Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Сценарий для новогодней ёлки в старших классах

Сценарий для новогодней ёлки в старших классах

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

ХУШ КИЛӘСЕҢ, ЯҢА ЕЛ!

 

8-11 класслар өчен Бал-маскарад

программасы

.

 

Зал бәйрәмчә итеп бизәлә, зал уртасында – яшел чыршы тора, яңа ел плакатлары, укучылар ясаган рәсемнәр куела. Бәйрәм җыры яңгырап тора.

Чыршы янына алып баручылар чыга. (1кыз, 1 егет )

 

1нче алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!


2нче алып баручы: Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче яңа ел белән!


1нче ал.б.: Җиһанның барлык почмакларында, бар дөньяда иске елга йомгак ясалып, яңа елга планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 20... нче ел атлый.


2нче ал.б. Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, бар җиһанга өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак! Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым һәм  менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.


1нче ал.б.: Ел азагында мәктәп тормышында башкарылган эшләргә, ирешелгән уңышларга нәтиҗә ясар өчен сүзне мәктәп директоры - Зәбиров Нәгыйм Абдулхак улына бирәбез. Рәхим итегез!


Котлаулар, укучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.


2нче ал.б.: Бәйрәм белән котлар өчен сүзне “Татмелиорация-Агро” оешмасының директоры ... кә бирәбез. Рәхим итегез!


1нче ал.б.: Сүзне Олы Кавал җирле үзидарәсе рәисе Зәбиров Хәлим Абдулхак улына бирәбез. Рәхим итегез!


2нче ал.б.: Матур теләкләргә кушылып, Шәйдуллин Илназ башкарачак җыр сезгә яңа ел котлавы булып ирешсен.


1нче ал.б.:      Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел,

Әйтерсең, җиңүгә өнди ул яңа җыр

Ямь – яшел чыршылар- Яңа ел байрагы,

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.


2нче ал.б.:     Исәнме яңа ел! Исәнме яңа көн!

Рәхим ит илемнең түренә.

Һәркемнең йөзендә, күзендә

Өр-яңа елмаю күренә.

Җырлый Шәйдуллин Илназ.

Җыр тәмамлану белән чыршы артыннан себеркегә атланып Убырлы килеп керә. Себеркесен тыялмыйча интегә, берничә тапкыр чыршыны урап чыга. 

Убырлы: Тр-р-р.Нинди җир бу? (иснәнеп) Әдәм исе килә түгелме? Бу бизәлгән чыршы нәрсә эшләп тора монда? Утыным беткән иде, себеркемә тагып алып китим әле. (көлә, шатлана).


Шул вакытта чыршы артыннан Шүрәле килеп керә.


Шүрәле: Ни эшләп йөрисең син монда урман әбие?


Убырлы: Сәлам. Әйдә булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр түгел, бармагыңны кыстырмам., себеркегә тагыш әле менә бу чыршыны.


Шүрәле:  Әле яңа гына лесник Гарәфетдин абый үтеп китте. Ялгышмасам, “Нива” машинасына утырып, экологлар Кичүгә таба китеп баралар иде.


Убырлы:  Уф алла! Кайдан алам инде хәзер утынны? Син дә быел әллә кем булдың шүрәле. Тукай абыең аркасында быел сәхнәләрдән төшмәдең. Сине күпме бала рәсемгә төшерде, ә күпмесе синең сыннарыңны ясады?! Көнләшәм мин синнән, Шүрәле!


Төлке килеп керә


Төлке:  Нәрсә булды? Ни бар монда? Әллә берәр нәрсә тараталармы?  Мин списокка кердем микән? 


Убырлы:  (себеркесе белән төртеп) Син нәрсә төлке, яңа елга бер-бер план корып йөрисеңдер әле хәйләкәр.


Шүрәле:  Аждаһа елы килгәнгә сөенәдер инде.

Төлке: Әйе, ник сөенмәскә.


Убырлы, шүрәле, төлке җыр башкаралар.


Төлке: Аждаһа елы килә дип,

Һич курыкмыйк җәмәгать.

Ходай бирсен нык тазалык,

Булыйк шуңа канәгать.

Шүрәле: Аждаһа елы килсә дә

Дөньялар тыныч булсын!

Ил башлыклары халыкка

Игелекле эшләр кылсын!


Убырлы: Аждаһа- кәбисә елы,

Шулай да тыныч үтсен.

Басу кырларда игеннәр

Шаулап һәм күкрәп үтсен!


Шулвакыт шүрәленең кесәсендә телефон шалтырый.


Шүрәле: Алло-алло, тавышланмагыз. Нәрсә?, Кыш бабай белән кар кызы, яңа ел юлга чыкканнар дисеңме? Дуслар! Кыш бабай белән кар кызын, яңа елны каршы алырга әзерләнергә кирәк.


Убырлы:  Кая әле мин тиз генә карап килим, күрү белән сезгә хәбәр итәрмен.


 ( Себеркесен кабындырып карый, кабынмый)  Нигәдер “Мерседес” кабынмый әле, этегез әле арттан, нәрсә карап торасыз?

Барысы бергәләшеп этәләр, Убырлының машинасы кабына, шүрәле дә аңа утырып китә.


Төлке:  Әйдәгез әле дуслар, без алар килгәнче укучылар чыгышын карый торыйк.


11 сыйныф укучылары башкаруында скетч


8 сыйныф укучылары башкаруында чегән биюе


11 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Эльвина башкаруында җыр


Убырлы килеп керә,шүрәлене  утыртып, музыка куела “Нас не догонят”


Убырлы:  Каршы алыгыз дусларым Кыш бабай, кар кызы, Яңа ел килеп җитте!


Музыка яңгырый. Барысы бергә керәләр. Каршы алалар, шатланалар.


Кыш бабай:  Исәнмесез дусларым! Яңа ел белән барчагызны!


Кар кызы:  Исәнмесез кадерле дуслар! Бәйрәм белән!

Яңа   ел бәйрәменә

Әйлән-бәйлән әйләнергә

Бабай белән икәү бергә

Бик ашыгып килдек сезгә!

Биек-биек таулардан

Тирән-тирән карлардан

Кыш бабай: Кап-кара урманнардан,

Йөрелмәгән юллардан.

Кар кызы: Боз аккан океаннардан,

Боз каткан елгалардан.

Кыш бабай: Җирнең иң-иң читеннән

Кунак булып килдек сезгә.

Икесе бергә: Яңа ел белән сезне! Яңа шатлыклар белән!


Төлке:  Саумы , Кыш бабай! Син алып килгән Яңа ел белән! Әйдә түрдән уз! Хәерле сәгатьтә.


Яңа ел:  Исәнмесез! Мин - яңа ел, сезне бәйрәм белән тәбрик итәм!

Яңа йортның ишеген ачкан кебек

Сезнең янга мин дә килеп кердем,

Нигезләрем минем ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

Беләм, миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык,  бәхет, сөю өмет итә.

Җирдә бәхет, һәрчак ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!   


Яңа елны котлап кул чабалар. Шүрәле кар кызына карап торганнан соң,


Шүрәле:  Ай-яй матур икән безнең кар кызы. Шундый матурлыгың белән син матур җырлар да җырлыйсыңдыр.


Кар кызы:  Әйе дусларым. Сезне бәйрәм белән котлап җыр башкарасым килә.

Кар кызы җырлый.

8 нче сыйныф укчылары башкаруында җыр “Без татар егетләре”


10нчы сыйныф укучылары Шәйдуллин Илназ һәм Фазылҗанова Диләрә башкаруында бию “Валенки”


Кыш бабай:  Укучылар, дусларым! Сезнең барыгызның да уңган, булган икәнлегегез күренеп тора. Сезне тагын бер кат Яңа ел белән котлыйм. Сезгә бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар телим, бәхетле булыгыз. Бик кызганыч, ләкин безгә китәргә вакыт җитте. Безне әле башка мәктәпләрдә дә көтәләр.


Убырлы:  Кыш бабай сез киткәнче әйдәгез әле бергәләп, чыршы тирәли биеп алыйк.

 

Татарча күмәк бию башкарыла, биюдән соң кыш бабай, кар кызы,һәм башкалар барысы да бергә чыгып китәләр.

Кыш бабай: Хушыгыз дусларым , киләсе елга кадәр.


Кар кызы: Хушыгыз дусларым, хушыгыз. Сезгә иминлек, матурлык, татулык телим. 


Музыка астында чыгып китәләр.


1нче ал.б.:     Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар моңаеп.


9нчы сыйныф укучысы Хөснетдинова Раилә башкаруында җыр.


2нче ал.б.:     Зур өметләр белән каршылыйбыз

2012нче ел башын,

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың. 


8нче сыйныф укучылары башкаруында скетч


1нче ал.б.:     Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтте йөрәкләр,

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,

Күңелләрдә яңа теләкләр.

2нче ал.б.:     Әй дустым, каршыла

Яңа ел юллары уң булсын.

Елларның көне күп, шуларның барсы да

Куанып яшисе көн булсын.

10 сыйныф кызлары башкаруында татар кызлары биюе.


1нче ал.б.: Узып баручы 20... ел нәрсәләре белән истә калды соң?

2нче ал.б.: Әлбәттә инде үзенең кышкы салкыннары, күптән күрелмәгән кар- бураннары белән истә калыр.

1нче ал.б.: Җәйге җиләкләрнең, көзге гөмбәләрнең күплеге белән дә хәтердә калыр ул.

Ә хәзер сезнең алда үзенең җыры белән Шәйдуллин Илназ чыгыш ясый.

1нче ал.б.: Узып баручы 20... истәлекле даталарга да бай булды. 20... елда без яраткан шагыйрьләребез Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең туган көннәрен билгеләп уздык. Кешенең космоска аяк басуына да быел ... гасыр узган.

2нче ал.б.: Шуның өстенә илебез 20... нче елда узачак дөньяда иң популяр саналган спорт төре футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына ия булды.


Ә хәзер сезнең алда 11 сыйныф кызлары башкаруында җыр.


10 сыйныф укучылары башкаруында скетч

1нче ал.б.: Узып баручы 20... нче елда туган ягыбыз Олы Кавал авылында да зур үзгәрешләр булды. “Татмелиорация-Агро” оешмасы килгәч, туган ягыбыз тагын төзекләнеп, китте.

2нче ал.б.: Әйе, искиткеч бай табигатьле туган җиребезнең чәчәк атуына сөенәсе генә кала.


Ә хәзер сезнең өчен Ибраһимова Гөлинә башкаруында җыр.


9 сыйныф укучылары башкаруында “Если бы я был султан...”


1нче ал.б.: Әй дуслар, әле дә бәйрәмнәр бар. Өмет белән тулы хисләреңне дөньяга ничек белдерер идең?

2нче ал.б.:  Шулай дустым! Кара тирә-ягыңа , яныңда туганнарың, дуслар ың якташларың бар. Бәхет телә син аларга. Һәр елмаюлы карашны шундый ук җылы караш белән каршыласын. Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга беренче адым изгелек булсын.

11 сыйныф укучысы Галиуллина Гөлүзә башкаруында җыр


1нче ал.б.:     Чәчәк кебек ап-ак карлар яуды

Туган ягын сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде. 

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? диеп сорамагыз,

Бүген бездә – Яңа ел!


10нчы сыйныф укучылары башкаруында “Вальс”





1нче ал.б.:     Язмышлардан узмыш булмаса да,

Тотып бәхет дигән ачкычны

Яңа елның яңа капкаларын

Төпкә кадәр каерып ач,  дустым.


2нче ал.б.:     Ач син, шыгырдатып бу капканы

Яшик әле җырлы көннәрдә

Уй-фикерләр эшкә ашсын быел,

Хыял-төшләр күчсен өннәргә.


1нче ал.б.:     Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Хәерчелек ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.


Барлык катнашучылар башкаруында җыр “Яңа ел җыры”.


2нче ал.б.:   Яңа ел программасының беренче өлеше тәмам. Барыгызны да яңа еллар белән!

1нче ал.б.:  Ә хәзер  ДИСКОТЕКА.


Автор
Дата добавления 24.11.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров11
Номер материала ДБ-386093
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх