Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларын халык педагогикасына таянып рухи - әхлакый яктан тәрбияләү.
Латипова Р.Р.
Бөре
шәһәре,1нче санлы урта мәктәп
Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, өйрәтү – үтә дә
җаваплы эш дип уйлыйм мин. Чөнки алар бөтен фәннәрне дә русча үзләштерә, татар теле дәресләренә атнага 2 – 3 тапкыр гына килә. Күп
кенә балалар, өйгә
кайткач әти - әнисе белән дә русча гына аралаша, шуның
өчен ул үз фикерен татарча матур итеп төзеп әйтә
дә белми. Аларның сүзлек
запасы ярлы, сүзләрне
русчадан турыдан – туры тәрҗемә
итә. Алар аңласалар да, лексик байлык түбәнлектән, сорауга тиз җавап бирә
алмыйлар. Безгә, укытучыларга, бу кыенлыкларга бирешергә ярамый, алардан чыгу юлларын эзләргә
кирәк. Балаларның күңелендә уянмый яткан сәләтен
ачар өчен, төрле методик алымнар белән
эшләргә
кирәк.
Андый балаларның шәхес
булып формалашуында, яшь буынны тәрбияләүдә,
балаларны туган телебезгә
өйрәтүдә
халык педагогикасына таяну, аны тәрбия
эшләрендә урынлы файдалану зур әһәмияткә ия. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларга язучылар әсәрләрен
өйрәткәндә,
татар халкының гореф - гадәтләре
белән таныштырганда укытучыларга халык
педагогикасы ярдәмгә
килә.
Халык педагогикасы тулысынча
халыкның авыз - тел иҗатына,гореф- гадәте байлыгына барып бәйләнә.
Татар фольклоры балаларга әхлакый
тәрбия бирүдә, кешелек сыйфатларын формалаштыруда билгеләп беткесез үрнәкләргә
ия. Бик күп гасырлар үтсә
дә, халык педагогикасы казанышлары әлегә
кадәр саклана. Бүгенге көндә, иң
мөһим булган гаделлек, әдәплелек,
матурлык, сабырлык төшенчәләрен
тәрбияләүдә
халык иҗаты әсәрләрен
файдалану бик кирәкле дип уйлыйм. Мәктәптә үз
эшемне шул юнәлештә алып барырга тырышам.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балалар халык иҗатын
бик кызыксыну белән өйрәнәләр. Халкыбызның искиткеч бай авыз иҗаты балаларның күңелендә гаделлек, мәрхәмәтлелек
тойгылары уята, аларда матурлыкка соклану хисләре тудыра, туган илнең, җирнең, әти-әнисенең кадерен белергә өйрәтә.
Без, укытучылар, балаларда халык
педагогикасы аша туган илгә,
милләтенә,
халыкка ихтирамлы булу, намуслылык, хезмәт ярату, тугрылык, гаделлек, әдәплелек кебек сыйфатларны тәрбияләргә тиешбез. Кызганычка каршы, бүгенге көн шартларында әлеге яхшы
сыйфатлар юкка чыга бара. Шуңа
күрә
туган тел дәресләрендә бу мәсьәләгә игътибарны арттыру көн тәртибе
таләбе булып кала.
Мин үземнең
алга шундый бурычлар куям:
- татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә җирле материалларны мөмкин кадәр
куллану;
- укучыларга күренекле әдипләрнең
әсәрләрен җиткерү һәм
класстан тыш чараларда файдалану, тәрбияви
максатта үзләштерү;
- дәресләрдә халык авыз иҗаты әсәрләрен,
гореф - гадәтләрне
киң куллану.
Халык
авыз иҗатының барлык жанрлары да педагогик
кыйммәткә ия. Фольклор әсәрләре халыкның педагогик яктан зирәклеген, алдан уйлап эш йөртүен, аның тәрбияви потенциалын ачып салалар.
Алар милләтебезнең педагогик фикер үсешендә дә мәңге җуелмаслык эз калдыралар. Күп гасырлар буена үз әһәмиятен югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән икән бу педагогик мирасыбыз, без аны
югалтмый сакларга, белем бирү һәм тәрбия процессында дөрес куллана белергә тиешбез, бурычлыбыз.
Шулай ук дәресләрдә һәм
сыйныфтан тыш чараларда халык җырларына
әһәмият бирергә, аларның
тәрбияви чара булуын файдаланырга тырышам. Халык
җырларын өйрәнү
укучыларда зур кызыксыну уята. Минем укучыларым бишек җырларын, “ Әпипә”, “Нигә яна йөрәгем”,
“Күбәләгем”, “Күгәрчен гөрлидер”, “Туган як”, “ Әлдермеш”
кебек җырларны яратып җырлыйлар. Бу җырлар туган якны ихтирам итү
хисе тәрбияләүдә
зур урын алып торалар. Татар халкы:
“ Җырсыз
кеше - канатсыз кош, ”- ди. Мин уйлыйм, әгәр дә
минем укучыларым җыр яраталар икән, җырларга
яраталар икән, алар матурлыкны ярата. Аның күңеле
нечкә, мәрхәмәтле
була. Ә матурлыкны күрә
белгән, яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми, дип уйлыйм. Ул үзенең
әти- әтиләрен, туганнарын хөрмәт
итә. Туган илен ярата, башка кешеләр белән яхшы мөгәлләмәдә була. Җырлар балаларга әхлакый,
эстетик тәрбия бирүгә зур этәргеч булып торалар.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларында туган теленә карата кызыксыну уятуда уенның роле аеруча зур. Ул телне өйрәнгән вакытта кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булса,икенче яклап лексик байлык тупларга
ярдәм итә. Балалар дәресләрдә
үзләрен
ачып бетермәскә
мөмкин, ә төрле уеннар вакытында моңа шартлар тудырыла. Балалар бу вакытта үзләрен
иркен һәм кыюрак тота башлыйлар; аларның үз-үзләренә һәм
үзләре
янәшәсендәге кешеләргә ышанычлары арта. Методик яктан дөрес куелган уен укучыда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияли,
сөйләм
күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм
эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче
яклап – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә һәм
белем бирүнең
коммуникатив юнәлеше таләпләренә
тулы җавап бирә.
Үз телен онытып, руслашкан баланы яңадан үз асылына кайтару искиткеч авыр эш. Шуның өчен
мин балаларда милли рух, милли хисләр
тәрбияләргә ярдәм итә торган халкыбыз йолаларын, гореф – гадәтләрен
, гомумән, төрле чараларны сыйныфта һәм
сыйныфтан тыш эшләрдә
мөмкин кадәр күбрәк
кулланырга тырышам. Минем максатым, укучыларны татар халык авыз иҗатының бай тарихи мирасы белән
таныштыруны дәвам итү, яңа аңлатманы
булган белемнәре белән бәйләү.
Укучыларны татар әдәби
телендә иркен сөйләргә
өйрәтү, аларда ана телендәге әдәбиятны мөстәкыйль укып аңлау һәм
үз фикерләрен сөйләм
рәвешендә әйтә
белү күнекмәләрен
булдыру. Мәкальләрнең мәгънәсен аңлату, укучыларның
рухи дөньясын баету, аларга патриотик, әхлакый һәм эстетик тәрбия
бирү.Татар теле дәресләрендә халык педагогикасына таянып эшләү нәтиҗәсез үтми. Мин укучыларымның
күңеленә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек
орлыклары чәчәмен.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.