Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Сценарий классного мероприятия на тему "Это моя семья"(на татарском языке)
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 20 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 203 курсов со скидкой 40%

Сценарий классного мероприятия на тему "Это моя семья"(на татарском языке)

библиотека
материалов

Без бүген сезнең белән “Бу минем балам” дигән гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә бәйрәме булгач, билгеле инде, сүз әти, әни, әби, бабай, апалар, абыйлар, сеңелләребез, энеләребез турында барыр.

Безнең бу кичәгә иң гүзәл, иң кадерле кешеләребез - әниләр, әтиләр,апалар,абыйлар,әбиләр,бабайлар кунак булып килделәр. Әйдәгез аларны өстәлебезнең түренә утыртыйк әле.

Кадерле балалар, әти-әниләрегез сезне үстергәндә тормышның нинди генә ачысын- төчесен татырга туры килмәгәндер аларга. Сез кечкенә вакытта йокысыз төннәр, аз гына авырып китсәгез хафалы, борчулы көннәр. Сез беренче сүз әйткәндә - шатлыклы йөзләр. Алар түземсезлек белән сезнең беренче атлап китүегезне көттеләр. Минем балам иң игелекле, иң инсафлы булыр дип өмет иттеләр. Алар көне - төне сезнең турыда уйлыйлар, сезне тәрбиялиләр. Эштән ничек кенә арып кайтсалар да, сезнең белән сөйләшергә, сезне ашатырга-эчертергә көч табалар. Сезнең шатлык, сезнең бәйрәм – ул аларның да шатлыгы, аларның да бәйрәме. Шуның өчен дә без аларны куандырып, игелекле, шәфкатьле булып үсәргә бурычлы.

Гаилә ул- җылы учак. Гаилә никадәр нык икән аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Безнең бәйрәмебезнең түрендә җылылык, нур бөркелеп торучы гаиләләр җыелды. Һәм бу гаиләләр үзләрен актив күрсәтерләр дип өметләнәбез.

Бала –җаның

Бала-уртак каның

Буыннарга барыр киләчәк

Бала- назың

Бала-гүзәл назың

Бала ачылачак ут чәчәк.


  1. Әйдәгез әле, хәзер сүзне сезнең өчен кыйммәтледән кыйммәтле, матурдан матуррак булган балаларның үзләренә бирик. Алар үзләренең гаиләләрен ничек беләләр икән? Шул турыда сөйләп безне дә үз гаиләләре белән таныштырып китсеннәр. “Таныш булыгыз – минем гаилә” (балалар чыгышы.)



Әти төсле”

Әти бик тә кыюсыз,

Бик бәләкәй һәм чандыр,

Малай булган кайчандыр.

Соңга да калгалаган,

Шелтә дә алгалаган.


Бик яраткан уйнарга,

Кайда гына йөрмәгән,

Өйгә кайтып кермәгән.

Бик соң торган йокыдан,

Чөнки төннәр буена


Качып китап укыган.

Бервакытны тарихтан

Алган ул хәтта “3” ле

Мин дә нәкъ әти төсле


Рәхәт минем әтигә

Бар исеме, бар даны,

Кешелекле кеше” дип

Мактыйлар бар да аны.

Ул гайрәтле, ул көчле,

Мин дә нәкъ әти төсле.



  1. Ә хәзер әтиләргә бирем. Тактада фотосурәтләр куелган. Шушы фотографияләрдә үзегезнең балагызны табып, тиешле номерны күтәрегез.(әтиләргә бирем)



  1. Әниләргә бирем:Улларыгыз,кызларыгызның хыяллары турында ни беләсез икән? Мин сезгә һәрбер укучының хыялы турында әйтеп китәм.Монда берничә җавап бар.Шуның берсен сайлап алырга кирәк.(әниләргә бирем)



Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.


Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.


Магазиннан сөт апкайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та –

Малае бар бер дигән.



  1. Гаиләләребез үзләренең татулыгын исбатлап, гаилә белән концерт номеры күртәтеп китсеннәр әле.(гаиләләр чыгышы)


  1. Әйдәгез азрак ял итеп алыйк. Барлык әтиләрнең каршыга чыгуын сорыйбыз. “Балаларның аяк киемен табыгыз” уены уйныйбыз. Тартмага 1 пар аяк киемнәре салынган Ә әтиләр шуннан үз балаларының аяк киемнәрен табырга тиешләр.(Әтиләргә бирем)

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.


Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.


Магазиннан сөт апкайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та –

Малае бар бер дигән.


6.Блиц-турнир. Һәр гаиләдән берәр кеше чакырыла. Сорауларга тиз генә җавап бирергә кирәк.(Гаиләдән1кеше)


Шигырь.Каримов Нияз. “Әни егет”

Әти дә эштән кайтты,

Әни дә эштән кайтты.

Әти диванга ятты,

Әни кухняга чапты.


Әти әйтә “Мин ач, –ди

Кайчан була ул аш – ди

Әни әйтә “Үзең дә

Булыш алай булгач”, - ди


Әти әйтә “Мин ир, –ди,

Мин аш пешерә белмим, - ди

Мин хатын-кыз түгел, - ди

Мин кухняда йөрмим, - ди

Юкса җитмеш һөнәр аз

Диләр егет кешегә

Безнең өйдә әти түгел,

Әни егет, әни белә

Чөнки бөтен эшне дә.



8.”Саннарда – истәлекләр”дип аталган уен. Гаиләнең 1кешесе

Өстәлдән 1 сан ала. Һәм шул санга бәйле гиләдә булган вакыйга белән таныштыра. (гаилә чыгышы)

8, 23, 15, 1, 1, 4, 12, 9, 15, 26, 1, 12,1

8 март, 23 февраль, 15 май-гаилә көне, 1 октябрь-өлкәннәр көне, 1 гыйнвар-яңа ел, 4 ноябрь-бердәмлек көне, 12 июнь- Россия көне, 9 май- Җиңү көне, 15февраль- Муса Җәлил туган көн, 26-Габдулла туган көн, 1апрель көлке көне, 12апрель-Космонавтика көне, 1май хезмәт бәйрәме.

Менә инде безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Без вакытыбызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрдек. Бер-беребез турында тагын да күбрәк белдек.

Киләчәктә дә мәктәп белән гаиләнең элемтәсе өзелмичә тагын да тыгызрак булсын иде, дигән теләктә калабыз.















Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 20 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-015363

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"