Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рус милләтеннән һәм башка милләттән булган, дәүләт учрежденияләрендә эшләүчеләр өчен татар теленә өйрәтү программасы.

Рус милләтеннән һәм башка милләттән булган, дәүләт учрежденияләрендә эшләүчеләр өчен татар теленә өйрәтү программасы.



  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһәре 2 нче санлы лицейның югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлиева Лениза Минхузиевна, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһәре 3 нче санлы мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрхуллина Нәзилә Фаилевна.



Дәүләт учреждениеләре өчен

рус телле хезмәткәрләрне татар теленә өйрәтү программасы











2015нче ел

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “ Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы федераль закон № 273-ФЗ (29.12.2012 –кабул ителгән; 1.09.2013 -гамәлгә кергән);

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.

3. “РФнең телләр турындагы” Законы (№126-ФЗ 24.07.1998)

4. “ТР дәүләт телләре һәм ТРның башка телләр турында” Законы ( №443РТ, 18.07.2004)

5. 1) “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү”;

  1. 2014-2016 нчы елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру”;

  2. 2014-2016 нчы елларга татар халкының милли үзенчәлеген саклау” ТР дәүләт программалары.

Бу программалар һәрберсе татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак төпле өйрәнүгә хокукый нигез булып торалар.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Гражданнарда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Татар теленә өйрәтүдә төп бурыч – программа таләп иткән сүзлек һәм грамматик минимумын сөйләмдә урынлы һәм дөрес куллануга ирешү.

Татар теле курсларында укучылар бирелгән сөйләмне дөрес кабул итәргә, сөйләмдә катнашырга (диалогик сөйләм), күргәннәре һәм ишеткәннәре турында сөйләргә (монологик сөйләм), татарча текстларны укырга һәм аңларга, шулай ук грамоталы язу күнемәләренә ия булырга тиешләр.

Телгә өйрәтүдә коммуникатив методка өстенлек бирелә. Коммуникативлык телгә өйрәтү процессының барлык якларын үзенә буйсындыра. Укыту максатлары, бурыч, принцип, методлары, эш алымнары шуннан чыгып билгеләнә.

Гомуми белем бирү мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат, ягъни телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрне үстерү, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.

Курста укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  1. Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен гамәли белү(сингармонизм һ.б.).

  2. Татар теленә генә хас фонемаларның дөрес әйтелешенә ирешү.

  3. Басымны дөрес кую.

  4. Татар теленең иҗек калыпларын белү.

  5. Әйтелеше буенча җөмлә төрләрен аеру, дөрес әйтү.

  6. Татар, рус телләрендәге фонетик аермаларны аңлата белү.

  7. Лексик , фразеологик берәмлекләрнең кулланылышын гамәли үзләштерү.

  8. Алынма сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.

  9. Татар телендә сүз ясалышының төп ысулларын белү.

  10. Сүзлекләрдән файдалана белү.

  11. Антоним, синонимнарны дөрес куллану.

  12. Һәр сүз төркеменең сөйләмдә кулланылышы, төрләнешен, ясалыш ягыннан төрләрен, төркемчәләрен гамәли үзләштерү.

  13. Җөмләдә сүзләр бәйләнешен, бәйләүче чараларны гамәли үзләштерү.

  14. Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куюга ирешү.

  15. Җанлы сөйләмнең төп фикерен билгели алу, төп мәгълүматны таба белү.

  16. Сөйләшү үткәрү, ирекле аралаша алу.

  17. Сораулар бирә, җавап кайтара алу.

  18. Үз фикереңне җиткерә, дәлилли белү.

  19. Сөйләмне тулы, аңлаешлы оештыра белү.

  20. Укылган яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача һәм телдән сөйләп бирү.

  21. Язма формада аралашу ысулларын гамәли үзләштерү.









Методик әдәбият


Исеме

Авторы

Нәшрияты һәм басылган елы

1.

Практический татарский язык

Р.Ф. Фаттахова

Казан 2008

2.

Обучение татарскому произношению в русской школе

Ч.М.Харисова

М.: Гуманит.изд.центр ВЛАДОС,2001

3.

Обучение татарской устной речи

Ф.Ф.Харисов

Казань: Магариф, 1999

4.

Основы методики обучения татарскому языку как неродному

Ф.Ф.Харисов

СПб.: филиал изд. «Просвещение»

5.

Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан

Р.З.Хайдарова

Наб.Челны:«Набережночелнинская тип.»,2006


Интернет - ресурслар: htto://edu.tatar..ru

http://kitap.net.ru

http://www.openclass.ru

http://tatar.com.ru

http://edu.tatar.ru

http://www.mon.gov.ru

http://belem.ru

http://www.belem.ru

http://mon.tatarstan.ru/ana tele.htm












Календарь-тематик план

Тема

Сәгать саны

Үзләштерелергә тиешле белем- күнекмәләр

Мөстәкыйль үзләштерелергә тиешле лексик, грамматик күнекмәләр

1.

Татар алфавиты. Татар теленең фонетик үзенчәлеге.

1

Татар теленә генә хас тартык, сузык авзларның дөрес әйтелеше, язылышы.

Ә, ү, ө, җ, ң, һ авазларының дөрес әйтелешен кабатлау, шул авазлар кергән сүзләрне истә калдыру (әни, үзәк, сөлге, яңа, һава, яңгыр, җиләк)

2.

Морфология. Мөстәкыйль сүз төркеме буларак фигыль турында төшенчә.

1

Морфология –татар теленең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге. Эшне- хәрәкәтне, хәл- торышны белдергән сүзләр фигыль дип атала. Фигыль нишли?, нишләде? нишләгән? нишләр? сорауларына җавап бирә.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, алмашлык, сан, рәвеш.

Исем (кем? Нәрсә?)- кеше, кием.

Сыйфат (нинди?)- ал, баллы, зур.

Фигыль (нишли?, нишләгән? нишләячәк?)- яза, укыган, барачак.

Сан (ничә? ничәнче?)- сигез, егерменче.

Рәвеш (ничек? никадәр? күпме?)- яланаяк, озак, кыйммәт.


3.

Фигыльнең заман, зат- сан белән төрләнеше.

1

Татар телендә кушымчаларның барлык вариантлары да – фонетик вариантлар, алар һәртөрле аваз үзгәрешләре нәтиҗәсендә барлыкка килә: -лар/-ләр, -ды/-де, -ны/-не (рәт гармониясе); -ды/-де, -ты/-те, -ган/-гән, -кан/-кән (рәт гармониясе һәм тартыклар охшашлану)

Мин эшлә+де+м, киләм,

Син эшлә+де+ң, киләсең,

Ул эшлә+де, килә,

Без эшлә+де+к, киләбез,

Сез эшлә+де+гез, киләсез,

Алар эшлә+де+ләр, киләләр.


4.

Мөстәкыйль сүз төркеме буларак исем турында төшенчә.

1

Зат яки предметны белдереп кем? нәрсә? сорауларына җавап булып килгән сүзләр исем була. Татар телендә грамматик категорияләргә иң бай сүз төркемнәре – исем. Исемгә – к и л е ш, т а р т ы м, сан, категорияләре хас. Мисалга исемдә килеш категориясен алсак, ул алты килештән торган формалар рәтен тәшкил итә.

Ялгызлык исемнәр: Нократ, Алсу, “Ялкын” журналы;

Уртаклык исемнәр: дару, табиб, авыру, мамык, дәрес;

Күплек сан кушымчалары: -лар, -ләр, -нар, -нәр;

(бүлмәләр, табиблар, урамнар, идәннәр)

5

Исемнәрдә тартым категориясе.


Татар телендә исемнең тартым белән төрләнеше. Аның г р а м м а ти к м ә г ъ н ә с е – предметның кайсы затка караганлыгын белдерү, димәк тартым предмет һәм аның иясе, хуҗасы арасындагы м ө н ә с ә б ә т н е белдерә. Г р а м м а т и к ф о р м а с ы – исемгә ялганып килгән тартым кушымчалары. Тартым белән төрләнеш парадигмасы өч затта, берлектә һәм күплектә килә:

Берлек Күплек

I зат -ым/ем, -м -ыбыз/-ебез, -быз/-без

II зат -ың/-ең, -ең -ыгыз/-егез, -гыз/-сез

III зат -ы/-е, -сы/-се -лары/-ләре, -нары/-нәре. Тартык авазга тәмамланган исемнәр­гә I–II затта һәм III зат берлектә сузыкка башланган кушымчалар ялгана, һәм исем к, п хәрефләренә тәмамланган очракта к~г, п~б тәңгәллеге барлыкка килә: яулыг-ым/күлмәг-ем; яулыг-ың, күлмәг-ең; яулыг-ы/күлмәг-е; яулыг-ыбыз/күлмә­гебез; яулык-лары/-күлмәк-ләре; сузыкка тәмамланган исем­нәргә тартык аваздан торган яки тартыкка башланган кушымчалар ялгана: алма-м/хөрмә-м; алма-ң/хөрмә-ң; алма-сы/хөрмә-се; алма-быз/хөрмә-без; алма-гыз/хөрмә-гез; алма-лары/хөрмә-ләре.







Минем бүлмәм

Синең бүлмәң,

Аның бүлмәсе,

Безнең бүлмәбез,

Сезнең бүлмәгез,

Аларның бүлмәләре.


6.

Исемнәрнең килешләрдә төрләнеше.

1

Барлык килешләрне уртак грамматик мәгънә берләштерә. Ул – исемнең җөмләдәге башка сүзләргә т ө р л е-т ө р л е (субъект, объект, урын, вакыт һ.б.) м ө н ә с ә б ә т е н белдерү.

Баш килеш эш, башым

Иялек килеш эшнең, башымның,

Юнәлеш килеш эшкә, башыма,

Төшем килеш эшне, башымны,

Чыгыш килеш эштән, башымнан,

Урын вакыт килеше эштә, башымда

7.

Сыйфатларның сөйләмдә кулланылышы.

Сыйфат дәрәҗәләре.

2

Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын да белдереп киләләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар.

2. Гади дәрәҗә. Мондый сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерәләр: ак кар, тыныч елга, кара туфрак, уйчан егет.

3. Чагыштыру дәрәҗәсе. Бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге күләме белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтә. Чагыштыру дәрәҗәсе гади дәрәҗәдәге сыйфатларга -рак, -рәк кушымчалары ялгап ясала: кызыл+рак — кызылрак, көчле+рәк — көчлерәк.

4. Артыклык дәрәҗәсе. Сыйфатларның бу дәрәҗәсе бер предметтагы билге күләменең башка барлык предметларга караганда күбрәк булуын белдерә. Артыклык дәрәҗәсе өч төрле юл белән ясала:

1) көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә: кып+кызыл — кып-кызыл, сап+сары — сап-сары;

2) иң, үтә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән: иң акыллы, үтә килешле, җете кызыл, дөм сукыр;

3) бер үк сыйфатны кабатлау аша: чибәрнең чибәре, сарының сарысы.

5. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе предметтагы билгенең гади дәрәҗәдәгедән кимрәк булуын белдерә.

Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә ( кызыл, зур)

Матур- красивый

Озын- длинный

Юмарт- щедрый

Суык- холодный

Җилле- ветренный

Карлы- снежная

Уңайлы- удобный

Тәртипле- воспитанный

Сәламәт- здоровый

Яхшы- хороший

Чиста- чистый

Пөхтә- аккуратный

Яңа- новый

Теплый-җылы


9.

Алмашлыклар.

1

Л е к с и к-с е м а н т и к яктан ул чынбарлык күренешләрен турыдан-туры атамый, ә гомуми рәвештә аларга к ү р с ә т ә, и ш а р ә л и, һәм сөйләмдә башка сүз төркемнәрен а л ы ш т ы р ы п килә. Бу аның атамасында да чагылыш таба.

М о р ф о л о г и к я к т а н алмашлыклар үзләре алыштырган сүз төркемнәренең грамматик билгеләрен алалар. Исемне алыштырган алмашлыклар, мәсәлән, исем кебек, килеш, тартым, сан белән төрләнәләр: кем, кемгә, кемең, кемнәр һ.б. Зат алмашлыклары тартым белән төрләнмиләр, чөнки алар үзләре затны белдерәләр. Сыйфатны, яисә рәвешне алыштырган алмашлыклар төрләнмиләр, аларга бары тик өлешчә дәрәҗә белдерү генә хас: шулай ~ шулайрак, шундый ~ шундыйрак һ.б. С и н т а к с и к я к т а н алмашлык җөмләдә үзе алыштырган сүзләр вазифасын башкара, димәк, күптөрле җөмлә кисәге булып килә ала.






Зат алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар.

Күрсәтү алмашлыклары: бу, әнә, теге, шул, монда.шунда.

Билгесезлек алмашлыклары: кемдер, нәрсәдер, кайдадыр, шулдыр, нигәдер,

Юклык алмашлыклары: һичкем, һичнәрсә, беркем, һичкайчан.

Сорау алмашлыклары: кем? нәрсә?

кайчан? нинди? нишли?

Билгеләү алмашлыклары: һәрберсе, һәркайсы, бөтенесе, берәү.


10

Сорау алмашлыклары ярдәмендә сорау җөмләләр төзелеше.

1

Сорау алмашлыклары. Сорау алмашлыкларына: кем, ни, нәрсә (исем алмашлыклары), кайсы, нинди (сыйфат алмашлыклары), кая, кайдан, кайчан, ник, нигә, ничек (рәвеш алмашлыклары), ничә, ничәнче, ничәшәр, никадәр, ничаклы, күпме (сан алмашлыклары) һ.б алмашлыклар керә.

  1. Син кайчан кайтасың?

  2. Син нәрсә аңладың?

  3. Син кемне күрдең?

  4. Сиңа нәрсә ошамый?

  5. Аңа нәрсә кирәк?

  6. Моңынчы кайда йөрдең?

  7. Сәгать ничә?

11.

Мөстәкыйль сүз төркеме буларак сан.

1

Гомуми л е к с и к мәгънәсе буенча сан предметларның санын, данә исәбен белдерә. Санның аерым төркемчәләре предметларның санау буенча тәртибен, якынча санын, сан буенча тигез өлешләргә бүлүне һ.б. белдерә ала: ун китап, егерменче йорт, унбиш­ләп кеше, икешәр алма.

Саннарның телдә төп л е к с и к м а я с ы, ягъни тамыр саннар күп түгел, бу яклап алар ябык система тәшкил итәләр: берәмлекләрне белдергән саннар: бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз; дистәләрне белдергән саннар: ун, егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан. Болардан тыш сан исемнәренә йөз, мең сүзләре һәм миллион, миллиард кебек алынма берәмлекләр керә. Саннарның калган өлешен саннардан ясалган кушма һәм тезмә саннар тәшкил итә: унике, унбиш, егерме бер, мең бер йөз егерме ике һ.б. Сан сүз төркеменең ясалышы үзенчәлекле. Алар бары тик үз эчләрендәге сүзләрдән генә төзелә. Мәсәлән: унбиш, мең тугыз йөз алтмыш ике, сиксән тугыз һ.б. Әйтик, алтмыш (алты + мыш).

Микъдар саны: ике, өч, егерме, йөз, миллион,

Тәртип саннары: -нчы, -нче кушымчасы белән ясала.

Җыю саннары: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җидәү, унау;

Бүлем саны: икешәр, өчәр, бишәр;


12.

Татар телендә рәвеш сүз төркеме.

1

Охшату-чагыштыру рәвешләре ясый торган -ча, -чә кушымчасы, әдәби телдән аермалы буларак, алмашлыкларның тамырына турыдан-туры ялгана. Кыш, яз, җәй, кич, көз, иртән һ. б. вакыт белдерә торган исемнәргә -лык + ка, -лек + кә кушымчалары ялгап вакыт рәвешләре ясау нагайбәк сөйләшенең характерлы үзенчәлекләреннән санала. Үзләренең мәгънәләре буенча бу рәвешләр әдәби телдәге көн буе, төн буе һ. б. ш. тезмәләргә туры килә. Югарыда күрсәтелгән вакыт белдерә торган исемнәргә -кы, -ке тартым кушымчасы, -лык, -лек сыйфат ясагыч һәм -та, -тә урын-вакыт килеш кушымчалары ялгап вакыт рәвешләре ясау да сөйләштә киң таралган. Сөйләшнең кышкылыкта, җәйгелектә, кичкелектә, төнгелектә сүзләренә әдәби телдәге кышын, җәен, кичен, төнен рәвешләре туры килә. Мисаллар: Қышқылыкта (әд. кышын) тавык­ларга ашатыр өчен җапрак чаптым.

Минемчә- по- моему

Синеңчә-

Сезнеңчә-

Безнеңчә-

Озак- долго

Кышын- зимой

Язын-

Җәен-

Көзен-

Көнозын- целый день

Кичен- вечером

Татарча- по- татарский

Яланаяк- босиком

Яланбаш- без головного убора

13.

Ярдәмче сүз төркемнәре. Бәйлекләр.

1

С е м а н т и к яктан бәйлекләр грамматик м ә г ъ н ә белдерәләр, ягъни алар телдә сүзләр арасындагы бергәлек, чагыштыру, сәбәп, максат, вакыт, урын һәм башка м ө н ә с ә б ә т л ә р н е оештыруда катнашалар: укытучы белән (сөйләшү), карандаш белән (язу), таң кебек (нурлы), тау чаклы (зур), дәрес өчен (әзерләдек), урманга таба (китте), юл аша (чыкты) һ.б. Сүзләр арасындагы төрле-төрле мөнәсәбәтләрне белдерүләре ягыннан бәйлекләр килешләргә якын торалар, һәм асылда алар килеш формалары биреп бетермәгән грамматик мәгънәләрне белдерәләр. Бәйлекләр шулай ук килеш мәгънәләрен ачыклап, төгәлләндереп тә киләләр: урманга чаклы, төштән соң һ.б. Шуңа күрә, алдагы бүлекләрдә без бәйлекләрне дә килешләр системасына кертергә кирәк, алар – аналитик килешләр дигән карашларның булуын да билгеләп үттек. Әмма андый карашлар булуга да карамастан, функциональ охшашлыкка нигезләнеп кенә, бәйлекләрне, безнеңчә, килешләргә кертү ихтыяҗы юк. Бәйлекләр – алар аерым сүз, ярдәмлек сүз төркеме. Аларның даими аваз составы бар, бәйлекләр кушымчалардан аермалы буларак, сингармонизмга, тартыклар ассимиляциясенә бирешмиләр, алар бер сүз төркеменә генә беркетелмәгән, күп төрле сүзләр белән килә алалар. Һәм, ниһаять, бәйлек –күп мәгънәле сүз төркеме.



Белән, кадәр, өчен, кебек, шикелле, сәбәпле, каршы, карамастан, бүтән, соң, кадәрле, элек, аша, турында.

14.

Татар телендә җөмлә төзелеше.

1


Җөмлә төзелсен өчен, я ике сүзнең (иянең һәм хәбәрнең) хәбәрлекле мөнәсәбәткә керүе, я бер генә сүзнең (баш кисәкнең) хәбәр итү интонациясе белән әйтелүе кирәк. Җөмләнең үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләр баш кисәкләр дип атала. Баш кисәкләргә керә: ия, хәбәр. Ия һәм хәбәр җөмләнең оештыручы үзәген, нигезен тәшкил итәләр. Ия белән хәбәр булмаса, җөмлә була алмый. Ия – җөмләдә баш килештәге сүз белән бирелеп, хәбәрне үзенә ияртә торган грамматик бәйсез кисәк. Ия белән хәбәр бәйләнешен өйрәнү – үзара хәбәрлекле мөнәсәбәткә кергән сүзләр бәйләнешен өйрәнү дигән сүз. Җөмләнең ия турында хәбәр итә торган һәм аңа грамматик буйсына торган баш кисәге хәбәр була. Җөмлә , гадәттә, ике баш кисәктән тора. Көз килде. Көннәр җылы. Әбиләр чуагы башланды. Шул ук фикерне бер сүз белән дә белдерергә мөмкин. Җөмлә бер генә сүздән дә торырга мөмкин. Эх! Рәхмәт! Әйе. Биредә ия дә, хәбәр дә кулланылмаган, ләкин җөмлә буларак карала.



Минем әнием хастаханәдә эшли. Безнең бакчабыз матур. Синең энең мәктәптә укый. Аның башы авырта. Сезнең табибыгыз яхшы дәвалый. Аларның туганнары даруханәдә эшли.


15.

Сүз төзелеше.

1

Т а м ы р дип сүзнең лексик мәгънә белдерә торган һәм шул мәгънәне саклаган хәлдә ваграк кисәкләргә таркала алмый торган кисәгенә әйтәләр. Тамырга бер-бер артлы ялганып килә торган сүз кисәкләрен аффикслар дип атау кабул ителгән. Нинди мәгънә беледерүләренә карап, татар телендә кушымчалар традицион рәвештә ике төркемгә бүленәләр: сүзясагыч кушымчалар һәм форма ясагычлар. Сүз ясагыч кушымчалар сүзнең лексик мәгънәсен яңача оештыруда катнашалар, лексик мәгънәне үзгәртәләр. Мәсәлән, тимер сүзе лексик мәгънәсе буенча металлның бер төрен белдерә, тимер-че сүзе исә билгеле бер һөнәр иясен атый. Форма ясагыч кушымчалар исә сүзнең лексик мәгънәсен үзгәрешсез калдыралар, бары тик сүзләрнең төрле формаларын ясыйлар, ягъни сүзләрне төр-лән¬дерәләр. Мәсәлән, китаб-ым-ны, китап-ка, китап-лар, китаб-ыгыз-ны.

Сыйныфташларыма

Тамыры- сыйныф

Сүз ясагыч кушымча- таш

Күплексан кушымчасы- лар

Тартым кушымчасы- ым

Килеш кушымчасы- а

Сүз ясагыч кушымчалар: -лык- лек, - ма- мә, - даш- дәш, -таш- тәш, -чы-че, -сыз –сез, -лы- ле ясалма сүзләр төзеп килергә.

Өйрәнелгән теоретик материалны гамәли куллану

16.

Гаилә һәм туганлык.

1

Гаиләле, гаиләсез, туган, әти- әни, әби- бабай, эне, сеңел, апа, абый, килен, кияү, хатын, ир, ул,кыз, каенана, каената, буйдак, тол, балалар бакчасы

Мой дом, ваша деревня, их город, твоя семья, ваш знакомый, наши родственники, его родители, мой муж, твоя жена, ваш сын, их отец, ваша бабушка, твоё имя, их дедушка, моя тётя. (тәрҗемә итәргә)

17.

Яшәү урыны, адрес, көнкүреш.

1

Өй, йорт, фатир, бүлмә, балалар бүлмәсе, бәдрәф, җиһаз, көзге, палас, келәм, суыткыч, савыт- саба, урам, тыкрык, борылыш, тукталыш, капка, өй түбәсе.

  • Сез кайсы шәһәрдә яшисез?

  • Нинди урамда торасыз?

  • Фатирыгыз кайсы йортта урнашкан?

  • .... .

  • Яңа җиһазлар алдыгызмы?

  • ... .

  • Сез мәктәптән ерак торасызмы?

  • ... .

18.

Ел фасыллары.

1

Җәй, кыш, көз, яз, аяз, суык, салкынча, җилле, җылы, эссе, кызу, яңгырлы, ташу вакыты, су басу, буран, юлларда бозлавык, түбәләрдә боз сөңгеләре, саз, пычрак, коры, тамчы, боз китү, су коену, чаңгыда йөрү, гөмбәгә бару, яфрак коелу.

Күләгә- тень

Уртача- средний

Еллык- годовой

Явым- төшем- осадки

Утрау- остров

Төш вакыты- полдень

Төн уртасы- полночь

19.

Тәүлек вакты.

1

Атна көннәре, сәгать, иртә, төн уртасы, кич, тәүлек, көн саен, ана саен, ай саен, бу айда, көн, төн, көндез, төнлә, быел, узган ел, киләсе ел, бер елдан соң, бер ел элек, уку елы, ел буе, кәбисә ел, таң.

  1. Который час?- Сәгать ничә?

  2. Во сколько встречаемся?- Ничәдә очрашабыз?

  3. Рабочий день начинается в восемь часов.- Эш көне сәгать сигездә башлана.

  4. Вы вчера не опоздали на работу?- Сез кичә эшкә соңга калмадыгызмы?

20.

Очрашу, чакыру, теләк, үтенеч.

1

Очрашу, чакыру, теләк, үтенеч, көтегез, тәрҗемә итегез, шалтыратыгыз, ярдәм итегез, якынрак килегез, сөйләгез, зинһар, кабул итегез, теләгез, минем хәлгә керегез, онытмагыз, сорарга, керергә, чыгарга, борчылмагыз, тагын килегез.

Можно ли: (ярыймы)-спросить- сорарга, войти- керергә, выйти- чыгарга. Приходите- килегез, сможете прийти- килә аласызмы, заходите- керегез, угощайтесь- сыйланыгыз, еще приходите- тагын килегез, не беспокойтесь- борчылмагыз, отпустите- җибәрегез.

21.

Килешү, риза булмау, каршы килү.

1

Әйе, дөрес, мин каршы түгел, әлбәттә, мөмкин, яхшы, рәхәтләнеп, сез хаклы, дөрес һичшиксез, алай түгел, мин теләмим, сез хаклы түгел, сез ялгышасыз, мин баш тартам.

  1. Сезгә бу китап ошыймы?

  2. Керергә мөмкинме?

  3. Сезгә эшегез ошыймы?

4) Сезнең белән танышырга мөмкинме?

22.

Котлаулар, теләкләр.

1

Бәйрәм белән, туган көнегез белән, өй туегыз белән, бала туу белән, беренче эш көнегез белән, котлыйм, саулык- сәламәтлек, уңышлар, мәхәббәт, гаилә бәхете, тынычлык, бик кызганыч, нинди күңелсез хәл, без бик борчылдык, зинһар тынычланыгыз.



Дустыңа туган көн котлавы язарга.


23.

Шәһәр, торак, авыл.

1

Кунакханә, үзәк урам, туп- турыга, ерак, якын,янында, мәйдан, һәйкәл, күпер, урнашкан, музейга, элеккерәк, нигез салыну, хакимият, кибет, шәһәр советы, торак төзелеше.

  1. Мамадыш шәһәре кая урнашкан?

  2. Ничәнче елны нигез салынган?

  3. Шәһәрдә нинди истәлекле урыннар бар?

  4. Бүгенге көндә Мамаышта нәрсәләр җитештерелә?

  5. Мамадыш районында нинди авылларны беләсез?

  6. Авылларда яшәү дәрәҗәсе ничек?

24.

Ашамлыклар , татар милли ашлары.

1

Йомырка, токмач, ярма, эремчек, катык, сөт өсте, яшелчә, җиләк- җимеш, арзан, кыйбат, кыстыбый, өчпочмак, гөбәдия, дучмак, кыздырылган ит, казылык, шулпа.

  1. Сез татар халкының нинди милли ашларын беләсез?

  2. Сез аларның аеруча кайсын яратасыз?

  3. Ул ничек пешерелә?

  4. Кунак сыйлаганда ниндиләрен пешерәсез?

  5. Туйга нинди милли ризыклар әзерләнә?

25.

Сәламәтлек.

1

Ашыгыч ярдәм, табиб, шәфкать туташы, салкын тиде, тын алу кыен, кәефем юк, саруым кайный, иңбашым, тезем, урында ятып торырга, диета сакларга, дарулар эчәргә, саф һавада йөрергә, йөткерү, ач карынга, ашаганнан соң, төрлечә, тискәре тәэсир ясау.

  1. Где можно записаться к врачу?

  2. Можно ли вызвать врача на дом?

  3. Слушаю вас, чтоу вас болит?

  4. Вам нужно:

  • Лечь в больницу

  • Сделать операцию

  • Лежать в постеле

  • Держать диету

  • Пить лекарства

  • Гулять на свежом воздухе.

26.

Киемнәр, кешенең тышкы кыяфәте.

1

Кием, өске кием, эчке кием, балалар киеме, ирләр киеме, тукыма, төс, йон, ефәк, күн, мех, спорт костюмы, үлчәм, итек, үкчәле туфли, кыса, киеп карый, килешә, яхшы утыра, кышкы кием, җәйге кием, кыйммәтле кием, затлы кием.

Кием кибетендә” темасына диалог төзергә.

Куллану өчен сүзләр: тукыма, төс, йон, ефәк, күн, мех, спорт костюмы, үлчәм, итек, үкчәле туфли, кыса, киеп карый, килешә, яхшы утыра, кышкы кием, җәйге кием, кыйммәтле кием, затлы кием.

27.

Һөнәр, эш.

1

Һөнәр, шөгыль, язучы, төзүче, төзелеш, хуҗабикә, хисапчы, буяучы, рәссам, тәрҗемәче, каравылчы, эшмәкәр, чәчтараш, укытучы, хезмәт хакы, түләү, рәис, җитди, матди хәл, тикшерү, тикшерүче, килешү, тәкъдим, түбән бәяләү, сәркатип, оешма, ташлама, табыш.

  1. Табиб һөнәре турында сөйләргә;

  2. Пешекче һөнәре турында сөйләргә;

  3. Сатучы һөнәре турында сөйләргә.

28.

Матбугат, радиотапшырулар, телевидение.

1

Тапшыру, чыгыш, мәсьәлә, әңгәмә, алып бару, катнашу, телдән, язмача, актуаль тема, сорау бирү, һава торышы, тормыш дәрәҗәсе, турыдан- туры элемтә, тискәре караш, теләсә нинди фикер, сайлап кую, лаек, шәхес, тышкы кыяфәт, көн кадагында.

Сүзлекне ятларга, җирле матбугаттан хәбәрләр укырга, кыскача эчтәлеген әйтергә.

29.

Мәдәният, сәнгать.

1

Тамаша залы, татар музыка сәнгате, сәхнә, башкаручы, көй, тамашачы, алкышлар, горурлык, лаеклы урын, атказанган, халык артисты, дәртле, җитез, рухи хәзинә, бию, җыр, шигырь, кичә, мәдәният йорты, халыкчан, хөрмәт.

  1. Сез нинди музыка тыңларга яратасыз?

  2. Сез кайсы татар җырчыларын беләсез?

  3. Район мәдәният йортына концерт, спектакльләргә йөрисезме?

  4. Сез яратып тыңлый торган татарча җыр нәрсә турында?

  5. Сез концертка ккм белән барасыз?

30.

Буш вакыт, ял итү.

1

Сәяхәт, юллама, чит ил, кунакханә, төбәк, кирәк- ярак, балык тоту, табигатькә чыгу, ял итә, су коена, кызына, гөмбә җыю, буш урын, тәүлек, кыйммәт, номер ачкычы, сәфәр, диңгез, комлык, дулкын, урман, елга, күл, гаилә белән, дуслар белән, үзе генә, тауларда, авылда, бакчада.

Минем ял көнем”, “Минем буш вакытым”, “Мин җәйге ялымны ничек үткәрергә яратам?” темаларының берсенә хикәя төзергә.


Автор
Дата добавления 02.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров141
Номер материала ДВ-408237
Получить свидетельство о публикации

Комментарии:

1 год назад
Программа бик ошады. Бик зур рәхмәт. Үземнең эшемдә куллана алырлык материал таптым. Уңышлар сезгә!
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх