Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / "Сак бул!" Класстан тыш чара + презентация 2нче класс
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

"Сак бул!" Класстан тыш чара + презентация 2нче класс

Выберите документ из архива для просмотра:

4.17 МБ ppt90D.tmp
4.94 МБ pptA6A5.tmp
4.94 МБ
24.76 КБ
библиотека
материалов
Хокук белеме фәне ул- җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләр,закон һәм аның карш...
Хокук сагында торучы сиңа ярдәмгә килер
Чит кеше белән аралашма, шәхси тормышың турында сорауларга җавап бирмә!
Урамда берүзең генә йөрмә! Кичен өйдән үзең генә чыгып китмә!
Җаваплылык турында оныту бәхетсез-леккә китерергә мөмкин
Транспорт белән сак бул!
Пиротехника уенчык түгел! Сәламәтлегеңә зыян китермә
Беркайчан да төркемгә иярмә!
Уңай һәм тискәре сыйфатлар Кешене үчекләү Матди зыян китерү Урамга чүп ташлау...
Уңай һәм тискәре сыйфатлар Кешене үчекләү Матди зыян китерү Урамга чүп ташлау...
Начар гадәтләр белән уңыш юлдаш түгел!
тест 1.Дустыңа авыр суз әйткән кешене барып кыйнау ул- а) җинаять; б) мактаул...
Барыгызга да имин көннәр телим!
14 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Хокук белеме фәне ул- җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләр,закон һәм аның карш
Описание слайда:

Хокук белеме фәне ул- җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләр,закон һәм аның каршындагы җаваплылык турындагы фән. МБОУ Нурминская СОШ Воспитатель ГПД: Галимзянова Ф.Р.

№ слайда 2 Хокук сагында торучы сиңа ярдәмгә килер
Описание слайда:

Хокук сагында торучы сиңа ярдәмгә килер

№ слайда 3 Чит кеше белән аралашма, шәхси тормышың турында сорауларга җавап бирмә!
Описание слайда:

Чит кеше белән аралашма, шәхси тормышың турында сорауларга җавап бирмә!

№ слайда 4 Урамда берүзең генә йөрмә! Кичен өйдән үзең генә чыгып китмә!
Описание слайда:

Урамда берүзең генә йөрмә! Кичен өйдән үзең генә чыгып китмә!

№ слайда 5 Җаваплылык турында оныту бәхетсез-леккә китерергә мөмкин
Описание слайда:

Җаваплылык турында оныту бәхетсез-леккә китерергә мөмкин

№ слайда 6 Транспорт белән сак бул!
Описание слайда:

Транспорт белән сак бул!

№ слайда 7 Пиротехника уенчык түгел! Сәламәтлегеңә зыян китермә
Описание слайда:

Пиротехника уенчык түгел! Сәламәтлегеңә зыян китермә

№ слайда 8 Беркайчан да төркемгә иярмә!
Описание слайда:

Беркайчан да төркемгә иярмә!

№ слайда 9 Уңай һәм тискәре сыйфатлар Кешене үчекләү Матди зыян китерү Урамга чүп ташлау
Описание слайда:

Уңай һәм тискәре сыйфатлар Кешене үчекләү Матди зыян китерү Урамга чүп ташлау Олыларга ярдәм итү Урамда чүпне чүп савытына салу Иптәшләреңне кыерсыту Теләсә кайда чүп ташлау Бер-береңә матур сүзләр әйтү Койма һәм стенага язу,пычрату Кошларга оя ясау Һәйкәлләрне пычрату Табигатьне саклау Чишмәләрне чистарту Әти-әни,туганнарыңны хөрмәт итү Бер-береңне егып,сугып уйнау Олылар сөйләшкәндә бүлдерү Мәктәп милкен саклау Кечкенәләрне җәберләү Өйдә көчеңнән килгәнчә булышу Эне-сеңелләреңне уйнату Рөхсәтсез өйдән чыгып китү Олыларга каршы әйтү 1:

№ слайда 10 Уңай һәм тискәре сыйфатлар Кешене үчекләү Матди зыян китерү Урамга чүп ташлау
Описание слайда:

Уңай һәм тискәре сыйфатлар Кешене үчекләү Матди зыян китерү Урамга чүп ташлау Олыларга ярдәм итү Урамда чүпне чүп савытына салу Иптәшләреңне кыерсыту Теләсә кайда чүп ташлау Бер-береңә матур сүзләр әйтү Койма һәм стенага язу,пычрату Кошларга оя ясау Һәйкәлләрне пычрату Табигатьне саклау Чишмәләрне чистарту Әти-әни,туганнарыңны хөрмәт итү Бер-береңне егып,сугып уйнау Олылар сөйләшкәндә бүлдерү Мәктәп милкен саклау Кечкенәләрне җәберләү Өйдә көчеңнән килгәнчә булышу Эне-сеңелләреңне уйнату Рөхсәтсез өйдән чыгып китү Олыларга каршы әйтү

№ слайда 11 Начар гадәтләр белән уңыш юлдаш түгел!
Описание слайда:

Начар гадәтләр белән уңыш юлдаш түгел!

№ слайда 12
Описание слайда:

№ слайда 13 тест 1.Дустыңа авыр суз әйткән кешене барып кыйнау ул- а) җинаять; б) мактаул
Описание слайда:

тест 1.Дустыңа авыр суз әйткән кешене барып кыйнау ул- а) җинаять; б) мактаулы гамәл; в) батырлык. 2.Кеше әйберсен сорамыйча алу- а) караклык; б) “текә”лек билгесе; в) бурычка алу. 3.Урамдагы хуҗасыз этне җәберләргә... а)ярамый, алар да закон тарафыннан яклана; б)ярамый,аны сыйпарга,кочакларга кирәк; в)ярый,кемгә кирәк ди ул. “а” күбрәк булса: син дөрес юлда,читкә тайпылма. “б” күбрәк булса: син күп вакытта ялгышасың,уйлан. “в” күбрәк булса: сиңа үз өстеңдә күп эшләргә,дөньяга карашыңны үзгәртергә кирәк.

№ слайда 14 Барыгызга да имин көннәр телим!
Описание слайда:

Барыгызга да имин көннәр телим!

библиотека
материалов

Тема: Сак бул! (Хокук белеменә кереш)

Максатлар:

-хокук фәне буенча башлангыч белем бирү;

-закон һәм җаваплылык, хокук һәм бурыч төшенчәләрен киңрәк аңлату;

-законнарны хөрмәт итүче гражданин тәрбияләү.

Җиһазлау:

-кроссворд язылган битләр;

-компьютер;

- интерактив такта;

-презентация.

Материал:

1. Астахов П.А. “Я и улица” – М. :Эксмо, 2009

2. Интернет –ресурсы. Психологические тесты для детей-

http://azps/ru/tests/indexch/html

Клуб сәгате барышы

1нче слайд ачыла.

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар. Укучылар, безнең бүгенге клуб сәгатебезнең темасы кроссвордка яшерелгән. (Кроссвордлар таратыла). Ул хокук һәм законнар турында. Кушымта 1.

Укучылар кроссворд чишәләр.

Укучылар. Кроссвордта “сак бул” дигән сүзтезмә килеп чыкты.

Тәрбияче. “Сак бул” дигән сүзтезмә кергән җөмләләр төзеп әйтегез әле.(Укучыларның җаваплары тыңлана). “Сак бул” дигән сүзтезмә кеше өчен сәламәтлеген, иҗтимагый иминлеген, тормышын саклауга өндәмә (лозунг) ул.

Кроссвордтагы сүзләрдән күренгәнчә, без бүген хокукларыбыз, аны саклаучылар һәм бозучылар турында сөйләшербез.

Әйтегез әле, урамда һәм өйдә кешеләрне, балаларны нинди куркынычлар сагалый? (Җаваплар тыңлана)

Шуларның берсе – талаучылар, урлаучылар. Хәзер, беркемгә дә сер түгел, балаларда да кыйммәтле киемнәр һәм кесә телефоннары гадәти күренеш. Шуларга кызыгучы начар кешеләр дә очрый. Урамда телефоныңны, акчаңны яки башка берәр әйбереңне талап алсалар нишләргә?(Җаваплар тыңлана) Димәк, каракның мөмкин кадәр күбрәк билгеләрен хәтерләп калырга, якын-тирәдәге зурларга хәбәр итәргә, кибет яки аптекага һ.б. кереп әйтергә. Туганнарың, хокук саклаучылар белән мөмкин кадәр тизрәк элемтәгә керергә кирәк. (2нче слайд)

Урамда теләсә кем белән сөйләшмәү, аралашмау да мөһим. Чөнки хәзер гипноз белән шөгыльләнүчеләр дә күп. (3нче слайд) Алар сине таларга, хәтта җинаять эшләүгә тартырга мөмкин.

Ә өйдә вакытта таныш булмаган кеше керергә теләсә, өйдә син үзең генә булсаң нишләргә? (Җаваплар тыңлана. Әти-әнигә телефоннан хәбәр итәргә, күршеләрне, тәрәзәдән урамдагы кешеләрне җәлеп итәргә, полициягә шалтыратырга һ.б.)

Хәзерге тормышта хәтта кеше урлау очраклары да очрый. Кешене я туганнарыннан акча алыр өчен, я коллыкка сатар өчен, яки мәсхәрәләп, хәтта үтереп ташлар өчен генә дә урлыйлар. Шундый хәлгә калмас өчен нинди саклык кагыйдәләрен үтәргә кирәк? (Җаваплар тыңлана. Урамда үзең генә йөрмәскә тырышырга, караңгыда урамга чыкмаска, әти-әнигә, әби-бабайга кайчан, кайда буласыңны әйтергә, записка язып калдырырга, телефоннан хәбәрләшергә һ.б.) (4нче слайд)

Менә без куркыныч хәлләрдә калмас өчен һәм калган очракта нишләргә кирәклеге турында сөйләштек. Ә менә кешене куркыныч хәлдә калдыру дигәнне сез ничек аңлыйсыз? (5нче слайд)

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

Менә бер куркыныч мисал. Хәзер малайлар, яшүсмерләр мопедлар, мотоциклларда йөриләр. Бер яшүсмер мотоциклда йөргәндә ялгыш бер әбине бәрдерә. Туктап ярдәм итәсе, ашыгыч ярдәм чакырасы урынга ул куркып качып китә. Кеше йөрми торган караңгы вакыт була. Әбинең аягы сынган, йөри алмый. Алган стресстан аңа инсульт була һәм үлә. Яшүсмерне табалар. Нәтиҗәдә, аңа инде хәзер тагын да авыррак җинаять өчен җавап бирергә туры килә.

Әгәр син транспорт ,хәтта сәпид кенә булса да йөртергә алынгансың икән, бу инде син үз өстеңә пассажирлар өчен дә, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә, үзең өчен дә җаваплылык алдың дигән сүз.(6нчы слайд)

Үз өстеңә җаваплылык алгансың икән төгәл үтәргә кирәк.

Бу сүз куркыныч уеннарга да кагыла. Үзеңне һәм дусларыңны куркыныч астына куйма.(7нче слайд)

Минем сезгә киңәшем: һәрвакыт үзең һәм әйләнә-тирәңдәгеләр өчен җаваплылык турында онытма. Бу синең сәламәтлек ягыннан да, закон-хокук ягыннан да куркынычсызлыгың өчен кирәк. Тагын бер шарт - һәркем үз эше

өчен үзе җавап бирә. Шуңа күрә һәрвакыт үз башың белән уйларга, ә башкаларга ияреп йөрмәскә кирәк. (8нче слайд)

Ә хәзер өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясап алабыз.Бу эшләрнең яхшысын яшелгә, ә начарларын кызылга буярга кирәк.(9-10нчы слайдлар)

Укучылар берәм-берәм торып җөмләләрне кычкырып укыйлар, эшләргә ярыймы-юкмы, нинди төскә буярга кирәклеген әйтәләр.

Начар гадәтләр белән уңыш юлдаш түгеллеген беркайчан да онытмагыз! (11нче слайд)

Бу турыда без төрле очрашулар,уеннар вакытында әңгәмәләр дә үткәрдек инде.

Ә хәзер мин сезгә кечкенә генә тест үткәреп алам. Аны эчтән генә үтеп үзегезгә бәя бирегез.(12нче слайд)

Тәрбияче. Шуның белән безнең клуб сәгатебез тәмам. (13нче слайд)

Барыгызга да иминлек, күңел тынычлыгы, сәламәтлек телим. Игътибарыгыз һәм катнашуыгыз өчен рәхмәт.





Кушымта 1.

1. Җәмгыятьтә яшәгәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләр язылган китап.

2. Шушы кагыйдәләрнең төрле төркемнәргә туплануы.

3. Кешенең закон тарафыннан сакланучы ихтыяҗлары.

4. Кешедән үтәлүе таләп ителә торган кагыйдәләр.

5. Закон бозылу очрагын һәрьяклап тикшерә һәм җәза билгели торган хөкүмәт органы.

6. Җәмгыятьтә кеше хокукларын саклаучы һәм хокук бозуларны ачыклаучы хөкүмәт органы.



Автор
Дата добавления 03.04.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров87
Номер материала ДБ-004917
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх