Инфоурок / Другое / Конспекты / Самоанализ урока татарского языка в 8 классе

Самоанализ урока татарского языка в 8 классе


библиотека
материалов





Дәрескә үзанализ. Мин Кенә төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытам. Методик темам: “Халык авыз иҗаты әсәрләре аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү” . Бүген 8 нче сыйныф укучыларына дәрес биргәндә дә шушы теманы мисалларда чагылдырырга тырыштым. Дәреснең темасы: “Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре”. Тема яхшы үзләштерелсен өчен, дәрестә төрле эш төрләре, техник чаралар кулландым. Программада бу дәрес нәкъ үткәрү вакытына туры килә.

Дәреснең максатлары:

Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә ягыннан төрләргә аерырга өйрәтү, авылның социаль – икътисади хәле белән таныштыру, туган якка мәхәббәт, кешеләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәреснең төре: дәрес-коференция.

Теманың төп кагыйдәләре: Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә ягыннан төрләргә аерырга өйрәтү, авылның социаль – икътисади хәле белән таныштыру, туган якка мәхәббәт, кешеләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәресне структур яктан куелган максатларга туры китерерлек итеп оештырырга тырыштым. Укучылар дәрестә кызыксынып катнаштылар, бу – аларның актив булуларында чагылды. Дәрес алдагы дәресләрдә өйрәнелгән иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләрен искә төшерү белән алып барылды. Дәрестә дәреслек белән эшләү, карточкалардагы биремнәрне дә үтәү булды. Укучыларның сөйләм телләре баетылды, туган төбәккә мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тырыштык.

Дәресемнең нәтиҗәлелеген күтәрү, максатларыма ирешү өчен түбәндәге ысул һәм алымнар кулландым:

- әңгәмә (алдан тәкъдим ителгән сораулар); биремнәр буенча, дәреслек материалындагы әңгәмә. укытучы сүзе;

  • презентация карау; схемалар белән эш.

Уку эшчәнлеген оештыру формаларына килгәндә, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль эшләү булды.

Күрсәтмәлелек дәрес буе барды. Презентация һәр адымыбызда ярдәм итте. Техник чаралардан файдаланылды. Укучылар үзләре әзерләгән һәм укытучының терәк презентацияләре күрсәтелде. Таратма материаллар кулланылды. Тыңлама материал да бар иде, җыр алынды. Ул шулай ук темага туры килә. Индивидуаль эш формалары да кулланылды, укучылар дөрес җавап бирделәр. Өй эше 3 дәрәҗәдә бирелде. Дәрес эшлекле атмосферада, балаларның активлыгы белән үтсен өчен дәреснең беренче этабында ук уңай психологик халәт тудырылды.

Укучыларны дәрес темасына алып кереп китү өчен шигырь юллары файдаланылды. Тәрбияви моментлар да булды: мисаллар итеп татар халык мәкальләрен алдым. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру өчен демократик стильдә аралашырга тырыштым, шуңа күрә укучылар белән минем арада җылы мөнәсәбәт урнашты. Минемчә, дәрес нәтиҗәле узды. Укучылар материалны үзләштерә, бу темабыз әле алга таба да иярченле кушма җөмләләрнең һәр төре буенча аерым дәрес буларак дәвам итәчәк.

Гомумән, дәрескә куелган максатларга ирештем дип уйлыйм, дәресләрдә яңа алым һәм структуралар, критик фикерләү этәргечләрен кулланып  эшләү бик отышлы һәм алга таба да аларны кулланырмын, дип уйлыйм.

.





Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-262015

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG