы. Коммуникатив методикада моналогик сөйләм күнекмәсен үстерү берничә этапка бүленеп бирелә.

1.     Фраза дәрәҗәсендәге методик сөйләм.

2.      Синтаксик бөтен дәрәҗәдә.

3.      Текст дәрәҗәдә . Текст дәрәҗәсендәге түбәндәге таләпләр куела:

-         Төп фикерне ачу.

-         Сөйләмнең интонациясен дөрес сайлау.

-         Эчтәлекне яктырту.

Укучыларның бу төр күнекмәләрен үстерү өчен, укытучы төрле биремнәрдән һәм ситуацияләрдән файдалана ала.

Шулай итеп, моналогик сөйләм өчен тасвирлау, хикәяләү, фикерне әйтү һ.б. мөһим. Ягъни моналогик сөйләмне үзләштергәндә, укучылар бәйләнешле текст белән эш итәләр. Бу исә аларда логик фикерләүне үстерә. Шул рәвешле балада телгә,сөйләмгә карата үсеш формалаша. Ул аны дөрес, төгәл, ачык һәм логик яктан эзлекле итеп төзиячәк һәм укыячак.

                     Укуга өйрәтү.

Укучының уку күнекмәләрен үстерү билгеле бер системаны тәшкил итә.Уку материалының эчтәлеге укуның төп максатына ирешүгә, баланың укытучыга турыдан-туры юнәлтелгән булырга тиеш.

   Тәрҗемәсез аңлауга укучылар телдән сөйләм вакытында яхшы үзләштерелгән материал аша гына ирешелә. Телдән тәрҗемә итеп баруга караганда, аңлап уку ныграк истә  кала.Рус  мәктәпләрендә татар телен укытудагы төп бурычларның берсе – балаларны аңлап укыту.Ягъни укылганның эчтәлеген төшенергә һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга өйрәтеп тора.

  Текстны аңлауга укуның төре дә йогынты ясый . Соңгы  елларда синтетик һәм аналитик төрләр бүленеп өйрәнелә. Синтетик төрдә текст тәрҗемәсез генә аңлашыла һәм тел чараларын махсус анализламыйча, укыганны үзләштерү белән бергә бара.Шуның өчен  рус балаларына татар телен укытуны текстны алдан эшкәртмичә, анализламыйча, тәрҗемә итмичә укырга өйрәтергә кирәк.

       Аналитик төрендә яңа сүзләр һәм тел материалы кергән текстлар өстендә үткәрелә. Яңа материал махсус лексик- грамматик күнегүләр аша өйрәтелә.Бу текстның эчтәлеген аңлауга булышып калмый, ә тел материалын ныгытуга да ярдәм итә.

       Болардан башка шулай ук башка формалары да бирелә: мәктәптә һәм өйдә уку, кычкырып һәм эчтән уку, хор белән һәм ялгыз уку.

  Эчтән уку – укуның табигый формасы, максаты гына түгел, ә чарасы да, кычкырып уку – күнекмәләрне ныгыту яки телдән сөйләмне үстерергә әзерлек.Эчтән укыганда  бала текстның эчтәлегенә, мәгънәсенә төшенсә, кычкырып уку аша укучы сүзләрне, җөмләләрне дөрес итеп, интонацион яттан төгәл үзләштерүгә төп урын бирә.Кычкырып уку белән чагыштырганда, эчтән уку вакыт ягыннан отышлы:  балалар күбрәк укып өлгерәләр.

     Укуга өйрәтүдә 2 төр кулланылыш ала.

1.     Алдан әзерләнгән уку. Бу вакытта бала текстны өйдә яки алдагы дәресләрдә карап чыккан була. Бу очракта аның дөрес, матур интонация белән укуы төп урынны ала. Ләкин аның начар ягы бар: укучы аны аңламыйча, гел укып ятлау дәрәҗәсенә җиткән була.

2.      Алдан әзерләнмәгән уку. Бу очракта укытучы укучыга яңа текст бирә һәм аның сүзләрне дөрес итеп әйтәме, тиз укыймы икәнлеген тикшерә. Тискәре ягы шунда, укучы тиз укыйм дип сүзләрне дөрес итеп әйтми, каушый, ашыга һәм текстның мәгънәсенә дә төшенми. Шулай итеп укуга өйрәткәндә эзлекле булырга тиеш.Баланы һәрвакыт күнегүләр ясатырга, сөйләменә игътибар итәргә кирәк.

                 Язуга өйрәтү.

Язу – телнең график формасы. Бу төр алда әйтелгәннәрдән күпкә аерыла. Чөнки тегеләре телдән алып барылса, бусы исә язма рәвештә алып барыла.

    Язуга өйрәтү дүрт төргә бүленә :

А) хәреф кушу методы. Укучылар хәреф өйрәнәләр, аннан соң алардан иҗекләр ясыйлар һәм сүзләр төзиләр.

Б) иҗек методы. Монда иҗекләрне башта ук өйрәнәләр һәм сүзләр укыйлар.

В) аваз методы төре берничәгә бүленә :

- аналитик аваз методы. Монда  бала сузык һәм тартыкларны өйрәнә һәм башка хәреф тезмәләре үзләштерелә.

- аналитик- синтетик метод сүзләрдәге авазны аеру, бу аваздан кергән сүзләр сайлау, иҗеккә таркату, яңа сүзләр ясау төп күренеше булып тора.

Г) бөтен сүзләр методы. Балалар сүзне аваз һәм хәрефләргә бүлеп тормый гына истә калдыра. Ләкин аны кулланганда балалар язганда сүз һәм хәрефләрне төшереп калдыралар, укыганда хаталар ясыйлар.

     Язуга өйрәтүдә дүрт алымга туктала: иҗек  - аваз анализы, иҗекләп уку, хәрефләр белән эшләү, уеннар. Иҗек – аваз анализы ясаганда, балалар иҗекләрнең эзлеклелеген һәм санын билгеләп кенә калмыйлар :

А) иҗектәге авазларның бәйләнеш дәрәҗәсен ачыкларга.

Б) сүздә, иҗектә авазлар санын һәм тәртибен ачыкларга.

В) аерып алынган авазларга артикуляр характеристика бирергә ( сузык һәм тартык авазлар, тартык авазларның калынлыгы һәм нечкәлеге һ. б.) өйрәнәләр.

      Иҗекләп уку аша баланың авазны дөрес итеп әйтүен төзәтергә мөмкин. Кисмә хәрефләр белән эшләү рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә бер әһәмиятле урын тота. Алар авыр сүзләр төзүдә уңайлылык бирә. Мәсәлән:

  А) укытучы биргән хәрефләрдән балалар сүзләр төзиләр.

Б) укытучы бер сүз әйтә, укучылар шуны язалар.

 Ә уеннарга килсәк, ул баланың уй фикерен үстерүгә зур өлеш кертә. Мәсәлән: Телеграмма. Укытучы биргән текстны хәрефләр белән язу. Күп кенә вакытта , балаларны язуга өйрәткәндә татарча гына язарга өйрәтергә тиеш түгелләр, аларны чагыштырып сүрәтләп бирергә тиешләр.

       Язма телгә өйрәтү бик катлаулы : фикерне язма рәвештә җиткерү өчен, сүзләрне сайлый белү, аларны җөмләләргә һәм җөмлә төркемнәренә әверелдерә, хикәяләүне төзек һәм эзлекле формага сала белү мөһим. Боларга тел байлыгы, фикерләрен бәян итә белү аша ирешергә була.

      Язма сөйләмгә өйрәтү: өчен алынган материал иң элек телдән эшкәртелә, чөнки телдән әйтеп бирә алмаган фикерне язып булмый.

   Язма эшләр ике төргә бүленәләр:

1.     Өйрәтү формасында язма эшләр.

2.     Контроль характерындагы эшләр.

Беренче төргә – күчереп язу, сүзгә сүз яки нинди дә булса бирем белән белдерелсә.

-         Диктант аерым җөмләләрдән, эчтәлекле текстан тора. Диктантлар булырга мөмкин: сүзлек, искәртмәле, сайланма, иҗади, ирекле, контроль.

Сүзлек диктанты язганда, укытучы сүзне әйтә укучылар шуны язалар. Иҗади диктантка укытучы сүзтезмәләр бирә, балалар алардан җөмләләр төзиләр.

Икенче төргә изложение, инша кебекләр керә. Ул укучыга логик эзлеклелектә, грамматик һәм стилистик яктан дөрес итеп, үзенең һәм башкаларның фикерен чагылдыра алу күнекмәләрен тәрбияләүгә юнәлдерелгән язма эшләр.

         Шулай итеп,  рус мәктәпләрендә татар телендә язарга өйрәткәндә, рус телендә язу күнекмәсен исәпкә алырга кирәк. Укытучы төп игътибарны язма телне камилләштерүгә юнәлдергән булырга тиеш. Бары шуның аша гына бала татар телендә дөрес итеп яза алачак.

     Татар телендә җөмләдә билгеле бер  тәртиптә төзелә һәм аның составындагы сүзләр билгеле бер бәйләүче чара ярдәмендә үзара бәйләнешкә керә. Алар арасында : төрле кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр,ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, янәшә тору чарасы һәм кабатлауларны атарга мөмкин.

 

 

 

 

 

 

 

                                  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рус балаларына татар телен укытуның актуаль проблемалары"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инженер по автоматизации производства

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 760 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.09.2015 3906
    • DOCX 37.6 кбайт
    • 14 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мухаметзянова Римма Муллануровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 6
    • Всего просмотров: 34950
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Курс профессиональной переподготовки

Математика: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель математики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 125 человек из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 180 человек

Курс повышения квалификации

Организация системы внутришкольного контроля качества образования на уровне начального общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 251 человек

Мини-курс

Развитие детей: сенсорика, самостоятельность и моторика

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Стратегии B2C маркетинга: от анализа до взаимодействия с клиентом

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Сенсорные системы и развитие нервной системы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 83 человека из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 41 человек