Инфоурок Другое СтатьиРУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ ҮРНӘКЛӘРЕ ЯРДӘМЕНДӘ ӨЙРӘТҮ

РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ ҮРНӘКЛӘРЕ ЯРДӘМЕНДӘ ӨЙРӘТҮ

Скачать материал

Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын халык авыз иҗаты үрнәкләре ярдәмендә өйрәтү

Татар халкының бай мәдәни мирасы бар. Аның чишмә башы хәзерге татар милләтенең халык булып оешканчыга кадәрге борынгы чорларына барып тоташа. Халкыбыз, гаять катлаулы тарихи-мәдәни процесслар аша үтеп, үзенә генә хас матди һәм рухи культура җәүһәрләрен саклап кала алган. Киләчәктә дә, мәдәниятле милләт булып саклану өчен, безгә яшь буынны халкыбызның культура мирасы белән даими таныштырып тору, аны тарихыбызга хөрмәт белән карарга өйрәтү зарур.

Борынгы төркиләр, болгар-татарлар элек-электән аң-белемгә омтылып яшәгәннәр. Алар үзләренең гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибарлы булган. Бала бишектән үк миллилекне күңеленә сеңдерә барган.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә безнең халык милли яктан гарипләнеп килә. Барыбызга да мәгълүм ки, шәһәр баласы саф татар мохитендә үсми. Аларның фикер йөртеше дә, гамәл-фигыльләре дә, холыклары да гел русча. Татар холкы, татар үзаңы юк дәрәжәдә.

Шулай булгач, руслашкан татар баласына, чын рус баласына татар культурасын өйрәтү, аларның милли аңын үстерү – татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы.

Ничек? Нинди юллар белән моңа ирешеп була соң?

Мин үзем студентларн этник аңын уятуда, милли аңын үстерүдә төрле юллар эзлим. Әдәбият дәресләрендә: Минем шәҗәрәм; Татар халкының милли бәйрәмнәре; Татар милли киемнәре; Башка милләтләргә карата мөнәсәбәт, үзара ихтирам кагыйдәләре; Татар халык җырлары; Татарстанның күренекле шәхесләре турында аңлатам, магнитофон язмасында аларның чыгышларын тыңлатам, язучылар белән очрашулар уздырам.

Рус балаларын халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыруны мин даими алып барам. Тел өйрәтүне авазлардан башлыйм, татар теленең үзенә генә хас авазлары бар. Ә, ү, ө, ң, җ, һ, къ, гъ авазларын  үзләштергәндә, дәресне шул авазлар кергән такмазалар, тизәйткечләр белән башлау максатка ярашлы, мәсәлән, къ авазын дөрес өйрәтү өчен:

Кара карга карга кунган,

Каркылдыйдыр кар да кар,

Кайчан эреп бетәр кар.

Такмазалар борын-борыннан балалар иҗатында актив яшәп килгән, аларның фикерләү сәләтен үстерүдә әһәмиятле урын тоткан. Алар рифмалы сөйләмне үстерә, авзларны дөрес әйтергә күнектерә.

Дәрестә әкиятләрне дә еш кулланам, чөнки халык әкиятләренең теле гади, ачык булу белән бергә алар үзенчәлекле әйтемнәргә дә бай. Дәресләрдә дөнья әдәбиятының алтын фондына кергән Пушкин, Андерсен, Гофмон, бертуган Гриммнар, Тукай, Алиш, Батулла әкиятләреннән файдаланам. Дәрестә минем максатым – укучыларга әкиятне аңлатып, зиһеннәренә салу. Укучы үзенең хыялында әкият роленең берсе урынында әкияттә катнаша ала. Әкиятне укыганда салмак кына классик музыка уйнап торса, ул классик музыканы да аңларга өйрәнә.

 «Үги кыз», «Таңбатыр» әкиятләрен рус халык әкиятләренең «Морозка» һәм «Медное, серебряное, золотое царства» әкиятләре белән чагыштырып анализлыйм. Әкиятләр укучыга, үзен әкият герое белән тиңләштерү аша, кичерешләр һәм проблемаларның үзендә генә түгел икәнлеген аңларга ярдәм итә.

Әкият образлары аңа катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын ирексезләмичә генә тәкъдим итә, үзенә һәм үз мөмкинлекләренә ышаныч уята. Күп очракта бала үзен уңай герой белән тиңләгәнгә күрә, ул изгелекне явызлыктан аерырга өйрәнә, чын рухи кыйммәтләрне үзләштерә.

Шулай ук дәресләрдә мәкаль-әйтемнәрне дә файдаланам. Дәреслектә бирелгән өзекләрдән аларны таптырам, мәгънәсен аңлаттырам. Үзләренең фикерләрен мәкаль-әйтемнәр, акыллы гыйбәрәләр белән дәлилләтү өстендә эшлим, чөнки алар миллионлаган кешеләрнең акылы белән туганнар, буыннар яшәешендә тикшерелгәннәр. Мәсәлән, «Уйна да көл, әмма сабагыңны бел.- Делу время потехе час.», «Ашыккан ашка пешкән.- Поспешишь людей насмешишь.». Аларны чагыштырып өйрәнгәндә, баланың хәтерендә сүзләр озакка саклана.

Дәресләрдә фразеологизмнарның мәгънәсен, аларның русча, татарча, инглизчә вариантларын чагыштырып аңлатырга тырышам. Фразеологик әйтелмә, телдә сакланган хәлдә, сөйләмдә кулланыла. Бер телдән икенче телгә сүзгә сүз тәрҗемә ителә алмый, бу аның күпмәгънәлелеге һәм нигезендә ятучы чагыштыруларның үзенчәлекләренә бәйле булуы белән аңлатыла.

Укучыга яшәвенең мәгънәсен аңларга, ата-бабага ихтирам тәрбияләргә, һәр укучының нәсел шәҗәрәсен белүе ярдәм итә. Шул максаттан чыгып «Җиде бабаңны бел!» дигән темага гаилә шәҗәрәләре төзеттем. Укучылар үзләренең нәсел шәҗәрәләрен өйрәнеп, төрле формаларда ясап алып килделәр. Нәтиҗәдә кабинетта бай материал тупланды.

Әдәбият дәресләрендә өйрәнгәннәр тел дәресләрендә дәвам иттерелә.

Тел белеменең морфология, синтаксис, лексика бүлекләрен өйрәнгәндә халык авыз иҗаты әсәрләреннән киң файдаланам. Фәнни эзләнү юнәлешләренең бер төре буларак, укучыларга мәкаль-әйтемнәр туплап килергә тәкъдим итәм. Укучы бер яктан бирем үти, икенче яктан, мәкаль һәм әйтемне аңлап, андагы төп фикерне хәтеренә салып куя. Тел дәресләрендә өйрәнелгән материалны даими рәвештә «Тел дигән дәрья бар», «Тапкырлар һәм зирәкләр» бәйгеләрендә ныгытабыз.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итү студентларның фән белән кызыксынуын көчәйтә, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген үстерә, укучыларны милли рухта тәрбияләргә ярдәм итә.

 

                                 Әдәбият.

1. Җәләлиев Ш Ш. Милли тәрбия нигезләре Ш.Ш. Җәләлиев. –Казан, 2003.

2. Сәхипова Р.Ә. Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү Р .Ә.Сәхипова. –Казан, 2005.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ ҮРНӘКЛӘРЕ ЯРДӘМЕНДӘ ӨЙРӘТҮ"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Кризисный психолог

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 651 868 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.02.2017 453
    • DOCX 41.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хасанова Гульнар Айратовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хасанова Гульнар Айратовна
    Хасанова Гульнар Айратовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 21402
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 283 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 846 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 151 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 473 человека из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 319 человек

Мини-курс

Технологии и автоматизация в машиностроении

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Педагогические и психологические основы образования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Детские и взрослые эмоции

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе