Инфоурок Начальные классы КонспектыСаннар патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен)

Саннар патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен)

Скачать материал

Казан шәһәре175 нче  урта гомуми белем бирү мәктәбе
укытучысы Әхтямова Гөлназ Мингали кызы,
 2 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

Тема: Саннар  патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен)

 

Максат:        1.Укучыларны сан сүз төркеме   белән таныштыру.

2. Телебезгә  карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү өчен уңай

    шартлар тудыру; үз фикереңне дәлилләп әйтә белү, аралашу күнекмәләре

     булдыру.

3. Туган ягыбызның матурлыгын күрә белү, бер-береңә хөрмәт хисе

     тәрбияләү.

 

 

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү дәресе.

Метод һәм алымнар: аңлату, проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап табу, өлешчә эзләнү.

Дәрес технологиясе: иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

 

Материал һәм җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, презентация, интерактив такта, күрсәтү һәм таратма материал

 

 

Дәрес барышы:

 

1. Оештыру өлеше.

 Психологик уңай халәт тудыру:

- Исәнмесез укучылар.

Хәерле көн. Көн дәвамында мин сезгә күтәренке кәеф теләп калам.  Кәефебез тагын да күтәренке булсын өчен, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле. Рәхмәт.

 

Актуальләштерү.

  Тактада җөмлә бирелгән..

Юмарт бабай  миңа биш конфет бирде.

-Үткән дәрестә өйрәнеп киткән сүз  төркемен әйтегез әле.

- Юмарт, ул нинди билге?

- Предметның тагын нинди билгеләре була?

- Сыйфат ачыклаган исемне әйтегез?

- Сыйфат ачыклаган исем ничек атала?

- Без таныш булмаган сүз төркеме бармы монда?

Без бүген саннар яши торган   патшалыкка сәяхәткә чыгарбыз. Бу патшалык бик еракта урнашкан. Юлыбыз озын булыр.  Татарстаныбызда яши торган төрле милләт егетләре һәм кызлары безгә юл күрсәтерләр.

       (слайд)

      Патшалык булгач, аның хәзинәсе дә була инде. Хәзинәне кайда саклыйлар?

Әлбәттә сандыкта. Менә без шул сандыкны эзләрбез. Бу сандыкны  иң тырыш,  дус,  ярдәмчел сәяхәтчеләр генә таба ала. Саннар патшалыгында төрле милләт егетләре һәм кызлары яши. Алар безне каршы алып, юлыбызда  иптәш булырлар. Безгә карта ярдәм итәр.  Әйдәгез карап китик. Нинди тукталышлар көтә икән безне?

       Патшалыкка керер өчен безгә капкаларны ачарга кирәк. Бу тылсымлы капкаларда биремнәр. Әгәр без дөрес җавап бирсәк кенә, ачылырлар.

       Әйдәгез, укучылар  юлыбызны башлыйк. Күзләребезне йомабыз, тирән итеп сулыйбыз. Сәяхәтебезне башладык. Беренче капка Тимер капка.

       -Балалар, сез ничек уйлыйсыз, безгә нинди бирем үтәргә кирәк? (табышмакларга җавап бирергә кирәк)

1.Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

2 Бер агачта ике яфрак.(колак).

3 Кечкенә генә сары карт

Кигән киеме тугыз кат.(суган)

Нинди терәк сүз килеп чыкты?(сан)

-Без дөрес җавап бирдек. Димәк, без дөрес юнәлештә.(Капка ачылган тавыш). Юлыбызны дәвам итәбез.

Безнең алда тагын бер капка бар. Монысы алтыннан эшләнгән.

 

  Бирелгән җөмләләргә туры килгән сүзләрне сайлап куеп укыйбыз..

1.Безнең сыйныфыбызда -...укучы. 2.Бүген ... март. 3 Бер атнада... көн. 4 Тәнәфес ... минут була. 6 Без ... дәрескә соңга калдык. Бәйрәмдә ..... кеше бар иде.

Биремне үтәдек, капкабыз ачылды.

 

-Сез нинди сүзләр куйдыгыз?

 Без бүген нинди сүз төркеме белән танышырбыз?(сан)

Яңа теманы аңлату.

Алар  нәрсәне белдерәләр?

-Нинди сораулар куябыз?(Һәр сорауга мисал)

Дәреслек белән эш.Кагыйдә укыйбыз.

Яңа тема.Көтелгән җавап Димәк, сан предметның исәбен белдереп Ничә? Ничәнче? Ничәү? Ничәшәр? Ничәләп? сорауларына җавап бирә.(слайдта сораулар)

 Кагыйдәне бергәләп укып чыгабыз.

Ничә?- төгәл исәпне белдерә: биш,ун, утыз.

Ничәнче?  предметның тәртибен күрсәтә: бишенче,унынчы, утызынчы.

Ничәү? Барлык саннарга да ялгап булмый: Сигез, тугыз, саннарыннан башка унга кадәр саннарга.Әйдәгез санап карыйк.

Ничәшәр?:алтышар, сигезәр.

Ничәләп? егермеләп, утызлап, йөзләп.

Таблица белән эш.

БИШ АЛМА

ҖИДЕ КӨН

ӨЧ ӨСТӘЛ

ТУГЫЗ ҖИЛӘК

Бу сүзтезмәләрдән саннарны табабыз.Саннар янында нинди сүзләр килгән.

Саннар исемне  ачыклап киләләр. Сыйфатлар темасын  искә төшерик әле.Сыйфат ачыклап килгән исем ничек аталды? Сан ачыклап килгән исем ничек аталыр?

Шуны истә тотыгыз: татар телендә саналмыш  һәрвакытта да берлек санда килә.

Физкультминут. Җиләкле аланда.

Юлыбызны дәвам итәбез.(слайд) Безнең каршыбызда елга.

       Укучылар,безгә күпер  аша чыгарга кирәк.Ләкин бу күпер  тылсымлы. Күпер  аша үтәр өчен һәрберебез саннар әйтергә тиешбез.Күпер бик сыгылмалы Чыккан вакытта бик игътибарлы булыгыз.

     (Аяк эзләренә басу һәм саннар әйтү. Унбиш,егерменче,бишәү)

(Берәм-берәм басма аша үтәләр һәм урыннарына барып утыралар.)

Юлыбызны дәфтәрләрдә эш белән дәвам итәбез.

Бүгенге числоны,сыйныф эшен язабыз.

Матур язу күнегүенә Ыы  хәрефен алабыз. Икенче юлга дусларым дуслык   сүзләрен язабыз.Бу сүзләр белән җөмләләр төзибез.  119нчы биттәге 249 нчы күнегүнең бирелешен Алсу укый. Табышмакларны күчереп язабыз, сан белән саналмыш астына бер сызык сызабыз.

 Юлыбызны дәвам итәбез.

Хәзинә

(слайд)

( Шатланып): Без сандыкны таптык.( Ачып карый, ачылмый) Биредә язу бар. Сандыктагы хәзинәгә ия булу өчен тылсымлы кәгазьдәге биремне үтәргә кирәк икән бит.

Сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштырып, мәкальне укы һәм аңлат.Санга сорау куй.(слайд)

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы. Җиде кат үлчә,бер кат кис.

 

Әйдәгез, сандыкны ачып карыйк әле. Ачылды. Анда нинди хәзинә бар икән?

Дөрес, алтын акчалар.Әйдәгез, бу хәзинәне алыйк әле!

Туктагыз әле. Биредә тагын нәрсәдер бар. (Һәрбер акчага ниндидер саннар турында сораулар  язылган). Димәк, безнең хәзинәбез акча гына түгел.Саннар турында белемебез дә зур хәзинә.

 

    Укучылар,без ниһаять, Саннар патшалыгына  килеп җиттек. Бу патшалыкта нинди милләт кызлары һәм егетләре яши соң? (Татар, рус, башкорт, мари, төркмән, үзбәк,удмурт, казах,кыргыз,тадҗик, мордва һ. б халыклар яши.) Алар үзара ничек яшиләр? Әлбәттә,  бер-берләрен хөрмәт итеп, юл куеп, бер-берләренә булышып тату, дус булып яшиләр. Безнең мәктәбебездә дә төрле милләт балалары укый. Без ныклы зур бер гаилә. Бер –беребез белән дус, тату яшибез.

  Безгә сәяхәттән кайтыр вакыт  та җитте. Әйдәгез  тирән  итеп сулыш алабыз һәм әкрен генә борыннарыбыз аркылы һаваны чыгарабыз. Менә без үзебезнең яраткан сыйныф бүлмәсендә инде.

Ныгыту

Ә хәзер алган белемнәребезне йомгаклап китик

                              Тест.

1. Сан нинди  сорауларга җавап бирә?

 а) Кем? Нәрсә?

 б) Нинди?

 в) Ничә? Ничәнче?Ничәү? Ничәшәр? Ничәләп?

2. Сан ачыкланган исем ничек атала:

  а) сыйфатланмыш

  б) саналмыш

  в) берничек тә аталмый

3. Кайсы сүзтезмә дөрес.

  а) биш алма

  б) биш алмалар

  в) бишләр алма

4. Бер килограммда ничә грамм?

  а) 10

  б) 100

  в) 1000

 5.Дөрес җөмләне күрсәт.

       а)  Пеналда ун карандашлар  бар.

        б) Пеналда ун карандаш бар.

        в) Пеналда уннар карандаш бар.

 Рефлексия. Саннар нәрсәне бердерәләр.

Нинди сорауларга җавап бирәләр?

Йомгаклау.

 

 Өй эше:253 нче күнегү.

 

Шуның белән безнең  дәресебез тәмам.

 

                                   

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Саннар патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Экономист по планированию

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 290 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.09.2015 595
    • DOCX 49.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахтямова Гульназ Мингалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ахтямова Гульназ Мингалиевна
    Ахтямова Гульназ Мингалиевна
    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 20595
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания предмета «Родной (русский) язык» с учетом реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 234 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 167 человек

Курс повышения квалификации

Внедрение Федеральной образовательной программы начального общего образования

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 286 человек из 55 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 100 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации на уроках по продуктивно-творческой деятельности у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 134 человека

Мини-курс

Методы и подходы проведения трекинга и менторства

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие и воспитание: ключевые навыки для родителей маленьких детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Проектный анализ: стратегии и инструменты управления успешными проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе