Саннарның исемләшүе (технологик карта)

Скачивание материала началось

Предлагаем Вам установить расширение «Инфоурок» для удобного поиска материалов:

ПЕРЕЙТИ К УСТАНОВКЕ
1770247
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт проекта «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Другое ПрезентацииСаннарның исемләшүе (технологик карта)

Саннарның исемләшүе (технологик карта)

библиотека
материалов
“Саннарның исемләшүе” дигән темага технологик карта. Рус мәктәбенең 6 нчы сы...

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд “Саннарның исемләшүе” дигән темага технологик карта. Рус мәктәбенең 6 нчы сы
Описание слайда:

“Саннарның исемләшүе” дигән темага технологик карта. Рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфы (татар төркеме) Башкарды: МБОУ “125 нче гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Гүзәл Рәхимҗан кызы. Проект эшенең җитәкчесе: Хадиева Гөлнара Василовна Казан - 2015

2 слайд Планлаштырылган нәтиҗәләр. Шәхескә кагылышлы: Татар халык авыз иҗаты белән кы
Описание слайда:

Планлаштырылган нәтиҗәләр. Шәхескә кагылышлы: Татар халык авыз иҗаты белән кызыксыну, уңай һәм тискәре әхлакый сыйфатлар турында төшенчә булдыру. Метапредмет Танып белү УУГ: Алдан үзләштерелгән белемнәргә таянып эшли белү. Текстан төп төшенчәләрне аерып чыгару, үрнәк буенча эшләү, чагыштыру, анализлап нәтиҗә ясау. Коммуникатив УУГ: Коллектив фикер алышуда катнашу. Башкаларны тыңлау һәм аңлау. Үз фикереңне җиткерә алу, дәлилләү. Регулятив УУГ: Дәреснең темасын, формасын, максатын планлаштыру, эшчәнлек төрләрен сайлау. Укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек оештыра белү. Эшчәнлеккә үзбәя бирү. Үзләштерелгән һәм ныгытырга кирәк материалны билгеләү. Предмет буенча: Саннарның исемләшү очрагын белү, аларны тексттан таба алу, морфологик анализ ясарга өйрәнү. Исемләшкән саннарны сөйләмдә куллану.

3 слайд Дәрес этаплары 	Укытучы эшчәнлеге	Укучы эшчәнлеге 	Универсаль уку гамәлләре (
Описание слайда:

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Оештыру Мотивлаштыру (1-2 мин) Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра Сыйныф эшкә әзерләнә. Укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар. ШУУГ Укытучыңа һәм сыйныфыңа хөрмәт хисе. Дәрескә әзерлеккә үзбәя. РУУГ. Эш урынын оештыру.

4 слайд Дәрес этаплары 	Укытучы эшчәнлеге	Укучы эшчәнлеге	Универсаль уку гамәлләре (У
Описание слайда:

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Белемнәрне актуальләштерү Укучыларның белем дәрәҗәләрен, укучыларга авыр булган сорауларны ачыклый. Алдагы дәрес материалы – сан сүз төркеме искә төшерелә. Слайдта бирелгән мәкальләрне укыта, мәгънәсен ачыклата. Алардан саннарны саналмышы белән таптыра. Укылган мәкальләргә нәтиҗә ясап сан сүз төркеме турындагы билгеләмәне искә төшертә. Уку эшчәнлегенең аерым төрләрен активлаштыру максатыннан,сорауларга җавап бирәләр. Мәкальләрне укыйлар, фикерләрен әйтәләр. Саннарга сораулар куялар, саналмышы белән аерып күрсәтәләр. Билгеләмәне берничә бала әйтә. ШУУГ Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре белән кызыксыну. Алар ярдәмендә дуслыкның кадерен белергә кирәк дигән фикергә килү. П Сан сүз төркеме турындагы белемнәрен актуальләштерү. ТБУУГ Алдан үзләштерелгән белемнәргә таянып эшли белү. КУУГ Башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү, дәлилләү. РУУГ Үзконтроль, хаталарны төзәтү.

5 слайд Дәрес этаплары	Укытучы эшчәнлеге	Укучы эшчәнлеге	Универсаль уку гамәлләре (УУ
Описание слайда:

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Проблемалы ситуация булдыру.Уку мәсьәләсен кую Укучыларның белемнәрен активлаштыра, проблемалы ситуация тудыра. Яңа слайд ачыла. Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар. - Әлеге мәкаль алдагыларыннан кайсы ягы белән аерылып тора? - Әлеге кушымчаны сез нинди сүз төркемендә күрдегез? - Ул нәрсә кушымчасы? Сораулар ярдәмендә укучылардан дәреснең максатын һәм темасын формалаштыра. Максат куялар, дәреснең темасын формалаштыралар. Сорауларга җавап бирәләр. Фаразлыйлар - Мәгънәсе белән. - Саналмышы юк. - Саннарның кушымчасы бар. - Килеш кушымчасы. Укучылар дәреснең максатын, темасын билгелиләр. ШУУГ Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре белән кызыксыну. П Саннарның исемләшү очрагын белү. Исемләшкән саннарны тексттан таба алу. Килеш, тартым, сан кушымчаларын дөрес билгеләү. ТБУУГ Уку мәсьәләсен аңлау өчен синтезлау алымын куллану, нәтиҗәләр чыгара белү. КУУГ Сорауларга җавап бирү. Башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү, дәлилләү. РУУГ Дәреснең темасын,формасын, максатын планлаштыру.

6 слайд Дәрес этаплары 	Укытучы эшчәнлеге	Укучы эшчәнлеге	Универсаль уку гамәлләре (У
Описание слайда:

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Проблеманы (авырлыкны) чишү проектын төзү Проблеманы чишү юнәлешен күрсәтә. Дәреслектән (67 нче бит) кагыйдәне укыта. 141 нче күнегүне эшләтә. Беренче өлеше смарт тактада, калган өлешләре дәфтәрләрдә язма рәвештә башкарыла. Бирелгән тексттан беренче төркемгә саннарны, икенче төркемгә исемләшкән саннарны туплауларына ирешә. Максатка ирешү планын төзиләр, алгоритмны билгелиләр. Укучылар үзләренең фаразлары белән кагыйдәне чагыштыралар. Санарны 2 төркемгә туплыйлар. Һәр төркемнең үзенчәлекләрен әйтәләр. П Текстан саннарны һәм исемләшкән саннарны таба һәм аера белү, кушымчаларны дөрес билгеләү.ТБУУГ Текстан төп төшенчәләрне аерып чыгару, үрнәк буенча эшләү, чагыштыру, анализлап нәтиҗә ясый белү.КУУГ. Үз фикереңне дөрес итеп җиткерә алу. Укытучы һәм сыйныфташларың белән үзара хезмәттәшлектә катнашу.РУУГ Хаталарны табу, төзәтү, үзбәя бирү.

7 слайд Дәрес этаплары	Укытучы эшчәнлеге	Укучы эшчәнлеге 	Универсаль уку гамәлләре (У
Описание слайда:

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Белемнәрне беренчел ныгыту Белемнәрне беренчел ныгыта. Исемләшкән саннарга морфологик анализ ясау үрнәге белән таныштыра. 2 исемләшкән санга морфологик анализ ясарга бирә. 67 нче бит 141 нче күнегү (1) (Берсен, икенчесен) 143 нче күнегүдәге Ф.Яруллинның шигырен укытучы үрнәк укый. Шигырьне укучылардан укыта. Ф.Яруллин турында сораулар бирә..Әдәп - әхлак кагыйдәләре турында әңгәмә оештыра Алгоритмны кабатлап, типик биремнәрне үтиләр. Мөстәкыйль эшлиләр. Ахырыдан берничә укучы җавапны укыйлар. Дөреслеген тикшерәләр.Җавапларны чагыштыралар. Шигырьне сәнгатьле укыйлар. Әңгәмәдә катнашалар. Фикерләрен әйтәләр. П Исемләшкән саннарга морфологик анализ ясый белү. ТБУУГ Үрнәккә карап эш итү, нәтиҗә чыгару. Мөстәкыйль эшли белү. КУУГ Коллектив фикер алышуда катнашу. Башкаларны тыңлау һәм аңлау. Үз фикереңне дәлилли алу. ШУУГ Әдәби әсәр аша уңай һәм тискәре әхлакый сыйфатлар турында төшенчә булдыру. РУУГ Үзконтроль, хаталарны төзәтү.

8 слайд Дәрес этаплары 	Укытучы эшчәнлеге	Укучы эшчәнлеге	Универсаль уку гамәлләре (У
Описание слайда:

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Мөстәкыйль эш Яңа белемнәрне куллану эшчәнлеген оештыра. 143 нче күнегүне мөстәкыйль эшләтә. Төркемдә эш. Рәсем буенча исемләшкән саннарны кулланып укучылардан җөмләләр төзетү. Мөстәкыйль эшне башкаралар, үрнәк белән чагыштырып, үзләрен тикшерәләр.Шигырьдән исемләшкән саннарны язып алалар. Берсен килеш белән төрләндерәләр. Бер – Берсен бәялиләр, уңышлысын сайлыйлар. Төркемдә хикәя төзиләр. 1 укучы уңышлысын укый. П Исемләшкән саннарны сөйләмдә куллана белү. ТБУУГ Белемнәрне структуралаштыру. Ирекле һәм аңлап сөйли белү. КУУГ Үзара хезмәттәшлек итү. РУУГ Вакытны контрольдә тоту. Хаталарны табу, төзәтү, үзбәя бирү.

9 слайд Дәрес этаплары 	Укытучы эшчәнлеге 	Укучы эшчәнлеге 	Универсаль уку гамәлләре
Описание слайда:

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре), бәяләү, үзбәя Өй эше биремен аңлата. 1) Исемләшкән саннар кулланып “Дусларым” дигән темага кечкенә хикәя язып килергә. 2)Исемләшкән саннар кергән 5 мәкаль язып килергә. Рефлексияне оештыра. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели. Укучыларның дәрестәге эшен бәяли. - Без бу дәрестә нәрсәләр эшләдек? - Нәрсәгә өйрәндек? - Куйган максатыбызга ирештекме? Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сайлап алалар. Өй эшен сайлап алалар. Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максат һәм нәтиҗәләрне, аларның туры килү дәрәҗәсен чагыштыралар. ТБУУГ Өй эшенә дифференциаль бирем сайлап алу. ШУУГ Үзбәя. Уңышлы яки уңышсыз якларның сәбәбе. РУУГ. Эчтәлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгеләү.Коллектив һәм индивидуаль эшне бәяләү.

Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс профессиональной переподготовки
Библиотекарь
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Маркетинг: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: организация реабилитационной работы в социальной сфере»
Курс повышения квалификации «Экономика и право: налоги и налогообложение»
Курс повышения квалификации «Основы построения коммуникаций в организации»
Курс профессиональной переподготовки «Логистика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по подбору и оценке персонала (рекрутинг)»
Курс повышения квалификации «Правовое регулирование рекламной и PR-деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Организация маркетинга в туризме»
Курс повышения квалификации «Актуальные вопросы банковской деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Уголовно-правовые дисциплины: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Финансовые инструменты»
Курс профессиональной переподготовки «Технический контроль и техническая подготовка сварочного процесса»
Курс профессиональной переподготовки «Управление качеством»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.