Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем
бирү учреждениясе
Казан шәһәре Совет районының катнаш төрдәге 146 нчы
балалар бакчасы
Тәрбияче Гыйззәтуллина Ләйсән Фәрит кызы
“Тычкан – Очлыкойрыккай” исемле чуваш халык әкияте
буенча зурлар төркемендә кул театры.
Катнашалар: Әкиятче, тычкан-Очлыкойрыккай,
куян-Озынколаккай, бүре-Сорыколак, аю-Камытаяк.
Кул театры өчен эшләнгән ширма, ул, әкият эчтәлегенә
туры китереп, чуваш халкының милли бизәкләре төшерелгән сөлгеләр ярдәмендә
бизәлгән.
Әкиятче: Исәнмесез, кадерле кунаклар! Мин –
әкиятче булам. Бүген мин сезгә бик тә кызыклы “Тычкан – Очлыкойрыккай” исемле
чуваш халык әкияте алып килдем. Рәхим итеп карагыз һәм тыңлагыз! Борын-борын
заманда, бер зур елга буенда, яшәгән ди, булган ди бер тычкан. Исеме аның Очлы койрыккай
булган. Көн саен урамга чыгып, тәмле ярма ашап, елгага карарга яраткан ул.
Очлыкойрыккайның бик зур бер хыялы булган.
Тычкан: Эх, җилкәнле корабка утырып, ерак илләр
буйлап сәяхәт итсәң иде, бигрәкләр дә шәп булыр иде.
Әкиятче: Гел шулай, уйланып-хыялланып,
утырган ди тычкан. Көннәрдән бер көнне Очлыкойрыккай зур гына карбыз кабыгы
күреп алган.
Тычкан: Хай, нинди зур карбыз кабыгы, ул минем
кораб булыр һәм мин нихәять сәяхәткә китәм. Уррааа!
Әкиятче: Очлыкойрык карбыз кабыгына утырып,
елга буйлап йөзеп киткән! Йөзә икән, йөзә безнең тычкан, ерактан куян-Озынколаккай
сәлам бирә икән.
Куян: Сәлам, тычкан-Очлыкойрыккай! Кайсы якларга
юл тотасың?
Тычкан: Сәлам, куян-Озынколаккай! Мин ерак чит
илләргә юл тотам, татлы тамырлар алып кайтам.
Куян: Очлыкойрыккай, мине дә үзең белән
сәяхәткә ал әле, зинһар өчен, ә мин сиңа баллы кишер бирәм!
Тычкан: Ә син миңа дус буласыңмы?
Куян: Әлбәттә, булам!
Тычкан: Әйдә, утыр куян – дус, киттек!
Әкиятче: Шулай итеп, алар икәүләп
сәфәрләрен дәва иттеләр. Ерактан Төлкебану эндәшә икән
Төлке: Сәлам, тычкан- Очлыкойрыккай, сәлам куян-
Озынколаккай! Кай якларга юл тотасыз?
Тычкан, Куян: Сәлам, Төлкебану!
Тычкан: Мин ерак чит илләргә юл тотам, татлы
тамырлар алып кайтам.
Төлке: Очлыкойрыккай, мине дә үзен белән
сәяхәткә ал әле, зинһар өчен, мин сезгә яшь каз тәпие алып киләм.
Тычкан: Ә син безгә, дус буласыңмы?
Төлке: Бик-бик теләп булам!
Тычкан: Әйдә, утыр, Төлкебану, киттек!
Әкиятче: Шулай итеп алар өчәүләп йөзеп
киттеләр. Кинәт аларга яр буеннан, бүре- сорыколак сәлам бирә икән.
Бүре: Сәлам, тычкан-Очлыкойрыккай, сәлам куян-Озынколаккай,
сәлам Төлкебану! Кай якларга юл тотасыз?
Тычкан, Куян, Төлке: Сәлам, бүре
әфәнде!
Тычкан: Мин ерак чит илләргә юл тотам, татлы
тамырлар алып кайтам.
Бүре: Очлыкойрыккай, мине дә үзен белән
сәяхәткә ал әле, зинһар өчен, мин сезгә ит бәлеше алып киләм.
Тычкан: Ә син безгә, дус буласыңмы?
Бүре: Әйе, бик шатланып, мин сезнең белән дус
булам!
Тычкан: Әйдә, утыр, бүре әфәнде, киттек!
Әкиятче: Шулай итеп алар дүртәүләп йөзеп
киттеләр. Аларга аю-Камытаяк сәлам бирә.
Аю: Сәлам, тычкан-Очлыкойрыккай, сәлам куян-Озынколаккай,
сәлам Төлкебану, сәлам Бүре әфәнде! Кай якларга юл тотасыз?
Тычкан, Куян, Төлке, Бүре: Сәлам, Аю абзый!
Тычкан: Мин ерак чит илләргә юл тотам, татлы
тамырлар алып кайтам.
Аю: Очлыкойрыккай, мине дә үзен белән
сәяхәткә ал әле, зинһар өчен, ә мин сезгә юкә балы алып киләм!
Тычкан: Ә син безгә, дус буласыңмы?
Аю: Булам, булам, дусларны мин бик яратам һәм
хөрмәт итәм!
Тычкан: Әйдә, утыр, Аю абзый, киттек!
Дуслар белән күңелле-
Яшәве җирдә рәхәт.
Ерак чит илләр гиздек,
Матур булды сәяхәт!
Әкиятче: Шулай итеп алар дуслашып,
аралашып, ерак чит илләрне гизеп, яңадан туган якларына әйләнеп кайтканнар. Әле
һаманда, ярдәмләшеп, гөрләшеп, җырлап-биеп яшиләр бергәләшеп!
“Дуслар җыры” Рафис Корбан
сүзләре, Фуат Әбүбәкер музыкасы
(бергәләп башкаралар)
Әкиятче: Шуның белән безнең әкият тә тәмам.
Сезгә бик тә охшаган – мин күрәм, игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерәм!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.