Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Сценарий художественно-музыкальной композиции, посвящённый 70-летию Победы

Сценарий художественно-музыкальной композиции, посвящённый 70-летию Победы

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy


СВИДЕТЕЛЬСТВО СРАЗУ ПОСЛЕ ПРОСМОТРА ВЕБИНАРА

Вебинар «Подростковая лень: причины, способы борьбы»

Просмотр и заказ свидетельств доступен только до 22 января! На свидетельстве будет указано 2 академических часа и данные о наличии образовательной лицензии у организатора, что поможет Вам качественно пополнить собственное портфолио для аттестации.

Получить свидетельство за вебинар - https://infourok.ru/webinar/65.html

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

НУРУТДИНОВА ИЛФАНИЯ КАМИЛОВНА

ведущий библиотекарь, МБОУ «СОШ «52»


ТАТАРСТАН УЛЛАРЫ-ИЛ БАТЫРЛАРЫ

(Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби –музыкаль композиция)


Максат: Балаларга патриотик тәрбия бирү, әти- әнисенә, Ватанына хөрмәт, горурлык хисләре, киләчәккә җаваплы караш тәрбияләү, халык традицияләренә, милли гореф-гадәтләргә хөрмәт уяту.

Җиһазлау: Кичә актлар залында үтә. Сәхнәгә “Батырлар даны мәңгелек”дип зур хәрефләр белән язылган плакат эленә яки экранга языла. “Без сугыш теләмибез” дигән темага китап һәм укучылар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе оештырыла.


Кичәгә Бөек Ватан сугышы ветераннары яки Әфганстанда хезмәт иткән солдатлар чакырыла.


Сәхнә авыл урамын хәтерләтә: тәрәзә, анда ак пәрдә эленгән. Ерактан елга, урман буйлары күренешен тасвирлаган дикорация эшләп куелган...


Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Сезнең өчен “Татарстан уллары- ил батырлары” дип аталган әдәби – музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Ул илебез халыкларының Бөек Ватан сугышында җиңүләренең 70 еллыгына багышлана.


Сәхнә артында әтәч кычкырган, эт өргән, сыер мөгерәгән тавышларга яшь бала елаган тавыш кушыла... Кош сайраган тавышларга, бала тавышына шатланып, елмаеп озын ап-ак күлмәктән бала күтәргән ана чыга .


Ана. Балам... син бүген дөньяга килдең, күзең ачтың. Мин синең анаң булам инде, улым. И балакаем, күз нурым минем. Шушы дөньяда иң бәхетле, иң изге, яхшы күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булып үссәң иде. Дөнья ул гел матур таң атудан гына тормый балам. Аның караңгы, шомлы төннәре дә була. Ә син беркайчан да курыкма, батыр йөрәкле, көчле бул! Кирәк булса әти-әниеңне, туган илеңне, халкыңны сакларлык, якларлык булып үс балам, күз нурым минем, йөрәк парәм.


Магнитафон тасмасыннан Алсу Хисамиева башкаруында “Бишек көе” җыры яңгырый. Ана шул көйгә кушылып баласын кулында тирбәтә -тирбәтә җырлый. Әкрен генә көйли –көйли кереп китә .


Алып баручы. Менә шулай бишек җырлары җырлап, назлап, кадерләп үстергән балаларын, күз нурларын, йөрәк бәгырьләрен телә - телә аналар газиз балаларын солдатка озаттылар.

1940 елны Илдарны да армия сафларына алдылар. Озатырга туган- тумача, яше- карты- барысы да килгән иде.


Солдатка озату күренеше: Гармун тартып, җырлап яшьләр чыга. “Солдатта булган диләр” (Ш.Маннапов сүз., Г.Нигъмәтҗанов музыкасы) җырының бер куплеты җырлангач халык килеп кушыла.


1 нче ана. Балакаем, син анда барып җиткәч минем улымны күрмәссеңме икән? Бәлки очрашырсыз. Андый – мондый күрә калсаң, сәлам әйт инде, минем бәгырькәемә. Әниең исән – сау дип әйт, яме. ( Күзләрен сөртә)

2 нче ана. Илдар күршекәем, бәлки минем улым Вәли белән очрашырсыз.Үскән чакта бергә уйнап, бергә укып үстегез. Аерылмас дуслар идегез бит. Зинһар үзен саклап йөри күрсен инде. Үзәкләрем өзелеп сагынам. Берәр кая барса, үзе дә әни сине өзелеп сагындым дия иде. (Илдарның аркасыннан сөя- сөя, елый - елый күз яшьләрен сөртә.) Үз балам кебек ярата идем шул.

Бәләкәй малай. Абый, абый! Үскәч мин дә солдат булам.

Илдар. Булырсың үскәнем, булырсың. Мин кайтканчы зур үс яме!

Егетләр. Моңаймагыз әле! Җыр күңелне юата, әйдәгез яшьләр, солдатны җырлап,уйнап, биеп озатып калыек.

Кызлар: Әйдәгез әле, йөзек салыш уйныйк.


Уен,бию. Сәхнә артында әкрен генә Р.Әхмәтҗанов сүз.,Х.Вәлиуллин муз. “Акчарлаклар” җыры ишетелеп тора.

Егетләр: Җырладык та, еладык та, биеп тә алдык җәмәгать Юлга кузгалырга вакыт. Әйдә Илдар, киттек!

Кызлар. Безне дә онытма, Илдар! Хат яз! (Кулъяулыклар бирәләр, күзләре яшьле)


Шулчак халык арасыннан аерылып ап-ак озын күлмәк кигән Илдарның әнисе күренә.


Илдар. Әнием, җаным елама. Хәер фатихаңнан, догаңнан ташлама!

Ана. Ярар, балам, ярар. (Улын кочаклый) Әйдәгез, хәерле юл теләп догада булыйк.


Музыка туктый. Дога укыган тавышлар ишетелә, һәрберсе кулларын күтәреп йөзләрен сыпырып куялар.


Илдар. (Әнисенең маңгаеннан үбеп) Саубул, әнием! Елама, үзеңне сакла! (Халыкка карап) Авылдашлар, туганнар, дуслар йөзегезгә кызыллык китермәм, тап төшермәм, барыгызга да рәхмәт.(Халык тарала.)

Ана. Йә, Аллам! Сакла бу балаларны, исән генә йөреп кайтсыннар.(Егетләр кул болгап чыгып китәләр.)

Ана. Дөньялары да тыныч түгел бит әле аның. Балам, балам...


Ана тезләнеп, кулларын өскә күтәреп күккә карап елый. Ике кыз килеп торып басарга ярдәм итәләр һәм әкрен генә алып чыгып китәләр.)


Җыр. “Солдатлар” Р.Әхмәтҗанов сүз., Ф.Әхмәдиев муз.


Алып баручы. 1941 ел. Ул җәй гаять матур килде.


Тәрәзә янында урындыкта ике карчык сөйләшеп утыра.


– Кара әле күршекәем, басуларда игеннәр күкерәп өлгереп килә.

– Болыннарда да печәннәр чалгы кергесез калын булып үскән ди.

–Уракка әле иртәрәк. Арыш, бодай өлгергәнче мул печәнне чабып аласы бар шул.


Чалгы каераган, чүкелгән тавышлар ишетелә.


– Печәнгә иртәгә төшәчәкләр ди бугай.

– Күршекәем кара әле, безнең авыл егетләрен! Типсә тимер өзәрдәй, гөрнәдирдәй таза егетләрне...гармун тартып уенга төшеп баралар түгелме соң?

  • Әйе, әнә бит кызлары да күренә.


Әбиләр кереп китә.Гармун тартып, җырлап яшьләр керә. Уеннар башлана. Яшьләр кызып кына биегәндә йөгереп берәү килеп керә. Үзе калтырана.


Хәбәрче. Балалар.... Балалар сугыш!... Сугыш башланган...


Гармунчының бер кулыннан гармуны ычкына. Кызлар, балалар елашалар, өлкәннәр килеп кушыла.


Туганнар, оланнар,

Аталар, аналар,

Энеләр, сеңелләр,

Абыйлар, апалар-

Куркыныч хәбәр бар.

Бу хәбәр бик хәтәр

Буа ул сулышны-

Башланды зур сугыш,

Ул Ватан сугышы. (Г.Рәхим шигыре)


Сугыш башлану турында Левитан тавышы яңгырый.


Алып баручы. Уен - көлке белән барган күңелле яшьләр уены өзелеп, сугышка озату күренешенә әйләнеп кала. Күпме яшь йөрәкләр кавышырга да өлгерми аерылышты. Күпме бөреләнеп килгән мәхәббәтләр җимерелде.


Биштәр асып егетләр керә.


Кызлар. Исән - сау кайтыгыз, дошманны җиңеп кайтыгыз!

Алып баручы. Шушы сихри тынлыкны бозып, кинәт көнбатыштан самолетлар гөрелтесе ишетелде. Шомлы үкерү тавышы көчәйгәннән көчәя бара.


Сугыш тавышлары яки экранда сугыш күренешләре.Видео


Әйе, бу вакытта сугышның шулай озакка сузыласын да, күпме хәсрәт китерәсен дә әле белмиләр иде шул. Күпме балалар атасыз, күпме хатыннар тол, күпме аналар баласыз калдылар.


Акъяр ” көе”н җырлап яшьләр сәхнәдән чыгалар.

Алып баручы.

Каерылып үскән игенне җыярга, чалгы тыккысыз печәнне чабарга бу егетләргә насыйп булмаган икән шул.

Без кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Китсәләрдә алар кайтмады

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.


Шул көйгә музыка.Кабат сугыш тавышлары. Сәхнәгә укучылар чыга. Тавышлар әкренәя.


1 нче укучы: Сугыш авыр, рәхимсез булды.Авылда калган хатын-кызлар, әби-бабаларыбыз, бала- чагаларыбыз өчен ул тагын да авыррак булды. Йорт – җирне, колхозны алып баруның бөтен авырлыгы алар җилкәсенә төште.


Муса Җәлил – халкым улы”

(Р.Вәлиева шигыреннән өзек)

Күтәрелде халык зур көрәшкә,

Күтәрелде яуга кешеләр:

Очучылар, иген игүчеләр,

Йортлар төзүчеләр, эшчеләр.

Күтәрелде иңне иңгә куеп,

Күкрәк белән каплап Ватанын,

Саклап калыр өчен Туган җирен

Тын кичләрен аның, ал таңын.

Ватан – ана!...

Шушы сүзгә сыйды яшәү көче.

Шушы сүздә - бөтен теләкләр.

“Ватан!” – диеп кеше утка кеде,

“Ватан!” – диеп типте йөрәкләр.

Менә шулай халык ул елларда

Ватан өчен утка атылды.

Менә шуңа күрә бу зур сугыш

Ватан сугышы дип аталды.


Сәхнә артында магнитафон тасмасыннан сугыш тавышлары: автоматтан аткан, самолет гөрелдәгән һ.б. тавышлар микрафонга җибәрелә. Сәхнәдә утлар бер кабына, бер сүнә.Видео


4нче укучы: Казан завод – фабрикаларыннан сугыш кырына бер өзлексез корал, кием – салым, медицина приборлары, сугыш кирәк яраклары озатылып тора.

2 нче укучы: 1943 нче ел 5 март “Правда” газетасы. 1511137 имза куелган хат. Татарстан хезмәт ияләренең сугышчыларга мөрәҗәгате: «Кадерле улларыбыз, кызларыбыз! Без нык ышанабыз, сез дошманга тын алырга да бирмәссез. Дошманны һаман көнбатышка таба куарсыз һәм немец илбасарларын ахыргача кырырсыз».

3 нче укучы: Татар егетләре бу хатны алгач болай яздылар: «Без ант итәбез – үз туганнарыбыз – Бөек Советлар Союзының башка халыклары белән Ватан алдындагы бурычыбызны намус белән үтәрбез, халык бәхете өчен көрәштә каныбызны да, көчебезне дә кызганмабыз!»

5 нче укучы: Татар егетләре үз сүзләрендә нык тордылар.Татарстаннан сугышта 560 меңләп кеше катнашкан.Югалтуларыбыз 200 меңгә якын.

6 нчы укучы: Сугышның иң дәһшәтле беренче айларында ук татар егетләре чын геройлык үрнәкләре күрсәттеләр,Ватан өчен, Бөек җиңү өчен хәтта гомерләрен дә кызганмадылар.

Портретлар.Экранда күрсәтелә бара.


7 нче укучы: Сталинград өчен барган каты бәрелешләрнең берсендә дошман истребителен таранлап-“үз күкрәге белән” бәреп төшергәндә Фәрит Фатхуллин һәлак була,

8 нче укучы: Мәскәүне саклаганда Виктор Григорьев,танкы белән таранга барып,һәлак була.

9 нчы укучы: Бөгелмә егете Газинур Гафиятуллин Псков өлкәсенең Овсишево авылы өчен барган сугышларда тиңдәшсез батырлык күрсәтә.Ул дзотка шуышып бара һәм гәүдәсе белән каплый.

10нчы укучы: Александр Матросов-татар егете.Чын исеме Шакир Мөхәммәтҗанов. Аның батырлыгын кабатлаган якташларыбызның саны 20 дән артык.Алар арасында Барый Шәвәлиев, Хафиз Зарипов, Нух Идрисов, Габдулла Сәлимов, Мингали Гобәйдуллин, Мансур Вәлиуллин, Әхмәт Мөхәммәтов, Сәлахетдин Вәлиуллин исемнәре билгеле.

1нче укучы: Сталинградны азат иткәндә полковник Гани Сафиуллин девизиясе бик актив катнаша,

2 нче укучы: Мәшһүр очучы Мәгүбә Сыртланова ПО-2 самолеттында барлыгы 782 мәртәбә сугышчан очыш ясый.Дошман өстенә 140 тонналап бомба ташлый.

3 нче укучы: Берлинны штумлаганда,очучылардан Алексей Федоров,Тимерлан Ишмөхәммәтов,Гали Борханннар дан казана.

4 нче укучы: Җиңү байрагын фашистларның Рейхстаг гөмбәзенә иң беренче үзебезнең татар сугышчысы Гази Заһитов элә.

5 нче укучы: Муса Җәлил, Хәйретдин Мөҗәй, Федор Батталов, Шамил Рәхмәтуллин, Мидхәт Салихов, Максим Дмитриев, Геннадий Захаров, Алексей Исаев һәм халкыбызның бик күп батыр уллары-кызлары үлемнең күзенә туры карап сугыштылар,шуңа күрә үлгәч тә алар халык күңелендә мәңге саклана .

6 нчы укучы: Бу авыр сугышта 27 миллион Совет кешесе һәлак булды.Фашист илбасарлары илебезнең 1710 шәһәрен һәм поселыгын,70 меңнән артык авылын яндырдылар һәм җимерделәр, меңләгән промышленность предприятиеләре бөтенләй эштән чыгарылды.

7нче укучы: Иң аянычы үзләре басып алган җирләрдә 6 миллион кешене җәзалап үтерделәр.Ачлыктан үлүчеләрнең, фашист концлагерларында һәлак булучыларның санын һаманда әле төгәл генә әйтеп бирүче юк. Дөньяның бер генә иле дә мондый куркыныч югалтуларга тап булмады.


Портретлар.Экранда күрсәтелә бара.


1 укучы:1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә фашистлар гильотинада җәзалап үтерделәр (Сәгать тавышы)

Гайнан Кормаш 12сәг 06 минутта

Фоат Сәйфелмөлеков 12сәг 09 минутта

Абдулла Алиш 12сәг 12 минутта

Фоат Булатов 12сәг15минутта

Муса Җәлил 12сәг 18 минутта

Гариф Шабаев 12сәг21минутта

Әхмәт Симай 12сәг 24минутта

Абдулла Баттал 12сәг 27минутта

Зиннәт Хәсәнов(Хөснуллин) 12сәг 30 минутта

Әхәт Атнабаев 12сәг 33 минутта

Галләнур Бохараев(Сәлим Бохараев) 12сәг 36 минутта


Укучы: М.Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сөйли.


8 нче укучы: Сугыш авырлыгын бөтен ил,бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә күрә генә җиңү таңын күрергә насыйп булды. Илебез халкы кеше ышанмаслык бу афәтне каһарманнарча җиңеп чыгып бөтен Европаны фашизм колыгыннан коткарды.

9 нчы укучы: 1945 нче елның 2 нче маенда Берлин алына.Берничә көннән дошман тар –мар ителә.Һәм бирелә. Бөек ватан сугышы тәмамлана.1945 нче елның 9 нчы маенда халкыбыз Җиңү көнен бәйрәм итә. 200 тән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек булды. 400 000 нән артык якташыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Батырлар истәлегенә Казанның чал Кремле янында М. Җәлил һәйкәле тора, җиңү паркы, музейлары бар.

10 нчы укучы:Урам буйлап култык таяклы солдат бара. Шыгыр - шыгыр, шыгыр- шыгыр. Шыгырдаган тавыш авылны иңли, өйләргә, бүлмәләргә үтеп керә. Аяксыз солдатның дошманнарга булган нәфрәтен сөйли ул. Аяклыларны кисәтә!

Алып баручы:Кешеләр! Онытмагыз, дөньяда әле безнең дошманнар бар.Ул дошман – фашизм. Бәлки ул дошманның исеме киләчәктә башкача булыр. Бәлки ул башка төрле киемгә төренеп йөрер, ләкин аның явыз нияте үзгәрмәс. Ул һаман фашист, һаман үтерүче булып калыр. Бәлки сугыш булмас, ләкин дошманнарга каршы көрәштә син гомер буе ышанычлы солдат бул! Уяу бул!

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга хөрмәт йөзеннән бер минут тынлык белән искә алыйк.

Залда барлык укучылар да баса

Хор башкаруында җыр: “Исеңдә тот иптәш!”(М. Хөсәен сүз., Җ. Фәйзи муз.)


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Краткое описание документа:

НУРУТДИНОВА ИЛФАНИЯ КАМИЛОВНА

ведущий библиотекарь, МБОУ «СОШ «52»

ТАТАРСТАН УЛЛАРЫ-ИЛ БАТЫРЛАРЫ

(Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби –музыкаль композиция)

Максат: Балаларга патриотик тәрбия бирү, әти- әнисенә, Ватанына хөрмәт, горурлык хисләре, киләчәккә җаваплы караш тәрбияләү, халык традицияләренә, милли гореф-гадәтләргә хөрмәт уяту.

Җиһазлау: Кичә актлар залында үтә. Сәхнәгә “Батырлар даны мәңгелек”дип зур хәрефләр белән язылган плакат эленә яки экранга языла. “Без сугыш теләмибез” дигән темага китап һәм укучылар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе оештырыла.

Кичәгә Бөек Ватан сугышы ветераннары яки Әфганстанда хезмәт иткән солдатлар чакырыла.

Автор
Дата добавления 20.05.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров242
Номер материала 288901
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх