Для всех учителей из 37 347 образовательных учреждений по всей стране

Скидка до 75% на все 778 курсов

Выбрать курс
Получите деньги за публикацию своих
разработок в библиотеке «Инфоурок»
Добавить авторскую разработку
и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru
Инфоурок Другое Рабочие программыРус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (6) нчы сыйныф

Рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (6) нчы сыйныф

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре

9 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль автоном гомуми белем учреждениесе


«Каралды»

ММБ җитәкчесе

______/Бикиева Л.В./

Ф.И.О.

Протокол № 1

28 ” нче август 2018 нче ел

«Килешенде»

Нурлат шәһәре “9 нчы УГБМ” МАГБУ Уку-укыту буенча директор урынбасары _____ / Р.Р. Хәбибуллина/

Ф.И.О.

29 ” нчы август 2018 нче ел

«Расланды»

Нурлат шәһәре “9 нчы УГБМ” МАГБУ директоры _________/ А.М. Газизова /

Ф.И.О.

Боерык № 140

29 ” нчы август 2018 нче ел












Төп гомуми белем мәктәбе


6 нчы а бсыйныфларының рус төркемнәре өчен туган (татар) әдәбият фәненнән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Сәгатьләр саны: барлыгы 35: атнага 1 сәгать.

Дәрәҗә: база


Төзүче: Бикиева Лизия Вәзир кызы, I квалификацион категорияле туган тел укытучысы

Укытучының Ф.И. атасының исеме (фәне, квалификацион категориясе)

Педагогик киңәшмә

утырышында каралды

Протокол № 1

29 ” нчы август 2018 нче ел






6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты буенча планлаштырылган нәтиҗәләре


  • Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

  • патриотик кыйммәтләрне кабул итү, үзеңне күпмилләтле Россиянең гражданины итеп тою;

  • татар халкының мәдәнияте турында белем туплау, Россия халыкларының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, диненә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

  • татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләрен белү, аларны рус һәм башка халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләре белән чагыштырып өйрәнү;

  • башка милләт халкының тарихына, мәдәниятенә ихтирамлы караш тәрбияләү;

  • гаилә кыйммәтләренә ихтирамлы караш тәрбияләү, башкаларны аңлау, аларның хисләрен хөрмәтләргә өйрәтү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

  • коммуникатив һәм танып белү мәсьәләләрен чишү өчен, сөйләм чараларын актив куллану;

  • уку мәгълүматларын төрле юллар белән сүзлекләрдән, белешмәләрдән, энциклопедияләрдән эзләү

  • анализ, синтез, гомумиләштерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру, максат-бурычларга туры килә торган аңлап уку күнекмәләренә ия булу;

  • әңгәмәдәшне тыңлый һәм сөйләшү алып бара белү, һәр кешенең үз фикере булуны, аны башкаларга җиткерү, дәлилләү хокукын тану.

Предмет нәтиҗәләре:

  • әдәбиятны күпмилләтле дөньяви мәдәният традицияләрен, әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм тапшыру чарасы икәнлеген аңлау;

  • Ватан һәм ватандашлар, әйләнә-тирә, мәдәният, дуслык, намус, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру;

  • системалы укуга ихтыяҗ, укучы компетентлыгы формалаштыру;

  • эчтән һәм кычкырып уку, әдәби төшенчәләр кулланып, әдәби, фәнни-популяр, уку текстларын анализлау алымнарына ия булу;

  • укуның берничә төрен куллану:

  • төп эчтәлекне аңлау өчен уку (танышу)

  • тулы эчтәлекне аңлау өчен уку (өйрәнү)

  • кирәкле, мөһим мәгълүматны аерып алу өчен уку (эзләнү);

  • төрле текстларның эчтәлеген һәм спецификасын бәяли, аңлап кабул итә белү, аларны тикшерүдә, фикер алышуда катнашу, әдәби гамәлләрнең эш-гамәлләренә, дәлилләп, әхлакый яктан бәя бирү;

  • кызыксындрган әдәбиятны мөстәкыйль рәвештә сайлап ала белү, укыганны аңлау һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен төрле белешмә чыганаклардан файдалану;

  • сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштыру, әсәрнең төп фикерен аңлау, текстны өзекләргә бүлү, исем бирү, гади план төзү, сәнгатьлелек чараларын белү, эчтәлек сөйләү.

6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты буенча укыту фәненең эчтәлеге


Халык авыз иҗаты. Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Мифлар. Төрле халык мифлары. «Шүрәле». “Су иясе”

Мифлардан чынбарлыкка” темасы буенча монолог. “Йорт иясе”. Батулла “Албасты” Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр, әйтемнәр).“Мифлардан чынбарлыкка” темасын кабатлау

5

Милли моңнар

Халык моңнары: җырлата да, елата да...”темасы буенча тыңлап аңлау . Көзге ачы җилләрдә. Халык җырлары. Халык җырларының жанрлары. “Кәрия Зәкәрия” уен җыры. Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге. Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Каравон. Чуклеме. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. Аның төрле телләргә тәрҗемә ителүе. “Туган авыл” шигыре Татарстан Республикасы гимны. Гимнның дәүләт символы булуы. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин.

5

Кеше кадере

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә.“Өч матур сүз” шигыре “Әтәч белән сандугач” Әти-әни, туган илнең кадере. Шигырьдәге лирик герой.Мәҗит Гафури. Әдип турында кыскача белешмә. “Ана” шигыре. Шигырьдә ана өчен бала, бала өчен ана кадере. Н.Исәнбәт шигырьләре белән аваздашлыгы... Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. “Шүрәле” әкият-поэмасы.Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, туган авыл табигатенең матурлыгы. Ф. Яруллин “Шүрәле” балеты. Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. “Чәчәкләр” шигыре “Тик булса иде ирек”. Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә. Әмирхан Еники. “Туган туфрак” хикәясе . Авыл табигатенең, авыл халкының бирелеше. Хикәядәге символлар. Клараның эчке кичерешләре. Авыл проблемалары.

6

Кыш – табигать могҗизасы...

Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә.“Кар ява” хикәясе. К. Нәҗми Кызыклы хәл

Мәрзия Фәйзуллинаның “Чыршының күлмәкләре” шигыре. Р.Вәлиеваның “ Нәни чыршы”

Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат. “Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы.Пьесада Яңа ел бәйрәменә әзерлекнең бирелеше. Кыш бабай белән Кар кызы теләкләре.

3

Аң- белем.

Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә. Аның энциклопедист галим булуы. Казандагы һәм Яшел Үзән районындагы музейлары.“Әбүгалисина” кыйссасы.Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары. Аларның белемгә омтылышлары, белем өйрәнүдәге тырышлыклары. Белемнең файдасы. Әбүгалисинаның ярлы егеткә, Әбелхарисның патшага булышуы. Туганлык һәм көнчелек хисләре. Әбүгалисинаның галим булып танылуы. К. Насыйриның Яшел Үзән районы Ачасыр авылындагы музее.

Г. Сабитов. Тормыш юлы, иҗаты “Чүкеч хикәясе” Г. Зәйнашева “Кем булырга?” Шигырьдә әйтелгән һөнәрләр. Һөнәр сайлауның мөһимлеге. М. Латыйфуллина “Сәйдәшнең яшьлеге хикәясе”. Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Әни ялга киткәч” хикәясе. Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә.“Кояштагы тап” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. Малай һәм ана образлары. Хикәядә ялганның, ялкаулыкның фаш ителүе. Яманлыкның эзе калуы. Р. Файзуллин иҗаты. “Бердәнбер ” шигыре. Әдәбиятта “Ана” темасы.

6

Дуслык кадере.

Дәрдемәнд. Әдип турында кыскача белешмә.“Ике туган” хикәясе. Туганлык мөнәсәбәтләренең бирелеше. Сәламәт булуның, куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләре.. Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында мәгълүмат.“Мокамай” поэмасы. Поэманың эчтәлеге. Мокамай образының прототибы. Поэмада кулланылган сурәтләү чаралары. Тормыштагы ялгыш адымның һәлакәткә илтүе. Шагыйрьнең дуслык хисләренә тугрылыгы. Поэмадагы символлар. Р. Харис “Серле алан” пьесасы. Ш. Галиев “Дуслык балы”. Э. Шәрифуллина. “Дуслык, чын дуслык”

3

Сатира

Фаил Шәфигуллин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Ике тиен акча” хикәясе. Марат образы. Хикәядәге юмор. Язучының юмор аша әйтергә теләгән фикере. “Акбай һәм Карабай” Язучының Яшел Үзәндәге музей – квартирасы. В. Радлов “Шаян кеше ” хикәясе. Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре.

2

Ел фасыллары

Гәрәй Рәхим. “Апрель” хикәясе. Р. Әхмәтҗанов “Иртә әле ”шигыре. Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты “Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек. («Язгы сабан туйлары») Лотфулла Фәттахов. “Сабантуй” картинасы. “Сабантуй” журналын уку. Еллык контроль эш. Йомгаклау.

5

Барлыгы


35
























6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты буенча

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп төзелгән календарь-тематик план

Дәреслек: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ. 6 нчы сыйныф.Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова. "МӘГАРИФ - ВАКЫТ" нәшрияты, 2014.


Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты:

Укучыларның уку эшчәнлеге төрләре

План

Факт


1. Мифлардан чынбарлыкка. (5 сәг.)

1.

Халык авыз иҗаты. Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше.

1

4.09-6а

4.09-6б

7.09-6в


«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү. Әкиятләр, мәкальләр, табышмакларны искә төшерү

2.

Мифлар. Төрле халык мифлары. «Шүрәле». “Су иясе”

1

14.09



Мифларны уку, сәнгатьле ятлау, мәгънәсен ачыклау. Яңа материалны үзләштерү буенча үз фикерләрен әйтү. Сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү, тәрҗемә итү.

3.

Мифлардан чынбарлыкка”

темасы буенча монолог. “Йорт иясе”.

Батулла “Албасты”

1

21.09



Төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү. Парлап, төркемләп сөйләшү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, сәнгатьле уку, җөмләләр төзү, башка халыкларның мифлары белән чагыштыру. Монологик сөйләм.

4.

Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр, әйтемнәр).

1

28.09



Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.

5.

Мифлардан чынбарлыкка” темасын кабатлау

1

5.10



Монологик сөйләм, мәкаль-әйтемнәрнең башка телдәге эквивалентларын табу, биремнәрне үтәү, мөстәкыйль эш.

2. Милли моңнар (6 сәгать)

6



Халык моңнары: җырлата да, елата да...”темасы буенча тыңлап аңлау . Көзге ачы җилләрдә

1

12.10



Укытучы укыганны яхшылап тыңлау, сорауларга җавап бирү. Төп мәгълүматны аерып алү, хәтердә калдыру.

7

Халык җырлары. Халык җырларының жанрлары. “Кәрия Зәкәрия” уен җыры

1

19.10



«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, ишетеп аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, сүзлек белән эш, җыр тыңлау, өйрәнү.

8.

Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге. Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Каравон. Чуклеме.

1

26.10



Укытучы укыганны яхшылап тыңлау, эчтәлекне хәтердә калдыру, текстның гади планын төзүр, планга нигезләнеп, эчтәлекне сөйләү. Сәнгатьле уку, чылбыр халык җырына яңа куплет уйлау, җырлы уен өйрәнү, видеоязмада татар биюе карау, милли киемгә орнаментлар ясау.

9.


Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. Аның төрле телләргә тәрҗемә ителүе. “Туган авыл” шигыре

1

9.11



Дәреслек белән эш итү, тәрҗемә итү күнегүләре башкару, әңгәмәдә катнашу, үз фикерен әйтә белү. Геройга характеристика бирү. Бер уен җырын яттан сөйләү, тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, фронталь эш, төркемнәрдә эш, аудиоязма тыңлау, дәреслек белән эшләү, дәфтәрдә эш, презентация карау.

10.

Татарстан Республикасы гимны. Гимнның дәүләт символы булуы. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин.

1

16.11



Геройларга характеристика бирү, чагыштырү. Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, сәнгатьле итеп уку. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу. Фронталь әңгәмә, яңа сүзләр белән танышу, җыр тыңлау,җыр сүзләрен тәрҗемә итү, истә калдыру. Телдән журнал әзерләү, төркемнәрнең чыгыш ясавы, диалогик сөйләм, чылбыр буенча сорау — җавап.

3. Кеше кадере! (6 сәгать)

11.

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә.“Өч матур сүз” шигыре “Әтәч белән сандугач”

1

23.11


Шигырьне уку, сәнгатьле ятлау, мәгънәсен ачыклау. Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.

12

Мәҗит Гафури. Әдип турында кыскача белешмә. “Ана” шигыре

1

30.11


Сәнгатьле уку. Ана образын сурәтләп бирү. Тема буенча сөйләм үрнәкләрен кулланып, шигырьнең эчтәлеген сөйләү. Төркемнәрдә биремнәр үтәү.

13



Габдулла Тукай. “Шүрәле” әкият-поэмасы



1


7.12



Әдәби геройларны сурәтләп бирү. Тема буенча сөйләм үрнәкләрен кулланып, хикәянең эчтәлеген сөйләү. Төркемнәрдә биремнәр үтәү, әкият-поэманы тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, сайлап уку, чылбыр буенча уку, парлап сөйләшү. Дәреслек, дәфтәр белән эш, яңа сүзләрне активлаштыру — сүзләр, җөмләләр төзү, рольләргә бүлеп уку, сайлап уку, мультфильм карау.

14

Ф. Яруллин “Шүрәле” балеты


1

14.12


Ф. Яруллин иҗатына күз салу. Презентация белән эш.“Шүрәле” балетыннан өзек карау. Укучыларның фикерен тыңлау.

15

Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. “Чәчәкләр” шигыре “Тик булса иде ирек”

1

21.12


Биографияне мөстәкыйль укып, сорауларга җавап эзләү, сәнгатьле уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, мәсәлнең морален табу, рәсемнәр белән эш, дәреслек, дәфтәр белән эш. Рольләргә бүлеп уку, шигырьне тыңлау, сүзлекчә белән эшләү, сәнгатьле эшләү, парларда яки төркемнәрдә эшләү, яңа материалның таныш әсәрләр белән бәйләнешен табу.


3 нче чирек





16.

Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә. Әмирхан Еники. “Туган туфрак” хикәясе

1

11.01


Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру. Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү.

4. Кыш – табигать могҗизасы...( 3 сәгать)

17.

Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә.“Кар ява” хикәясе.

К. Нәҗми Кызыклы хәл

1

18.01


Портретлары буенча язучыларны тану, яңа сүзләрне истә калдыру, язучы биографиясен уку, сораулар төзү, җавап бирү, презентация карау, караган буенча фикер алышу, һава торышы турында сөйләү.

18.

Мәрзия Фәйзуллинаның “Чыршының күлмәкләре” шигыре. Р.Вәлиеваның “ Нәни чыршы”

1

25.01


Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү. Яңа әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.

19.

Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат. “Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы

1

1.02


Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу.

5. Аң- белем. (6 сәгать.)

20.

Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә. “Әбүгалисина” кыйссасы.

К. Насыйриның Яшел Үзән районы Ачасыр авылындагы музее.


1

8.02


Сөйләүчегә өстәмә сораулар бирү. Тексттан иң мөһимне табу. Яңа материалны үзләштерү буенча үз фикерләрен әйтү, аралашу. Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү. Сүзлек белән эш, парлап сөйләшү, мөстәкыйль укып, төп мәгълүматны аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, презентация карау, фикер алышу.

21

Г. Сабитов. Тормыш юлы, иҗаты “Чүкеч хикәясе” Г. Зәйнашева “Кем булырга?”

1

15.02


Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, сәнгатьле итеп уку. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу. Фронталь әңгәмә, яңа сүзләр белән танышу. Телдән журнал әзерләү, төркемнәрнең чыгыш ясавы, диалогик сөйләм, чылбыр буенча сорау — җавап.

22

М. Латыйфуллина “Сәйдәшнең яшьлеге хикәясе”

1

22.02


23

Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Әни ялга киткәч” хикәясе

1

1.03


Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

24

Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә.“Кояштагы тап” хикәясе.

1

15.03


Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.

25

Р. Файзуллин иҗаты. “Бердәнбер ” шигыре. Әдәбиятта “Ана” темасы

1

22.03


Сәнгатьле итеп уку. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу. Фронталь әңгәмә, яңа сүзләр белән танышу.

IV чирек. 6. Дуслык кадере. (3 сәг.)

26.

Дәрдемәнд. Әдип турында кыскача белешмә.“Ике туган” хикәясе.

1

5.04


Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру. Хикәяне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.

27.

Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында мәгълүмат.“Мокамай” поэмасы

Р. Харис “Серле алан” пьесасы

1

12.04


Презентация ярдәмендә шагыйрь тормышы, ул яшәгән чор белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, поэманы тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, поэмага анализ ясау.

28

Ш. Галиев “Дуслык балы”

Э. Шәрифуллина. “Дуслык, чын дуслык”

1

19.04


Әсәрләрне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә, парларда һәм төркемнәрдә эш.


7. Сатира (2 сәг.)

29.

Фаил Шәфигуллин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Ике тиен акча” хикәясе. “Акбай һәм Карабай”. Язучының Яшел Үзәндәге музей – квартирасы.

1

26.04


Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү.

Презентация белән эш.



30

В. Радлов “Шаян кеше ” хикәясе

Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре

1

3.05


Уку, сүзлек эше. Эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү


8. Ел фасыллары (3 сәг.)

31.

Гәрәй Рәхим. “Апрель” хикәясе Р. Әхмәтҗанов “Иртә әле” шигыре

1

10.05


Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

32

Арадаш аттестация эше

1

17.05


Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерүгә биремнәр эшләү

33.


34

Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты “Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек. («Язгы сабан туйлары») Лотфулла Фәттахов. “Сабантуй” картинасы. “Сабантуй” журналын уку

1


1

24.05


27.05


Яңа сүзләрне язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү. Рәссам турында уку, презентация карау, картинаны карау, фикер алышу, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, картинаны сурәтләп сөйләү, парлап сөйләшү.

35.

Йомгаклау.

1

31.05


Уку елына нәтиҗә ясау


























Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Специалист в области охраны труда
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты буенча Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп төзелгән эш программасы. Программа

6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты буенча планлаштырылган нәтиҗәләр, укыту фәненең эчтәлеге, календарь-тематик планнан тора.

Дәреслек: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ. 6 нчы сыйныф.Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова. "МӘГАРИФ - ВАКЫТ" нәшрияты, 2014.

Проверен экспертом
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Маркетинг: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: организация реабилитационной работы в социальной сфере»
Курс повышения квалификации «Применение MS Word, Excel в финансовых расчетах»
Курс повышения квалификации «Разработка бизнес-плана и анализ инвестиционных проектов»
Курс повышения квалификации «Организация маркетинга в туризме»
Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
Курс повышения квалификации «Международные валютно-кредитные отношения»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика музейного дела и охраны исторических памятников»
Курс профессиональной переподготовки «Осуществление и координация продаж»
Курс повышения квалификации «Информационная этика и право»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.