Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыСценарий "Бөек Җиңүгә -70 ел"

Сценарий "Бөек Җиңүгә -70 ел"

Скачать материал

Батыр  үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исемең калсын, үзең үлсәң дә

Тарихларда укып ятарлык.

Солдатлар батыр булмаса,

Җиңү дә булмас иде.

Аларга атап мәйданда

Һәйкәл дә тормас иде.

2 укучы

Бүген Бөек Җиңү көне –

Моңсу, сагышлы бәйрәм.

Батырларны искә алып

Гөл куйыйк бәйләм-бәйләм.

Безнең республикадан Бөек Ватан сугышына туган илебезне явыз дошманнардан саклар өчен 700000 кеше китә, 350000 нән яртысы үлеп кала. Республикабызның 200 батыр кызы һәм улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

 

3 укучы

Ватан өчен, халкы өчен

Ир-егетләр яуга киткән.

Яшүсмерләр, хатын-кызлар

Иген иккән, корал биргән.

Безнең теләк бер – еллар тыныч, ил, көннәр имин булсын!

1 укучы

Сугыш бит ул бик куркыныч нәрсә -

Мин теләмим аның булуын.

Бер дә юкка гүзәл сабыйларның

Күзләренә яшьләр тулуын.

2 укучы

Вата, җимерә, зарар китерә ул,

Хәсрәт алып килә дөньяга.

Дәһшәтле канкойгыч сугышлар –

Яңадан булмасын дөньяда!

:  Узган авыр юлларыңны

                               Онытырга тырыш,ветеран.

                               Яраларың да төзелсен,

                               Әйдә инде тынычлан!

                 Укучы: Картаймагыз әле, ветераннар,

                               Картаймагыз, әй,тынгысыз җаннар!

                               Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

                               Сезгә тиеш әле бик күп назлар!     

-         Хөрмәтле кунаклар, сугыш һәм тыл ветераннары! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомер биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минут тынлык.

 

Укучы:   Бомба күптән тынды,

                   Төзәлделәр җирнең яралары,

                   бабайларның окопларын сөреп

                    Иген чәчә хәзер онылары.

 

         Укучы: Җиңү килде җирне нурга күмеп,

                    Шатлык белән күзне чылатып,

                     Килде ул көн горур күкрәкләрдә

                     Орден, медальләрне чыңлатып. 

 

      

-         Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тула. 70 ел... җиңү бәйрәме... Күп корбаннар хакына, зур югалтулар бәрабәренә яуланган  Җиңү ул!

-         Данлы көннәр,вакыйгалар  һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр ләкин онытырга аларны ярамый.

-         Илебезнең күкләре тыныч булсын, сугыш утлары кабынмасын

                                 Илебезнең күге гел аяз булсын.

                                  Күкрәкләребез мәңге аяз булсын,

                                 “УФ” дип алмыйк әле сулышны.

                                 Көннәребез тыныч үтсен берүк,

                                 Беркайчан да күрмик сугышны.

 “Һәрвакыт булсын кояш”

 

 

 

 

 

 

-Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз һәм кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп,

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

 

 

-Җиңү  килде  җирне  нурга  күмеп,

Шатлык  белән  күзне  чылатып.

Килде ул  көн  горур  күкрәкләрдә

Орден-медальләрне  чыңлатып.

 

  -Һәйкәл булып  баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып  баса  батырлар.

Ә батырлар ике  тапкыр  үлми

Җирдә алар  мәңге  балкырлар.

 

  -70 ел  инде  һәр  көн  саен

Кайтмый  калганннарны  көтәбез.

Авыл  уртасында  һәйкәлләргә

Башыбызны  иеп  китәбез.

 

  -Таш  һәйкәлләр  булып  балкый  тыныч кына,

өйрәнгәннәр алар  тынлыкка.

Һәйкәлләргә  килик, гөлләр  куйыйк

Һәйкәлләрне  тыңлык  тын  гына.

 

 

 Картаймагыз  әле  ветераннар,

Картаймагыз, әй, сез  тынмас  җаннар.

Сезгә  тиеш  әле бик  күп  назлар,

Сезгә  тиеш  әле  бик  күп  язлар.

 

  -Табигатьнең күпме  куате  бар,

Шулкадәрле  җылы  назы  бар.

Сугыш  күрми, михнәт күрми  генә

Яшәсеннәр  иде  халыклар.

 

-          Туган  илебезнең  азатлыгы  өчен  үз-үзләрен  аямыйча дошманга  каршы 1418  көн  сугышты  безнең  батыр  солдатларыбыз.Берәүләр  канлы  сугышта  башларын  салдылар. Кадерле  аналары  янына, туган  якларына  әйләнеп кайта  алмадылар. Берәүләр  дошман  оясына  чаклы  сугыш  юлын  үтеп, илебезгә  азатлык  алып  килделәр.

 

 

  -Ерак  иде  ул  көн  озак  көттек,

Бер  кайгы да  урап  узмады.

Мең   ярым  көн  буе  сугыш  барды,

Мең  ярым  көн  көттек  без  аны.

  -Ул  көннәрне  ничек  онытасың,

Ил  язмышы  кылыч  өстендә

Ир-егетләр  китте  яу  кырына

Алып  көче  тоеп  үзендә.

 

 - Сугыш  бетте, илем  солдатлары.

Кабат  кайтты  туган  җиренә.

Яшьлекләре  чәчәк  аткан  илнең

Кырларында  иген  игәргә.

 

 

  -Ләкин...ләкин  сугыш  калдырган  яралар, ул  ясаган  җәрәхәтләр һаман  да  йөрәкне  телгәли, күңелне  әрнетә.

  -Сугыш  еллары әкренләп  артта  калды.Ләкин  без  гомер  үткән  саен  шул  елларның  батырлыгына  әйләнеп  кайтабыз.Тарих  битләрендә  ул  мәңге  онытылмас  легенда  булып  кала  бирә...

 

  -Без  бәхетле  буын.Чөнки  азат  илдә  яшибез.Без  сугыш  батырлары  алдында  баш  иябез(1 минутлык  тынлык)

  -Әгәр  сез матур  гөлләрне  чәчәк  атуын  күрәсез  икән, шул  иртәдә  өй  каршындагы  тирәкләрдә  кошлар  сайравын  ишетәсез  икән – белегез – бу  иртәнге  шатлыкта  сугышта  үлеп  калганнарның, фашизм  тоткынлыгында  һәлак  булганнарның  якты  өлеше  бар!

  - Әгәр алар  җыерчыклы  куллары  белән  башыгыздан  сыйпый  икән, моңлы  күзләре  белән  сезнең  күзләргә  карый  икән, белегез – ул  күзләрдә  сугыштан  кайтмаганнарның  истәлеге  турында  тирән  сагыш  бар.

  -Әгәр  сез  тормышта  яшисез  икән, иркен  мәктәпләрә  укыйсыз  икән, белегез – бу  җирдә  сезнең  матур  яшәвегез  өчен  меңләгән   солдатларның  каны  түгелгән.Бу  яшәүләрнең  кадерен  белсәк  иде!

 

 

Хөрмәтле ветераннар!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

 Безгә сезнең буынның

Һәр бөртеге — бер дөнья.

Илебезнең тарихының

Данлы бите сез монда.

 Картаясызмыни инде сез дә

Европаны азат иткән ирләр?

Сагыналар сезне күпме юллар,

Сагыналар сезне күпме җирләр.

Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Картаймагыз әле, ветераннар!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий "Бөек Җиңүгә -70 ел""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Социальный педагог

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 802 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.10.2016 760
    • DOCX 19.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сафаргалиева Гулфия Василовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сафаргалиева Гулфия Василовна
    Сафаргалиева Гулфия Василовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8833
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности педагога-психолога в организациях дошкольного образования

Педагог-психолог

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 112 человек из 39 регионов
  • Этот курс уже прошли 343 человека

Курс профессиональной переподготовки

Младший воспитатель: участие в планировании и организации повседневной жизнедеятельности детей дошкольного возраста

Младший воспитатель

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 228 человек из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 458 человек

Курс повышения квалификации

Организация взаимодействия с родителями (законными представителями) для решения образовательных задач в ДОУ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 118 человек из 39 регионов
  • Этот курс уже прошли 331 человек

Мини-курс

Занятия спортом при заболеваниях опорно-двигательного аппарата

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 48 человек

Мини-курс

Продвижение: от бесплатной рекламы до постоянных клиентов

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 47 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Развитие физических качеств в художественной гимнастике: теория и практика

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе