Музипова Рәсилә Рифгать кызының
“Исем
темасын кабатлау ”исемле дәресенә
үзанализы.
Сыйныфка
характеристика.
Дәрес
үткәрелгән 3сыйныфы - татар төркеме. Укучыларның белем алуга омтылышлары зур. Туган
телләре буларак,татар телен теләп өйрәнәләр..
Дәреснең
темасы: “Исем темасын кабатлау”.
Ул
исем сүз төркемен өйрәнгәннән соң гомумиләштереп, йомгаклау дәресе буларак
үткәрелде.
Дәрес
тибы:: йомгаклау дәресе.
Дәрес
формасы : сәяхәт-дәрес.
Дәресне
җиһазлау:ноутбук,мультимедия
проекторы,презентация.
Дәреснең
максатлары:
Белем бирү
максаты: исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алдагы дәресләрдә алган
белемнәрен
ныгыту, системалаштыру
Үстерү
максаты: чиста һәм дөрес язу, сөйләм күнекмәләрен үстерү, төрле килештәге
исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану;
Тәрбияви
максат : туган җиргә, туган телгә ихтирам, ярату хисе тәрбияләү
.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: укучылар исем турында белем һәм күнекмәләрен кулланып
биремнәрне дөрес, төгәл үтәргә; исемнәрне үз сөйләмнәрендә оста куллана белергә
өйрәнергә тиеш.
Дәрес башында балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудырылды.Моның өчен
укучылар белән әңгәмә үткәрелде,исәнләшеп хәл сорашу булды.
Экранда бирелгән табышмаклар ярдәмендә кроссвордны чишеп, дәреснең нәрсә турында
барачагын укучылардан мөстәкыйль рәвештә әйттерү өчен отышлы булды.Шуннан соң
дәреснең максатлары билгеләнде.
Уен- дәрес( сәяхәт ) укучыларның кызыксынучанлыкларын арттырды.
Дәрес
этаплары үзара тыгыз бәйләнештә,эшчәнлекнең төрле төрләре белән чиратлашып
барды. Уен элементлары, презентация куллану укучыларда кәеф күтәренкелеге
тудырды.
Укучыларның
эшчәнлегенә уңай бәяләмә бирү,мактап җибәрү аларның дәрестә активлыкларын
үстерүгә ярдәм итте.
Дәрес барышында Г.Тукай шигырьләре кулланылды. ИСЕМ сүз төркемен ныгытуга
аерым биремнәр билгеләнгән иде. Һәрбер эштән соң нәтиҗә ясалды. Сораулар ярдәмендә
ИСЕМ сүз төркеменең кагыйдәсе искә төшерелде.
Укучыларның
сәламәтлекләрен саклау, ял иттерү максатыннан физкультминутка үткәрелде.
Дәфтәрләрдә язмача эшләү үз-үзләрен һәм бер-берләрен тикшерү өчен уңайлы алым
булды. Бу эштә алар өчен иң кызыгы бер-берсен тикшерү,хаталары булса,төзәтү
иде.
Рефлексия үткәрү укучыларның дәресне аңлауларын,тәэсирләрен белү өчен ярдәм
итте. Минемчә,балалар дәрестә актив булдылар.
Дәреснең уку материалы фәннилек принцибына туры килде,3нче сыйныф баласы өчен
аңлаешлы һәм үти алырлык иде.Минемчә,дәреснең максатларына ирешелде.
Уку
вакыты нәтиҗәле кулланылды,планлаштырылган эшләр үтәлде.
Игътибарыгыз
өчен
рәхмәт!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.