Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рус мәктәбе, 4 нче сыйныф (татар төркеме) әдәби укудан эш программасы ФГОС

Рус мәктәбе, 4 нче сыйныф (татар төркеме) әдәби укудан эш программасы ФГОС

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Килешенгән»

МБ җитәкчесе

_________ Төхвәтуллина З.Г..

Беркетмә № __

« » ___________ 2016 ел

«Килешенгән»

Алат төп гомуми белем мәктәбенең

УТЭ буенча директор урынбасары

______ Аминова А.К.

«__» ____________ 2016 ел

«Раслыйм»

Алат төп гомуми белем мәктәбе директоры

________ Хәбибуллина К.С.

Боерык №___

« » ____________2016 ел




Татарстан Республикасы Биектау

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Алат төп гомуми белем мәктәбе”

4 нче сыйныфның татар төркемендә әдәби уку буенча

2016 – 2017 нче уку елына эш программасы












Педагогик киңәшмә Төзүче: беренче категорияле

утырышында каралган татар теле һәм әдәбияты

Беркетмә № укытучысы Төхвәтуллина

август 2016 ел Зөләйха Габделбәр кызы



Биектау







Аңлатма язуы


4 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.2012 нче елның 29 нчы декабрендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә мәгариф турында” 273-ФЗ нче номерлы Федераль Закон.

2. 2013 нче елның 22 нче июлендә кабул ителгән Татарстан Республикасының “Мәгариф турында ” 68-3РТ нчы номерлы Закон .

3. “ Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь)

5 . “ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен ,1-11 нче сыйныфлар) Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина,Х.Г.Фәрдиева. Казан: Татарстан китап нәшрияты,2011.

6. Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Алат төп гомуми белем мәктәбенең” 2016-2017 нче уку елына укыту планы.

7. Уку китабы: Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), 2 кисәктә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, Казан “Мәгариф-Вакыт”,2014.








  1. Әдәби уку дәресләренең төп максаты һәм бурычлары


Максат:

- татар язучыларының әсәрләре белән танышу, аларны интонация белән уку, аңлау, аерым сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне сөйләмгә кертеп җибәрү, татарча аралашуга теләк тудыру;

- татар әдәбиятына, сәнгатенә, мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү,

- сүз сәнгате белән таныштыру.

Бурычлар:

- укуга аңлы караш,уку күнекмәләре формалаштыру;

- әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

- текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе камилләштерү;

- балаларга мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр укыту,

дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү

- белем алу күнекмәләре булдыру, әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү.

Мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү.

Әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар,

яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру

Туган илгә мәхәббәт, Ватан алдында җаваплылык хисләре , туган табигатенә соклану, халыкның үткән тарихы белән горурлану, Ватанның

тарихи һәйкәлләренә хөрмәт, туган телнең бихисап мөмкинлекләренә гаҗәпләнү, тарихи шәхесләргә тиңләшәргә теләү хисләре тәрбияләү.


  1. Әдәби уку дәресләренең укыту планындагы урыны


Мәктәпнең 2016-2017 нче елына укыту планы буенча 4 нче сыйныфта әдәби уку дәресләре өчен атнага 3 сәгать (елга 102 сәг) вакыт бирелә. Уку елы ахырында арадаш аттестация тест формасында үткәрелә. (Кушымта)


  1. Эш программасының эчтәлеге.

Дәреслек түбәндәге темаларны үз эченә ала:


Темалар

Сәгать саны

1

Белем бәйрәме

4

2

Халык сүзе алтындыр,аңлаганга акылдыр

18

3

Язучылар һәм рәссәмнар иҗатында табигать

26

4

Балачак әдипләре

20

5

Яхшылык эшләргә ашыгыйк

14

6

Бәхетле балачак

5

7

Серле дөнья, могҗизалы дөнья

15


Барлыгы

102



Курсның эчтәлеге

Белем бәйрәме- 4 сәгать

1 сентябрь - Белем бәйрәме. Бәйләнешле сөйләм үстерү “Син җәй көне кайларда ял иттең?” Бәйләнешле сөйләм үстерү. Табигать һәм без. Табигатькә экскурсия.


Халык сузе алтындыр. аңлаганга акылдыр-18 сәгать

«Җил арба». (Татар халык әкияте), Дәрестән тыш уку. Рус халык әкиятләре. «Җил иясе». (Миф) ,«Тургай һәм Кояш». (Миф), Дәрестән тыш уку. Удмурт халык әкиятләре, ФатихЭмирхан. «Ай өстендәЗөхрәкыз»., «Сак-Сок». (Бәет). Дәрестән тыш уку. Мари халык әкиятләре. Үзеңне тикшер.

Иван Крылов. «Карга белән Төлке». (Габдулла Шамуков тәрҗемәсендә), МәҗитГафури. «Чикерткә белән Кырмыска». (Мәсәл). Әсәрне рус һәм татар телендә чагыштырып уку. МәҗитГафури. «Тавык белэн Урдәк». (Мәсәл), Габдулла Тукай. «Яшь Агач». (Мәсәл), Әхмәт Исхак. «Карт Имән белән яшьегет». (Мәсәл). Үзеңне тикшер. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Кешенең дүрт аяклы дуслары.


Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать-26 сәгать.

Габдулла Тукай. «Ай һәм Кояш»,Габдулла Тукай. «Фатыйма белән Сандугач», Габдулла Тукай. «Шурәле». Бәйләнешле сөйләм үстерү. Тукай йөргән эзләрдән. Сынлы сәнгать музеенда. Б.Әлменов “ Шүрәле”. МәҗитГафури.«Болын». Муса Җәлил. «Яңгыр». Бәйләнешле сөйләм үстерү. Алар – туган як күрке. Сынлы сәнгать музеенда. Ф.Васильев “Яңгыр алдыннан”. Муса Җәлил. «Чишмэ»,Абдулла Алиш. «Койрыклар»,Абдулла Алиш. «Кемгәкирәк, кемгәкирәкми». Сынлы сәнгать музеенда. Ф.Васильев “Юеш болын”. Нәби Дәүли. «Бала болыт».Рәшит Бәшәр. «Сандугачлы Ак инеш»,Гарәфи Хәсәнов. «Кышкы урман». “Кышкы урман” хикәясенең идея тематикасы. Сынлы сәнгать музеенда. И.Грабарь“Февраль зәңгәрлеге”.. ФәнисЯруллин. «Иң бәхетле төн». СанияӘхмәтҗанова. «Саклыйк, әйдә, Җир-ананы ». Бәйләнешле сөйләм үстерү. Табигать һәм без. Үзеңне тикшер. Проект “Без-табигать балалары». Проектлар белән чыгыш.


Балачак әдипләре — 20 сәгать

Шәүкәт Галиев. «Камырша»,Шәүкәт Галиев. «Күршеләрнең, алмасы», Шәүкәт Галиев. «Минем абый шигырь ятлый...», Шәүкәт Галиев.«Куркыныч хәбәр»,Роберт Миңнуллин. «Әни, мин көчек күрдем», Роберт Миңнуллин.«Спортның яңа төре». Бәйләнешле сөйләм үстерү. Китап киштәсе. Дәрестән тыш уку. Ш.Галиев, Р.Миңнуллинның балалар өчен язган китаплары. Балачак әдипләре. Үзеңне тикшер.

Хәкимҗан Халиков.«Дәү әти».Хәкимҗан Халиков. «Вакыты тар»,Хәкимҗан Халиков. «Чыпчык баласы Чырчыр турында экият». Бәйләнешле сөйләм үстерү. Кешенең дүрт аяклы дуслары. Хәкимҗан Халиков. «Нинди кош?»

ФәнисЯруллин.«Ап-акиткән», ФәнисЯруллин. «Бияләй»,ФәнисЯруллин. «Юылмасхурлык». Китап киштәсе. Дәрестән тыш уку. Х.Халиков , Ф.Яруллинның балалар өчен язган китаплары. Үзеңне тикшер.


Яхшылык эшләргә ашыгыйк... — 14 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Роза Хафизова. «Күгәрченһәм малай»,Сәрвәр Әдһәмова. «Дуслар», Эхсән Баян. «Эт янында тиеннәр»,ДәрҗияАппакова. «Шыгырдавыклы башмаклар»,Михаил Зощенко. «Мескен Федя». Бәйләнешле сөйләм үстерү. 9май нинди бәйрәм була? Дәрестән тыш уку. Бөек Ватан сугышы турында китаплар. Резеда Вәлиева. «Җиңү көнендә». Сынлы сәнгать музеенда. И.Рәфыйков. “Сугыш еллары”.

Бэхетле балачак — 5 сәгать

НәбирәГыйматдинова. «Сертотмас кәҗә”. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Үзең белән булган кызылы хәл турында хикәяләр тезү.Виктор Голявкиннан.«Әллә каян күренеп тора», Юрий Ермолаев. «Сәгать ярдәм итте». Үзеңне тикшер.


Серле дөнья, могжизалы дөнья — 15 сәгать

Ганс Христиан Андерсен. «Чыдам кургашын солдат».Джонатан Свист. «Гулливер сәяхәте», “Гулливер сәяхәте” әсәреннән өзекләрне рус һәм татар телендә чагыштырып уку.Ләбиб Лерон. “Шүрәле малае”. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Без әкиятләр яратабыз. Үзеңне тикшер.

Зиннур Хөснияр “Шүрәле җыры”. Уку тизлеген тикшерү һәм шигырь язу серләренә өйрәнү. Арадаш аттестация. Уку күнекмәләрен тикшерү буенча тест. Гомумиләштереп кабатлау, йомгаклау.


  1. Программаның кыскача эчтәлеге.


  1. Аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру:

  • әсәрнең исемен аңлау, аның эчтәлек һәм төп фикер белән бәйлелеген күрсәтү;

  • әсәрнең исеме, иллюстрацияләр һәм ачкыч сүзләр нигезендә эчтәлекне якынча күзаллау;

  • тексттан ачкыч сүзләрне табу;

  • уку барышында мөстәкыйль рәвештә сораулар бирдерү;

  • тестны өлешләргә бүлү, исем кую;

  • төп фикерне ачыклау.

  1. Укылган әсәргә эстетик кичерешләргә таянып, анализ ясау элементлары:

  • әсәрдәге геройларга характеристика бирү өчен материал туплау: геройларның портретын уку һәм анализлау, аның торак урынын тасвирлау, сөйләм телен бәяләү, эчке кичерешләре турында сөйләү;

  • әдәби текстта бирелгән автор сүзенә игътибарны формалаштыру;

  • әсәрнең теленә, анда сурәтләнгән вакыйгаларга, геройларга мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • үз фикереңне дәлилләргә өйрәтү.

  1. Сөйләм телен үстерү:

  • зур булмаган әсәрләрне яки аерым эпизодларның эчтәлеген тулысынча сөйләү;

  • өлешчә сөйләү;

  • тексттагы сүзләрне кулланып телдән рәсем ясау;

  • бирелгән план буенча берәр герой исеменнән сөйләү;

  • бәләкәй күләмле әдәби иншалар язу;

  • шигырьләр һәм проза әсәрләреннән өзекләр ятлау;

  • иҗади эшләр: әкиятләр, табышмаклар, санамышлар уйлау.

  1. Әдәби төшенчәләр белән танышу:

  • халык авыз иҗаты, әкиятләргә хас билгеләр: башлам, тәмамлау, кабатлаулар, даими эпитетлар;

  • әдәби әкият: повесть-әкият;

  • әсәрнең темасы һәм төп фикере;

  • халык һәм әдәби әкиятләрнең геройлары;

  • халык әкиятләренең теле, әдәби әкиятләрнең теле.

  1. Уку техникасы:

  • тулы сүзләп аңлап укуга күчү;

  • беренче яртыеллыкта кычкырып уку тизлеге – 80-100 сүз;

  • эчтән аңлап укуны формалаштыру;

  • беренче яртыеллыкта эчтән уку тизлеге - 10 һәм аннан да күбрәк сүзгә артык;

  • икенче яртыеллыкта кычкырып уку тизлеге – 100 -110 сүз, эчтән 10 һәм аннан да күбрәк сүзгә артык.

  1. Балалар китабы белән эшләү:

  • белем алу, эш осталыгына өйрәтү һәм мөстәкыйль уку күнекмәләрен булдыру;

  • китапның төп элементларын аера белү;

  • бер китапта ориентлашу;

  • китап күргәзмәсе оештыру, китап тәкъдим итү плакаты белән, тышлык картотекасы белән таныштыру;

  • беренче һәм икенче уку елы дәвамында үзләре берничә кат караган һәм укыган китапларның исемнәрен, авторларын хәтерләп әйтә алу;

  • балалар китабын мөстәкыйль укуга карата укучыда уңай мөнәсәбәт булдыру;

  • уку елы дәвамында балалар өчен чыгарылган газета, журналлар белән таныштыра бару.


  1. Әдәби уку курсының специфик үзенчәлекләре.


Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата. Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү программасы укытуның эчтәлеген, күләмен, эзлеклелеген билгели. Теоретик материал фәннилек, системалылык, дәвамчанлык, функциональ-семантик, культурологик, үстерешле укыту, шәхескә фнәлешле укыту принципларын салып бирә. Программа башлангыч сыйныфта сыйфатлы белем бирүне коммуникактив, лингвистик, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләргә нигезләп, аларны бер-берсе белән тыгыз бәйләп алып баруны күз уңаенда тота.


Коммуникатив компетенция – сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) буенча укчыларда ныклы күнекмәләр булдыруны үз эченә ала:

укучылыр укылган яки тыңлаган текстның эчтәлегенә төшенә, темасын билгели, текст буенча әңгәмә үткәрә ала, гади план төзеп, телнең орфографик һәм орфоэпик нормаларын саклап, телдән яки язмача эчтәлеген җиткерә. Тексттагы җөмләләрне синтагмаларга бүлеп, сөйләм яңалыгын белдергән кисәкләргә логик басым ясап, сәнгатьле итеп укый белә, текстка мөнәсәбәтен белдерә һәм аны дәлилли;

тәкъдим ителгән темалар (үзе турында, гаилә, туган тел, туган ил, табигать, хезмәт, балалар тормышы, сәламәтлек, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр) диалогик һәм монологик сөйләм оештыру;

көндәлек аралашуга бәйле сөйләм этикеты үрнәкләрен файдаланып, рус теленнән татар теленә, татар теленнән рус теленә тәрҗемә ясау.


Этнокультура өлкәсенә караган компетенция татар халкының милли гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияты чагылган материалларга нигезләнә. Татар халык авыз иҗаты ядкярләреннән табышмак, мәкаль-әйтемнәр, әкият, җыр, мәзәкләр белән таныштырыла.


Татар әдәбиятыннан гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:

  • коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйларга өйрәтү;

  • фәнни максат: татар теленең фонетик, грамматик, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре белән таныштыруны әдәбият дәресләрендә дә алып бару;

  • тәрбияви максат: укучыларда шәфкатьлелек, гуманлылык хисләрен тәрбияләү, өлкәннәргә ихтирамлы булу, матурлыкны күрә, саклый белү, туган илең белән горурлану.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

    • әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

    • татар телендә аралашу күнекмәләрен булдыру;

    • тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;

- укучыларны сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү һәм балаларның сүз запасын баету;

- өйләм эшчәнлегенең барлык төрләреннән файдалану;

- әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

- мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү. Китапка кызыксыну булдыру;

- белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;

- әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәнү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру;

-- үз халкыңа, аның асыл сыйфатларына, Россия җирлегендә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятенә, милли әдәбиятларга карата хөрмәт, күпмилләтле илең белән горурлану хисләре тәбияләү. Әлеге максат-бурычлар башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре (1 - 4 нче сыйныфлар) өчен әдәбияттан программаның эчтәлеген һәм структурасын билгели;

- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү. Телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.


4 нче сыйныфта татар әдәбиятын өйрәнүдә милли-региональ компонентның кулланылышы:

1. Умарта һәм чебеннәр. (Мәсәл). Габдулла Тукай. Әтәч белән Күке. (Мәсәл) Габдулла Тукай.

2. Сынлы сәнгать музеенда.«Сиреньле натюрморт».

3 Харис Якупов. Урман букеты.

4.Идрис Туктар. Алтын көз.

5. Сынлы сәнгать музеенда «Урман күле».

6.И. И. Левитан. Хушыгыз, кыр казлары!

7.Мәҗит Гафури. Уңыш бәйрәме.

8. Туган як турында шигырьлэр.

9. Беренче кар. Фатих Хөсни.

10. Сынлы сәнгать музеенда. «Беренче кар».

11. Кышкы матурлык. Абдулла Әхмәт.

7. Әдәби уку предметын өйрәнүнең шәхси, предметара, предмет нәтиҗәләре


Шәхси нәтиҗәләр:

  • туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

  • табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

  • башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

  • укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

  • әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

  • эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

  • башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

  • балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

  • куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

Предмет нәтиҗәләре:

    • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

    • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

Предметара нәтиҗәләре:

  • укучыларда әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре ярдәмендә мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну формалаштыру;

  • татар теленә бәйләнештә, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;

  • мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү.



Универсаль уку гамәлләре

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

  • үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү,аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру

  • уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру;

  • әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру;

  • план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау;

  • ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү;

  • проблеманы чишүдә берничә вариант табу,аларны кулланып карау;

  • үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

  • Танып-белү универсаль уку гамәлләре

  • эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;

  • сызым, схема, таблица, шартлы рәсем, план, күчерү,үзгәртү, төзү;

  • охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру;

  • бербөтенне өлешләргә бүлү;

  • аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу;

  • нәтиҗә чыгару;

  • охшашлыклар урнаштыру;

  • проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;

  • проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  • укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру –катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;

  • дискуссиядә катнашу, сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;

  • проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;

  • эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;

  • үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.



Әдәби укудан әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

Укучы белергә тиеш:

  • шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

  • әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;

  • кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

  • тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

  • әсәрдәге төп геройга мөнәсәбәт белдерү;

  • укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү;

  • 2–3 татар классигының исемен;

  • 2–3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;

  • үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;

  • китапның төрле элементларына карап эчтәлеген билгеләү;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу;

  • әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;

  • авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;

  • яраткан әдәби герое турында сөйли белү;

  • дәреслектә дөрес ориентлашу, китапның элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битен табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;

  • тематик, монографик әсәрләр җыентыклары төзи белү;

  • төрле авторларның 6–8 әсәрен яттан белү;

  • мөстәкыйль рәвештә китаплар сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;

  • сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү;

  • аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру;

  • текстның темасын, төп фикерен табу, текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү, текстның планын төзү, тулы һәм кыскача эчтәлекне бирә белүләренә ирешү;

  • фольклор әсәрләрен тану, автор әсәрләре белән уртаклыгын, аермасын билгеләү;

  • әсәрдәге геройлар турында үз фикерләрен әйтә белүләренә ирешү, геройларның характерын ачыклау, чагыштыру;

  • сайлап алып, әсәрне яки бер өзекне яттан өйрәнү; ныгыту;

  • дәреслектә оста ориентлашу;

  • әсәрдән өзекләр китереп, аннотацияләр язу;

  • уку елында өйрәнелгән әдәби әсәрләрнең исемен, авторын, эчтәлеген;

  • 1–2 балалар журналын, аның бүлекләрен;

  • теге яки бу авторларның китапларын (бирелгән исемлек буенча, чыгыш әзерләү өчен) мөстәкыйль рәвештә китапханәдә сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;

  • сайланган әсәрләрне мөстәкыйль уку.

1-4 нче сыйныфлар өчен әдәби уку программасы 4 ел дәвамында даими рәвештә укучыларның сөйләмә телен үстерүгә юнәлтелгән:

1) һәр сыйныфта һәр зур бүлектән соң сөйләм телен үстерү максатында сөйләшү тематикасы бирелгән. Укучылар үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү-диалог оештыру;

2) укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй итеп текстлар сайлау;

3) текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;

4) иҗади эшләргә өйрәтү- хикәя, әкиятләрне дәвам иттерү;

5) 1-3 нче сыйныфлар өчен бирелгән якынча лексик-фразеологик минимумны үтәү.



Укучыларның сөйләм эшчәнлегенә караган таләпләр:

1. Тыңлап аңлау:

- укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау;

- текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү;

- татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү;

- текстны тыңлап аңлагач, аңа исем бирү;

- ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

2. Сөйләү:

- укытучы тәкъдим иткән, программада каралган темалар буенча әңгәмә кору;

- диалогта катнашу;

- текстның эчтәлеген сөйләү;

- рәсем яки план буенча сөйләү;

- укыганның эчтәлеген сораулар нигезендә сөйләү;

- татар теленә хас булган эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләрен куллану.

3. уку:

- хәрефләрне танып, тестны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку;

- кыска сүзләрне- тулы килеш, озын сүзләрне иҗекләп уку;

- балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета- журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм һәм аңлап уку;

- укыган текстның төп фикерен аңлатып бирү;

- текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.




Дәрес темасы


Программа эчтәлеге


Укучының эшчәнлеге

Үткәрелү выкыты

План буенча

Фактта

Белем бәйрәме (4 с.)

1

1 сентябрь - Белем бәйрәме.

«Әдәби уку» дәреслегенең беренче кисәге белән танышу. Дәреслекнең беренче бите, шартлы билгеләре турында мәгълүмат бирү. Фәрит абый һәм Алсу, Булат сөйләшүе аша халык авыз иҗаты әсәрләре темасын искә төшерү. Уку максатын кую. Табышмаклар, аларның төрләрен искә төшерү.


Регулятив : “ Әдәби уку“ дәреслеге битендә ориентлашу. Уку мәсьәләсен куя белү

Танып-белү: әйләнә-тирә предметларны тикшерү,рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү,текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү,мәктәп тормышына кызыксыну уяту

Коммуникатив: әдәби әсәрдә образлар, аларның эш-гамәлләре турында фикер алышу.

Шәхси үсеш: мәктәпне, туган телне ярату, белем алырга омтылыш хисләре тәрбияләү.



2

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

“Син җәй көне кайларда ял иттең?”



3

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Табигать һәм без.



4

Табигатькә экскурсия.



Халык сүзе алтындыр,аңлаганга акылдыр (18 с.)

5

Җил арба (татар халык әкияте).

«Җил арба» әкиятенең исеме һәм иллюстрацияләре буенча әкиятнең эчтәлеген билгеләү. Текстны уку, әкиятнең эчтәлеген ачыклау, дәреслектәге сорау һәм биремнәрне үтәү. Тылсымлы әкият үзенчәлекләрен үзләштерү.

Әкиятнең эчтәлегенә, геройларга мөнәсәбәтеңне җиткерү. Әкияткә хас үзенчәлекләрне искә төшерү һәм ныгыту. Әкият геройларына характеристика бирү. Әкияттән эпитет һәм сынландыруларны табу. Эчтәлекне тулысынча сөйләү.

Шәхси үсеш: табигатьтәге матурлыкны күрә белү; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив: Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү: Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру; сөйләм телен үстерү, Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

Сөйләмдә дөрес куллану.
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив: Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;



6

Җил арба (татар халык әкияте). Тылсымлы әкият үзенчәлекләре.



7

Дәрестән тыш уку. Рус халык әкиятләре.



8

Җил иясе. (Миф)

Фәрит абый сөйләме белән танышу. Уку максатын кую. «Миф» төшенчәсен аңлату. «Җил иясе», «Тургай һәм Кояш» исемле мифлар белән танышу. Аларның эчтәлеген үзләштерү өстендә эш. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Миф һәм чынбарлык арасындагы аерманы ачыклау. «Тургай һәм Кояш» текстын рольләргә бүленеп уку. Әсәр геройларына характеристика бирү, аларга карата булган үз мөнәсәбәтеңне аңлату. «Миф» төшенчәсе турында булган белемне ныгыту. Мифларга ясалган иллюстрация-ләрне текст белән тәңгәлләштерү.



9

Тургай һәм Кояш. (Миф)



10

Дәрестән тыш уку. Удмурт халык әкиятләре.



11

Ф.Әмирхан. Ай өстендә Зөһрә кыз.

Татар халык язучысы Фатих Әмирхан турында кыскача белешмә. «Ай өстендә Зөһрә кыз» әкиятен уку, эчтәлеген зиһенгә алу; сорау һәм биремнәрне үтәү. «Портрет» төшенчәсен аңлату. Зөһрә кызның портретын сурәтләгән юлларны табып уку; әкиятнең рәсемле планын төзү һәм план буенча эчтәлеген сөйләү.



12

Сак- Сок. (Бәет)

Халык авыз иҗаты әсәрләре — бәетләр турында белешмә бирү. Бәетләрнең үзенчәлеген ачыклау. Бәетләр тыңлау. «Сак-Сок» бәетеннән алынган өзекне тыңлау. Бәеткә ясалган иллюстрация белән текстны тәңгәлләштерү. Бәетне сәнгатьле итеп уку. Бәетне укыгач туган фикерләр белән уртаклашу.

Шәхси үсеш: табигатьтәге матурлыкны күрә белү; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив: Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү: Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру; сөйләм телен үстерү, Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

Сөйләмдә дөрес куллану.
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив:Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;



13

Дәрестән тыш уку. Мари халык әкиятләре.



14

Үзеңне тикшер.

Үзеңне тикшер рубрикасында бирелгән биремнәрне үтәү. Халык авыз иҗаты әсәрләре турында булган белемнәрне гомумиләштерү. «Миф», «бәет» төшенчәләрен ныгыту.



15

И.Крылов. Карга белән Төлке.

Программа эчтәлеге: Фәрит абый, Булат, Алсу сөйләмен тыңлау. Уку мәсьәләсен кую һәм аны чишү юлларын билгеләү. Мәсәл турында белешмә. «Ирония» һәм «аллегория» төшенчәләрен үзләштерү. Мәсәлгә хас үзенчәлекләрне ачыклау. «Карга белән Төлке» мәсәлен уку. Мәсәлнең морален ачыклау. Мәсәл геройларының кичерешләре, үз-үзләрен

тотышлары турында текст сүзләрен кулланып сөйләү. Мәсәл геройларына характеристика бирү. Мәсәлне сәхнәләштерү.

«Булма син төлке, булырсың көлке» мәкаленең эчтәлеген ачыклау, мәкальне мораль итеп алып мәсәл уйлау.



16

М.Гафури. Чикерткә белән Кырмыска. (Мәсәл)

Мәсәл жанры турында белемнәрне ныгыту. М.Гафуриның «Чикерткә белән Кырмыска» мәсәлен сәнгатьле итеп уку. Мәсәл геройла-рына характеристика бирү. Авторның мәсәл геройларына булган мөнәсәбәтен, мәсәлнең кереш һәм мораль өлешен ачыклау. Мәсәлне сәнгатьле уку алымнарын үзләштерү.



17

Чикерткә белән Кырмыска әсәрен рус һәм татар телендә чагыштырып уку.

Шәхси (личностные)
Әкият укуга карата кызыксыну хисе булу,

Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Коммуникатив Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.



18

М.Гафури. Тавык белән Үрдәк. (Мәсәл)


Мәсәл жанры турында белемнәрне ныгыту. М.Гафуриның «Тавык белән Үрдәк» мәсәлен сәнгатьле итеп уку. Мәсәл геройларына характеристика бирү. Авторның мәсәл геройларына булган мөнәсәбәтен, мәсәлнең кереш һәм мораль өлешен ачыклау. Мәсәлне сәнгатьле уку алымнарын үзләштерү.



19

Г.Тукай. Яшь Агач. (Мәсәл)

Г.Тукайның «Яшь Агач» мәсәлен сәнгатьле итеп уку. Мәсәлнең мәгънәле кисәкләрен ачыклау. Мәсәлдән аллегорияне табу. Мәсәл геройларына характеристика бирү. Авторның геройларына булган мөнәсәбәтен ачыклау. Эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәү. Иҗади биремнәрне үтәү.

Шәхси үсеш: табигатьтәге матурлыкны күрә белү; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив: Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү: Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру; сөйләм телен үстерү, Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

Сөйләмдә дөрес куллану.
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив:Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;



20

Ә.Исхаки. Карт Имән белән яшь егет.

Ә.Исхакның «Карт Имән белән яшь егет» мәсәлен сәнгатьле итеп уку. Мәсәлнең мәгънәле кисәкләрен ачыклау. Мәсәлдән аллегорияне табу. Мәсәл геройларына характеристика бирү. Авторның мәсәл геройларына булган мөнәсәбәтен ачыклау. Г. Тукай һәм Ә. Исхак мәсәлләрен чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын билгеләү. М. Җәлилнең «Янып калсын гомрең, маяк булып, үзеңнән соң килгән буынга» дигән шигъри юллары белән мәсәл морален тәңгәлләштерү. Эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәү. Иҗади биремнәрне үтәү.



21

Үзеңне тикшер.

Мәсәл темасын гомумиләштереп кабатлау. Биремнәрне үтәү. Белемнәрне ныгыту. Үзбәя.



22

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Кешенең дүрт аяклы дуслары.



Язучылар һәм рәссәмнар иҗатында табигать (26 с.)

23

Г.Тукай. Ай һәм Кояш.

«Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» бүлегенә кереш әңгәмә.

Г.Тукай иҗаты белән танышу. «Ай һәм Кояш» шигырен сәнгатьле итеп уку. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә, сорау һәм биремнәрне үтәү. Сүз сәнгате һәм рәсем сәнгате уртаклыгын ачыклау, шигырь һәм иллюстрацияне тәңгәлләштерү. «Сынландыру» (җанландыру) төшенчәсен үзләштерү.

Шәхси (личностные)
көзге табигатькә соклану;
Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;



















Шәхси үсеш: табигатьтәге матурлыкны күрә белү; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив: Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү: Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру; сөйләм телен үстерү, Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

Сөйләмдә дөрес куллану.
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив:Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;



24

Г.Тукай. Фатыйма белән Сандугач.

Г.Тукай иҗаты белән танышуны дәвам итү. Шигырьне сәнгатьле итеп уку. Уку максатын кую, чишү юлларын билгеләү. Автор фикерен ачыклау, аңа карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Шигырьне рольләргә бүленеп уку. Персонажларга характеристика бирү, геройларның сүзле сурәтләрен ясау. Эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәү.



25

Г.Тукай. Шүрәле.

«Шүрәле» әкиятен уку, уку бурычын билгеләү. Әкиятнең эчтәлеген ачыклау. Әкият жанрына хас булган үзенчәлекләрне ачыклау, белемнәрне ныгыту. Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте белән татар халык әкиятен чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын табу, Г. Тукай әсәрләрен чагыштыру, аларны берләштергән уртак теманы ачыклау. «Пейзаж» төшенчәсен практик үзләштерү. Шүрәленең тышкы кыяфәтен сурәтләү. Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту



26

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Тукай йөргән эзләрдән.



27

Сынлы сәнгать музеенда.

Б.Әлменов “ Шүрәле”.

Рәссам Байназар Әлменов иҗаты белән танышу. Рәссамның «Шүрәле» картинасы буенча эш. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Г.Тукай әкиятендәге Шүрәле сурәте белән рәссам иҗат иткән Шүрәлене чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын ачыклау.



28

М.Гафури.Болын. М.Җәлил. Яңгыр.


М.Гафури иҗаты белән танышу. «Болын» шигырен сәнгатьле итеп уку, темасын ачыклау. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Шигырьдән чагыштыруларны табу.

М. Гафуриның табигать темасына язган башка әсәрләрен тыңлау, чагыштыру. Уртак һәм аермалы якларын ачыклау. М. Гафури әсәрләренең исемлеген төзү. «Болын» шигыре китапчыгы тышлыгын модельләштерү.



29

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Алар – туган як күрке.



30

Сынлы сәнгать музеенда.

Ф.Васильев “Яңгыр алдыннан”.

М.Җәлил иҗаты белән танышу. Шигырьне сәнгатьле итеп уку. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Ф.Васильевның «Яңгыр алдыннан» картинасы буенча биремнәрне үтәү. М.Җәлилнең «Яңгыр» шигыре белән

Ф. Васильевның «Яңгыр алдыннан» картинасын чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын билгеләү.



31

М.Җәлил. Чишмә.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, темасын ачыклау. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Шигырь һәм иллюстрацияне тәңгәлләштерү, уртак һәм аермалы якларын ачыклау; сүз сәнгате һәм рәсем сәнгате үзенчәлекләрен билгеләү. Әйләнә-тирә дөнья дәресләре белән бәйләнеш. Туган як чишмәләре турында әңгәмә оештыру. Фикерне төгәл итеп әйтеп бирү күнекмәләрен булдыру. Шигырь ятлау алымнары өстендә эш. «Җидегән чишмә» җырын тыңлау, М.Җәлил шигыре белән чагыштыру.



32

А.Алиш. Койрыклар әкиятен уку.

А.Алишның «Койрыклар» әкиятен уку. Әкияткә хас үзенчәлекләрне билгеләү. Әкият төзелеше турында белемнәрне ныгыту. Тексттан эпитет, эндәш сүзләрне, чагыштыруларны табу, геройларга булган мөнәсәбәтне ачыклау. Әкият төрен билгеләү. Әкият һәм иллюстрацияне тәңгәлләштерү. Рәссамның әкият геройларын ничек сурәтләвен ачыклау. Әкиятне рольләргә бүленеп уку, әкият геройларына карата үз мөнәсәбәтеңне билгеләү. Әкият эчтәлегенең планын төзү, план буенча эчтәлекне тулы һәм кыскартып сөйләү.



33

А.Алиш. Койрыклар.



34

“Койрыклар” хикәясенең идея эчтәлеге.



35

А.Алиш. Кемгә кирәк, кемгә кирәкми.

А.Алишның «Кемгә кирәк, кемгә кирәкми» хикәясен уку. Хикәянең исеме буенча уку максатын билгеләү. Хикәя исеме белән эчтәлекнең туры килү-килмәвен ачыклау. Язучының язу осталыгын, сурәтләү чараларын куллану үзенчәлеген билгеләү. Хикәя эчтәлеге буенча әңгәмә. Хикәя ахырын үзгәртеп, эчтәлекне сөйләү.



36

Сынлы сәнгать музеенда.

Ф.Васильев “Юеш болын”.

Ф.Васильевның «Юеш болын» картинасы буенча эш. Биремнәрне үтәү. А.Алишның «Кемгә кирәк,кемгә кирәкми» хикәясе белән уртаклык бармы-юкмы икәнен ачыклау. Эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәү.



37

Н.Дәүли. Бала болыт.

Хикәяне эчтән һәм кычкырып уку, авторын һәм исемен ачыклау. Уку максатын билгеләү. Тексттан болытларны сурәтләгән юлларны табып уку. Диалогларны табу, диалогларны рольләргә бүленеп уку.



38

Р.Бәшәр. Сандугачлы Ак инеш.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку. Шигырьнең исемен уку, эчтәлек белән тәңгәлләштерү. Дәреслектәге сорау һәм биремнәрне үтәү. Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча фикер алышу.



39

Г.Хәсәнов. Кышкы урман.

Хикәяне тулысынча һәм сайлап уку. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Кошлар һәм тиеннәр турында мәгълүмат туплау. Хикәя эчтәлеге буенча план төзү. План буенча хикәя эчтәлеген кыскартып сөйләү.

Шәхси (личностные)
кышкы табигатькә соклану;
Регулятив (регулятивные)

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Коммуникатив Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Парларда эшли белү.



40

“Кышкы урман” хикәясенең идея тематикасы



41

Сынлы сәнгать музеенда.

И.Грабарь“Февраль зәңгәрлеге”.

И.Грабарьның «Февраль зәңгәрлеге» картинасын карау. Картина буенча биремнәрне үтәү.



42

Ф.Яруллин. Иң бәхетле төн.

«Иң бәхетле төн» әкиятен уку. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Әкиятнең эчтәлеген тулысынча һәм кыскартып сөйләү. Әкиятнең төп уен билгеләү. Фантастик әсәрләргә хас үзенчәлекләрне үзләштерү. Эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәү.



43

“Иң бәхетле төн” хикәясендә образлар бирелеше.



44

С.Әхмәтҗанова. Саклый, әйдә, җир-ананы.

С.Әхмәтҗанованың «Саклыйк, әйдә, җир-ананы» шигырен сәнгатьле итеп уку. Шигырьдә күтәрелгән проблеманы ачыклау, шул проблемага карата үз фикереңне белдерү.



45

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Табигать һәм без.



46

Үзеңне тикшер.

«Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» бүлеген гомумиләштереп кабатлау. «Без табигать балалары» темасына проектлар уйлау. Әзерләгән проектлар белән чыгыш ясау.



47

Проект “Без-табигать балалары».



48

Проектлар белән чыгыш.



Балачак әдипләре (20 с.)

49

Ш.Галиев. Камырша.

Дәреслекнең 2 нче кисәге белән танышу. «Балачак әдипләре» бүлегенә караган иллюстрация буенча әңгәмә. Фәрит абый, Булат, Алсу сөйләмен уку. Уку бурычын кую, бурычны үтәү алымнарын билгеләү. Әсәрнең жанр төрен билгеләү. Әсәр героена характеристика бирү. Геройга карата автор мөнәсәбәтен ачыклау һәм аңа карата үз мөнәсәбәтеңне җиткерү. Шагыйрь һәм рәссам сурәтендә Камырша образының гәүдәләнешен ачыклау. «Камырша» китапчыгының тышлыгын модельләштерү. «Гипербола» төшенчәсен үзләштерү.

Шәхси (личностные)
иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Танып белү (познавательные)
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.



50

Ш.Галиев. Күршеләрнең алмасы.

Ш.Галиев шигырьләрен сәнгатьле итеп уку. Авторның үз геройларына карата булган мөнәсәбәтен ачыклау, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен анализлау. Эпитет, чагыштыруларны табу. Юмор билгеләрен ачыклау. «Минем абый шигырь ятлый...» шигыренә ясалган иллюстрацияне шигырь белән тәңгәлләштерү.



51

Ш.Галиев. Минем абый шигерь ятлый.



52

Ш.Галиев. Куркыныч хәбәр.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку. Уку бурычын кую, бурычны чишү юлларын ачыклау. Шигырьнең төп уен билгеләү. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Шигырь китабының тышлыгын модельләштерү. Шигырь ятлау алымнарын ныгыту. Шигырьдә күтәрелгән проблемага карата үз фикереңне белдерү. Ш.Галиев шигырьләрен чагыштыру, аларның уртак һәм аермалы якларын ачыклау.



53

Р.Миңнуллин. Әни, мин көчек күрдем.

Р.Миңнуллин иҗаты белән танышу. «Әни, мин көчек күрдем» шигырен сәнгатьле итеп уку. Шигырьдән рифма, кабатлауларны табып уку. Шигырь эчтәлеге буенча эш. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Р. Миңнуллинның «Әни, мин көчек күрдем» шигыре белән Ш.Галиевнең «Куркыныч хәбәр» шигырен чагыштыру, охшаш һәм аермалы якларын ачыклау. Шигырь эчтәлеге буенча малай белән ана арасында булган сөйләшүне уйлап сөйләү. Шигырьне ятлау.



54

Р.Миңнуллин. Спортның яңа төре.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку. Исеме буенча шигырь эчтәлеген ачыклау. Шигырь герое Алмазның эш-гамәлләрен ачыклау, аңа карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Алмаз белән Ш.Галиевнең «Камырша» шигыре герое Тимершаны чагыштыру, охшаш һәм аермалы якларын табу. Бирелгән шигырь юлларын дәвам итеп шигырь уйлап язу. Шигырь герое исеменнән шигырь эчтәлеген сөйләү.



55

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Балачак әдипләре.



56

Китап киштәсе. Дәрестән тыш уку. Ш.Галиев, Р.Миңнуллинның балалар өчен язган китаплары.

Ш.Галиев һәм Р.Миңнуллин иҗатларын гомумиләштереп кабатлау. Шагыйрьләрнең балалар өчен иҗат иткән китаплары белән танышу. План буенча китап турында сөйләү. «Үзеңне тикшер» рубрикасы буенча биремнәрне үтәү.



57

Үзеңне тикшер.




58

Х.Халиков. Дәү әти. Вакыты тар.

Х.Халиков иҗаты белән танышу. «Дәү әти» һәм «Вакыты тар» шигырьләрен сәнгатьле итеп, рольләргә бүленеп уку. Шигырьләрнең эчтәлекләрен ачыклау. «Юмор», «портрет» төшенчәләрен гамәли үзләштерү.Сорау һәм биремнәрне үтәү. Шигырьләрне ятлау.



59

Х.Халиков. Чыпчык баласы Чырчыр турында әкият.

«Чыпчык баласы Чырчыр турында әкият»не уку, әкият жанры үзенчәлекләрен кабатлау. Әкият героеның эш-гамәлләренә карата мөнәсәбәт белдерү. Әкияткә план төзү, герой исеменнән әкият эчтәлеген сөйләү. Иллюстрация белән әкият эчтәлеген тәңгәлләштерү. Әкиятнең төп уен билгеләү.



60

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Кешенең дүрт аяклы дуслары.



61

Сынлы сәнгать музеенда. Ф.Якупов “Аналар җәе”.

Рәссам X.Якупов иҗаты белән танышу. Рәссамның картиналарын карау, тематикасын билгеләү. «Аналар җәе» картинасы буенча бирелгән биремнәрне үтәү. Х.Халиковның «Чыпчык баласы Чырчыр турында әкият» эчтәлеге белән картина эчтәлеген чагыштыру. Картинаны карагач туган фикерләр белән уртаклашу.



62

Сәхнә әсәрләре. Хәкимҗан Халиков.«Нинди кош?»

Сәхнә әсәрләре турында белешмә. «Нинди кош?» сәхнә уенының төзелеш үзенчәлекләрен ачыклау. Әсәрне рольләргә бүленеп уку, эчтәлеген ачыклау. Уенны сәхнәләштерү.



63

Х.Халиков. Нинди кош?



64

“Нинди кош?” әкәятнең идея эчтәлеге.



65

Ф.Яруллин. Ап-ак иткән. Бияләй.

Ф. Яруллиниҗаты белән танышу. Шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп уку, төп уйларын билгеләү. Мәсәл жанры үзенчәлекләрен кабатлау. Ши-

гырьләрне чагыштыру, охшаш, аермалы якларын билгеләү.



66

Ф.Яруллин. Юылмас хурлык.

«Юылмас хурлык» әкиятен уку. Исеме буенча әкият эчтәлеген билгеләү. Әкиятне кисәкләргә бүлү, һәр бүлеккә исем кую. Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен анализлау. Әкият героеның эш-гамәлләрен бәяләү. «Сынландыру» төшенчәсен гамәли үзләштерү. «Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә» мәкале белән әкият эчтәлеген чагыштыру. Әкият эчтәлегенең планын төзү, план буенча эчтәлекне сөйләү. «Мактанчыкның авызы гел ачык» дигән әйтем эчтәлегенә туры килә торган әкият уйлау.



67

Китап киштәсе. Дәрестән тыш уку. Х.Халиков , Ф.Яруллинның балалар өчен язган китаплары.



68

Үзеңне тикшер.

«Балачак әдипләре» бүлеген гомумиләштереп кабатлау. X. Халиков һәм Ф. Яруллин иҗатларын чагыштыру, әсәрләрен кабатлау, таблицада җитешмәгән мәгълүматларны тулыландыру.



Яхшылык эшләргә ашыгыйк (14 с.)

69

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Яхшылык эшләргә ашыгыйк

«Яхшылык эшләргә ашыгыйк...» бүлегенә кереш әңгәмәне уку, уку бурычын кую, бурычны үтәү юлларын ачыклау.

Р.Хафизова иҗаты белән танышу. «Күгәрчен һәм малай» хикәясен уку. Төп уен һәм жанр төрен билгеләү. Хикәя героеның эш-гамәлләрен бәяләү. Геройга карата булган мөнәсәбәтеңне аңлату. Хикәядән эпитетларны табып уку. Хикәягә ясалган иллюстрация буенча әңгәмә оештыру. Малай исеменнән хикәя эчтәлеген кыскартып сөйләү.

«Аксыл-көрән каурый җылысы» дигән темага хикәя төзеп язу.

Регулятив : укытучы куйган уку мәсьәләсен аңллау һәм үтәү; үз эшчәнлегеңне планлаштыру ; үз фикереңне башкаларга җиткерү.

Танып-белү: үз фикереңне белдерү ; текст буена җөмләләр төзеп сөйләү

Коммуникатив: укытучының сөйләмен тыңлау һәм үз фикереңне белдереп сөйләм төзү.Иптәшләреңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру

Шәхси үсеш: табигать, аның үзенчәлекле билгеләрен күрү.



70

Р.Хафизова. Күгәрчен һәм малай.



71

С.Әдһәмова. Дуслар.

Хикәяне уку, төп уен билгеләү. Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау. Әсәрнең жанр төрен билгеләү. Әсәр геройларына характеристика бирү. Керпе һәм песнәк образларын чагыштыру. Иллюстрация буенча әсәр геройлары турында сөйләү. «Яхшылыкка — яхшылык» әйтеме белән әкиятне чагыштыру, фикерләрне әкият юллары белән дәлилләү. Әкияткә план төзү, план буенча әкият эчтәлеген кыскартып сөйләү.



72

“Дуслар” хикәясенең төп геройлары.



73

“Дуслар” хикәясенең идея тематикасы.



74

Ә.Баян. Эт янында тиеннәр.

Хикәяне дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле итеп уку. Хикәянең төп уен билгеләү. Хикәянең эчтәлеге буенча биремнәрне үтәү. Язучы һәм рәссам иҗат иткән күренешләрне чагыштыру, аларның уртак һәм аермалы якларын ачыклау. Әсәр эчтәлегенә карата булган фикерләр белән уртаклашу. Хикәянең китап тышлыгын модельләштерү.



75

Д.Аппакова. Шыгырдавыклы башмаклар.

Хикәяне уку, төп уен билгеләү. Эчтәлек буенча бирелгән биремнәрне үтәү, бүлек башларына исем кую, план төзү, эчтәлекне сөйләү. Хикәя геройларына бәяләмә бирү. Эпитет, чагыштыру, сынландыруларны табып уку. Хикәяне дәвам итеп сөйләү. Хикәянең беренче абзацын ятлау. Эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәү.





76

Д.Аппакова. Шыгырдавыклы башмаклар әсәренең эчтәлек үзенчәлеге.



77

М.Зощенко. Мескен Федя.

Хикәяне уку, кисәкләргә бүлү. Хикәя геройларының эш-гамәлләренә бәя бирү. Ф.Яруллин-ның «Күтәрик егылган гөлләрне, матурлык калмасын басылып» юллары белән хикәя эчтәлеген тәңгәлләштерү. Хикәянең эчтәлеген сөйләү.



78

М.Зощенко. Мескен Федя әсәрендәге төп герой.



79

Бәйләнешле сөйләм үстерү. 9май нинди бәйрәм була?

«Яхшылык эшләргә ашыгыйк...» бүлеген гомумиләштереп кабатлау. Р.Вәлиева шигырен сәнгатьле итеп уку, эчтәлеген ачыклау. И.Рәфыйковның «Сугыш еллары» картинасын карау. Картина эчтәлеген ачыклау, сорау һәм биремнәрне үтәү.



80

Дәрестән тыш уку. Бөек Ватан сугышы турында китаплар.



81

Р.Вәлиева. Җиңү көне.



82

Сынлы сәнгать музеенда.

И.Рәфыйков. “Сугыш еллары”.



Бәхетле балачак (5 с.)

83

Н.Гыйматдинова. Сертотмас кәҗә.

Хикәяне дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп уку. Әсәрнең төп уен билгеләү. Юмор элементларын билгеләү. Эчтәлекне кыскартып сөйләү. А. Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте белән «Сертотмас кәҗә» хикәясен чагыштыру, охшаш һәм аермалы якларын билгеләү. Иллюстрация белән хикәя эчтәлеген тәңгәлләштерү. Хикәя геройларын сурәтләү.Үз тәҗрибәңнән чыгып, кызыклы вакыйга турында хикәя уйлау.

Регулятив : -әйләнә-тирәдәге кешеләр белән аралашу күнекмәләре булдыру.

Танып-белү: текстны вакыйгасы буенча өлешләргә тарката белергә

Коммуникатив: дөрес һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру.Сорауларга төгәл җавап бирү.

Шәхси үсеш: балачак мизгелләрен сагынып искә алу.



84

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Үзең белән булган кызылы хәл турында хикәяләр төзү.



85

В.Галявкиннан. Әллә каян күренеп тора.

Хикәяне уку, әсәрнең төп уен билгеләү. Хикәянең исеме турында фикер алышу. Хикәягә яңа исем уйлау. Хикәянең төп героен ачыклау, аңа характеристика бирү. Хикәя һәм аңа ясалган иллюстрацияне тәңгәлләштерү. Авторның үз героена булган мөнәсәбәтен ачыклау. Герой исеменнән хикәянең эчтәлеген сөйләү.



86

Ю.Ермолаев. Сәгать ярдәм итте.

Хикәяне уку, төп уен билгеләү. Хикәянең төп героен ачыклау, аңа характеристика бирү. Геройга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Герой исеменнән хикәянең эчтәлеген сөйләү. Хикәя китапчыгы тышлыгын модельләштерү.



87

Үзеңне тикшер.

«Бәхетле балачак» бүлеген гомумиләштереп кабатлау



Серле дөнья, могҗизалы дөнья (15 с.)

88

Г.-Х.Андерсен. Чыдам кургашын солдат.

Әкиятне уку, темасын һәм төп уен билгеләү. Әкиятне кисәкләргә бүлү, аларга исем кую. Кургашын солдатның сәяхәте турында план төзеп сөйләү. Әкияттән тормышчан һәм әкияти маҗараларны табып аңлату. Әкиятнең ахырын уйлау. Герой исеменнән әкиятнең эчтәлеген сөйләү. Иллюстрацияләрне әкият эчтәлегенә тәңгәлләштерү. Маҗаралы әкият уйлау.

Регулятив : -уку мәсьәләсен кабул итү һәм үтәү, укытучы һәм иптәшләреңнең бәяләмәсен уңай кабул итү; үзэшчәнлекне планлаштыру .

Танып-белү: текстны вакыйгасы буенча өлешләргә тарката белергә өйрәнү.

Коммуникатив: мәгълүмат белән эшләү культурасы формалаштыру.

Шәхси үсеш: игелекле булырга, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү.



89

Чыдам кургашын солдат.Әсәрне рус һәм татар телендә чагыштырып уку.



90

“Чыдам кургашын солдат” әкәятендә образлар бирелеше.



91

Д.Свифт. Гулливер сәяхәте.

Автор турында мәгълүмат.

Әкиятне уку, төп уен билгеләү. Әкиятне кисәкләргә бүлү, исем кую. Гулливерның портретын сурәтләү. «Гепорбола» төшенчәсен үзләштерү. Гулливер турында яңа әкият уйлау. Эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәү.



92

Д.Свифт. Гулливер сәяхәте.

Эчтәлек үзенчәлеге.



93

Д.Свифт. Гулливер сәяхәте.

Төп геройга характеристика.

Регулятив : -уку мәсьәләсен кабул итү һәм үтәү, укытучы һәм иптәшләреңнең бәяләмәсен уңай кабул итү; үзэшчәнлекне планлаштыру .

Танып-белү: текстны вакыйгасы буенча өлешләргә тарката белергә өйрәнү.

Коммуникатив: мәгълүмат белән эшләү культурасы формалаштыру.

Шәхси үсеш: игелекле булырга, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү.



94

“Гулливер сәяхәте” әсәреннән өзекләрне рус һәм татар телендә чагыштырып уку.



95

Л.Лерон. Шүрәле малае.

«Шүрәле малае» әсәре белән танышу, үзенчәлеген ачыклау. Пьесаны рольләргә бүленеп уку. Геройларын чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын билгеләү. Геройларга характеристика бирү. «Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп» мәкален әкият-пьеса эчтәлеге белән тәңгәлләштерү.

З.Хөсниярнең «Шүрәле» җырын тыңлау.



96

Л.Лерон. Шүрәле малае әсәренең сюжет үзенчәлеге.



97

Л.Леронның Шүрәле малае әсәрен Г.Тукай әсәре белән чагыштыру.



98

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Без әкиятләр яратабыз.

Регулятив : -уку мәсьәләсен кабул итү һәм үтәү, укытучы һәм иптәшләреңнең бәяләмәсен уңай кабул итү; үз эшчәнлекне планлаштыру .

Танып-белү: үз фикереңне белдерү ; текст буена җөмләләр төзеп сөйләү

Коммуникатив: мәгълүмат белән эшләү культурасы формалаштыру.

Шәхси үсеш: игелекле булырга, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү.



99

Үзеңне тикшер. З.Хөснияр. Шүрәле малае.



100

Уку тизлеген тикшерү һәм шигырь язу серләренә өйрәнү.


«Серле дөнья, могҗизалы дөнья» бүлеген гомумиләштереп кабатлау. Уку тизлеген тикшерү һәм шигырь язу серләренә өйрәнү. Эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәү.


Регулятив : -уку мәсьәләсен кабул итү һәм үтәү, укытучы һәм иптәшләреңнең бәяләмәсен уңай кабул итү; үзэшчәнлекне планлаштыру .

Танып-белү: -әйләнә-тирә предметларны тикшерү,рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү,текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү, мәктәп тормышына кызыксыну уяту

Коммуникатив: мәгълүмат белән эшләү культурасы формалаштыру.

Шәхси үсеш: туганнар белән дус һәм тату яшәү омтылышы тәрбияләү.



101

Арадаш аттестация. Уку күнекмәләрен тикшерү буенча тест.

Уку күнекмәләрен тикшерү буенча тестны эшләү.



102

Гомумиләштереп кабатлау, йомгаклау.

«Серле дөнья, могҗизалы дөнья» бүлеген гомумиләштереп кабатлау.



8. Укыту – тематик план




9. Техник чаралар:


Ноутбук

Мышка

Мультимедийные презентации к урокам по татарской литературе для 4 класса

Готовые учебно-методические разработки, цифровые образовательные ресурсы (ЦОР), наглядные дидактические материалы, презентации, физкультминутки на Интернет-сайтах:

http://www.it-n.ru/

http://festival.1september.ru/

http://www.nachalka.com/

http://www.4stupeni.ru/

http://www.uroki.net/docnach.htm

http://www.pedsovet.su/load/100


Укыту – методик комплекты

  1. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Әдәби уку. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), 2 кисәктә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, Казан “Мәгариф-Вакыт”,2013.

  2. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Әдәби уку. 4 нче сыйныф. Эш дәфтәре. Казан “Мәгариф-Вакыт”,2014.

  3. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.


Электрон ресурслар исемлеге:


Валиева Л.Ф., Җәлилова Г. И. сайтлары


Мәгълүмати-электрон ресурслар:


1.tatardeti.blogspot.com/2011/01/blog-post.htm

2.gzalilova.narod.ru/present_tat.ht





























Кушымта

I вариант

ӨЧ СОРАУ” әкияте буенча биремнәр.


I өлеш Биремнең бу өлешен үтәгәндә (1-7 нче биремнәр) синең сайлаган җавабыңна туры килгән номерны түгәрәккә (Х) тамгасы белән тамгала.


Әсәрнең жанрын билгели белү


№1 Текстның төрен билгелә.


1 О Шигырьләр
2 О Әкиятләр
3 О Фәнни – популяр әсәрләр


Текст темасын билгели белү


№2 Әсәрдә вакыйга кайсы урында бара?


1 О Мәктәптә

2 О Юлда

3 О Басуда


№3 Әсәрдәге төп геройның характерын билгелә?


1 О Явыз.

2 О Эшчән

3 О Игътибарлы


№4 Кайсы мәкаль әсәрнең төп фикерен ача?



  1. О Атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны күрерсең.

  2. О Аталар сүзе – акылның үзе.

  3. О Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр, яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр.




Текст эчтәлеген аңлап уку


№5 Әсәрдә кайсы герой бу сүзләрне әйткән? “Эшләрең уң булсын, уңышларың мул булсын”


1 О Юлчы егет

2 О Тылсымчы

3 О Чәчүче кеше.

№6 Ул ничә тапкыр ашлык чәчкән?


1 О 5

2 О 8

3 О 3


№7 Юлчы егетнең өченче сорауга биргән җавап сүзләрен билгелә.


1 О Алар синең кадерле кунакларың кебек кенә бит, үсеп җитү белән, синнән китәләр бит алар.

2 О Син яшь вакытта алар сине тәрбияләгәннәр.

3 О Хәзер син балаларыңны тәрбиялисең, ашатасың, эчертәсең, алар сиңа бурычлы булып калалар.


II өлеш Биремнең бу өлешен үтәгәндә (8-13 нче биремнәр) җавабыңны яз.


Текстның мәгънәви кисәкләре эзлеклеген аңлый белү.


№ 8 Вакыйганың эзлеклелеген билгелә.


1 О Көннәрдән бер көнне менә шушы егет эш эзләргә дип читкә чыгып китә.

2 О Эш кешесенең эштә, юл кешесенең юлда булуы яхшы.

3 О Борын- борын заманда бар иде , ди, ятим генә үскән бер егет.

4 О Өченче тапкыр чәчкәнең әнә шул кадерле кунакларың өчен булды.


Тел чараларын күрә белү


№ 9 Көн китә, төн китә сүзтезмәсендә калын хәреф белән бирелгән фигыльне башка фигыльләр белән күрсәтеп яз.

______________________________________________________________________




№10 Әсәрдән файдаланып, җөмләне язып бетер.


Шулай бара торгач, барып җитә, ди, ашлык чәчеп йөрүче бер __________________

__________________________________________________________________________


Ашлык чәчүче юлчы егеттән сораша _________________________________________


№11 Әкияттән бер сорау җөмлә язарга.

__________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________


№12 Әкияттән файдаланып җөмләне тулыландырып язып бетер.


Бик дөрес әйтәсең, _________________ егет икәнсең, - ди ______________ чәчүче кеше, _________________ бик мактады.


Юллар арасыннан” укый, укыганны аңлата һәм бәяли белү.


№ 13 Балалар ата-аналарына ни өчен бурычлы? Тексттан бу җөмләне раслаган өч җөмлә күчереп яз.

1.________________________________________________________________________

2.________________________________________________________________________

3.________________________________________________________________________


№ 14 Автор егетне ничек тасвирлап язган? Җавабыңны тексттан җөмлә белән дәлиллә.


_________________________________________________________________________


III өлеш Биремнең бу өлешен үтәгәндә (15 нче бирем) тулы җавап төзеп 4-5 җөмлә яз.


Эчтәлек нигезендә иҗади характерда үз текстыңны төзи белү.

№15

  • Бу әкият сиңа ошадымы? Ни өчен?

  • Ашлык чәчүчедән нинди үрнәк алырга мөмкин?

  • Егет ни өчен мактауга лаек?

_________________________________________________________________

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________


II вариант

УНӨЧ” әкияте буенча биремнәр.

I өлеш Биремнең бу өлешен үтәгәндә (1- 8 нче биремнәр) синең сайлаган җавабыңна туры килгән номерны түгәрәккә (Х) тамгасы белән тамгала.


Әсәрнең жанрын билгели белү


№1 Текстның төрен билгелә.


1 О Шигырьләр.
2 О Әкиятләр.
3 О Хайваннар турындагы әсәрләр.


Текст эчтәлеген аңлап уку


№2 Әкияттә вакыйгалар ничә тапкыр кабатлана?


1 О Дүрт
2 О Ике
3 О Өч


№3 Әкиятнең төп герое кем?


1 О Дию пәрие

2 О Унөч

3 О Патша


№4 Унөч нинди егет?


1 О Батыр

2 О Ялкау

3 О Куркак


№5 Түбәндәге сүзләрне кайсы әкият герое әйтә? “Без монда азап чигәбез, ул симереп ята”

1 О Унөчнең абыйлары

2 О Әби

3 О Патша


№6 Әйтә фигылен кайсы геройлар кулланган?


1 О Патша, әби, абыйлары, Унөч

2 О Патша, әби

3 О Әби, патша, абыйлары.


Текст темасын билгели белү

№7 Кайсы мәкалә әсәрнең төп фикерен ача?


1 О Ана шәфкать диңгезе

2 О Тату туганнар таштан койма корганнар.

3 О Һәркемгә үз иле газиз.


№8 Әкият исеме алдында нинди алмашлык кулланылган?


1 О Без

2 О Алар

3 О Ул



II өлеш Биремнең бу өлешен үтәгәндә (9- 14 нче биремнәр) җавабыңны яз.


Текстның мәгънәви кисәкләре эзлеклеген аңлый белү.


№9 Вакыйганың эзлеклелеген билгелә.


1 О Дию пәриенең айгыры.

2 О Дию пәриен үзен алып кайту.

3 О Дию пшриенең юрганы.


Тел чараларын күрә белү

№ 10 Әкияттә нинди тылсымлы әйберләр бар?


____________________________________________________________

____________________________________________________________

____________________________________________________________


№11 Унөчкә булышкан әбиең кем була?


____________________________________________________________

№12 Җөмләләрне текстан файдаланып язып бетер.


Бер кешенең булган ди _____________ улы.

Көннәрдән бер көнне _________________ әтиләреннән эшкә китәргә

__________________________ сорыйлар.


Юллар арасыннан” укый, укыганны аңлата һәм бәяли белү


№ 13 Унөч юлда нинди хисләр кичергән?

________________________________________________________________

________________________________________________________________

_________________________________________________________________


№14 Унөч авырлыкларны ничек җиңеп чыккан?


1 О Тапкырлыгы аркасында.

2 О Әби булышкан.

3 О Абыйлары ярдәм иткән.

4 О Әтисенең ярдәме белән.


III өлеш Биремнең бу өлешен үтәгәндә (15 нче бирем) тулы җавап төзеп 4-5 җөмлә яз.


Эчтәлек нигезендә иҗади характерда үз текстыңны төзи белү

№15 Әкият сиңа ошадымы? Синең уй- кичерешләрең нинди?

  • “Унөч” әкияте нәрсәгә өйрәтә?

  • Синең дә Унөчнең абыйлары кебек абыйларың булуын теләр идеңме?

_________________________________________________________________

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________

Программа гомуми башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартларына, гомуми башлангыч белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә нигезләнеп эшләнде.

Бирелгән календарь-тематик план «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары»на, Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф-Вакыт 2014) “Әдәби уку” дәреслегенә (2 кисәкле) нигезләнеп төзелде.
























44

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 15.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров206
Номер материала ДБ-263317
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх