Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Сценарий "Башлангыч классларда чыгарылыш кичәсе"

Сценарий "Башлангыч классларда чыгарылыш кичәсе"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

5


Башлангыч классларда чыгарылыш кичәсе

ценарий)


Гайфуллина М. С.,33 нче урта мәктәбе башлангыч класс укытучысы,

Түбән Кама шәһәре


Әссәламегаләйкем” җыры астында укучылар сәхнәгә кереп тезелә.

1. Нинди ямьле бүген көн!

Йөгереп урамга чыктык,

Күңелле уйлар белән

Мәктәпкә без ашыктык.

2. Мәктәпкә килдек сөенеп,

Тотып чәчәк бәйләмен.

Чыңлар кыңгырау моңнары,

Котлап белем бәйрәмен.

3. Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде үзебез.

Башлангыч мәктәп белән

Хушлашабыз бүген без.

4. Бу бәйрәмне котлап яңгырасын,

Ашкынулы шатлык җырлары.

Күңелләрдә онытылмаслык булсын

Гөрләп үткән мәктәп еллары.

Җыр “Укытучыма” (Кыңгырау шалтырый)

5. Бөтенесен искә төшерде күк

Кыңгырауның моңлы тавышы.

Шушы мәктәп, шушы класс безгә

Күпме якын дуслар табышты.


Укытучы: “Сезне котларга беренче класс укучылары килде. Аларга сүз бирик.”

6. Миннән дә бәләкәй булгансыз,

Сез мәктәпкә килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсез

Бишенчегә барып җиткәндә.

7. Бишенчегә күчкәч тә сез

Бик тырышып укыгыз,

Укытучыгыз йөзенә

Китермәгез кызыллык.

8. Рәхмәт сезгә, нәни дуслар,

Һәр сүзегез ягымлы,

Теләкләрегез изге.

Килгәләп без йөрербез

Шефка алырбыз сезне.

(Дүртенче класс укучылары үзләре әзерләгән бүләкләрне тапшыралар.)

9. Узып китте башлангычта дүрт ел,

Ямансу да бүген, читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылган да төсле, бөтен дә.

10. Без бит үстек, безгә белем биргән

Укытучы сезнең кочакта,

Авырттырып сезнең йөрәкне без

Икелеләр алдык кайчакта.

11. Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга сез,

Тотып башта нәни куллардан.

12. Каршы ала мине анам кебек

Укытучым, сузып кулларын.

Искә төшә иң беренче тапкыр

Шигырь сөйләп басып торганым.

13. Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал бу син бу җырны.

(“Ак алъяпкычларда ак канат…” көенә)

Рәхмәт сезгә, укытучыбыз,

Дүрт ел буе бергә булдыгыз.

Яратып, үз күреп,

Таләпчән сез булып,

Безгә бик күп белем бирдегез.

Сизелмичә дүрт ел да үтте,

Саубуллашу көне дә җитте.

Сүз бирәбез сезгә,

Онытмаска бер дә,

Сезнең янга килеп йөрергә.


Сәхнәгә Кирлемән белән Ата Ялкау килеп керәләр.

Кирлемән.(ялкауны тарта-тарта)”Әйдә, әйдә инде, син ялкау аркасында дуслар таба алмыйбыз. Ничәнче мәктәп бит инде бу?!”

Ялкау. ”Ардым мин, йокым килә, ник өстерисең мине?” (сузылып ята)

Кирлемән. “Исәнмесез, минем якын дусларым!”

Укытучы. “Син кем соң?”

Кирлемән. “Әллә белмисезме мине? Юри генә кыланасыз, сезнең арада минем дуслар бик күп булырга тиеш. Әни мине йокыдан уята, ә мин тормыйм, киен ди, киенмим. Әни ачулана, ә мин тыпырчына-тыпырчына елыйм... Әни әйбәтләп кенә сумкама китап-дәфтәрләр сала, ә мин әни күрмәгәндә генә үземә кирәк-яракларны тутырам (күрсәтә). Таныдыгызмы инде? Әллә тагын дәвам итимме? Әни сөт ди, ә мин су дим. Әни аш бирә, ә мин ботка сорыйм.”

Укытучы. “Балалар, бу бит Кирлемән.”

Кирлемән. “Мин дусларым янына килдем. Берәү бар иде дә минем (ялкауга күрсәтә). Күбрәк йокларга ярата, шуңа күрә ата да белми, вата да белми. Әмма ашарга ярата. Минем сезнең белән уйныйсым килә. Сезнең арада минем дуслар юк дисезме. Бар-бар, хәзер табам.” (Аерым балаларны алып килеп, кирелеккә өйрәтә, шырпы, рогатка, сагыз бирә.)

Укытучы. “Син балаларны нәрсәләргә өйрәтәсең? Күп нәрсәләргә өйрәтә алам дисең. Яле, тикшереп карыйк. Син мәкальләр беләсеңме?”

Кирлемән. “Минем яраткан мәкальләрем бар. ”Кем эшли, шул ашамый. Үзеңне үзең мактамасаң, кеше сине нишләп мактасын.”

Укытучы. “Балалар, әйдәгез дөресләп әйтик әле. Ә хәзер мин башын әйтәм, син азагын әйт. ”Калган эшкә...”

Кирлемән. “Ни булсын инде, кем тисен,тора да, тора инде.”

Укытучы. “Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык...”

Кирлемән. “Йокы китерер билгеле.”

Укытучы. “Бүгенге эшне...”

Кирлемән. “Иртәгә дә эшләп була.” (Балалар дөресләп әйтәләр.)

Укытучы. “Тыңла әле, нәрсәләргә өйрәтәләр икән мәктәптә.”


Җыр. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.”

(Укытучы бүләкләр тапшыра, Кирлемән белән Ялкауның да бүләк аласы килә. Ялкау белән укучылар такмаклар җырлыйлар.)


Син дә бит әйбәт укыйсы, шушы муен булмаса.

Дәфтәрдәге күзләреңне тәрәзәгә бормаса.

Белми дисеңме әллә, күрми дисеңме әллә.

Начар билгеләр алгач та, тырышмый дисеңме әллә?

Син дә бит әйбәт укыйсы, аякларың тик торса.

Кояш елмаеп карауга, өйдән чыгып чапмаса.

Белми дисеңме әллә, күрми дисеңме әллә.

Шундый матур көннәрдә дә, чыкмый түзәрсеңме әллә?

Син дә бит әйбәт укыйсы, кулыңда китап булса.

Өегездә телевизор, озак ватылып торса.

Белми дисеңме әллә, күрми дисеңме әллә.

Кызык-кызык киноларны син карамыйсыңмы әллә?

Белмичә булмас инде, күрмичә булмас инде.

Бишенчегә барам дисәң, тырышмый булмас инде.

Белми дисеңме әллә, күрми дисеңме әллә.

Башкалар шикелле мин дә, булдыра алмаммы әллә?

Минем ничек укыганны күрерсез әле менә.

Мин дә бит бүләк алырмын, белерсез әле менә.

(Кирлемән белән Ялкау төзәлергә сүз биреп чыгып китәләр.)


14. Ил карты да, сиңа баш иеп,

Мөгаллим дип зурлап эндәшә.

Яшьләр синнән матур үрнәк алып,

Күркәмлектә сиңа тиңләшә.

15. Яшьләре дә, хәтта өлкәннәр дә

Килә сезгә, килә киңәшкә.

Артист та сез, оста педагог та,

Гадел дус та, тугры иптәш тә.

16. Кайгы килгәндә дә егет бул, дип,

Шул остазлар безне өйрәткән.

Укытучы” белән “әңкәй” сүзе

Бергә саркып чыга йөрәктән.

17. Мәктәп кырын атлап керүгә,

Укытучы баса каршыңа.

Ул, ямь өстәп һәрбер көнеңә,

Яктылыкка илтә, яхшыга.

18. Марат Тәлгатович лаек

Мактауның зурысына.

Сабырлыгы, уңганлыгы

Үрнәк булыр барысына.

19. Беренчеләрдән булып киләсез сез,

Иң азактан кайтып китәсез.

Барыбыз турында да кайгыртуы

Җиңел түгелдер ул, беләбез.

(Мәктәп директорына сүз бирелә.)

20.Кирәк чакта ярдәм итте,

Хәлебезне белеште.

Акыллы фикерләр белән

Киңәшләрен биреште.

21. Әни күк кайгыртып йөрде

Энҗе Әнвәровна.

Көләч йөзле, күркәм үзе,

Рәхмәт әйтәбез аңа.

(Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Энҗе Әнвәровнага сүз бирелә. Яхшы укучыларга мактау кәгазьләре тапшырыла.)

22. Физкультурадан безне

Земфира апа укытты.

Күнегүләр дә эшләтте,

Сикертте һәм йөгертте.

23. Чаңгыда да шудык без,

Баудан да без сикердек,

Туп белән дә уйнадык –

Барысына да җитештек.

24. Лариса Геннадьевна белән

Без күңелле яшәдек.

Рус, татар җырларын җырлап,

Төрле көйләр тыңладык.

(Югарыда әйтелгәннәр өчен җыр яңгырый “ Иң гүзәл кеше икәнсез”)

25. Кайчан кермә, ачык йөзле

Китапханәче апалар

Кызыксындырган сорауга

Җавап табалар алар.

26. Әлфия апа!

Уколлар кадасагыз да,

Сез безгә шундый якын.

Олы класска күчкәч тә,

Килербез сезгә тагын.

27. Ашханәбездә эшлиләр

Бик ягымлы, уңган апалар.

Тәмле итеп пешкән ашлар белән

Көн дә безне сыйлый бит алар.

28.Мәктәбебез, классыбыз чиста булсын өчен,

Бик күп апалар көч түгәләр.

Йөзләрендә аларның һәрчак шатлык булсын,

Бәхет алып килсен иртәләр.

(Татар халык биюе башкарыла.)

29. Бик зур рәхмәт барыгызга!

Яшегезгә, олыгызга.

Безнең турыда кайгыртып,

Янып-көеп торучыга.

30. Мәктәбебезнең барлык эшчеләре,

Тыңлагыз балалар тавышын.

Шушы җырыбыз аша җиткерәбез

Сезгә рәхмәтләрнең олысын.

Җыр. “Хәерле көн телим” ( Мәгариф, 1998 ел, №5 )

31. Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен.

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

32. Алыгыз сез бүген бүләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй белем бәйрәмен.

(Чәчәк бәйләмнәре бирәләр.)

33. Менә тәмам кичәбез дә,

Хушлашу минутлары.

Вальс биек әле, дуслар.

Вальс ул саубуллашу.

(Вальс бииләр. Саубуллашып чыгып китәләр.)




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 02.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров26
Номер материала ДБ-174909
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх