Кукмара
туфрагында туып үскән,укыган һәм яшәгән
кешеләр
арасында дүрт кеше СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ
дигән
иң югары мактаулы исем йөртә. Герой исеме бирелгәндә, Югары Өскебаш авылы егете
Әхтәмов Сабир Әхтәм улына 18 яшь була.
Ахтямов Сабир Әхтәмович
1926 нчы елның 15 июнендә Югары Өскебаш авылында крестьян семьясында
туа. Бик яшьләй әтисе белән тимерче алачыгына барып йөри, әлеге һөнәр серләрен
яхшылап үзләштерә.Кәркәвечтә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, кайберәүләр кебек:
-Эшкә кая барыйм икән? - дип аптырап тормый. Кулына тимерче чүкечен ала. Үзенең
намуслы, фидакарь хезмәте белән әтиләре төзешкән колхозның көннән -көн
ныгуына,үсүенә ярдәм итә.
Бөек Ватан сугышы башлангач,Әхтәмҗан абый Сабирны гаиләдә һәм тимерче алачыгында төп
хуҗа итеп калдырып,фронтка китеп бара.
-“Тыныч бул,әти!Барысыдасин дигәнчәбулыр”,-диСабир. Әтисенә
биргән вәгъдәсендә нык тора Сабир.1941 елның августыннан 1943 нче
елның ноябренә кадәр колхозда өлкән тимерче булып эшләве чорында үзен бары
тик яхшы яктан гына таныта колхозда да,йортта да төп таяныч була...Көтмәгәндә,фронттан
авыр хәбәр алына. «Кызылармеец Әхтәмҗан Сәлимҗанов фашист –илбасар-ларга
каршы барган изге көрәштә Смоленск янында батырларча һәлак
булды...» Дошманнан үч алу тойгысы яшь егетнең йөрәген көйдерә. 1943 елның ноябрендә
Сабир үзе теләп,фронтка китә. Тимерче чүкечен танкка ата торган мылтыкка
алыштыра ул. Зиһенле,үткен күзле егет әлеге корал белән эш итәргә бик тиз өйрәнә.Тора-бара
ул 2нче гвардияче танк корпусының 4 нче гвардияче мотоукчылар бригадасында
иң оста бронебойщикларның берсе булып әверелә. 3 Белорусия фронтына караган әлеге
бригада составында Сабир Ахтямов Смоленскидан Кенигсбергка кадәр данлы сугышчан
юл үтә. Белоруссияне Балтик буе республикаларын азат иткәндә һәм Көнчыгыш Пруссия
өчен барган сугышларда зур кыюлык үрнәкләре күрсәтә.Белоруссиядә «Багратион»
операциясе вакытында ул тиз атып, дошманның бер танкын һәм
самоходкасын сафтан чыгара. Шуның өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Көнчыгыш
Пруссиядәге фашистлар группировкасын тар-мар иткәндә Сабир Әхтәмович
үзенең исемен мәңгелек данга күмә.
Сабир
Әхтәмович 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә үткәрелгән Җиңү парадында
катнаша. Парадта катнашучыларның Кремельдәге кабул итү мәҗлесендә дә була ул. Сугыштан
соң Сабир Әхтәмович кичке урта мәктәпне тәмамлый. Ленинградта офицерлар хәзерләү
курсында укый, хәрби частьларда подразделение командирының политик эшләр буенча
урынбасары вазыйфасын башкара. Аннары Мәсәүдә хәрби институт тәмамлагач, эчке
эшләр министрлыгы хәрби частьларында хезмәт итә,полковник дәрәҗәсенә кадәр
күтәрелә.
Запастагы
өлкән офицер Сабир Әхтәмов бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Бер үк вакытта
яшьләрне хәрби -патриотик рухта тәрбияләү буенча зур эш алып бара. Якташыбыз
туып -үскән төбәген дә онытмый. Туган авылына кайтып авылдашлары, мәктәп укучылары
белән очрашуларда катнаша.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.