Борынгыдан
килгән йола-каз өмәсе.
Класстан
тыш чара
Төзүче:
Усманова Г.Г.
1квалификацион
категорияле
татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Җиһазлар: Каз реквизитлары (каз
формасында поролон кисеп оекка кидерергә мөмкин), көянтә, каз канатлары.
Алып баручы
Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч
Бик
симергәч казлары –
Җыелышып
казлар йолкый
Күрше-тирә
кызлары.
Каз
канаты, каз өмәсе –
Борынгыдан
калган йола.
Сездә
була, бездә була,
Күңел
шатлыкка тула.
Күмәк хезмәт, уен, көлке
Була каз өмәсендә,
Кызлар-егетләр җыела,
Зур шатлык һәммәсенә.
1 бала. Бүген
бездә каз өмәсе,
Каз өмәсе бүген бездә.
Уйныйк, биик, күңел ачыйк,
Ял итик бергә-бергә.
2 бала. Каз
канатлары йолкыйбыз
Бу эшне яратабыз
Җырлап-көлеп, уйнап-биеп
Күңелне юатабыз.
3 бала. Каурый
сибәм су юлына
Ишле булсын казыгыз.
Өмәләрдә эш күрсәтеп,
Ярлар табып калыгыз.
4 бала. Бии-бии
сылу кызлар
Чыңлый чулпы, төймәсе,
Борынгыдан килгән йола
Татарның каз өмәсе.
5 бала. Каз бәлеше
тәмле пешә
Кызыл кирпеч мичләрдә
Серләшәбез, сайрашабыз,
Бу күңеле кичләрдә.
Авыл өе .
Кызлар “Каз
канаты” җырын җырлый-җырлый каз йолкый.
1 нче кыз.
Каз
канатларын йолкыйбыз,
Бу эшне яратабыз!
Җырлап-көлеп,
уйнап-биеп,
Күңелләр
юатабыз
2нче кыз
Каз бәлеше
тәмле пешә
Кызыл
кирпич мичләрдә.
Серләшәбез,
сайрашабыз
Бу күңелле
кичләрдә.
1 нче кыз. Диләрәнең
казы чистарак булган бит, кызлар.
2 нче кыз. Әй уңган
да безнең Диләрә. Нәрсәгә тотынса, шуңа кулы килеп тора.
3 нче кыз. Безнеке дә
аныкыннан ким түгел. Менә карагыз. Ялт иттердек.
Сикереп
тора, каз түшкәсен кулында сикертеп “шап-шап” итеп
суккалый.
4 нче кыз. Кызлар
инде инешкә төшеп казларны юарга кирәк булыр.
Җырлый-җырлый
кызлар киенәләр, көянтә йокыган казларны асалар, чыгып китәләр
2
нче күренеш.
Кыз (тәрәзәдән карап)
Култыкларында тазлары
Тазларында казлары.
Дулкынланып, янып пешеп
Эшли өмә кызлары.
2 кыз. Син егетләрне чакырдыңмы?
1 нче кыз. Юк, әле.
2. Хәзер Дамир килергә тиеш. Аңа әйтеп
җиберербез әле.
1. Әнә Дамир да килә. (Дамир килеп
тәрәзәгә чиртә. Ул бик кечкенә .Аның чалбар балакларын эт талап, ертыкалап
бетергән. Якында гына эт өргәне ишетелә.)
2. Син нишләдең? Сиңа ни булды?
Дамир. Бата-бата йөзеп килдем
Сулы ерганак аша,
Дәү-дәү этләр каршы чыкты,
Йөгердем кача- кача
1. Дамир,
зинһар, егетләрне чакырып кил әле.
Дамир. Ярый, хәзер.
“Каз канаты” көе
1.Кызлар, егетләргә
сатарга канатлар алыгыз. Егетләр бусага хакы түләмәсәләр, сөлге белән
кыйнарбыз.
2.Үпкәләп кайтып
китмәсләрме?
3. Юк.Никадәр нык суксаң.
Шулкадәр күңеле була.
Егетләр
тавышы, ишек шакыйлар. Кызлар алъяпкычларын салалар, яулыкларын матурлыйлар,
көзгегә караналар.
“Эх. сез матур кызлар”җыры
Ишектән гармун тартып егетләр керә.
1 егет.
Исәнмесез-саумысыз,
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
2 егет.
Исәнмесез-саумысыз,
Котлы булсын өмәгез.
Муллык булсын өегездә,
Безгә бәхет теләгез
2
нче кыз.
(канат тотып чыга). Канат сатабыз, канат,
Ап-агын сайлап, карап,
Кемгә кирәк, алыгыз,
Бармы акча-ялыгыз?
1 нче егет. (Канатларны
карый) Канатыгыз
кыйммәтме?
3 нче кыз.
Канатыбыз бер алтын.
2 нче егет. Кыйммәт
икән: бер алтын.
1 нче егет. Канатлар
сездә калсын. (артлары белән басалар)
1 нче кыз. Егет
саран булмасын, акча җәлләп тормасын.
3 нче
егет. Әйдә, сезнеңчә булсын (егетләр
конфет-прәннекләргә канат алыштыралар, парлашып эскәмиягә барып утыралар,
канатларны сәхнә кырыена тезеп куялар).
-
“Чума
үрдәк, чума каз”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Йөзек салышлы” уеннары уйный, табышмак
әйтешәләр.
Бер малай
бүлмә буйлап иснәнеп йөри
1 нче егет. Нинди
тәмле ис чыкты?
3 нче кыз. Каз?!
1 нче кыз казны
алып чыга:
Ал да
итәрбез әле,
Гөл дә итәрбез әле,
Бергәләшеп пешкән каздан
Авыз итәрбез әле.
Бергәләп .
Халкыбызның каз өмәсе –
Байлык, муллык бәйрәме.
Киңрәк булсын, күбрәк булсын
Күңел ачу мәйданы!
Җырлый-җырлый
чыгып китәләр.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.