София: Внимание!
Внимание!
Наш праздник
начинается!
И пусть веселье,
улыбки и смех,
Сегодня не
кончаются.
Алып баручы: Әтиләр һәм әниләр! Без әзер! Ә сез әзерме?
Әти-әниләр: Әйе!
Алып баручы: Ә без сезнең әзерлекне тикшереп карыйк
эле. Табышмак әйтәм, җавабын табарсызмы?
Кырлар буш
кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана,
Бу кайчак була?
Әти-әниләр: Көз.
Алып баручы: Дөрес.
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп
җитте.
Муллык тулы бу
бәйрәмне
Балалар күптән
көтте.
Ә хәзер көчле кул чабулар
астында балаларны бәйрәмгә чакырабыз.
Күңелле музыка астында балалар залга керәләр
һәм ярымтүгәрәк ясап тезелеп басалар.Аларны Көз каршы ала.
Көз:
Саумысез, якын дусларым!
Сезне сагынып килдем мин.
Агачларга, куакларга
Сары яфрак элдем мин.
Алып баручы:
Көз, алтын көз!
Без сине күптән көттек,
Син килүгә сөендек.
Бик күп җыр, бию, табышмак
Һәм шигырьләр өйрәндек.
Балалар
шигырьләр сөйлиләр:
Ранель:
Көз килде, үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Иделия:
Көз көннәре килеп
җитте,
Хушлашабыз җәй
белән.
Бөтен җиргә
яфраклардан
Алтын келәм
җәелгән.
Азалия:
Яфракларын
коя-коя
Бакчабызга килде
көз.
Алтын-сары
яфракларны
Кулыбызга җыйдык
без.
Аяз:
Сары яфрак белән
Безнең бакча
тулган,
Кояш та елмаймый,
Белмим, нәрсә булган?
Алисә:
Оча яфрак, уйный
яфрак,
Һаваларда әйләнеп.
Бүген бездә, бүген
бездә
Яфракларның
бәйрәме.
Әмир:
Осень, осень за
окошком:
Дождик сыплется горошком,
Листья падают шурша.
Как ты Осень хороша!
Ибраһим:
Листья золотом
расшиты,
Тропки золотом умыты.
В ярких шапочках грибы,
Всё нам, Осень, даришь ты!
Көз: Шигырьләрне бик
матур сөйлисез икән. Көз турында җыр да беләсезме?
Балалар: Әйе.
Көз: Минем көз
турында матур җыр тыңлыйсым килә.
Алып баручы: Балалар, Көзгә матур җыр җырлап
күрсәтәбезме?
Балалар: Әйе!
ПЕСНЯ НА ТАТ. ЯЗЫКЕ «КӨЗ КИЛДЕ».
1. Алтын көз килде безгә.
Сары яфраклар
җирдә.
Яңгыр ява
тып-тып-тып,
Бөтен җирне
чылатып.
2. Кошлар оча һавада.
Җылы якларга таба.
Яз җиткәч алар
бергә
Әйләнеп кайтыр
безгә.
Көз: Афәрин! Матур җырладыгыз, балалар.
Алып баручы:
Яфраклар тирбәлә,
Кояш та сөенә,
Әйдәгез биибез,
Алтын көз көенә.
Балалар таныш бию элементларын кулланып бииләр,
кулларын өскә күтәреп, “яңгыр тамчыларын” тоталар һәм үз урыннарына утыралар.
Алып баручы: Балалар,
әгәр яңгыр яуса, без аннан ничек качабыз?
Балалар: Зонтик астына качабыз.
Иделия:
Апа, безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
Алып баручы:
Беркем дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.
Мәдинә:
Не страшен дождик нам с тобой
Ведь зонтик есть у нас с тобой
Мы будем весело гулять
По лужам шлёпать и скакать!
Эмилия:
Если дождик проливной
То зонтик я беру с собой!
Очень яркий и большой
Жёлтый, красный, голубой!
«Зонтиклар белән бию»
Алып баручы: Балалар, ишетәсезме, кемдер безнең яныбызга
ашыга.
Чебен гөмбәсе керә.
Чебен гөмбәсе: Исәнмесез, минем кечкенә дусларым!
Урмандагы аланга
Кояш нурлары төшә.
Шул аланда бик
тәмле,
Матур гөмбәләр үсә.
Гөмбәләр, чыгыгыз,
үзегез турында сөйләгез!
Музыка уйный, малайлар-гөмбәләр
уртага чыгып баса.
Усманов Ислам:
Мин – чебен гөмбәсе,
Бик матур гөмбә мин.
Тик мине ашама!
Агулы булам мин.
Сәфәр:
Посмотрите
на меня.
Я красавиц хоть куда
В красной шапке мухомор
Вылез прямо на бугор.
Кәрим:
Гөмбә, гөмбә, гөмбәкәй,
Нигә син бик бәләкәй?
Яңгыр суын эчәргә
Һәм зур булып үсәргә!
Чебен гөмбәсе:
Гөмбәләр, килегез,
Матур бию биегез.
Гөмбәләр биюе
Чебен гөмбәсе: Рәхмәт сезгә, балалар, ә миңа китәргә вакыт, сау булыгыз!
Балалар: Сау булыгыз!
Көз:
Дусларым, сезгә рәхмәт,
Балалар, сез бик әйбәт!
Алып килдем мин бүләк, Сезгә уңышлар
теләп.
Әйдә, күзләрне каплыйк
Һәм 5 кә кадәр саныйк:
1, 2, 3, 4, 5.
Хәзер күзләрне ачыйк.
Ягез әле, карагыз,
Нәрсә минем кәрзиндә?
Балалар: Алмалар!
Алып баручы: Нинди матур алмалар!
Көз: Ашагыз сез, балалар!
Күңелле
көй яңгырый, Көз китәргә җыена.
Көз:
Миңа китәргә вакыт, балалар!
Сау булыгыз!
Дус-тату яшәгез, тәрбияче апаларны
тыңлагыз.
Балалар: Сау булыгыз!
Алып баручы:
Биедек тә, җырладык та,
Шатландык та барыбыз.
Бәйрәмебез тәмамланды,
Сау булыгыз барчагыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.