Аңлатма
язуы
1992 елның 8 июлендә
кабул ителгән
“Татарстан Республикасы
халыклары телләре
турында”гы
Татарстан Республикасы
Законы нигезендә
татар һәм
рус телләре
тигез хокуклы
дәүләт телләре
булып расланды.
Мәгариф министрлыгы
җитәкчелегендә
бик кыска
вакыт эчендә
нәтиҗәле эш
оештырылды: рус
телендә сөйләшүче
балаларга татар
теле укытуны
оештыру буенча
махсус программалар,
дәреслекләр, методик
әсбаплар, дидактик
материаллар әзерләнде,
бу юнәлештә
билгеле бер
тәҗрибә тупланды,
психологик, педагогик
нәтиҗәләр ясалды.
Бүгенге социолингвистик
ситуациядә һәм гомуми
белем бирүнең
федераль дәүләт
стандартлары тормышка ашу
кысаларында рус
телле балаларны
татарча сөйләшергә
өйрәтү буенча
яңа
программалар
эшләү зарурлыгы
килеп басты.
Тәкъдим ителгән
“Гомуми белем
бирү мәктәпләрендә
рус телле
балаларга татар
телен комуникатив
нигездә укыту
программасы” психология,
педагогика фәннәренең
яңа
казанышларына
таянган һәм
тел өйрәтү
процессында методик
стандарт итеп
кабул ителгән
коммуникатив
технология нигезендә
укыту принципларын
исәпкә алып
төзелде.
Программа
аңлатма
язуыннан һәм
төп өлештән
тора. Программаның
аңлатма
язуында татар
теле укытуның
максатлары, программа
эчтәлеген сайлауның
төп принциплары,
гомуми урта
белем бирү
мәктәбенең һәр
баскычында сөйләм
эшчәнлеге төрләре
буенча укучыларның
нинди белем
күнекмәләренә
ия булырга
тиешлеге күрсәтелде.
Төп өлештә
һәр сыйныфта
татар теле
өйрәнүнең тематик
эчтәлеге, лингвистик
материал күләме,
аларның укыту
сәгатьләренә
бүленеше, белем
һәм күнекмәләрен
бәяләү нормалары
күрсәтелде.
Һәр баланың
үзләштерү мөмкинлеге
аның табигый
индивидуаль үзенчәлегенә
нигезләнгән. Программага
һәм дәреслеккә
кергән һәрбер
материалны барлык
балаларның да
бердәй үзләштерүе
мөмкин түгел
һәм моны
таләп итәргә
ярамый. Үзләштерү
сыйныфтан сыйныфка
ныгый бара.
Шуңа
күрә программага
һәм дәреслеккә
материал тематик-концентрик
принципка (бер
үк темаларның
сыйныфтан-сыйныфка
киңәйтелеп
кабатланышы) нигезләп
тупланды. Алдагы
сыйныфлардагы материалны
кабатлау дәреслек
эчтәлегендә оештырылу мөмкинлеген истә тотып,
программада
һәр сыйныф
буенча,
нигездә,
яңа
лингвистик материал
һәм сөйләм
үрнәкләре генә
күрсәтелде.
I.
Рус телле
балаларга
татар
теле
укытуның
төп
максатлары
Билгеле булганча,
укытуның максаты
җәмгыять тарафыннан
куелган социаль
заказ белән
билгеләнә. Татарстан
Республикасының
белем бирү
системасына куйган
төп бурычы
- иҗади фикерләүче,
инициативалы,
иҗтимагый тормышта
актив катнашучы,
белемле һәм
ике дәүләт
һәм чит
телләрдә дә
иркен сөйләшеп
аралашучы билингваль
(полилингваль)
шәхес тәрбияләү.
Рус телле
балаларга татар
теле укыту
максаты киңкырлы
һәм ул
берничә аспекттан
тора: танып
белү, үстерү,
тәрбия, белем
бирү.
1. Танып
белү
максатының
эчтәлеге
Татарстан Республикасында
яшәүче һәр
милләт кешесенә,
үз халкы
тарихыннан тыш,
шушы төбәктә
төп халык
булып саналган
татар халкы
мәдәниятен, гореф-гадәтләрен,
тарихи үткәнен,
бүгенгесен, киләчәген
белү зарур.
Татар халкы
белән кулга-кул
тотынып яшәргә
әзерләнүче һәр
кеше бу
халыкның бәйрәмнәрен,
традицияләрен
аңларга,
хөрмәт итәргә,
әдәбият-сәнгать
вәкилләренең иҗади
казанышлары белән
үзенең рухи
үсешен баета
алу мөмкинлегеннән
файдаланырга
тиеш. Программа
эчтәлеге телгә
өйрәтү процессын
бала өчен
“башка дөньяга
тәрәзә ачу”
(И.Л.Бим)
булырлык һәм
шуның аркылы
аның үз
яшәешен дә
тулырак аңлавына
ярдәм итәрлек
итеп сайланды.
Татар
исемнәрен, Татарстанның
табигатен,
җирлеген,
топонимикасын
дөрес әйтә
белергә өйрәтү,
аларның семантикасы
белән кызыксындыру,
балалар фольклоры,
татар халкы
авыз иҗаты,
әдәбият-сәнгать
вәкилләре белән
беренчел таныштыру
- башлангыч
этапта
танып белү
максатының төп
эчтәлеген тәшкил
итә. Урта
звенода
Татарстанда яшәүче
милләтләр, Татарстан
символикасы, башкалабыз
Казанның тарихы,
бүгенге йөзе,
Татарстанның территориясе,
географик урыны,
экономик бәйләнешләре,
татар сәнгатенең
төрле тармаклары
буенча билгеле
булган шәхесләр,
Бөек Җиңүгә
Татарстанның өлеше
турында укучыларның
татарча сөйли
алулары төп
максат итеп
куелды.
Югары
сыйныф
укучылары, нигездә,
1-9 сыйныфта алган
белемнәрен киңәйтәләр,
тулыландыралар.
Аларның алда
аталган темалар
һәм Татарстанның
югары уку
йортлары, яңа
экономик үсеш
дәрәҗәсе, дөньякүләм
аренада бүгенге
урыны, бөтендөнья
спорт үсешенә
керткән өлеше,
Татарстандагы
яшьләр хәрәкәтләре
турында иркен
аралашуга чыгулары
максат итеп
куела.
2. Үстерү
максатының
эчтәлеге
Белем бирү
максаты методика
фәнендә бик
озак еллар
буе беренчел
дәрәҗәдәге максат
итеп саналды.
Ләкин дидактик
максатларның башкаларын
икенчел дәрәҗәдә
дип карау,
киресенчә, белем
бирү максатының
тиешле дәрәҗәдә
тормышка ашырылмавына
китерде. Шәхеснең
белемле булуы,
тәрбиялелек
һәм аның
фикерләү сәләте
үсеше дәрәҗәсеннән
дә тора.
Укыту процессында
үстерү, тәрбия
максатларын даими
күзаллап эшләү
- укытуның практик
ягы уңышлылыгының
алшарты (Л.С.Выготский).
Бу хакыйкатьне
балаларның белем
алу эшчәнлегенең
барлык этапларында
да истә
тоту зарур.
Балаларның психик
үсешен түбәндәге
юнәлешләрдә үстерүгә
аеруча игътибар
таләп ителә:
- фикерләүне
үстерү белән
бәйле психик
функцияләр: логик
фикерләү, сәбәп-нәтиҗә
бәйләнешләрен
табу, индуктив,
дидуктив фикерләү;
- хәтерне үстерү
(ихтыярый, ихтыярсыз),
игътибарлылыкны
үстерү;
- аралаша белү
сәләтен үстерү
(аралашучанлык,
хислелек, эмпатия
хисләре);
- ихтыяр көче,
максатчанлык,
активлык кебек
сәләтләрне устерү.
Программага сайланган
эчтәлек нигезендә
сөйләм эшчәнлегенең
барлык төрләре
буенча да
эш оештырганда
бу максатлар
беренче планга
куела.
3. Тәрбияви
максатның
эчтәлеге
Укучыларның тиешле
дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән
башка укыту
процессын оештыру
мөмкин түгел.
Әлбәттә, укытучының
шәхси сыйфатлары,
укучы белән
махсус оештырылган
мөгамәләсе укыту-тәрбия
процессында зур
роль уйный.
Ләкин, тәрбия
процессы, беренче
чиратта, укытуның
эчтәлеге һәм
методлары белән
бәйле. Шуңа
күрә программа
эчтәлеген сайлаганда,
материалның тәрбияви
мөмкинлекләрен
исәпкә алу
- авторларның беренчел
бурычы булды.
Балаларның яшь
үзенчәлекләренә
туры килгән,
аларны кызыксындырган
мораль проблемаларны
үз эченә
алган эчтәлек,
беренчедән, укыту
процессында тәрбияви
функция башкарса,
икенчедән, турыдан-туры
коммуникатив
мотивация туу
белән бәйле.
Уку эшчәнлеген
мотивлаштыру
юнәлешендә эшләүче
галим А.К.Маркова
фикеренчә, эчтәлегендә
әхлакый проблемалар
булган текстлар
үзләре үк
коммуникатив
мотивациягә ия,
шунлыктан аралашу
ситуациясе булдыру
әллә ни
кыенлык тудырмый.
Башка милләт
вәкилләренең күңелен
яулардай, аларда
гомумкешелек
әхлакый сыйфатларны
тәрбияләрдәй
татар әдәбияты
өлгеләре белән
таныштыру да
шушы ук
максатка буйсындырылды
һәм сөйләшү-аралашуга
алып чыгуга
кулайрак булган
әдәби әсәрләрнең
авторлары тәкъдим
ителде. Программаның
ачык характерда
булырга тиешлеген
исәпкә алып,
әдәби әсәрләр
үзләре күрсәтелмәде,
ә авторларны
санап чыгу
белән чикләнде.
Укучыларның кабул
итү мөмкинлекләрен
исәпкә алып,
аралашу-сөйләшү
проблемаларына
туры килгән
әдәби әсәрләрдән
төрле өзекләр
сайлауны дәреслек
авторларына калдыру
- методика фәнендә
программага эчтәлек
сайлауда монополиялектән
котылуның бер
юлы дип
күрсәтелә.
4. Белем
бирү
максатының
эчтәлеге
Укучыларның татар
теле буенча
лексик, грамматик
күнекмәләре филологик
белемнәр суммасы
дәрәҗәсендә генә
калмыйча, ә
сөйләм эшчәнлегенең
барлык төрләрендә
дә аралашуда
кулланырлык дәрәҗәгә
җитүе зарур.
Ягъни, укучылар,
нинди дә
булса сүзне,
я грамматик
категорияне тану,
аеру, аңлау,
тәрҗемә итү
дәрәҗәсендә генә
түгел, аларны
аралашу максатында
мөстәкыйль кулланырлык
дәрәҗәдә өйрәнергә
тиешләр. Шул
вакытта гына
татар телен
дәүләт теле
буларак өйрәнү
бурычы үтәлә.
Укучының
гомуми урта
белем бирү
мәктәбен тәмамлаганда
сөйләм
эшчәнлеге
төрләре
буенча
түбәндәге
белемнәргә
ия
булуы
күздә тотыла.
2 нче сыйныфта рус телендә
сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән “Күңелле татар теле”
укыту-методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре.
Федераль дәүләт
башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч
этабы гомуми белем бирүнең нигезе булып тора. Аның төп максаты – балаларда
белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген
формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, ягъни уку максатын куя
белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү.
Икенче сыйныфта укучы рус телле балаларга тәкъдим
ителгән укыту-методик комплекты
(УМК) Федераль дәүләт стандартларының төп положениеләренә
һәм психология,
педагогика фәннәренең
яңа
казанышларына
таянып, шулай ук тел
өйрәтү процессында
методик стандарт
итеп кабул
ителгән коммуникатив
технология принципларын
исәпкә алып
төзелде.
Укыту-методик
комплекты түбәндәге компонентлардан тора:
1.
Дәреслек.
2. Мультимедиа.
3. Язу дәфтәре.
4. Ишетеп аңлау күнегүләре.
5. Тематик план.
6. Контроль-үлчәм
материаллары.
7. Ата-аналар өчен ярдәмлек.
Укыту-методик комплекты аша татар телен дәүләт теле буларак укыту түбәндәге максатларны
күзаллый:
– телне аралашу чарасы буларак өйрәнү;
– укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен
үстерү;
– укучыларның
күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру,
татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе,
толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр
формалаштыру.
Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда
полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы
тәэмин ителү фаразлана.
Укыту-методик комплекты балаларның
психик үсешендә Федераль дәүләт
стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге
юнәлешләрне үстерүне
максат итеп куя:
- фикерләүне
үстерү белән
бәйле психик
функцияләр: логик
фикерләү, сәбәп-нәтиҗә
бәйләнешләрен
табу, индуктив,
дедуктив фикерләү;
- хәтерне үстерү
(ихтыярый, ихтыярсыз),
игътибарлылыкны
үстерү;
- аралаша белү
сәләтен үстерү
(аралашучанлык,
хислелек, эмпатия
хисләре);
- ихтыяр көче,
максатчанлык,
активлык кебек
сәләтләрне үстерү.
Укыту-методик комплектка эчтәлек
коммуникатив
технология принципларына (Е.И.Пассов) нигезләнеп сайланды.
Телне
аралашу аша өйрәнү принцибы нигезендә УМК өчен материал беренче
сыйныф балаларының аралашу сфераларын исәпкә алып сайланды.
8-9 яшьлекләр
тормышында уен, өй һәм уку хезмәте, гаиләдә һәм дуслар белән аралашу зур урын
алып тора. Балалар шулай ук табигать турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга
яраталар. Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: “Без мәктәпкә
барабыз”, “Базарда”, “Мин чисталык яратам”, “Кыш”, “ Безнең гаилә”, “Яз”,
“Туган ягым”, “Кибеттә”, “Җәй ”.
Шушы темалар
буенча сөйләшү өчен, 1 нче сыйныфта үзләштерелгән 280-290 сүзгә 100-110
чамасы яңа сүз кушыла. Шулай итеп, продуктив лексика якынча 400-420 сүзне
тәшкил итә, укучыларның, нигездә, 1 нче сыйныфта үзләштергән аралашу ситуацияләрендә
сөйләшә алулары тирәнәйтелә.
Балаларның истә
калдыру сәләтләре төрлечә. Дәрескә алынган сөйләм материалын дәрес азагында
һәр бала да үзләштереп бетермәскә мөмкин. Хәтердә калдыруның индивидуаль
үзенчәлекләрен истә тотып, дәреслектәге күнегүләр системасы шундый итеп
урнаштырылды, бер үк материалның бер дәрес дәвамында кимендә 9-10 тапкыр,
аннан соң тема буенча дәресләр дәвамында, шулай ук темалар бәйләнешендә
кабатлана баруы тәэмин ителде. Һәр сүзне, өйрәнелгән грамматик категорияне,
аралашу өчен кирәкле сөйләм үрнәкләрен системалы кабатлатып бару – УМК ның
төп бурычы булды.
Телне ятлап
түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы – чит тел өйрәнүдәге төп
принципларның берсе. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләрен, беренче
чиратта, аралашуны хәтерләтүче ситуатив күнегүләр аша тәэмин итеп
була. Мондый күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырганда да
(бу очракта мотивация тудыру ролен башкара), камилләштерү, мөстәкыйль сөйләм
үстерү этабында да кулланыла ала.
Аралашу Коммуникатив
Сөйләм үрнәге
ситуацияләре бурыч
Вы с другом встретились Спроси у друга, есть Синең чаңгың бармы?
на улице ли
у него лыжи; Әйдә,
чаңгы шуабыз.
позови
его кататься на
лыжах.
Дәреслеккә кызыклы сораулар, чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне
таләп иткән төрле биремнәр кертелде. Мондый биремнәрне балалар кызыксынып
эшлиләр, шул ук вакытта өйрәнелгән сөйләм үрнәкләре дә кабатлана.
Укыту-методик
комплектның тагын бер үзенчәлеге шунда: сөйләм эшчәнлеге төрләренә бер-бер
артлы түгел, ә параллель, бер-берсенә бәйле рәвештә өйрәтү бурычы куела.
Ягъни һәр дәрестә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә катнаша, һәм дәрес
максатында күрсәтелгән сөйләм дозасы сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре аша да
үтеп чыга. Аралашу процессы сөйләшү (диалогик, монологик сөйләм), ишетеп
аңлау, уку һәм язу аша оештырыла. Алар арасында төп урынны сөйләшү алып тора.
Диалогик
сөйләм
2 нче сыйныфта
дәрес вакытының 60-70% ын сөйләшүгә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре
буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
– сайланган
эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире
кага, раслый белү;
– дәреслектә
бирелгән үрнәк
диалогларны сәнгатьле
итеп уку,
сөйләү һәм
охшаш диалоглар
төзү, программада
күрсәтелгән коммуникатив
максатлар буенча
әңгәмәдә
катнаша алу.
Монологик
сөйләм
Сөйләм
эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга
тиешләр:
–
ќанлы
һәм җансыз
предметларны,
рәсем, картина
эчтәлеген сурәтләп
сөйли белү;
– өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация
бирә белү.
Ишетеп
аңлау (аудирование)
Аралашу өчен
төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче
сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең төп бурычлары түбәндәгеләр:
–
нормаль
темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә,
аралашуда куллана белергә өйрәтү;
–
сүзләрне,
сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша
аерырга өйрәтү;
– ишетү
хәтеренең күләмен үстерү.
Уку
Сөйләм эшчәнлегенең бу төре
буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
–
хәреф-аваз
системасын аера,
татар теленә
хас булган
авазларны дөрес
әйтеп укый
белү;
–
дәреслектә
уку өчен бирелгән
җөмләләрне, текстларны
дөрес интонация
белән укый
белү;
–
укыган
материалның эчтәлегеннән
кирәкле мәгълүматны
аерып ала
белү;
–
кечкенә
күләмле шигырьләрне
яттан сөйләү;
–
укыганда сүзлекләр
куллана белү.
Дәреслектә уку техникасын
үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр
бирелде. Үзләштерү дәрәҗәсенә карап, укытучы аларны арттыра яки киметә ала.
Язу
Сөйләм эшчәнлегенең бу төре
буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
–
татар алфавитындагы
хәрефләрне дөрес,
матур яза
белү;
– дөрес күчереп
язу күнекмәләрен
булдыру;
– бәйрәмнәр белән
котлау язу.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларында “дәреслек системасы”
төшенчәсе кертелә. “Дәреслек системасы” укучының дәреслек белән
беррәттән, мультимедиа, эш дәфтәре белән дә тәэмин ителешен күз алдында
тота.
УМКның бер компоненты булган мультимедиа ресурсы уку
процессын оештыруда индивидуаль якын килү мөмкинлеген исәпкә алып
төзелде. Укучыларга, үзләренең уку мөмкинлекләренә карап, материалга кат-кат
әйләнеп кайту, кат-кат кабатлау мөмкинлеге тудырылды. Бу исә авыр
үзләштерүче балаларга укудагы уңышсызлыклардан котылырга ярдәм
итәчәк.
Татар теле өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итү йөзеннән, мультимедиа
кызыклы биремнәр, хәрәкәт, тавыш, төсләр белән тәэмин ителде.
Мультимедиадагы интерактив мөмкинлекләр укучының уку эшчәнлегенең
мөстәкыйльлеген тудыруны күздә тота: укучы сөйләм эшчәнлеген үзе
модельләштерә, үз хаталарын үзе таба, үзе төзәтә.
Башлангыч сыйныфта укучы балалар
ата-аналарның ярдәменә аеруча мохтаҗ. 1 нче сыйныф укучыларының ата-аналары
өчен төзелгән махсус ярдәмлекне 2 нче сыйныфта да кулланырга мөмкин. Бу
ярдәмлеккә 2 нче сыйныфта өйрәнелгән материал да өстәлде. Ярдәмлектә
ата-аналарга өйрәнелгән сүзләрнең, төзелмәләрнең, диалогларның тәрҗемәләре,
грамматик категорияләргә аңлатма бирелде.
2 нче сыйныф
рус балаларының татар теле буенча белем дәрәҗәләре күрсәткечләренә укучы
үзләштерергә тиешле коммуникатив күнекмәләр, аларны тикшерү ысулы, тикшерү
өчен биремнәр кертелде.
Гомумән алганда, укыту-методик
комплектның компонентлары укыту процессын яңа стандарт таләпләре нигезендә
оештыруда тулы бер системаның үзара бәйләнгән аерым өлешләре буларак хезмәт
итә.
Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү
процессы коммуникатив
технология
нигезендә цикллылыкка
корылган.
Цикл
– уку материалын диалогик,
монологик,
ягъни
мөстәкыйль
сөйләм
дәрәҗәсенә
җиткерү
өчен
кирәк
булган
дәресләр.
Дәрес тибы
буенча бу
дәресләр лексик
күнекмәләр
формалаштыру
дәресләре
(ЛКФ) һәм
грамматик
күнекмәләр
формалаштыру
дәресләре
(ГКФ),
лексик-грамматик
күнекмәләрне
камилләштерү
дәресе
(ЛГКК), диалогик-монологик
сөйләм
дәресләре
дип атала.
Дәресләр циклында
тексттагы лексик-грамматик
материал сөйләмдә
мөстәкыйль кулланылу
дәрәҗәсенә җиткерелә,
укучылар материал
эчтәлеге буенча
спонтан сөйләм
этабына чыгалар.
ДӘРЕСЛӘРНЕ
ПЛАНЛАШТЫРУ
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.