Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Сценарий Афганская война "Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек"

Сценарий Афганская война "Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек"



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек”


Музыка яңгырый. Сәхнәгә алып баручылар чыга.

1 а.б. Әфган сугышы... 15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә. Шушы көндә күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?


2 а.б. Тарихтан күренгәнчә, 1978 нче елда Әфганстанда хакимият бәреп төшерелгәч, фетнәчеләр төркемен җитәкләгән Хафизулла Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу хәл СССР җитәкчеләрен хафага салмый кала алмый. Чөнки Әфганстан – чиктәш дәүләт. Әгәр бөтен планетаны үз кубызына биетергә теләгән Америка Кушма Штатлары, Әфганстанны яулап алып, илебезгә үз ракеталарын төбәп, куркыту позициясен алса, бик куркыныч булачагын аңлыйлар, һәм совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Әфганстан җиренә кертелә.


1а.б. Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.

Әфган - таулар, ташлар иле...

Бәгырьләрне өтеп исә сәмум җиле.

Кыяларың, бәлки, кемнәргәдер гүзәл.

Миңа гүзәл түгел! Түзәм, бары түзәм...

Син мине көтмәдең, чакырмадың,беләм.

Мин дә үзем түгел, ил кушканга киләм.

Боерыкны солдат тикшермичә үтәр...

Туган илдә мине газиз әнкәм көтә.



Әфганстан!

Миңа ят, сөйкемсез синең җирең-күгең.

Миңа һич кирәкми синең чүлең, далаң.

Мин яшел тугайда уйнап үскән бала.

Комың кисә күзне, зәһәр кояшың да.

Мине үлем көтә Әфган кыясында.



Беркемгә сиздерми үкси күңел, үкси.

Әмер үтәп кенә үсми күңел, үсми.

Кургаш табутларда кайтып китә дуслар.

Кем гаепле моңа, синме-минме,дошман?

Чакырмыйча килдем, әмер бирде иван.

Мин бер татар улы, күңелемдә иман.

Җыр “Кичер мине, әнкәй, гафу ит”



1 а.б. Әфган сугышы Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаккарак сузыла.

2 а.б. Йөрәктә эзсез үтмәгән 9 ел һәм ике ай – 3338 көн һәм төн дәвам итә сугыш.

1 а.б. Таулар илендәге утлы кыялар аша 600 мең совет солдаты һәм офицеры уза. 72-се Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 15 меңнән артык солдатның гомере өзелә, алты меңе Ватанга кайткач, сугышта алган яра һәм авырулардан вафат була, 311 кеше хәбәрсез югала.

2 а.б. Менә шундый ул Әфган сугышы статистикасы. Ә җәрәхәтләнгән күңелләр, яраланган язмышлар, ятимнәр, толлар күпме?..

1 а.б. Сугыш турында истәлекләр башка бер истәлеккә дә охшамый. Әфган истәлекләре әрнүле һәм йөрәкне өзгеч. 15 февраль шундый кайнар нокталарда катнашкан хәрбиләрне искә алу көне.

Әфган сугышы турында җыр

2 а.б. Әфган сугышында Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, 233 е гарипләнә, 546 сы яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар – безнең ватандашлар, якташлар. “Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, -  дигән борынгы бабаларыбыз. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без.

Сагынам, дуслар, туган илнең

Кичләрен, иртәләрен.

Кайтсам-каенын, талларын

Кочармын, иркәләрмен.

Хәвефле Әфган җирендә

Тынгысыз безнең йокы.

Төшенә кереп йөдәтә

Солдатны туган йөрты.

Кайтыр көнен, сәгатьләрен,

Минутын санап тора.

Тик әҗәл аның үзен дә

Чат саен саклап тора



Ул ышана иде чын дуслыкка,

Ул яшәүне шундый сөя иде.

Илне саклауны ул бала чактан

Изге бурыч итеп тоя иде.

Сынау чоры килде ихтыярын.

Каршысына үлем булып килде.

Ул берүзе аңа каршы басты,

Башкаларга аның юлын бүлде.


Кичерә күр, әнкәй. Язмыштан

Без җиңел юл өмет итмәдек.

Үлем килсә, бастык йөзгә-йөз,

Чигенмәдек, качып китмәдек.

Үзебезгә тигән өлешне

Башкаларга бүләк итмәдек.

Үзебезнең йөкне үзебез

Үтәселәр идек күтәреп,

Җибәрмәде әҗәл үткәреп...


Бию башкарыла



1 а.б. Ә Кукмара районыннан чыгып киткән 113 асыл егетнең дүртесенә туган нигезләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмый.


2 а.б. Менә алар Әфган сугышы корбаннары:

  1. Шамил Мөхәммәтҗан улы Касыймов, Камышлы авылыннан

  2. Рәис Хәким улы Вәккасов, Чуллы авылыннан

  3. Наил Вәгыйз улы Латыйпов, Купка авылыннан

  4. Тәлгать Мәгъсүт улы Әхмәтшин, Чишмәбаш авылыннан.



1 а.б. Алар якыннарының күңелендә 18-20 яшьлек булып калдылар. Аларның батырлыклары буыннан-буынга ядкарь итеп сөйләрлек.


Ш.Касыймовка багышланган бәет, Т.Әхмәтшинның әнисе язган шигырьләр укыла.



2 а.б. Безнең җирлектән дә 5 егеткә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килә. Бәхеткә каршы 5се дә исән-сау туган авылларына әйләнеп кайталар.


1 а.б. Үзләренең изге бурычларын әфган җирендә үтәп кайткан авылдашларыбыз менә алар:



  1. Хисамов Наил Фаил улы, Тырыш авылыннан

  2. Хисамов Рамил Фаил улы, Тырыш авылыннан

  3. Шәрипов Васил Нурзада улы, Уразай авылыннан

  4. Шакиров Рәис Нотфулла улы, Сәрдекбаш авылыннан

  5. Ризагутдинов Руслан Уразай авылыннан



2 а.б. Бүгенге кичәгә без аларны да чакырдык. Сугыш турында истәлекләр башка бер истәлеккә дә охшамый. Әфган истәлекләре әрнүле һәм йөрәкне өзгеч. Искә төшерүе авыр булса да, хәтирәләре белән уртаклашсалар, без бик шат булыр идек.



Сүз Әфган сугышы ветераннарына бирелә.



2 а. б. 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм ниһаять 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты.

1 а. б. Әлеге датаны юкка гына Интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп сайламаганнар. 15 февраль шундый кайнар нокталарда катнашкан хәрбиләрне искә алу көне. Вафат булганнарны искә алабыз, безнең арада яшәүчеләрнең күзләренә карап, кичерешләрен уртаклашырга телибез.

Әфган сугышы – барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.



Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты.

Тик беләсе иде –

Без соң тагын кайсы илгә күпме бурычлы?

Интернациоаналь бурыч дидек

Әллә нәрсә итеп сөйләдек

Бурычтырмы...

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?



Сүз ТИН укытучысына бирелә



1 а.б.Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да “Әфганстан” сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата, беркем өчен дә кирәк булмаган  бу сугыш әниләрне бик иртә картайта.

2. а б.   Ватанны саклау — ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә!  Әмма башкача бер генә кайчан да безнең ил солдаты итекләре читләр җирен таптамасын иде. Һәм үз улларын армия хезмәтенә озатучы аналарга беркайчан да аларның цинк табутка   салынган гәүдәләрен генә каршы алырга язмасын иде.




Җыр “Әфган җиле”





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 16.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров148
Номер материала ДA-047236
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх