Инфоурок Музыка Другие методич. материалыСценарий к празднику "Сомбелэ бэйрэме"

Сценарий к празднику "Сомбелэ бэйрэме"

Скачать материал

“Сөмбелә” бәйрәме

 

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, нәни дуслар. Без бүген Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү эшләре бетә. Бәйрәм килә. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы кыз булган. Әйдәгез, балалар, без дә бүген бәйрәм итик.

1 нче бала.

Көз

Урман-кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

2 нче бала.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Ә. Ерикәй.

3нче бала.

Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае -

Сентябрь җитте.

4нче бала.

Бакчада хуш ис,

Бакчада ямьле,

Берсеннән берсе тәмле

Алмалар пеште.

Алып баручы.

Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә

Сөйләп бирегезче безгә.

Кабак.

Карагыз әле бер генә

Менә миңа кабакка,

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Кәбестә.

Безнең бакча балалары

Яшелчәләр үстерә.

Бакчадагы туптан да зур

Мәсәлән, мин кәбестә.

Кишер.

Кишер дә бик күп булды

Кыяр да бездә уңды.

Бәрәңге.

Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

“Уңыш җыябыз” җыры башкарыла.

Алып баручы. Рәхмәт, балалар. Сез бик нык тырыш. Шуңа күп булган 
быелгы уңыш.

“Гөмбә җыйганда” уены

Балалар.

Гөмбә, гөмбә, гөмбә син,

Күренсәнә безгә син.

Гөмбә.

Ай-яй оста телгә син

Эзлә әйдә, эзлә син.

Иренмичә эзлә син.

Кәрҗингә сал өз дә син

Агулысын өзмә син.

Кызлар.

Бик хәйләкәр гөмбә син,

Монда менә, монда мин. (Күренә дә кача.)

Кыз.

Яфрак астыннан карап

Күзләреңне кыскалап

Үчекләмә, көлмә син

Тапмаслар дип, белмә син.

Кыз.

Табарбыз. Табарбыз

Бәлеш пешереп карарбыз,

Я, әйбәтләп тозларбыз –

Эшкә уңган кызлар без.

(Сызгырган тавыш килә, тиен чыга.)

Тиен. Сезнең урманга гөмбә җыярга килгәнегезне күргәч, бик курыктым. Ләкин сез бик акыллы кызлар икәнсез, агулы гөмбәләрне өзмәгәнсез. Минем хәзер кызу эш өстем, һаман чабам, һаман эзлим.

Бала. Сер булмаса әйт әле, син нәрсә эзлисең?

Тиен. Үзең уйлап кара:

Кечкенә генә таш сандык

Сандык эченә моң салдык.

Ачкычын таба алмагач

Капкачын ватып алдык.

Я, үзегез әйтегез инде, мин нәрсә эзлим?

Балалар. Чикләвек.

Тиен. Дөрес. Тагын, тагын тыңлагыз:

Кечкенә генә матур гына,

Җир астыннан чыкты,

Кызыл бүрек тапты.

Ул нәрсә?

Балалар. Гөмбә.

Тиен. Сез бик тапкырлар икәнсез. Әйе, мин көз көне чикләвек, гөмбә 
киптерәм, кышка әзерләнәм.

Бала. Тиен, тиен син бик өлгер. Безнең синең белән ярышып карыйсыбыз 
килә.

Тиен. Мин бик шат. Әйдәгез, ярышып гөмбә, чикләвек, яфрак җыеп карыйк.

Уен. “ Кем өлгер?”

(Тиен китә, гөмбәләр калдыра. Сөмбелә керә. Ул күмәч алып керә.)

Сөмбелә. Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Минем исемем Сөмбелә.

Алып баручы. Исәнме, Сөмбелә. Без сине сагынып көттек. Синең киләсеңне белеп, бәйрәмгә әзерләндек.

Сөмбелә. Рәхмәт, балалар.

Алып баручы.

Зифа буйлы, җитен чәчле,

Зәңгәр күзле шушы кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче, кем белә?

Балалар. Сөмбелә!

Алып баручы. Әйе, сез чынлап та бик гүзәл. Сез муллык китерәсез. Табынга ямь өстисез.

Сөмбелә. Рәхмәт.

Алып баручы. Балалар, без бик күп яшелчәләр үстерәбез, тәмлетәмле ризыклар пешерәбез. Ә иң кирәкле, иң тәмле ризык нәрсә ул?

Балалар. Икмәк.

Сөмбелә. Дөрес, балалар. Иң тәмле, иң кирәкле ризык ул – икмәк.

1 нче бала.

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

2 нче бала.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында

Булдырам мин барында.

3 нче бала.

Һәркемгә ипи кирәк

Һәркөнне ипи кирәк.

Шуңа күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк.

“Чайкала иген кырлары” җыры башкарыла.

(Г. Латыйп сүзләре, И. Шәмсетдинова көе.)

Сөмбелә. Балалар, сез мине бик сөендердегез. Матур итеп җырлыйсыз, бик күп уеннар беләсез. Менә бу бодай күмәчен сезгә тапшырам. Мин китәм, ә сез акыллы, хезмәт сөючән булып үсегез. Сау булыгыз.

Балалар. Сау булыгыз, Сөмбелә.

Алып баручы. Бәйрәмебез тәмам. Сау булыгыз.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий к празднику "Сомбелэ бэйрэме""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Агроном

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 218 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.11.2015 5499
    • DOCX 52.5 кбайт
    • Рейтинг: 3 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мухарлямова Гулия Габдельхаевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18797
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности педагога дополнительного образования при обучении академическому вокалу

Преподаватель академического вокала

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика преподавания в детской музыкальной школе

Преподаватель детской музыкальной школы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Музыковедение

Музыковед

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Идеи эпохи Просвещения: педагогическое значение для современности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы духовно-нравственной культуры народов России: особенности преподавания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 30 человек

Мини-курс

Стратегии антикризисных коммуникаций и управление репутацией в современном бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе