Инфоурок / Другое / Конспекты / Рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес планы

Рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес планы


библиотека
материалов

5 нче сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теле дәресе.

Тема: Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау.

Максат: 1. Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау, күнегүләр ярдәмендә ныгыту; сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә дөрес кулланырга өрәнергә ; предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларның ;фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.

2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстә-

кыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү.

3. Туган як табигатенә сак караш тәрбияләү.


Тибы: кабатлау.

Дәрес барышы

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

2.Актуальләштерү.Өй эшен тикшерү.

  • Бүген сыйныфта кем кизү?

  • Укучылар, бүген көн нинди?

  • Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез.

  • Кыш көне тагын нинди көннәр була?

  • Кышын буранлы, карлы, болытлы, җилле көннәрдә була.

  • Бүген ничәсе?

3. Фонетик зарядка.

- Логик рәттән артык сүзне табыгыз.


Игътибарлы, акыллы, матур, җәй, намуслы, күңелле, кызыл

-Нинди сорауны җавап бирә торган сүзләрне табыгыз.


Дус, урам, яхшы, көчле, кыш, күңелле, шәһәр


Укучылар бүген без сезнең белән  әзрәк ярышып алырбыз. Аның өчен без сезнең белән ике  төркемгә бүлендек. Һәр дөрес җавапка бер бал (йолдызчыклар) алырсыз. Дәрес ахырында шул йолдызчыкларны санарбыз. Кайсы командада йолдызчыклар күбрәк була, шул команда җиңүче була.


-Бу рәсемдә нәрсә күрәсез? Алмалар турында нәрсә әйтә аласыз?(Алмаларның берсе икенчесеннән кызылрак.Берсе икенчесеннән зуррак)

-Димәк, безнең бүгенге дәрес темабыз нинди? (Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау)

-Үзебезгә нинди максат куябыз инде? (Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә дөрес кулланырга өрәнергә, күнегүләр ярдәмендә ныгыту)







  • Төп өлеш.

  • Укучылар бүген төнлә белән шундый күп кар яуган. Бөтен дөньяны кар күмеп киткән. Әйдәгез яуган карны көрәп алыйк әле. Бу карны көрәү җиңел булмаячак. Безгә гади генә кар яумаган, ә биремле кар бөртекләре яуган. (һәр командадан берәр укучы чыгып сорауларга җавап бирәләр)

  1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

  2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

  3. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала?

  4. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

  5. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала?

  6. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала?

Молодцы, укучылар, булдырдыгыз! Кар көрәп җылындыгызмы? Киттек алга таба.


-Дәреслектән 6нчы күнегүне 78 бит укып чыгыгыз әле.Нинди табышмакның җавабы?


  • Бирелгән сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп әйтергә.

1 нче командага яшел сыйфаты.

2 нче командага зәңгәр сыйфаты.


Физминутка


  • . Сез үзегезнең көндәшләрегезгә алып килгән сорауларны бирергә тиеш буласыз.

1 төркем сораулары( 2 нче төркем җавап бирә)

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны гына гына кулланып җавап бирергә

  1. кичә урамда нинди һава торышы иде?

  2. Кыш көне көннәр озынрак, ә төннәр нинди?

  3. Кайсы сан зур: унмы, тугызмы?

  4. Җәй яздан ниндирәк?

2 нче төркем сораулары( 1 нче төркем җавап бирә)

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны гына кулланып җавап бирергә.

  1. Кыш көне кар явамы?

  2. Бүген урамда н инди һава торышы?

  3. Кыш бабай нинди төстәге тун кия?

  4. Кыш көне табигать нинди?



-Әйдәгез биремле сүзлек диктанты язып карыйк.

1 нче төркемгә артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны гын язарга,

2 нче төркемгә кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны гына язарга.

      Саргылт, ямь-яшел, түп-түгәрәк, аяз, зәңгәрсу, алсу, кеп-кечкенә, иң матур, бик киң, дөм караңгы, кызгылт, күгелҗем, әчерәк,кып- кызыл, яшькелт, аксыл.


-Тикшерәбез.



 Ягез әле,менә бу күнегүне дә эшләп карагыз

 (Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз).

... ... көн. Болында ... , ... чәчәкләр үсә. ... күктә ... кошлар сайрый.

 ... үлән арасында ... җиләкләр үсеп утыра. Нинди ... вакыт.

 

Сыйфатлар: кызыл, зәңгәр, ак, җәйге, җылы, төрле-төрле, аяз, күңелле,

 яшел.

Тест сорауларына җавап бирү.

 1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

 а) предметның билгесен;

 б) предметны;

 в) предметның хәрәкәтен.

 2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

 а) нишли? нишләгән?

 б) нинди? кайсы?

 в) кем? нәрсә?

 3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

 а) 5;

 б) 6;

 в) 4.

 4.Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә?

 а) числительное;

 б) прилагательное;

 в) существительное.

 5. Яшькелт - дигән сыйфат нинди дәрәҗәдә?

 а) чагыштыру;

 б) гади;

 в) кимлек.

 6.Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны тап.

 а) гүзәл;

 б) кып – кызыл;

 в) зуррак.

Янында утырган иптәше белән карточкаларны алыштыралар. Тестның дөреслеген тикшереп иптәшенең эшен бәялиләр. Эшнең ничәсе дөрес булса, билге шул.


Рефлексия. Йомгаклау.

- Сыйфат нәрсәне белдерә?

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

-Сыйфатның нинди дәрәҗәләре  бар?

Әйдәгез инде бергәләшеп  дәресне йомгаклап куик.

Балалар  сыйфатлар өстәгәч, җөмләләр тулыландымы? Сыйфатлар ни өчен кирәк?

-Сыйфат безнең сөйләмне ,телне матуррак яңгырашлы итә,баета. Бигрәк тә язучылар үз әсәрләрендә аларны куллануы отышлы.

 - Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар, ниндиләр?

 - Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп киләләр?

-Тагын да без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?


Өй эше.

Бик яхшы балалар. Дәфтәрләрегезгә өй эшен язып куегыз. 8нче күнегү 79 бит .



Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДБ-224198

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG