Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Самоанализ урока на тему "Акыллы малай" тексты
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Самоанализ урока на тему "Акыллы малай" тексты

библиотека
материалов

4


Үзанализ

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә.

Хөрмәтле коллегалар, сез бүген ФДББС туры килгән дәрес карадыгыз.

Әдәби уку дәресен мин 3б сыйныфында үткәрдем. Дәрестә 16 укучы катнашты. Төркемнең уку мотивациясе һәм белем дәрәҗәсе уртача. Ләкин көчле һәм бик түбән белемле укучылар да барлыгы ачыкланды.

Бүгенге дәреснең темасы “Акыллы бала” тексты.

Бу дәрес “Без әти-әниләргә булышабыз” темасына карый.

Максат. 1. “Акыллы малай” тексты белән таныштыру; акыллы бала турында сөйли белергә шартлар булдыру.

2. Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, күмәк эшли белү, тәнкыйди фикерләвен активлаштыру, монологик сөйләм күнекмәләре формалаштыру

3. Әти-әниеңә ярдәм итеп, мөстәкыйль һәм акыллы бала булып яшәүнең мөһимлегенә ышаныч уяту.

Яңа гомуми дидактика буенча дәреснең тибы: яңа лексик белемнәрне формалаштыру дәресе. Коммуникатив технология белән укыту нигезеннән билгеләгәндә – диалогик, монологик сөйләм дәресе.

Дәрес структурасы.

8 этаптан тора:

Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

Белемнәрне актуальләштерү

Уку мәсьәләсен кую.

Уку эшчәнлегендәге авырлыктан чыгу юлын билгеләү.

Яңа материал өстендә эш. Төшенү.

Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.

Икенчел ныгыту.

Рефлексия.

  1. Оештыру, мотивация этабында укучыларда психологик уңай халәт тудыру максатыннан рифмалашкан исәнләшү формасын кулландым, моны мин смайликлар төшкән слайд һәм укытучының елмаю мимикасы аша тормышка ашырдым. Бу исә укыту эшчәнлеген кабул итәргә әзерләде, ягъни яңа теманы ачу өчен балаларда кызыксыну, теләк уятты.

Регулятив УУГ булган эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыру, мотивация тудыру максатыннан үзбәя картасы кулландым.

  1. Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

Сүзнең әйтелешен камилләштерү, тәнкыйди фикерләүне үстерү, Әңгәмәдәшеңнең эшчәнлеген күреп, тикшереп төркемдә эшли белү кебек метапредмет уку гамәлләрен күздә тотып Сингапур укыту методының “Тэйк-оф-тач-даун” структурасы аша Фонетик күнегү үткәрелде.

Укучылар үзләре мөстәкыйль рәвештә уку эшчәнлегенең темасын һәм проблемасын чыгардылар. Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү кебек уку гамәлләре формалаштырылды. Авырлыктан чыгу юлының проектын төзегәндә күрмә-график рәсемнәр кулландым. Шулай ук, авырлыктан чыгу юлларының чыганагын укучылар үзләре фаразладылар.

  1. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

Әдәби уку методикасы нигезендә текст белән эшләүнең барлык таләпләрен күздә тотып эшчәнлекне оештырдым. Танып белү максатыннан сүзлекләр кулланылды.

  1. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.

Тәнкыйди фикерләү алымы һәм интерактив метод буларак “Зиг-заг” алымы – түбәндәге коммуникатив универсаль уку гамәлләрен тормышка ашырырга ярдәм итте:

  • мәгълүматны туплау өчен бөтен күмәк эшчәнлектә катнашу;

  • әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү;

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • төркемдә эшли белү.

Бу этаптагы эшчәнлек Е.И. Пассовның коммуникатив технологиясе принципларына нигезләнде. (Телне ятлатып түгел, ә актив фикерләп өйрәнү, телне аралашу аша өйрәнү)

Менеджмент инструменты аша 1 номерлы укучылар – лидерлар булып сайланды. Укучыда кайгыртучанлык, эшчәнлекне үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау, җаваплылык хисе кебек шәхси кыйммәтләр формалаштырылды.

Белем системасына кертү һәм кабатлау.

Сингапур укыту методикасының сәламәтлеккә файда китерә, психологик-физик киеренкелекне киметә торган, Микс-пэа-шэа структурасы, үз әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый белү, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү кебек коммуникатив,универсаль уку гамәлләре формалаштырды. Рефлексия этабы.

Дәрес башында куелган максатлар көтелгән нәтиҗәне күрергә ярдәм итте. Үз көченә ышанып бетә алмаган укучыларны да активлашты, аудитория каршында курыкмыйча чыгыш ясарга ирештеләр.

Өй эше СанПин һәм ФББС таләпләрен күздә тотып 3 вариантта бирелде. Укучыларга индивидуаль якын килеп, үзләре эшли ала торган биремне сайлап алу мөмкинлеген бирдем.

Дәрестә кулланылган принциплар:

  1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы

  2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы

  3. Тормыш белән бәйләнеш

  4. Фәннилек

  5. Күрсәтмәлелек

  6. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы

  7. Ана телен исәпкә алу принцибы

  8. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы.

Дәрестә кулланылган технологияләр:

  • Е.Ф. Пассов технологиясе

  • Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе

  • Сингапур укыту структуралары

  • Сәламәтлекне саклау технологиясе.

  • ИКТ.

Укучылар үз эшчәнлекләренә дәреснең төрле этапларында контроль ясадылар. Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү.

Күнегүләр гадидән катлаулыга таба үсә барды. Болай эшләгәндә күнегүләрнең нәтиҗәсе дә күренә, чөнки биремнәр үзара бәйле, аңлаешлы һәм кызыклы, балаларны мавыктырырлык итеп бирелә. Күнегүләрне уен формасында үткәрү укучыларда кызыксыну уятты һәм телне өйрәнүне җиңеләйтте. Дәрестә кулланылган барлык материал да: төсле рәсемнәр, шартлы билгеләр – барысы да куелган максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру өчен эшләнде.

Дәрес ФДББС таләпләренә тулысынча туры килә, чөнки дәрестә укытучы белем чыганагы булмады, ә юл күрсәтүче, юнәлеш бирүче. Укыту технологияләренең, метод-алымнарның, кулланылган инновацион чыганакларның нәтиҗәлелегенә карата кытайларның бик акыллы бер әйтеме белән сүземне тәмамлыйсым килә: “Мин ишетәм – онытам; мин күрәм – аңлыйм; мин эшлим – истә калдырам.”

Дәрестә куелган максатларга ирештем, дип уйлыйм.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!









Автор
Дата добавления 28.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров190
Номер материала ДВ-295301
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх