Инфоурок Внеурочная деятельность КонспектыСценарий ко дню учителя на для татарских школ

Сценарий ко дню учителя на для татарских школ

Скачать материал

1аб. Хөрмәтле укытучы апа - абыйлар ! 
2аб. Без - барлык мәктәп укучылары, сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Изге эшләрегез безнең өчен, балалар өчен. Шул эшләр башкарган хезмәтегездә иминлек телибез сезгә. 
1 аб. Укытучы – изге бер сүз ул. Һәр кеше моның мәгънәсенә төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң - белем, тәрбия бирергә тырыша. 

2.аб. Хөрмәтле укытучыларыбыз, ә хәзер рөхсәт итегез, укытучылар көненә багышланган концерт - программабызны башлап жибәрергә. 

1аб.Бәйрәм белән сезне укытучым, 
Йөрәгемнең якын кешесе, 
Дөнья серен миңа өйрәтүчем, 
Яшь җаннарга ходай илчесе, 
Сезгә телим саулык, озын гомер, 
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен, 
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын, 
Яхшы гамәл, ходай рәхмәтен. 

Котлау очен суз Линура апага бирелэ.



1аб . Мәктәбебез җитәкчесе 
Бик төгәл кеше хәзер. 
Укучылар дәресләргә 
Һәрвакытта да әзер. 
Мәшәкате дә күп аның 
Бер көн ял юк анарга 
Автобус юк,математик 
Барысын да табарга. 
Шулай булгач барыбыз да 
Тәртип саклыйк Җәмәгать 
Дәресләргә соңга калмыйк 
Үрнәк булыйк һәрьяклап. 
2аб.Хөрмәтле Линура апа! Бәйрәм белән сезне. Тормышыгыз да гел шатлыклар юлдаш булсын, гаилә иминлеге, саулык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. 
 

1аб. Ак кәгазьдәй сабый күңеленә 
Язмышларны башлап яздыгыз 
Өмет тулы күпме күзләргә сез 
Яшәү чактылары салдыгыз. 
Кайгыртып гел кеше кайгыларын 
Безнең янәшәдә яшисез. 
Ходай сезгә озын гомер бирсен 
Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез! 
2аб.Лаеклы ялга чыккан хөрмәтле укытучыларыбыз  Хэмисэ  апа, Лира апа, Хэдичэ апа, Галия апа, Зэкия апа, Самига апа, Наилэ апа, Рамилэ апа, Эдибэ апа, Нахия апа, Эльмира апа, Назим абый, Рэис абый, Розалия апа, Салават абый!. Без сезне һәрчак мәктәп бинасында күрергә шатбыз. Сезгә исәнлек - саулык, озын гомер, бәхетле киләчәк телибез. Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.  Зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәм сезне бәйрәм белән котлыйбыз. 


Сезнең хөрмәткә

……………………………………………………………..

 

1 аб. Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр мөгаен. Ә боларны өйрәтүче, белем дөньясына алып керүче башлангыч сыйныф укытучыларыбыз: 
Нурзидэ апа , Эльвира апа, 
Вероника апа,  Голназ  апа, Муниба апа! 
Сезне бәйрәмегез белән котлап, рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хөрмәткә җыр: 
 «Иң гүзәл кеше икәнсез»

2аб.Түземсезләнеп көтәбез 
Урыс теле дәресен 
Җайлап кына матур итеп 
Аңлата ул барысын. 

 

1 аб. Без кая гына барсак та, кайда гына йөрсәк тә, безгә иң кирәкле тел - рус теле. Русча белмәсән - беркем белән дә киңәшеп тә, сөйләшеп тә булмый. Әмма без тырыш укытучыларыбыз барында беркайда да югалып калмабыз. Хөрмәтле рус теле укытучыларыбыз: Линура  апа , Гөлфинэ  апа, Лэйсэн апа. Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез.


Каршы алыгыз, сәхнәдә  бию………………..

2аб. Җилдәй җитез, тыйнак, гади үзен, 
Йөзек кашы итеп куярлык. 
Көч-дәрманың тулып, ташып тора. 
Гомер юлын җырлап узарлык. 
Үзгәрмә син, һәрчак кешелекле, 
Ярдәмчел һәм гадел булып кал. 
Син бәхетле чөнки сөйгән эшен, 
Йөрәгенә биреп тора ял. 


1аб.Җәүһәрия апа  мәктәптә география,обществоведение һәм история-фәннәрен укыта. Җәүһәрия апа тынгысыз, тырыш педагог. Үз эшенең остасы. Эшләгән эшләренең нәтиҗәләре дә күренә,аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәм сезне бәйрәм белән котлыйбыз. 
 
Апа . -Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Дәрестә озак утырып арыгач, без нишлибез? Дөрес, физминутка ясыйбыз, ял итеп алабыз. Әйдәгез, без дә укытучылар белән уеннар уйнап алыйк. 
Шушы уен өчен 5 укытучыбызны мәйданга чакырабыз. 
(Укытучылар чыгып, тезелеп баскач кына) 
-1 уен: “Биремнәр” дип атала! Шарикны шартлатып, эчендәге биремнәрне укырга. 
1. Скакалкада сикерергә. 
2.Апликация ясарга. 
3. Җыр җырларга. 
4. Бию биергә. 
5. Шигырь сөйләргә. 


2аб. Фамирэ апа, Илиза апа, Айназ абый.

Сезне хөрмәт итәбез, «4» ле, «5» ле билгеләрен 
Сездән өмет итәбез 
Һәр барчабыз яратабыз 
Сезнең гадилегезне 
Эшегездә зур уңышлар 
Көтеп торсын һәр көнне. 


1аб.Математика шулай ул, 
Мәсьәлә, ди , мисал ди, 
Уйларга кем яратмый 
Шуларга мин усал,- ди. 
Кораблар йөртергә, 
Һавада очарга 
Бик күп белергә кирәк, 
Шуның өчен, укучылар, 
Физика фәне сезгә бик кирәк,- ди укытучыларыбыз. Әйе, безне математика, физика фәннәре серенә төшендерүче, катлаулы мәсьәләләр чишәргә, олимпиадаларда җиңеп кайтуда безнең математика, физика укытучыларыбыз  өйрәтә. Рәхмәт сезгә хөрмәтле укытучыларыбыз. Сезне профессиональ бәйрәмегез белән тәбрикләп җыр башкара. 


2аб.Олы бәхет таптым мин эшемнән 
Зур булмаган авыл жирендә. 
Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә, 
Үкенмим мин әле бүген дә. 
Физкультура дәресендә төрле спорт уеннарын без рәхәтләнеп уйныйбыз. Физкультура дәресе күп балаларның яраткан дәресе. Сельвина апа, Альбина апа сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез. Ә хәзер сәхнәбез  


1 аб. Зур өметләр били йөрәгемне, 
Күргән саен балалар йөзен, 
Ачышларга барам көне-төне, 
Өр яңадан туа һәр көнем. 
Олы бәхет таптым мин эшемнән 

2аб. Көләч йөзле, бик матур 
Безнең укытучыбыз. 
Инглиз телен барчабызга 
Өйрәтә бит апабыз. 

1аб. Әйе, чит телне белү балаларга бик кирәк. Роза апа   балаларга бу телне өйрэтүдә зур көч куя. Роза  апага эшендә яңа үрләр, гаилә бәхете теләп калабыз. 

2 аб
Без телибез сезгә бәхет 
Алгы тормыш юлында 
Бар дәресләрне балалар 
Яратсыннар тагын да 
Туганда ук укытучы булып, 
Туу сезгә насыйп булгандыр 

1аб Бу шигырь юллары хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Райхан апа  хөрмәтенә иде. Сезне чын күңелебездән укытучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә исәнлек 
Саулык, тыныч гомер ,донья бәхете телибез. 
Сезнең хөрмәткә җыр 

2 аб Шулай ук  җыр фәннәрен укытучы, вожатая эшен алып баручы  Монибэ апаны бәйрәм белән котлыйбыз.  Тормышыгызда гел уңышлар туып торсын, исэнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. 



1аб.Кызлар хезмәт дәресендә төрле бүләкләр ясарга, чигәргә, бәйләргэ өйрәнәләр. Мәктәптән кул һөнәрләренә,кул эшләренә, аш-суга оста булып чыгарга телилэр. 
 Бу эшләрне безгә өйрәтә Аида апа.

Без телибез сезгә бәхет 
Алгы тормыш таңында, 
Биология дәресләрен балалар 
Яратсыннар тагын да. 


Химия

 

2а.Бу шигырь юллары Чулпан апа хөрмәтенә, ул химия даресларен алып бара.  Сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек саулык, озын гомер, җан тынычлыгы теләп калабыз. 

1аб.Сезгә карап сокланабыз һәрчак, 
Күңелләрдә туа горурлык. 
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар 
Безгә үрнәк булып торырлык. 

2аб.Туган якның ал таңнары сезгә 
Бүләк иткән күңел аклыгын. 
Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән 
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын. 

1аб.Кайгырганда юатучы, 
Безнең өчен ут йотучы, 
Гаделлеккә өйрәтүче, 
Рәхмәт сиңа, Укытучы! 
Үзегезнең тырышлык нәтиҗәсен укучыларыгызның өченче меңьеллыкның тулы хуҗалары булып, төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт куюларын күреп горурланырга насыйп булсын. Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий ко дню учителя на для татарских школ"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Корреспондент

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Наши учителя — самоотверженный народ. У меня такое впечатление, что они постоянно находятся в школе. Приходишь утром в школу — они уже там, уходишь из школы — они еще там. А ведь у каждого из них есть семья, собственные дети, наконец. И как они успевают еще и их воспитывать?

Какое же огромное сердце нужно иметь, чтобы изо дня в день, из года в год так щедро тратить его на нас!

И какой доброй, терпеливой и нестареющей должна быть душа.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 684 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.10.2020 207
    • DOCX 19.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Вахитова Аида Хасаметдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Вахитова Аида Хасаметдиновна
    Вахитова Аида Хасаметдиновна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 60288
    • Всего материалов: 56

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация внешкольной туристско-краеведческой работы

Педагог дополнительного образования (включая старшего)

600 ч.

9500 руб. 4450 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 79 человек

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 769 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 842 человека

Курс повышения квалификации

Деревянные духовые инструменты: актуальные вопросы методики преподавания в ДМШ и ДШИ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 31 человек

Мини-курс

Психоаналитический подход: изучение определенных аспектов психологии личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Работа с детьми с особыми образовательными потребностями

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 362 человека из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 169 человек

Мини-курс

Введение в экономическую теорию и практику

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе