Белем
бәйрәме
Укучылар җыр астында залга керәләр.
“Здравствуй,
школа”
1)Ах, какое небо
сегодня
синее,
Солнечные зайчики поют. Школьники
нарядные,
красивые
В школу первый день они идут.
Будет
первый звонок, будет первый
урок,
Здравствуй, новый учебный
год! И
у школьных
дверей
Рады видеть друзей И
улыбки учителей.
2)Было-было лето
беззаботное,
Озеро, рыбалка и
крепля.
Даже в дни осенние
холодные Вспоминаем
летний отдых наш.
3)Ждут нас в школе
новые
учебники,
Заскучал без нас просторный класс. Наши
старшеклассники-затейники
Тоже будут рады видеть
нас.
-Исәнмесез, хөрмәтле укучылар,
укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары! Менә кояшлы 1нче сентябрь таңы
безне кабат бергә җыйды. 1нче сентябрь – Белем көне! Шушы минутта меңәрләгән
укучы мәктәпкә килә, йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Бүгеннән һәр
бала көтеп алган, күңелле вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Яңа уку
елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик 4ле һәм 5ле билгеләре генә алып килсен.
Бәйрәм белән сезне дуслар!
Җыр: “Бүген белем
бәйрәме”
1) Ел саен көзләр
җиткәч,
Җилләр суынып киткәч, Без
мәктәпкә
барабыз
Һәм шуңа куанабыз.
Бүген белем
бәйрәме,
Кулда чәчәк бәйләме. Теләп
безгә бишлеләр
2тапкыр
Озата әти-әниләр.
2) Җәй буе
күрешмәгән
Классташлар очрашабыз. Яңалыклар
җыелган
Сөйләшеп һич туймыйбыз.
Бүген белем
бәйрәме,
Кулда чәчәк
бәйләме. Без
тырышып укырбыз,
2тапкыр
Үскәч галим булырбыз.
3) Укытучы
апабыз Без
аны
яратабыз.
Ул безгә белем
бирә,
Белем безгә бик кирәк.
Бүген белем
бәйрәме, Кулда
чәчәк
бәйләме.
Алда көтә дәресләр 2тапкыр
Һәм зурдан-зур өметләр.
Без тырышып
укырбыз, Үскәч
галим
булырбыз.
Алда көтә дәресләр Һәм
зурдан-зур өметләр.
Балачак иле
дәште
Серле мәктәп
иленә.
Исәнмесез, хәерле көн, Килгәннәргә
бәйрәмгә.
Котлы булсын, яңгырап торсын
Якты белем
бәйрәме.
Күмсен бәхет –
шатлыкка
Матур чәчәк бәйләме.
Мәктәп тә бит каршы
ала Барыбызны
иркәләп.
Кочагына кыса кебек
Килгән өчен
иртәрәк.
Без тырышып
укырбыз,
Җиңү яулап һәрвакыт. Мондый
матур
мәктәп
Кайда бар икән тагын?!
Һава салкыная
бара,
Аяк басабыз көзгә. Сары
төстә яфраклар
да
Чалына инде
күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән, Үтте
дә
каникуллар.
Бүген бәйрәм – Белем
көне
Мәктәпкә илтә юллар.
Гөжләгәндәй бал
кортлары Гөр
килә мәктәп
алды.
Шат тавышлар: кемнәр,
кайда,
Ничек үткәргән
ялны?
Кыңгырау да
сагынгандыр,
Моң сарылган теленә, Парта
артына
чакыра
Әйдәп белем иленә.
Белем бәйрәмен алып
килә
Кыңгыраулы сентябрь.
Кулларымда тере
чәчәк,
Шатлыгымны син дә күр. Ашкынамын
мәктәбемә
Әйтерсең, туган йортым. Мәктәбемә
илтер
сукмак
Гел шулай нурлы булсын.
Мәктәпкәем каршы
ала
Барыбызны иркәләп. Кочагына
кыса
кебек
Килгән өчен
иртәрәк.
Саумы, мәктәп, исәнме!-
дип, Түргә
узабыз.
Яңгыратып тирә – юньне
Җырлар
сузабыз.
Мәктәп, мәктәп, синдә
көтә
Белем юллары. Шулар
аша дәвам
итә
Илем юллары.
И, килә яңа
кешеләр
Юлларны гөлгә
күмеп. Иң
кечкенә –
беренчеләр,
Үзләре гөлләр кебек. Чәчәктәй
ваемсыз
үткән
Гомернең җиде елы. Гомернең
шушы
көненнән
Башлана гыйлем
юлы.
Киләсез бүген мәктәпкә, Юлларга
гөлләр
түгеп.
Иң кечкенә
беренчеләр,
Үзегез гөлләр кебек.
-Кадерле, кунаклар! Безнең нәни
дусларыбыз – 1нче сыйныфлар бүген кешенең гомерендә бер генә була торган
мизгелне кичерәләр. Алар бүгеннән укучы булачаклар. Мәктәптә тәүге адымнарын
атлаучы 1нче сыйныф укучыларын алкышлап үтик әле. Таныш булыгыз, менә алар:
Газизова Венера Шәүкәт
кызы,
Ковалевский Дмитрий
Юрий улы
Чәчәкләр тотып
кулга
Без чыктык олы
юлга.
Һәркем белә,
әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә. Бүген
йөзләр көләч
безнең, Күңел
сөенә. Атлыйбыз
тәүге
адымнар
Белем иленә.
Зазвенел звонок
веселый,
Наш учитель у
доски.
Мы пришли сегодня в школу, Мы
теперь ученики.
Җыр: “Өйрәтәләр
мәктәпләрдә”
1) Каләм тотып
кулларга
Хәрефләрне
язарга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә,
мәктәпләрдә.
Тапкырларга,
бүләргә, Нәниләрне
сөяргә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
2) 5кә 5не
кушарга,
Хәрефтән сүз
ясарга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә,
мәктәпләрдә.
Белер өчен бик
күпне,
Яратырга
китапны
2тапкыр
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
3) Таңнар ничек
атканны,
Кояш ничек
батканны
Өйрәтәләр мәктәпләрдә,
мәктәпләрдә.
Табарга
утрауларны, Биек
- биек
тауларны
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
4) Өтер белән
ноктаны
Кайчан, кайда
куйганны
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә. Дуслык
кадерен
белергә,
Сузылсын дип гомергә 2тапкыр
Өйрәтәләр мәктәпләрдә,
мәктәпләрдә.
Җир йөзендә төрле
телдә
Никадәрле китап
бар!
Безнең өчен
һәрберсе Бик
кадерле бит
алар.
Әмма барлык китапларның Иң
беренче
баскычы,
Күңелләргә тәүге
булып
Белемгә юл
ачучы,
Тирән серләр
сараена
Тәүге ачкыч бирүче, Беренче
кат шул
сарайга
Безне алып
керүче
Тик бер китап. Аңа тиңдәш Нинди
китап бар
тагын?
Беләмсез, ул нинди
китап?
Хор: Ул – Әлифба китабы!
(1нче сыйныф укучыларына Әлифба
дәреслеге таратыла)
Бүген башлап басасың
син Олы
белем
юлына.
Белем дөньясына ачкыч -
Әлифба ал
кулыңа.
Әлифбагыз – алтын
ачкыч,
Аны ихлас укыгыз. Белем
балән
коралланып
Галәмнәрне айкагыз. Иренмичә,
ялкауланмый Укыгыз
фән
илендә.
Китапларны ачар
өчен
Ачкыч бирәбез сезгә.
(1нче сыйныф укучыларына Белем
ачкычы тапшырыла)
Бездән сезгә шул
теләк: Белегез
укуның
кадерен.
Ертмагыз дәфтәр
битләрен,
Саклагыз китапны
кадерләп.
Пөхтә булсын
киемегез,
Таза булсын кул һәм битегез.
Мәктәптә күңелле
булсын, Дәресләр
җиңел
үтсен.
Тик сезнең өчен
ачылсын
Бар могҗизасы җирнең.
Уку елы сезгә
һәрчак Бары
уңыш
китерсен.
Диктантлар бишкә язылсын, Мәсьәләләр
чишелсен.
Курыкмагыз һич бер эштән – кыю
булыгыз!
Игелекле
булыгыз,
Кешелекле
булыгыз,
Олыларны
хөрмәтләп,
Тәмле телле булыгыз.
Җыр: “Тылсымлы сүзләр”
1) Иртән әни
уята:
-Балам, хәерле иртә! Шул
тылсымлы сүз
мине
Көн буе саклап йөртә. Әби
мәктәпкә
озата:
-Балам,- дип,- хәерле
юл!
Әбием изге күңелле, Гел
хәерле була юл.
Мин шушындый
сүзләр беләм, Син
дә беләсең
микән?
Хәерле юл, хәерле көн - 2тапкыр Тылсымлы
сүзләр икән.
2) Мәктәбемә
баргач
та
Телимен хәерле
көн.
Әллә шуңа әйбәт кенә, Хәерле
уза бу
көн.
Кичен әти каршы ала:
-Хәерле кич, балам,
-диеп.
Бергәләшеп
уйнаганда
Хәерле уза кич бик.
Мин шушындый
сүзләр
беләм,
Син дә беләсең
микән?
Хәерле юл, хәерле көн
- 2тапкыр
Тылсымлы
сүзләр икән.
Котлаулар
-Чакыра, тагын
чакыра
Кыңгырау
классларга.
Бүгеннән – Белем
көненнән
Уку елы
башлана! 1нче
сыйныф укучыларын 1нче дәресләренә озатыр вакыт җитте.
Инде бу кыңгырау борынгы –
күптәнге,
Ничәмә
елларны мәктәптә
үткәрде.
Ул бик күп дусларны дәрескә
чакырган,
Аларны зур юлга озаткан
ахырдан.
“Чың!” итеп
алыр ул кыңгырау –
җизбатыр.
Ныграк кагылсаң, мәктәпне
кузгатыр.
Мә, дустым, чылтырат, бүгеннән – мәктәпкә! Бүгеннән
зур юлга, хәерле сәгатьтә!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.