Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыСценарий для проведения праздника "Осенний бал"

Сценарий для проведения праздника "Осенний бал"

Скачать материал

Акбаш төп мәктәбе

 

ӨЗГЕ БАЛ" бәйрәменә сценарий

 

 

 

 

 

 

 

Әзерләде: класс җитәкчесе

 Садыева Илсөяр Аминовна

2016-2017 нчы уку елы

Җыр.

1 нче алып баручы. Хәерле көн, укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз – төзелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

2 нче алып баручы. Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме? – дип сораганнар.

       Ул һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы, -дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл вакытында без бәйрәмгә җыйналдык.

1 нче алып баручы.Хуш киләсең, әйдә, алтын көзем,

                                    Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша.

                                    Безнең язмыш, килер язмышларга

                                    Шундый көзләр аша тоташа.

2 нче алып баручы. Көз көннәре бик күңелле,

                                    Бик күп җимешләр пешә.

                                    Помидор, карбыз өлгерә,

                                    Алмалар өзелеп төшә.

1 нче алып баручы. 5 пар чакырыла. Һәрбер пар бирелгән музыкага алма белән бию бии. Алма ике маңгай арасына куела. Кемнең алмасы төшеп китә, яисә кул белән тотыла, шулар уеннан чыга. Уенны башлыйбыз. ( Әкрен, чегән, татарча ... көйләргә уйнатыла)

1 нче алып баручы. Бүген көз бәйрәме

                              Яфракларны күр әле;

                              Алтын төскә кергәннәр,

                              Бар дөньяны күмгәннәр!

                                 Җил чыкканда шаулашалар,

                                Оча-оча уйнашалар,

                                Һавада әйләнәләр

                                Һәм җиргә сибеләләр...

2 нче алып баручы. Дуслар, безнең бәйрәмдә кемдер   җитми шикелле. Кем юк икән? Әйе, Сөмбелә юк шул.

Сөмбелә керә: Нинди матурлык! Көз -  табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу! Күрегез әле! Безнең тәрәзә каршындагы миләш агачы кызгылт “күлмәген” кигән, ә аның янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән.

2нче алып баручы.Сөмбелә, кем соң син? Сөйләп китче үзең турында.

Сөмбелә: Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкән вакытта, дөресрәге 22 сентябрьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде урып-җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч бәйрәм килә.  

1 нче алып баручы. Сөмбелә, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: Кәрзинемдә яңгырлар,

                 Җылы, суык көннәр бар.

2 нче алып баручы. Сөмбелә, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: Кәрзинемдә кыярлар,

                 Помидорлар, алмалар.

1нче алып баручы. Сөмбелә, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: Кәрзинемдә кызыл, сары,

                 Алтын, матур төсләр бар. (Яфраклар сибә)

2 нче алып баручы. Әйтче, Сөмбелә,   безгә нинди яңалыклар алып килдең? 

Сөмбелә: Мин сезгә ел саен шушы вактта киләм, әллә ни яңалыгым юк. Шулай да үзем белән кызыклы табышмаклар алып килдем. Сезгә дә әйтимме?

Табышмаклар әйтү

1 нче алып баручы.  Рәхмәт, Сөмбелә,   киләсе елга да безгә кил.

Сөмбелә: Ярый, килермен. Сау булыгыз.

1 нче алып баручы.   Ә хәзер сентябрь аенда туучыларны чакырабыз. Алма белән  уен. (Тартмада алмалар. Музыка уйнаганда юиибез. Музыка туктагач берне алма алырга кирәк. Кемгә алма эләкмәде,  шул уеннан чыга, үзе белән берне  алма ала).

2 нче алып баручы. Басуларың инде бушап калган

                                     Икмәкләре кергән амбарга.

                                     Алтын көзем, ямансулый алмыйм

                                     Юксына да алмыйм син барда.

1нче алып баручы. Һәркайда да муллык, сөенеч

                                     Һәр җирдә көзге шатлыклар.

                                     Кара көз дип сиңа беркем әйтмәс

                                     Кочагыңда муллык, байлыклар.

2 нче алып баручы.  Ә хәзер октябрь аенда туучыларны чакырабыз. Чиләккә бәрәңге кертү. Кем ничәне кертер икән дә, кем җиңүче булыр икән?

1 нче алып баручы.Әй ямьле дә урманда,

                                    Кояш карап торганда.

                                    Тиен уйный сикереп,

                                    Гөмбә утыра көлеп.

                                   Ә без кулга кәрзин тотып,

                                   Йөгерәбез урманга.

                                   Һәр агач төбенә качып,

                                   Гөмбә үсеп торганга.

2 нче алып баручы.Ә хәзер ноябрь аенда туучыларны чакырабыз. Күзләрне бәйлибез һәм кәрзингә “гөмбә”җыябыз.

1 нче алып баручы.Үтте-китте матур җәйләр,

                                    Көзләр килеп җиттеләр,

                                    Ак каенның яфраклары

                                  Саргаешып киптеләр.

2 нче алып баручы. Сандугачлар, карлыгачлар

                                     Очып китте еракка.

                                     Торналар да ялга китте,

                                    Җылы якка – көнъякка.

1 нче алып баручы.  5 кеше чакырыла. Кәгазьдән  “каргалар” ясарга.

                                   Кемнеке ераграк очар икән.

1 нче алып баручы.Салкын җилләр исә

                                    Тәрәзә чиртә.

                                    Сап-сары яфраклар

                                    Җиргә очып төшә.

                                    Сары яфрак белән

                                    Безнең бакча тулган.

                                    Кояш та елмаймый

                                    Белмим, нәрсә булган.

2 нче алып баручы.  Тамашачыларга сорау-табышмак  “Ящикта нинди яшелчә?” Ящик эчендә нәрсә икәнен белсәгез, приз сезгә булачак.

Элек бу яшелчәне “мәхәббәт алмасы”, “алтын алма” дип атаганнар. Ә хәзер аның ике исеме бар. Нинди яшелчә турында сүз бара?

 

Туган ягы – Көньяк Америка. Индеецлар аны “әти”, ә безнең әби-бабайларыбыз “шайтан алмасы” дип атаганнар. Нинди яшелчә турында сүз бара?

1нче алып баручы.   Минем кулда тартма. Музыка туктагач, кемдә тартма кала, шул кеше тартма эченннән бер генә әйбер алырга  тиеш. Шул әйберне кулда тотып   биибез.

                     Бөтен кеше дә берне әйбер алгач, бергәләшеп биибез.

2 нче алып баручы.  Җиргә төшә сары, ал яфраклар,

                                      Көз җиткәнен алар белдерә.

                                     Алтын көзең синең туган ягым,

                                     Күңелемә якын, бер генә.

1нче алып баручы.   Бүген бәйрәмдә "Иң кызыклы яшелчәләр", "Иң зур яшелчәләр" конкурсы игълан ителгән иде. Сүзне жюрига бирәбез.

Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч , бакча

Бигрәк тә матур икән!

2 нче алып баручы. Көзге табигатьнең матурлыгын мактап, укучылар рәсемнәр ясаганнар. Әйдәгез, бу рәсемнәрне ясаганнар. Әйдәгез, бу рәсемнәрне жюри ничек бәяли икән?

1нче алып баручы.  Икмәк булса, җыр да була, диләр

                                    Җыр булган җирдә оста биюче дә табыла

                                    Сезнен алдыгызда  һинд биюе.

2 нче алып баручы.   Һәр көн саен хәерле көн телим,

                                     Аяз көннәр телим илемә.

                                    Биек күкләр телим бөркетләргә

                                    Һәм иминлек телим илемә.

1нче алып баруы.     Хәерле көн димен бөркеткә,

                                    Кояшны көн телим гөлләргә.

                                    Сөйкелелек телим яшь кызларга

                                    Һәм сабырлык телим ирләргә.

2 нче алып баручы.   Хәерле көн телим,

                                    Таңнар туган саен җиремә.

                                    Аяз көннәр телим һәммәгезгә

                                    Һәм иминлек телим илемә.

1нче алып баручы.   Хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! "Көзгә багышланган кичәбезнең беренче өлеше тәмам. Ә хәзер биюләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                Табышмаклар                        1

1.Ишексез-тәрәзәсез булган,                                                                  

Эченә кеше тулган.(кыяр)

2. Ашка салсаң тәм кертә,

Борынга салсаң төчкертә.(борыч)

3. Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә, кыздыра да

Кешелэр безне җыеп.(гөмбә)

4. Озын-озын агачлар

Агачларда оялар.

Ояларда кошчыклар.(борчак)

                                       2

1.Тугәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт.(помидор)

2. Ачыдыр теле, кыллыдыр төбе.(суган)

3.Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында.(бәрәңге)

4. Түгәрәк – ай тугел,

Сары-май тугел,

Койрыгы бар-тычкан тугел.(шалкан)

                                               3

  1.Узе тук кебек,

Кайгысы юк кебек, 

Елый башласа туктамый.(көз)

2. Бер кечкенә Камилә

Кат-кат туннар киенә.(Кәбестә)

3. Икенче икмәк дип нәрсәне атыйбыз? (бәрәңге)

4. Сап-сары кыр буенча,

Дулкынны ярып барам,

Сандыгыма алтын дай

Бодайны салып барам. (Комбайн)

                                                     4

1.Өстемдэ гел төрле кулмәк

Өч булды тора бара

Башта яшел, аннан кызыл,

 Хазергесе кап-кара. (карлыган)

2. Яшел чәч, кызыл күлмәк,

Венегрет булмас ансыз

Салат, икра, борщлар

Ул булгач аш-су сансыз (чөгендер)

3.Иң озак яшәгән агач? (имән)

4. Җир астында алтын казык. (кишер)

                  5

1.Тутәлдә сары бозау,

Бәйләгәннәр озын бау.

Ята һавага карап

Нәрсә булыр бу?(кабак)

2.Нинди  агачтан йортлар төзиләр?(нарат, усак)

3. Ул кызыл бөртек-бөртек,

Куйган кук юри  төртеп

Киптерсәң ару була-

Чирләрдән дару була.(кура жиләге)

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий для проведения праздника "Осенний бал""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Системный аналитик

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 651 899 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.01.2017 558
    • DOCX 2.1 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Садыева Илсуяр Аминовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Садыева Илсуяр Аминовна
    Садыева Илсуяр Аминовна
    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 98544
    • Всего материалов: 34

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 111 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 90 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 118 человек

Мини-курс

Управление проектами и стоимостная оценка в современном бизнесе

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные методики базальной стимуляции и развивающего ухода для детей с тяжелыми множественными нарушениями развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Проектное управление

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе