Инфоурок Дошкольное образование КонспектыСценарии праздника на день матери (на татарском языке) старшая группа

Сценарии праздника на день матери (на татарском языке) старшая группа

Скачать материал

Әниләр көненә бәйрәм кичәсе. (Уртанчылар төркеме)

 

Зал бәйрәмчә бизәлгән, балалр парлашып музыка астында залга керәләр.

                        Парлы бию башкарыла.

Тәрбиячеләр ике якка чыгып басалар, балалалр парлашып биегән урыннарында таралып басып торалар.

1  Т: Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм-әниләр көне.

2. Т: Сезне бүгенге бәйрәм б\н котлыйбыз, сау-сәламәт, шат күңелле булыгыз, эшләрегез һәрчак уң булсын!

 

Бакча бүген гөрләп тора,

Шаулап тора, күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

 

          Сәламәтлек, зур шатлыклар

        Юлдаш булсыннар сезгә.

     Бервакытта да сүнмәсен

Елмаю сезнең йөздән.

 

Көенсәк тә, сөенсәк тә,

Әни диеп дәшәбез.

Һәрвакытта кирәк безгә

Иң кадерле әнкәбез.

 

                “Балам диеп”  тибә һәрчак

                                                 Әниләрнең йөрәге.

         “Үсеп җитеп кеше булсын”-

                                                 Бу аларның теләге.

 

Без үскәч тә әниләрне

Бик кадерләп яшәрбез.

“Әнкәем” дип, йомшак итеп,

Гел яратып дәшәрбез.

 

 “Әни” сүзенә сыйгандыр

Кояшның җылысы да.

            Йомшак җилләрнең назы да,

                                               Изге ай яктысы да.

 

Тәбриклибез әниләрне

Иң җылы сүзләр белән.

Сөендерик әле тагын

Бик матур бер җыр белән.

 

                       Җыр “.......................................................”.

 

Җырдан соң балалалр урыннарына утыралар. Уртада шигырь сөйләүче бала басып кала.

 

      Әниемә җыр.

Минем әни хакында

Әле җыр язылмаган.

Аның турында сөйләрлек

Кирәк сүз табылмаган.

 

Җырның иң матурын шуңа

Әнигә язам үзем.

Ул иң уңган, нурлы, чибәр,

Иң ягымлы һәм түзем.

 

Әни мине яратучы,

Юатучы, сөюче.

“Балакаем, асыл кошым,

Син бергенәм”,- диюче.

 

1 Т: Котлап бүген сезнең барчагызны

       Әниләр көне белән,

       Бәйрәмне дәвам итәбез

       Бик матур бию белән.

 

                     Бию “Нежность».

Кызлар:Латифа, Самира, Н.Азалия, Г.Алина, Ләйсән.

Малайлар:Рифат, Рәзил, Ислам, М.Әмир, ............

                         Балалар урыннарына утыралар

 

1 Т: Балалар, көннәр якты булсын өчен кем кирәк?

Б: Әни кирәк!

2 Т:Йокы татлы булсын өчен кем кирәк?

Б: Әни кирәк!

1 Т: Җил –яңгырдан саклар өчен кем кирәк?

Б: Әни кирәк!

2 Т: Ә усаллардан саклар өчен кем кирәк?

Б: Әни кирәк!

1 Т: Ашлар тәмле булсын өчен кем кирәк?

Б: Әни кирәк!

2 Т: Дөнья ямле булсын өчен кем кирәк?

Б: Әни кирәк!

1 Т: Ә әнигә кем кирәк?

Б:  Без кирәк!

2 Т: Әйе балалар, әниләребез безнең өчен яши, безне кайгырта.  Үсеп  җитеп кеше булсыннар дип торышалар. Ә инде үсеп җиткәч безнең бурыч аларны кадерләп яшәү, авыр вакытларында аларны ташламау. Ә кайвакытларда бит мондый очраклар була. Әйдәгез балалар бер шундый вакыйганы карап китәбез.

 

                     “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү.

Катнашалар: Н. Сөмбел, Мәликә, Асилә, Ләйлә, Ясмилә.

 

                                              Әкият.

Авт.: Бер урман кырыендагы авылда үзенең өч кызы белән яшәгән ди бер әни. Әтиләре авырып үлеп киткән. Шуңа бу кызларны әниләре үзе генә үстергән. Алар ятимлекне, авырлыкны сизмәсеннәр дип әниләре эшләгән дә эшләгән.

 

Әни: И кызларым минем. Мин сезне бик яратам. Сезне матур итеп киендерәсем, тәмле итеп ашатасым килә. Кая әле сезгә тиз генә ашарга әзерлим дә, эшкә барырга кирәк.

(Ул кызларын коча, башларынннан сыйпый, өстәл янында ашарга әзерли дә эшкә китә)

Ул киткәч кызлар чәчләрен тарыйлар, ашйлар, курчак, туп, сикергечләр белән уйныйлар.

Әниләре эштән кайта, кызлар аны кочып алалар.

 

Әни: Кызларым минем, алтыннарым минем. Мин юкта нишләдегез? Ашадыгызмы?

 

1 кыз: Әни-әни син югында без уйнадык.

2 кыз: Әни мин өстәлне җыйдым.

3 кыз: Әни без сине бик сагындык.

 

Авт: Шулай көн артыннан көн үткән, кызлар үсеп тә җиткән.

(Бу вакытта кызлар яулыклар бәйлиләр, алъяпкычлар кияләр)

Бер – бер артлы кияүгә дә чыгып китәләр.

(Алдан әзерләнгән ширмалар артына барып утыралар яки басалар)

Әниләре ялгыз гына калган. Ләкин аның урманда яшәүче тиен дусты булган. Ул кызларның әниләре янына килеп өйргән, хәлен белгән.

 

Тиен: Ни хәл ахирәт, хәлләрең ничек?

 

Әни: әйбәт Тиен дус, кызларымны сагынам. Эшләре күп. Яныма килә алмыйлар.

 

Тиен: Ярар, ахирәт, мин бар бит әле синең хәлләрне белергә.

(Тиен чыгып китә, әни эш эшләп йөри)

 

Авт: Беркөнне кызларның әниләре авырып китә.

(Әни караватка барып ята. Шунда тиен килеп керә)

 

Тиен: Ни булды сиңа ахирәт?

 

Әни: Менә авырып киттем әле, тора да алмыйм.

 

Тиен: Торма-торма, менә чәй эчеп ал әле. Хәзер кызларыңны чакырам, килсеннәр, хәлеңне белсеннәр.

 

Тиен өлкән кыз янына бара. Ул керләр юа.Тиен ишеккә кага.

 

Тиен: Мөмкинме. Кызым, әниең авырып китте, барып хәлен белсәңче.

 

1 Кыз: И, бик барыр идем дә, күрәсеңме күпме кер юасым бар.

 

Тиен: Эх син. Алай булса гомер буе шул тазың яныннан китмә.

(Шул вакытта кыз бакага әйләнә)

 

Авт: Тиен тиз генә уртанчы кыз янына китә. Ул килгәндә кыз җеп эрләп утыра.

 

Тиен: Мөмкинме, кызым, әниең авырып китте, барып хәлен генә белче.

 

Кыз: Бик барыр идем дә, эшем күп бит. Менә бу җепне эрләп бетерергә кирәк. Иртәгә базарга илтәсе бер.

 

Тиен: Эх син, алайса гомер буе җеп эрлә.

(Кыз шул вакытта үрмәкүчкә әверелә)

 

Авт: Тиен тиз генә өченче кызга чыгып йөгерә. Бу вакытта кыз камыр баса торган булган

 

Тиен: Кызым, синдә генә өмет. Әниең авырып китте, тиз генә барып хәлен белче.

 

Авт: Кыз Тиеннең сүзләрен ишетү б\н камырлы кулларын да юмыйча әнисе янына йөгерә. Авыру әнисен тәрбияли, дарулар бирә, дәвалый. Әнисе тиз арада терелә. Алар әле дә бергә рәхәтләнеп көн күрәләр ди.

 

 

1 Т: Бу әкият, ләкин әкиятнең нигезе-чынбарлык. Эшне, мәшәкатьләрне сылтау итеп ташламыйк якын кешеләребезне!

 

2 Т: Ягез әле бергәләшеп

       Күтәрик күңелләрне.

       Балаларнның һәркайсы да

       Ярата әниләрне.

 

                               Җыр: “............................................”

 

Уртага Самира һәм Латифа чыга

 

Мамочка, милая, нежная, славная,

Добрая, умная и лучезарная,

В ладонях мы счастье тебе подарим.

«Спасибо»,- тебе за всё говорим.

 

Мамочка, любимая, родная,

Твоей любовью свято дорожим.

Ты нас ласкаешь, понимаешь -

За всё тебе «спасибо» говорим.

 

Мы сказать желаем прямо,

Что придумаешь ещё-

Будь здорова наша мама,

Поздравляем горячо.

 

И желаем мы,  как дети,

Век остаться бы детьми.

Чтобы ты была на свете,

И с тобою рядом мы.

 

Родная, ласковая мама!

Твоя улыбка так светла.

Ты всех прекраснее на свете,

Ты сердцу нашему мила.

 

За ласку, доброту, заботу

Хотим тебя благодарить.

Собрать бы все цветы на свете

Тебе, родная, подарить.

 

Алар ике якка китәләр, балалар Доянаның “Мама” җырына биюгә чыгалар.

Кызлар:Дилназ, Айзилә, Б.Сөмбел, К.Алина, Ш.Азалия.

Малайлар:Азамат, С.Әмир, Алмаз,Тиму, Айрат.

 

                                 Бию “Мамино сердце”

 

                          Кечкенә күренеш “Өч әни”

Катнашалар: Н.Сөмбел,

 

Әниемнең әнисе – әби,

Минем әнием – әни,

Курчагыма мин әни,

Безне өйдә өч әни.

 

Мин кучагымны кыстыйм:

-Аша, үсми каласың!

Сүземне бер тыңламыйсың

Җаннарымны аласың!

 

(“Әни чыга)

-Нәрсә, кызым, уйныйсыңмы,

Ашадыңмы соң әле?

Менә сиңа тәмле ботка

Бер тиктормас бала син!

 

(Әби керә)

-И, балакай, эштән кайткан,

Гел сөяккә калгансың.

Ял ит бераз, куй эшеңне,

Һай, тынгысыз бала син!

 

1 Т: Сездә яши сүрелмәслек хисләр,

Йөзегездә шәфкать нурлары,

Сезнең җырлар аша күчә безгә

Туган халкыбызның моңнары.

 

Түгәрәккә йөрүче балалар чыгышы (Дилназ, Самира, Латифа, Ясмилә)

 

                       Җыр “..........................................”.

Җыр беткәч әзерләнгән бүләкләрен алып калган балалар алар янына чыгып басалар.

 

Гомер тормышыбыз аткан көнне

Зарыгу белән көтеп алучы,

Безнең өчен тау кадәрле йөкләр

Күтәрергә әзер калучы

Әниләр,

Мәрхәмәтле безнең әниләр.

 

         Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз

 Тормыш юлларыбыз күгендә.

     Иң кадерле бер кешебез булып,

                                         Сакланасыз күңел түрендә.

Әниләр,

Мәрхәмәтле безнең әниләр!

 

Күңелдәге җылы хисләр

Сезгә нур булып барсын

Безнең җиткергән теләкләр

Әниләр, чынга ашсын.

 

     Якты булсын көннәрегез,

   Озын булсын гомерегез.

 Әтиләр белән бергәләп

Тормыш юлын үтегез.

 

 

2 Т: Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.

 

1 Т: “Җәннәт -аналарның аяк астында,” -диләр. Әйе, бу дөрестән дә шулай. Һәрбер ана үзенең йөрәк җимеше — баласы өчен кайгырып яши. Үз чиратыбызда , без дә, әниләребезне яратып, аларга кайгы-хәсрәтләр китермичә яшик. Әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит алар безнең.

 

Толкунованың “Поговори со мною мама” җыры яңгырый, балалар үзләре әзерләгән бүләкләрен әниләренә тапшыралар.

 

Бәйрәм тәмам.

 

 

                                           

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                       Әкият.

 

Әни: И кызларым минем. Мин сезне бик яратам. Сезне матур итеп киендерәсем, тәмле итеп ашатасым килә. Кая әле сезгә тиз генә ашарга әзерлим дә, эшкә барырга кирәк.

(Ул кызларын коча, башларынннан сыйпый, өстәл янында ашарга әзерли дә эшкә китә)

 

Әни: Кызларым минем, алтыннарым минем. Мин юкта нишләдегез? Ашадыгызмы?

 

1 кыз: Әни-әни син югында без уйнадык.

 

2 кыз: Әни мин өстәлне җыйдым.

 

3 кыз: Әни без сине бик сагындык.

 

Тиен: Ни хәл ахирәт, хәлләрең ничек?

 

Әни: әйбәт Тиен дус, кызларымны сагынам. Эшләре күп. Яныма килә алмыйлар.

 

Тиен: Ярар, ахирәт, мин бар бит әле синең хәлләрне белергә.

(Тиен чыгып китә, әни эш эшләп йөри)

 

Авт: Беркөнне кызларның әниләре авырып китә.

(Әни караватка барып ята. Шунда тиен килеп керә)

 

Тиен: Ни булды сиңа ахирәт?

 

Әни: Менә авырып киттем әле, тора да алмыйм.

 

Тиен: Торма-торма, менә чәй эчеп ал әле. Хәзер кызларыңны чакырам, килсеннәр, хәлеңне белсеннәр.

 

 

Тиен: Мөмкинме. Кызым, әниең авырып китте, барып хәлен белсәңче.

 

1 Кыз: И, бик барыр идем дә, күрәсеңме күпме кер юасым бар.

 

Тиен: Эх син. Алай булса гомер буе шул тазың яныннан китмә.

(Шул вакытта кыз бакага әйләнә)

 

Тиен: Мөмкинме, кызым, әниең авырып китте, барып хәлен генә белче.

 

Кыз: Бик барыр идем дә, эшем күп бит. Менә бу җепне эрләп бетерергә кирәк. Иртәгә базарга илт Гомер тормышыбыз аткан көнне

Зарыгу белән көтеп алучы,

Безнең өчен тау кадәрле йөкләр

Күтәрергә әзер калучы

Әниләр,

Мәрхәмәтле безнең әниләр.

 

         Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз

 Тормыш юлларыбыз күгендә.

     Иң кадерле бер кешебез булып,

                                         Сакланасыз күңел түрендә.

Әниләр,

Мәрхәмәтле безнең әниләр!

 

Күңелдәге җылы хисләр

Сезгә нур булып барсын

Безнең җиткергән теләкләр

Әниләр, чынга ашсын.

 

     Якты булсын көннәрегез,

   Озын булсын гомерегез.

 Әтиләр белән бергәләп

Тормыш юлын үтегез.

 

әсе бер.

 

Тиен: Эх син, алайса гомер буе җеп эрлә.

(Кыз шул вакытта үрмәкүчкә әверелә)

 

Тиен: Кызым, синдә генә өмет. Әниең авырып китте, тиз генә барып хәлен белче.

 

Бакча бүген гөрләп тора,

Шаулап тора, күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

 

 Сәламәтлек, зур шатлыклар

 Юлдаш булсыннар сезгә.

 Бервакытта да сүнмәсен

 Елмаю сезнең йөздән.

 

Көенсәк тә, сөенсәк тә,

Әни диеп дәшәбез.

Һәрвакытта кирәк безгә

Иң кадерле әнкәбез.

 

 “Балам диеп”  тибә һәрчак

   Әниләрнең йөрәге.

  “Үсеп җитеп кеше булсын”-

    Бу аларның теләге.

 

Без үскәч тә әниләрне

Бик кадерләп яшәрбез.

“Әнкәем” дип, йомшак итеп,

Гел яратып дәшәрбез.

 

 “Әни” сүзенә сыйгандыр

 Кояшның җылысы да.

 Йомшак җилләрнең назы да,

  Изге ай яктысы да.

 

Тәбриклибез әниләрне

Иң җылы сүзләр белән.

Сөендерик әле тагын

Бик матур бер җыр белән.

      Әниемә җыр.

Минем әни хакында

Әле җыр язылмаган.

Аның турында сөйләрлек

Кирәк сүз табылмаган.

 

Җырның иң матурын шуңа

Әнигә язам үзем.

Ул иң уңган, нурлы, чибәр,

Иң ягымлы һәм түзем.

 

Әни мине яратучы,

Юатучы, сөюче.

“Балакаем, асыл кошым,

Син бергенәм”,- диюче.

 

                  Өч әни

Әниемнең әнисе – әби,

Минем әнием – әни,

Курчагыма мин әни,

Безне өйдә өч әни.

 

Мин кучагымны кыстыйм:

-Аша, үсми каласың!

Сүземне бер тыңламыйсың

Җаннарымны аласың!

 

(“Әни чыга)

-Нәрсә, кызым, уйныйсыңмы,

Ашадыңмы соң әле?

Менә сиңа тәмле ботка

Бер тиктормас бала син!

 

(Әби керә)

-И, балакай, эштән кайткан,

Гел сөяккә калгансың.

Ял ит бераз, куй эшеңне,

Һай, тынгысыз бала син!

 

Гомер тормышыбыз аткан көнне

Зарыгу белән көтеп алучы,

Безнең өчен тау кадәрле йөкләр

Күтәрергә әзер калучы

Әниләр,

Мәрхәмәтле безнең әниләр.

 

 Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз

 Тормыш юлларыбыз күгендә.

 Иң кадерле бер кешебез булып,

 Сакланасыз күңел түрендә.

Әниләр,

Мәрхәмәтле безнең әниләр!

 

Күңелдәге җылы хисләр

Сезгә нур булып барсын

Безнең җиткергән теләкләр

Әниләр, чынга ашсын.

 

 Якты булсын көннәрегез,

 Озын булсын гомерегез.

 Әтиләр белән бергәләп

 Тормыш юлын үтегез.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарии праздника на день матери (на татарском языке) старшая группа"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Главный бухгалтер

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 556 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.11.2015 6918
    • DOCX 31.3 кбайт
    • 33 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Габдрахманова Илзида Ильгизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11279
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация дополнительного образования детей в условиях дошкольной образовательной организации

Педагог дополнительного образования

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 103 человека из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 531 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Теория и методика воспитательной работы в дошкольном образовательном учреждении

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 210 человек

Курс повышения квалификации

Программа воспитания в условиях организации дополнительного образования: технология разработки и оформления

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Мини-курс

Стратегии успешного B2C маркетинга: от MoSCoW до JTBD

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы управления проектами: от концепции к реализации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Возрастные кризисы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек