Инфоурок / История / Конспекты / Сценарий интеллектуальной игры "Әфганстан, истә тотыйк..."
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Сценарий интеллектуальной игры "Әфганстан, истә тотыйк..."

библиотека
материалов

«Әфганстан. Истә тотыйк…».

Зур класслар өчен интеллектуаль уен.


Максат: укучыларны Әфганстан сугышы тарихы һәм нәтиҗәләре белән таныштыру; геройларча хәрби бурычны үтәгән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләргә.


Җихазлау: Әфганстан турында “Истә тотыйк…”дигән презентация; Әфган циклыннан җырлар, магнитофон.

Слайд 1.

Әфган циклыннан җыр яңгырый

Укытучы Хөрмәтле кунаклар, укытучылар,укучылар! Безнең бүгенге класстан тыш чарабыз ун елдан артыкка сузылган сугышка - әфганстандагы вакыйгаларга багышлана.

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 елның 15 февраль көненнән соң нәкъ 22 ел вакыт узып киткән. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?

Слайд 2

1978 елда Әфганстанда законлы хакимият хәрби көчләр ярдәмендә бәреп төшерелә. Ил президенты булып Халык – демократик партиясенең генераль секретаре Нур Мөхәммәт Тәрәккый утыра. Л. И. Брежнев бу вакыйгаларга “революция” дигән исем тага. Икенче бер фетнәчеләр төркемен Хафизулла Әмин җитәкли. Алар Тәрәккыйны хакимияттән читләштерүнең җиңел ысулын уйлап таба: Тәрәккыйны үтереп, Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу хәл СССРның ачуын кабарта. Шул ачудан совет гаскәрләре Әфганстан җиренә кертелә. Алар, үз чиратында, куелган бурычларын төгәл үти. Х. Әмин яшеренгән сарай штурмлана, һәм Хафизулла үтерелә. Мәскәүдә яшеренеп яткан Бабарак Кармаль максатына ирешә - үзен илнең яңа башлыгы дип игълан итә.

Шулай итеп, уенны башлыйбыз, беренче раунд.

Слайд 3. I раунд. (Кемгә кирәк иде бу сугыш?)

Бу раундта командаларга 6 сорауга җавап бирәсе булачак.

Слайд 4.

Укытучы. 1 нче сорау. Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү турында карарга кем кул куйган? Гаскәрләрнең кертү датасын әйтегез.

Җавап: Әфганстан буенча төзелгән КПССның ҮК Политбюросы комиссиясе җитәкчесе Л. И. Брежнев кул куя. 1979 нчы елның 25 нче декабрендә Әфганстанга совет гаскәрләре кертелә.

Слайд 5.

Укытучы. 2 нче сорау. СССР һәм Әфганстан арасындагы килешүгә кул кайчан куела?

Җавап: 1978 нче елның 5 нче декабрендә “Саклану чараларын үстерү һәм хәрби яктан хезмәттәшлек итү” килешүе


Слайд 6.

Укытучы. 3 нче сорау. XX нче гасырның 70 нче ахырында Әфганстанда иҗтимагый үсеш дәрәҗәсе нинди була?

Җавап: Җәмгыятьнең төп өлеше крестьяннардан һәм күчмә катлаулардан (80%) тора, алар патриархаль – феодаль үсеш стадиясендә булалар

Слайд 7.

Укытучы. 4 нче сорау.Бу чорда Әфганстанда нинди ике зур иҗтимагый – сәяси агымнар була?

Җавап: 1. Мәскәү белән хезмәттәшлек итүче Әфганстан халык – демократик партиясе; 2. Акш яклаган ислам фундаменталистик агым.

Слайд 8.

Укытучы. 5 нче сорау. 70 нче елларда АКШның Әфганстанга карата нинди мәнфәгатьләре булган?

Җавап: 1. АКШ демонстратив рәвештә Фарсы култыгында үзенең хәрби куәтен үстерә; 2. Себердән нефть, газ һәм күмер чыгару үзәкләренә якынаю өчен Әфганстанда ракеталарын урнаштырырга омтылу.


Слайд 9.

Укытучы. 6 нчы сорау. Сугыш барган нинди торак пунктларын әйтә алалсыз?

Җавап. Джелалабад, Газни, Гардез Герат, Баграм, Шиндант, Кабул, Кандагар, Кундуз, Лашкагарх, Саланг, Файзабад…

Слайд 10. II раунд. (Әфганстан сугышы саннарда)

Бу раундта да командаларга 6 сорауга җавап бирәсе булачак

Слайд 11.

Укытучы. 1 нче сорау. 1979 нчы елда Әфганстанга кайсы армия кертелә?

Җавап. 40 нчы армия

Слайд 12.

Укытучы. 1980 нче елның январенда Әфганстан территориясенә 100 мең кешелек гаскәр кертелә.

Слайд 13.

Укытучы. Әфганстанда совет гаскәрләре көчле оппозицион группировкаларга каршы 400 эре хәрби операцияләр һәм дошманның коралланган аерым отрядларын юк иткән 220 шәхси операцияләр үткәрәләр. 1980 нче елның мартыннан алып 1985 нче елның апреленә кадәр совет гаскәрләре киңмасштаблы хәрби хәрәкәтләр алып баралар.

Слайд 14 – 17

Укытучы. Совет гаскәрләренең хәрби транспорты һәм кораллары.


Слайд 18.

Укытучы. 2 нче сорау. Әфганстан сугышында ничә хәрби хезмәткәр катнашкан?

Җавап. 620 мең солдат, офицер һәм генерал.

Слайд 19.

Укытучы. 3 нче сорау. Татарстаннан Әфганстанда ничә сугышчы катнашты?

Җавап. 9 меңнән артык

Слайд 20.

Укытучы. 4 нче сорау. Әфганстан сугышында Сарман районыннан ничә кеше катнашты?

Җавап. 120

Слайд 21.

Укытучы. 5 нче сорау. Иске Кәшер авыл советына караган авыллардан ничә кеше катнашты?

Җавап. Иске Кәшер авыл советына караган авыллардан 5 кеше катнашты

Слайд 22.

Укытучы. Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз исемлеге.

Слайд 23.

Укытучы. 1. Харисов Айдар Котдүс улы

Слайд 24.

Укытучы. 2. Давлетбаев Әүхәт Әхәт улы

Слайд 25.

Укытучы. 3. Абдуллин Илдус Марс улы

Слайд 26.

Укытучы. 4 . Ахмадиев Фирдәвес Искәндәр улы

Слайд 27.

Укытучы. Әфган сугышы 9 ел дәвам итте. Гомуми югалтулар исемлеге күрсәтелә.

Слайд 28.

Укытучы. “1979 – 1989 нчы елларда Совет Армиясенең һәм Әфган халкының гомуми югалтулары” дигән белешмә күрсәтелә.

Слайд 29.

Укытучы. 6 нчы сорау. Сарман районыннан Әфган сугышында ничә кеше һәлак булды?

Җавап. 7 кеше

Слайд 30.

Укытучы. Әфган сугышында һәлак булганнар исемлеге күрсәтелә.

1 минут тынлык игълан ителә

Слайд 31. III раунд. (Дәүләт бүләкләре)

Бу раундта командаларга 1 сорауга җавап бирәсе булачак.


Слайд 32.

Укытучы. Сугыш барышында 200 мең кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнәләр. 86 “әфганчыга”(таджик, рус,ингуш,татар,украин,үзбәк,казах,калмык,белорус,молдаван) Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Шуларның 25 нә үлгәннән соң бирелде.

Слайд 33

Укытучы. 1 сорау. Интернациональ бурычын намус белән үтәгән батыр солдатларны совет дәүләте ничек бүләкләгән?

Җавап. Орден Славы I,II,II; Орден Красной Звезды; Участник авганской войны 1979 – 1989; Орден Красного Знамени.

Слайд 34.

Укытучы. Орденнар һәм медальләр күрсәтелә.

Слайд 35. IV раунд. (Кайту...)

Бу раундта командаларга 5 сорауга җавап бирәсе булачак.

Слайд 36.

Укытучы. 1 нче сорау. Совет гаскәрләре Әфганстан республикасыннан кайчан чыгарылды? Чыгару турындагы карарга кем кул куйган?

Җавап. 1 нче этап – 15 нче май 1988 ел; 2 нче этап – 15 нче февраль 1989 ел . М. С. Горбачев кул куя.

Слайд 37.

Укытучы. 2 нче сорау. Кайсы илләр арасында төзелгән килешү совет гаскәрләрен Әфганстан территориясеннән чыгару мөмкинлеген бирде?

Җавап. 1988 нче елның 14 нче апрелендә Пакистан белән Әфганстан арасында төзелгән Женева килешүе

Слайд 38.

Укытучы. 3 нче сорау. Женева килешүендәге шартлар ничек үтәлде?

Җавап. Советлар Союзы һәм Әфганстан үз алдына куелган шартларны үтиләр. Ләкин АКШ һәм Пакистан үз бурычларын игътибарсыз калдыралар.

Слайд 39.

Укытучы. Совет гаскәрләре чыгарылгач та хәрби хәрәкәтләр туктатылмады.

Слайд 40.

Укытучы. 4 нче сорау. Әфганстан республикасының соңгы президенты кем? Бу республика кайчан яшәүдән туктады?

Җавап. Мөхәммәт Нәҗибулла. 1992 нче елда Әфганстан республикасы яшәүдән туктый.




Слайд 41.

Укытучы. 5 нче сорау. Әфган сугышында катнашучыларның батырлыгы безнең районда ничек мәңгеләштерелде?

Җавап. Сарманда Ленин бакчасында мемориаль комплекста.

Слайд 42 - 44.

Укытучы. Батырларга мемориаль комплекс

Слайд 45.

Укытучы. Гомуми сорау. 1979 нчы елда совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү кирәк идеме соң?

Җаваплар алынганнан соң, жюри гомумиләштереп командалар арасыннан җиңүчене ачыклый.Бүләкләү танатанасы уздырыла.












Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 18 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-025362

Похожие материалы