Инфоурок Другое Рабочие программыРус төркеме өчен туган (татар) телдән эш программасы (6) нчы сыйныф

Рус төркеме өчен туган (татар) телдән эш программасы (6) нчы сыйныф

Скачать материал

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре

 “9 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль автоном гомуми белем учреждениесе

 

«Каралды»

ММБ җитәкчесе

               ______/Бикиева Л.В./

                Ф.И.О.

Протокол № 1         

“ 28   ” нче  август 2018 нче ел

«Килешенде»

Нурлат шәһәре “9 нчы УГБМ” МАГБУ Уку-укыту буенча директор урынбасары                                _____              /  Р.Р. Хәбибуллина/

                                Ф.И.О.             

 “29 ”нчы  август  2018 нче ел

«Расланды»

Нурлат шәһәре “9 нчы УГБМ” МАГБУ директоры _________/  А.М. Газизова /

                                                Ф.И.О.

 Боерык  № 140

“ 29  ” нчы  август  2018 нче ел

 

 

  

 

Төп гомуми белем мәктәбе

 

6 нчы а,б сыйныфы рус төркеме өчен туган тел (татар теле) фәненнән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Сәгатьләр саны: барлыгы    70: атнага 2 сәгать.       

Дәрәҗә:        база

 

Төзүче: Бикиева Лизия Вәзир кызы, I квалификацион категорияле туган тел укытучысы

Укытучының Ф.И. атасының исеме (фәне, квалификацион  категориясе)                                                                                         

                                                                                                                              Педагогик киңәшмә

                                                                                                                                    утырышында каралды

                                                                                                                            Протокол № 1

“  29” нчы август 2018 нче ел

 

 

 

 

 

 

 

6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле буенча планлаштырылган  нәтиҗәләр

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

-          укучыларда күпмилләтле җирлектә яшәүче халыкларга карата ихтирамлык, гражданлык бердәйлеге хисләре формалаштыру;

-          туган җир, Ватан төшенчәләре, үз культураң аша дөнья культурасына карата ихтирам тәрбияләү, аны өйрәнү теләге формалаштыру;

-          үзлегеңнең белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын формалаштыру;

-          әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

-          әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар теле, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен  формалаштыруга хезмәт итә.

Танып белү нәтиҗәләре:

                    фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

                    иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм төзи белү;

                     объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгели белү;

                    төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

                    тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллана белү.

Регулятив нәтиҗәләр:

                    уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләр формалашу;

                    эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

                    билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

                    укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

                    әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

                    әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзи белү;

                    аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре формалашу;

                    парларда һәм күмәк эшли белү.

Укытуның предмет нәтиҗәләре

Укучының төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге предмет нәтиҗәләренә ия булуы планлаштырыла:

диалогик сөйләм:

        стандарт ситуацияләрдә сөйләмне башлый, дәвам итә, төгәлли белү;

        парлап яки күмәк сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү; ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклый белү;

        риза булмау, үтенечне кире кага белү;

        бергә эшләргә тәкъдим итә белү.

монологик сөйләм:

        укыганның, ишеткәннең төп эчтәлеген җиткерә белү, үз мөнәсәбәтеңне белдерү;

        сораулар ярдәмендә, план буенча яисә мөстәкыйль рәвештә өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйли белү;

        текстны дәвам итеп, үзгәртеп сөйли белү;

        программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә сөйли белү;

        төрле вакыйгалар, яңалыклар турында хәбәр итә белү;

        персонажларны тасвирлый белү.

тыңлап аңлау:

        сүзләрне, җөмләләрне тулысынча яки өлешчә тыңлап аңлау;

        сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлый һәм аларга үз фикереңне аңлата, алар белән әңгәмә кора, әңгәмәдә катнаша белү;

        тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау җөмләләр   төзи, сорауларга җавап бирә белү;

        зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә белү.

уку:

        татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап укый белү;

        текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

        күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу;

        текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү;

        текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү.

язу:

        өйрәнелгән темалар буенча актив кулланылышта булган сүзләрне дөрес яза белү;

        конкрет бер тема буенча хикәя төзеп яза белү;

        прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б.) төзеп яза белү;

        үзеңне борчыган проблемага карата фикерләреңне язмача җиткерә белү;

        тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү;

        терәк сүзләр ярдәмендә кечкенә хикәя төзеп язу.

 

 

6 нчы сыйныфның рус төркемендә туган тел (татар теле)  буенча укыту фәненең эчтәлеге

 

 

1.      Яңа уку елы башлана. (18 сәгать)

Көз җитте, “Яңа уку елы башлана” Яңа уку елы белән котлау. БСҮ "Уку-язу әсбаплары" аларны тәртиптә тоту .  "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Китап-минем дустым. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. БСҮ  Бу минем мәктәбем. Төрле килешләрдәге тартымлы исемнәрне текстта аңлый белү. Алмашлык төркемчәләре. Сорау, күрсәтү алмашлыклары. Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Сорау җөмләләр. -лык/-лек, -чы/-че исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру. Каюм Насыйри – сүзлекләр авторы. Бәйлекләр.  Хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта  зат-сан белән төрләнеше. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Раслау һәм кире җөмләләр. “Мәктәп һәм дусларым” темасына сөйләшү. Китаплар дөньясы. Китапларга сак караш.   Китапханәдә. Китап алу.  “Яңа уку елы башлана”темасы буенча мөстәкыйль эш   “Яңа уку елы башлана” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. БСҮ “ Минем яраткан китабым”

2.      Мин – зур ярдәмче.  (10 сәгать)

“Без –булышчылар ” темасы буенча лексик материал. Өй эшләре. Өлкәннәргә булышу. Шарт фигыль. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Сүзлек диктанты Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. Яхшы эшләр.Дуслар белән бергә эшләү. Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы. Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын, теләкне белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.  Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше “Мин-зур ярдәмче” темасы буенча изложение. “Бергә күңелле була”.  “Җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибе” Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең  барлыкта зат-сан белән төрләнеше.

3.      Дуслар белән күңелле. (13 сәгать)

Минем дустым.  “Дуслар белән бергә ял итү”  Сыйфат. Сыйфат ясагыч кушымчалар.  “Дуслар ни өчен кирәк?” темасына сөйләшү . Сыйфат фигыль. Контроль эш. (Беренче яртыеллыкта үтелгән темалар буенча тест) Дуслык югалу . Чын дус нинди була? Сыйфат фигыль турында төшенчә бирү.  “Дуслар белән күңелле” темасы буенча диалог. Теләк фигыль.  Туган көн. Кунакларны сыйлау.Төрле рецептлар. Әләкләшү, мактану – начар гадәтләр. “Дуслар белән күңелле” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.

4.      Туган җирем – Татарстан.  (11 сәгать)

“Туган  ил, туган җир төшенчәләре”. Татарстанның дәүләт символлары. Рәвеш сүз төркеме.  “Татарстанда яшәүче милләтләр” . Төрле телләрдә сөйләшү. Татарстан табигате. Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы. Бәйлек сүзләр . Халыклар дуслыгы. Чит ил кунаклары.  Татарстанның башкаласы – Казан, аның музейлары театрлары. Татар сәнгатенең күренекле вәкилләре. “Татарстанда тарихи  урыннар . “Татарстан Республикасы” темасын кабатлау.

5.      Табигать белән бергә.(6 сәгать)

Нәрсә ул табигать? Кеше һәм табигать. Җөмләнең баш кисәкләре. Табигатьнең безгә файдасы.  Табигатьне саклау – һәркемнең бурычы. 

Кошлар  дөньясы. Алмашлык. Минем дүрт аяклы дустым. Белән, кебек, өчен, соң, аша бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән сөйләмдә кулланышын камилләштерү.  Хайваннар дөньясы. Кыргый хайваннар.

6.       Сәламәт тәндә -  сәламәт акыл (8сәгать)

“Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” темасы . Җәйге спорт төрләре .  Спорт белән шөгыльләнү.Инфинитив + модаль сүзләр. Олимпия уеннары символлары. Исем фигыль.  Начар гадәтләр. “Сәламәт булу кагыйдәләре”.  Милли бәйрәмнәр. “Сәламәт тәндә -  сәламәт акыл” бүлеген кабатлау.

7.      Светофор – минем дустым. (4 сәгать).

Юл кагыйдәләре. Юлда сак булу. Фигыль төркемчәләрен кабатлау. Еллык контроль эш.

Барлыгы – 70 сәгать

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга «Татар теле» предметын коммуникатив технология нигезендә укытуның календарь-тематик план. Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова,                                                    Күңелле татар теле. 6 нчы сыйныф,  “Татармультфильм”, 2014

 

№                                                        №

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сә -гать саны

Үткәрү

вакыты

Уку эшчәнлеге төрләре

 

 

План

Факт

 

 

1 чирек. 1. Яңа уку елы башлана (18 сәг.)

1.                     

Көз җитте, “Яңа уку елы башлана” Яңа уку елы белән котлау.

1

3.09

3/09

 

Әңгәмә. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлау. Бер-береңә комплементлар әйтү. Көз фасылы, һава торышы турында сөйләшү.

2.                     

БСҮ "Уку-язу әсбаплары" аларны тәртиптә тоту .

1

5.09

 

 

Калын сүзгә калын, нечкә сүзгә нечкә кушымча ялгануы. Сингармонизм законын кушымчалар ялгаганда куллану.

 

Искәрмә: (6а-бу дата эл.  Ж. да юк, 6б да – бар)

3.                     

"Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Китап-минем дустым.

1

8/09

 

Биремне эшләгәндә, кулланылган кагыйдәне аңлату.Исем. Исемгә кушымчалар ялгану тәртибе. Исемнәрне тартым һәм килешләрдә төрләндереп, шушы грамматик категориянең үзенчәлекләрен барлау, җөмләләр төзегәндә исемнәрне дөрес формаларда куллану.

4.                     

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. БСҮ  Бу минем мәктәбем.

1

10/09

 

Тема буенча диалогик һәм монологик сөйләм төзү. Төрле дәрәҗәдәге ситуатив күнегүләр башкару.

5.                     

Төрле килешләрдәге тартымлы исемнәрне текстта аңлый белү.

1

12/09

 

Программа материалын үзләштерү.  Үтелгән кагыйдәләрне куллану.

6.                     

Алмашлык төркемчәләре. Сорау, күрсәтү алмашлыклары.

1

17/09

 

Мөстәкыйль сүз төркеме буларак алмашлык. Лексик-грамматик материалны үзләштерүне тикшерү. Үтелгән кагыйдәләрне куллану.

7.                     

Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе.

1

 

19/09

 

Төрле дәрәҗәдәге биремнәр үтәү, презентация белән эш

8.                     

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Сорау җөмләләр.

1

24/09

 

Кагыйдәләргә мисаллар уйлау. Нәтиҗә ясау. Өндәү, боеру, үтенү җөмлә төзелешен төрле очракларда куллану: бер-береңне мактаганда, дустыңнан әйбер сораганда һ.б.

9.                     

-лык/-лек, -чы/-че исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру. Каюм Насыйри – сүзлекләр авторы.

1

26/09

 

 Каюм Насыйри турында мәгълүмат алу. Исем ясагыч кушымчаларның мәгънәсен төшенүгә күнегүләр эшләү.

10.                 

Бәйлекләр.

1

1/10

 

Бәйлекләр турында белемнәрне актуальләштерү, парларда һәм төркемнәрдә эш. Презентация белән эш.

11.                 

Хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары

1

3.10

 

Эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштыру.Хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын актив сөйләмдә дөрес куллануга күнегүләр эшләү

12.                 

Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта  зат-сан белән төрләнеше.

1

8.10

 

Боерык фигыльнең боеруны, чакыруны, өндәүне, үтенү-ялынуны, искәртүне белдерүен аңлау, сөйләмдә куллану. Боерык фигыльләр кергән текстны интонация белән уку, дөрес  басым кую.

13.                 

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. “Мәктәп һәм дусларым” темасына сөйләшү.

1

10.10

 

Классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту, яхшы уку өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләшү. Яхшы уку өчен кирәкле сыйфатларны әйтә белү.

Китап тарихы турында, китапларның кеше тормышындагы роле турында әйтә белү. Презентация белән эш.

14.                 

Китаплар дөньясы. Китапларга сак караш.

1

15.10

 

15.                 

 Китапханәдә. Китап алу.

Раслау һәм кире җөмләләр.

1

17.10

 

 

Китапханәгә язылу өчен анкета тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый, сөйли белү.

16.                 

“Яңа уку елы башлана”темасы буенча мөстәкыйль эш

1

22.10

 

 

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә алу. Үз-үзеңә контроль ясау. Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне куллану. Төрле төрдәге биремнәр аша укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

17.                 

Хаталар өстендә эш. “Яңа уку елы башлана” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

1

24.11

 

 

Җибәрелгән хаталарга анализ ясау “Яңа уку елы башлана” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

18.                 

БСҮ “ Минем яраткан китабым”

1

29.11

 

Әңгәмә. Диалогик  һәм моологик сөйләм төзү.

2. Мин зур ярдәмче (10 сәг).

19.                 

“Без –булышчылар ” темасы буенча лексик материал. Өй эшләре. Өлкәннәргә булышу.

1

7.11

 

 

 “Без –булышчылар ” темасы буенча ситуатив кунегүләрне үтәү. Үз-үзеңә контроль ясау. Кагыйдәләрне кулланып, ситуатив күнегүләрне үтәү.

 

20.                 

Шарт фигыль

1

12.11

 

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белү. Шарт фигыльне актив сөйләмдә дөрес куллану

21.                 

Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Сүзлек диктанты

1

14.11

 

Шарт фигыльнең икенче бер фигыльдән аңлашылган эшнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерүе. Сораулары, ясалышы, төрләнешен дөрес куллану. Сүзлек диктанты язу.

22.                 

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. Яхшы эшләр.Дуслар белән бергә эшләү.

1

19.11

 

Төрле төрдәге күнегүләр ярдәмендә сыйфат дәрәҗәләрен актив сөйләмдә кулланырга өйрәнү.

23.                 

Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

21.11

 

 

Кереш сүзләрне сөйләмдә куллана белү. Биремне эшләгәндә, кулланылган кагыйдәне аңлату. Кагыйдәләрне кулланып, ситуатив күнегүләрне үтәү.

24.                 

Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын, теләкне белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

 

26.11

 

Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын(укый башлады, укып тора, укып бетерде), теләкне (барасым килә)  белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрне аңлый белү.Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне язма сөйләмдә куллану. Биремне эшләгәндә, кулланылгган кагыйдәне аңлату.

 

25.                 

 Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше

1

 

 

 

28.11

 

Бирелгән тексттан билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне табу. Хикәя фигыльнең заман формаларының мәгънәви үзенчәлекләрен ситуатив күнегүләрдә куллану.Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең –р, -ар, -әр, -ыр, -ер кушымчаларының ялгану очракларын хәтерләп калу һәм ситуатив күнегүләрдә дөрес куллану.

26.                 

 “Мин-зур ярдәмче” темасы буенча изложение. “Бергә күңелле була”.

1

3.12

 

Дөрес язу күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Терәк сүзләр ярдәмендә текстның кыскача эчтәлеген яза белү. Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне язма сөйләмдә куллану.

27.                 

Хаталар өстендә эш. “Җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибе”

1

5.12

 

Тексттан мәгълүмат алу техникасын булдыру. Текстны аңлау, биремнәрне үтәү.

28.                 

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. барлыкта зат-сан белән төрләнеше

 

1

10.12

 

“Мин- зур ярдәмче” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү Грамматик биремнәр ярдәмендә билгесез киләчәк заман хикәя фигыль формасының ясалышын өйрәнү

3.  Дуслар белән күңелле.  (13 сәг).

29.                 

Минем дустым.

1

12.12

 

“Минем дустым” темасына лексик-грамматик материалны актуальләштерү буенча грамматик күнегүләр башкару, ситуатив күнегүләр үтәү..

30.                 

 “Дуслар белән бергә ял итү”

1

17.12

 

“Дуслар белән ял итү” темасына төрле күнегүләр эшләү, өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә дөрес куллану.

31.                 

Сыйфат. Сыйфат ясагыч кушымчалар.

“Дуслар ни өчен кирәк?” темасына сөйләшү . Сыйфат фигыль.

 

1

19.12

 

Сыйфатның  мөстәкыйль сүз төркеме булуы, исемне ачыклап килүен белү. Сыйфатларны текстта куллану. Кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу.  Сыйфат фигыль турында төшенчә бирү. “Дуслар ни өчен кирәк ?”темасына диалог һәм монолог төзү. Төркемнәрдә һәм парларда эш.

32.                 

 

1

 

24.12

 

33.                 

Контроль эш. (Беренче яртыеллыкта үтелгән темалар буенча тест)

1

26.12

 

Беренче яртыеллыкта үтелгән темалар буенча алган белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

34.                 

 Хаталар өстендә эш. Дуслык югалу

 

1

14.01

 

Тартымлы исемнәрнең килеш формаларын кулланып, дуслык, дуслык югалу һәм дуслар турында сөйли белү, диалог кору күнекмәләрен камилләштерү.

35.                 

 Чын дус нинди була? Сыйфат фигыль турында төшенчә бирү.

1

16.01

 

Чын дус турында сөйли белү. Малайлар дуслыгы  турында сөйләшү.

36.                 

 “Дуслар белән күңелле” темасы буенча диалог.

1

21.01

 

 Дусты турында  сорашу-җавап бирү, диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

37.                 

Теләк фигыль.

1

23.01

 

“Барыйм әле (инде), барыйк әле (инде), барасым килә, барасым килми” формаларын кулланып, диалог төзи белү. “барасым килә, барасым килми” төзелмәләрен куллана белү.

38.                 

Туган көн. Кунакларны сыйлау.

 

1

28.01

 

Тема буенча сүзлек запасын баету. Сөйли белү. Ситуатив күнегүләр, диалог һәм монолог төзү күнегүләре эшләү

39.                 

Төрле рецептлар

1

30.01

 

Ашарга пешерү тәртибен истә калдыру, төрле күнегүләр эшләү

40.                 

Әләкләшү, мактану – начар гадәтләр

1

4.02

 

-чы/-че, -лык/-лек кушымчалы исемнәрне, билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формаларын кулланып, сөйләм оештыру.“бара алам, бара алмыйм” төзелмәләрен куллана белү.

41.                 

“Дуслар белән күңелле” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.

1

6.02

 

“Дуслар белән күңелле” темасы буенча ситуатив кунегүләрне үтәү. Үз-үзеңә контроль ясау. Кагыйдәләрне кулланып, ситуатив күнегүләрне үтәү. Сорау һәм күрсәтү алмашлыкларын кулланып, тема буенча өйрәнелгән лексик-грамматик материалны иркен куллана белү. “эшли алам, эшли алмыйм” төзелмәләрен кулланып, тема буенча фикер белдерә алу. “белән, өчен” бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән дөрес кулланып сөйли белү.

4. Туган җирем – Татарстан ( 11 сәгать)

42.                 

“Туган  ил, туган җир төшенчәләре”

1

 11.02

 

 

Тартымлы  исемнәрнең килеш белән төрләнешен белеп,  Татарстанның табигате, табигый байлыклары, халкы турында әңгәмә оештыру. Лексиканы үзләштерү.

43.                 

Татарстанның дәүләт символлары

1

 13.02

 

Татарстанның дәүләт символларын әйтә белү. Презентация белән эш.

44.                 

Рәвеш сүз төркеме.

1

18.02

 

Төрле грамматик күнегүләр ярдәмендә рәвеш сүз төркеменә караган сүзләрне актив сөйләмдә куллану.

45.                 

 “Татарстанда яшәүче милләтләр” . Төрле телләрдә сөйләшү

1

 20.02

 

 Татарстанда яшәүче милләтләр турында сөйли, үзеңнең нинди милләт вәкиле булуыңны әйтә белү, дуслар белән диалог кора алу.

46.                 

Татарстан табигате. Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы.

1

25.02

 

Презентация белән эш. Әңгәмә.

47.                 

Бәйлек сүзләр

1

27.02

 

Бәйлек сүзләрне дөрес куллану күнекмәләрен ныгытуга күнегүләр эшләү

48.                 

Халыклар дуслыгы. Чит ил кунаклары.

1

 4.03

 

 

Рәвешләрне кулланып, Татарстанда яшәүче милләтләрне,  аларның туган телен әйтә белү.

49.                 

Татарстанның башкаласы – Казан, аның музейлары театрлары

1

6.03

 

Дөрес язу күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү.. Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне язма сөйләмдә куллану.

50.                 

Татар сәнгатенең күренекле вәкилләре

1

 11.03

 

 

Татар сәнгатенең күренекле вәкилләрен истә калдыру. Презентация белән эш. Ситуатив күнегүләр эшләү. Диалогик- монологик сөйләм төзү.

51.                 

“Татарстанда тарихи  урыннар

1

 13.03

 

“Идел Чулманнан зуррак” төзелмәсен кулланып, Татарстан елгалары турында сөйли белү. Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очракларын белү, аңлату. “чөнки”, “шуңа күрә” теркәгечләрен, “аркылы” бәйлеген сөйләмдә куллану. “-дан ...-га кадәр” төзелмәсен кулланып, бер торак пункт-тан икенчесенә кадәр ара, купме вакыт эчендә бара алуны әйтә белү.

52.                 

“Татарстан Республикасы” темасын кабатлау

1

18.03

 

Бүлек буенча төрле ситуатив күнегүләр үтәү, рәсем буенча эшләү. Диалогик- монологик сөйләм төзү.

5. Табигать белән бергә ( 6 сәгать)

53.                 

Нәрсә ул табигать? Кеше һәм табигать. Җөмләнең баш кисәкләре.

1

 20.03

 

Чөнки, әлбәттә сүзләрен, хикәя фигыльнең заман формаларын сөйләмдә дөрес кулланып, безнең әйләнә-тирәбез,  табигать турында сөйләм оештыра белү. Баш кисәкләр турындагы төшенчә,  кагыйдә, закончалыкларны аңлау.

54.                 

Табигатьнең безгә файдасы.

1

1.04

 

Сүзлек эше. Әңгәмә.Презентация белән эш. Парларда эш. Ситуатив күнегүләр эшләү.

55.                 

 Табигатьне саклау – һәркемнең бурычы.  

1

 3.04

 

Табигатькә ничек ярдәм итү, аны ничек саклау турында фикер алышу. Боерык фигыльнең төрле зат-сан формаларын барлыкта һәм юклыкта кулланып, киңәшләр бирә белү.

56.                 

Кошлар  дөньясы. Алмашлык.

1

 8.04

 

Татарстанда яшәгән кошларны әйтә, сорый белү; кошлар турында мәгълүмат бирә белү. Алмашлыкларны актив сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен ныгытуга күнегүләр эшләү.

57.                 

Минем дүрт аяклы дустым. Белән, кебек, өчен, соң, аша бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән сөйләмдә кулланышын камилләштерү.

1

 10.04

 

Этләрнең тышкы кыяфәте, гадәтләре, токымнары, тугрылыклары турында сөйли белү. Белән, кебек, өчен, соң, аша бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән сөйләмдә кулланышын камилләштерү.

58.                 

Хайваннар дөньясы Кыргый хайваннар

1

15.04

 

Хайваннар дөньясы турында сөйли белү. Презентация белән эш

6. Сәламәт тәндә -  сәламәт акыл (8 сәгать)

59.                 

“Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” темасы

1

17.04

 

 

. Сүз байлыгын киңәйтү. Тема буенча гади план төзү, план буенча эшләү. Презентация белән эш.

60.                 

Җәйге спорт төрләре .

1

 22.04

 

Олимпия уеннарындагы спорт ярышларының төрләрен әйтә белү. Нинди ярышка катнашканыңны, катнашмаганыңны әйтә белү.

61.                 

Спорт белән шөгыльләнү

1

24.04

 

Презентация белән эш, парларда эш.

62.                 

Инфинитив + модаль сүзләр.

1

29.04

 

Тема буенча төрле грамматик күнегүләр эшләү

63.                 

Олимпия уеннары символлары. Исем фигыль.

1

 3.05

 

 

Исем фигыль формаларын кулланып, Олимпия уеннары тарихы турында сөйли алу.

64.                 

 Начар гадәтләр. “Сәламәт булу кагыйдәләре”.

1

8.05

 

Авыруга киңәшләр бирә белү. Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйләү. Җөмләләр төзегәндә исем фигыльне, инфинитивны дөрес формаларда куллану.

65.                 

Милли бәйрәмнәр.

1

10.05

 

Презентация белән эш.

66.                 

“Сәламәт тәндә -  сәламәт акыл” бүлеген кабатлау

1

15.05

 

“Сәламәт тәндә -  сәламәт акыл” бүлеге буенча алган белемнәрне төрле ситуатив күнегүләр аша тикшерү.

Светофор – минем дустым. (4 сәгать).

67.                 

Арадаш аттестация эше.

1

17.05

 

Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү

68.                 

Хаталар өстендә эш. Фигыль төркемчәләрен кабатлау.

1

22.05

 

Төрле дәрәҗәдәге һәм төрле төрдәге биремнәр эшләү. Төркемнәрдә һәм парларда эш.

69.                 

Юл кагыйдәләре.

1

 24.05

 

Юлда куркынычсыз хәрәкәт итү кагыйдәләре турында сөйләшү, тәртип бозу очракларын искәртү.

70.                 

Юлда сак булу. Йомгаклау дәресе

1

 29.05

 

Ярый, ярамый, тиеш, мөмкин сүзләрен кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен сөйләү, аларны үтәү кирәклеген искәртү. Өйрәнелгән темалар буенча диалогик һәм монологик сөйләм төзү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рус төркеме өчен туган (татар) телдән эш программасы (6) нчы сыйныф"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор по управлению персоналом

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

6 нчы сыйныфның рус төркемендә туган (татар) тел буенча Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп төзелгән эш программасы. Программа 6 нчы сыйныфның рус төркемендә туган (татар) тел предметы буенча планлаштырылган нәтиҗәләр, укыту фәненең эчтәлеге һәм календарь-тематик планнан тора.\

Дәреслек: Күңелле татар теле. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова; 6 нчы сыйныф, “Татармультфильм”, 2014



Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 662 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.09.2019 398
    • DOCX 47.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Бикиева Лизия Вазировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Бикиева Лизия Вазировна
    Бикиева Лизия Вазировна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 36668
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Специальная реабилитация: помощь детям с особыми потребностями

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Теория вероятности и комбинаторика в современной математике

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стимулирование интереса к обучению у детей дошкольного возраста

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек