Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / Сценарий ко дню рождения Габдуллы Тукая
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Сценарий ко дню рождения Габдуллы Тукая

библиотека
материалов


Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби кичә


Сәхнәдә Тукай портреты. Сәхнәнең уң ягына экран беркетелгән. Анда Г.Тукайга багышланган һәм чыгышлар белән туры килеп бара торган презентация күрсәтелә.Залда китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә ясала. Әкрен генә С. Сәйдәшевнең “Тукай” маршы яңгырый. Сәхнәгә 1 укучы чыга, ул Шәүкәт Галиевның “Тукайга” шигырен укый.


1алып баручы: Хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар, без сезнең белән шушы залга, яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үтәргә җыелдык.

Яз. Апрель.Шигърият. Бу өч сүзнең һәркайсыннан илһам сирпелә, илаһи нур бөркелә сыман. Бер-берсенә аерылгысыз булып урелгән алар. Язны гомернең яшьлек фасылы, табигатьнең яшәрү чоры дип кабул кылсак, апрель исә, бөек Тукаебыз туган ай буларак, балачактан күңелгә сеңгән. Без һәр елны шушы кояшлы, көләч мәлдә шәһәрләрдә һәм авылларда Тукай көннәрен билгелибез.

2 алып баручы: Тукай...Йөз меңнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы, мактанычлы улларыннан берсе, Габдулла Тукай, еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Татар галәмендә, халыкка хезмәт күрсәтү ягыннан, аңарчы тиңдәше күрелмәгән маяк булып балкый. 1886 ел, 26 апрель, Габдуллаҗан...


2 укучы Мәхмүт Газизовның “Тукай көннәре” дигән шигырен сөйлиләр.


1 алып баручы: Бөек Тукай биографиясе, әнә шушы гадәти сүзләрдән башлана. Истәлекләргә караганда, Габдулла Тукай җиде буыннан килүче мулла нәселеннән. Ә аның әтисе Мөхәммәтгариф замандашлары хәтерендә зирәк, сәләтле, укымышлы имам булып сакланган.

Шагыйрьнең әнисе Мәмдүдә исемле булып, ул да укымышлы, хискә- моңга бай була, шигырьләр язгалый.


2 алып баручы: Әмма Габдуллага, әти-әни назы курергә дә, алардан белем алырга да насыйп булмый. Дүрт ай ярымнан әтисез, өч яшендә әнисез калган Габдулланың аянычлы язмышы, кулдан- кулга йөруләре башлана. Бу турыда ул узенең бер шигырендә болай яза:

«Җиһанның эссесен, салкынын, бозын күрдем, карын күрдем,

Ниләр күрсә бөтен үксез, барын күрдем, барын курдем.»


1 укучы Ленар Шәехнең “Ничек кенә яшәп калырга” шигырен укый.

2 нче укучы “Уянмас йокы” дигән шигырен сөйли.


1 алып баручы: Шәхси тормышының авыр булуына карамастан Габдулла Тукай ун мең юлдан артык шигырь һәм күп санда проза әсәрләре язып калдырган. Шулар арасында балалар өчен язылган шигырьләр һәм әкиятләр бар.

Габдулла Тукай узенең шигырләре аша балаларда хайваннар, кошлар һәм үсемлекләргә карата дуслык, ярату мөнәсәбәтләре тәрбияли.

«Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә нәзек вә латыйф булып, һәрчак гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне генә сөючән булалар.»-ди ул

2 алып баручы: Габдулла Тукай яшь буынның укып, аңлы булып үсүен тели. Аның балалар өчен язган әсәрләрендә - хезмәтне сөю һәм эшчәнлеккә өндәү, онытылмаслык һәм данлыклы исем бары тырышып, намуслы эшләү аркылы гына була, дигән зур фикерләр үзәк урынны алып торалар.

1 укучы “Сөткә төшкән тычкан ” дигән шигырен укый.

2 нче укучы Наҗар Нәҗминең “Татар теле “ шигырен укый



1 алып баручы: Габдулла Тукайны чын мәгънәсендә халык үстерә, ана назын бирә, күңеленә моң- миһербан иңдерә, зирәк һәм акыллы улы итә.

«Тукайларын халык саклап калды,

Асрамага алып булса да»- дип яза үзенең “Тукайга” шигырендә Н. Касыймов.

1892 нче елның июнь аенда Кырлайның Сәгъди абзый Габдулланы үзенә тәрбиягә ала.

« Истән чыкмый минем монда күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем,

Абзый белән бергәләшеп кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.»


2 алып баручы: Кырлай аның күңелендә онытылмаслык истәлекләр калдыра. Тукайның бала вакытындагы иң матур көннәре шунда уза. Башлап ул шунда дөнья күрә, табигать кочагына ташлана, шунда укырга керә. Узенең беренче иптәшләрен, дус- ишләрен таба. Кырлай авылының матур табигате, киң кырлары, зур урманнары, ямьле болыннары булачак шагыйрьнең бала дәртен кузгаталар, аңа шатлык бирәләр. Шунлыктан зур үсеп шагыйрь булгач та, Тукай Кырлай авылын hәм аның матур табигатен оныта алмый, аны мактап күп шигырьлар яза hәм халык әкиятләренә таянып узенең онытылмаслык «Шүрәлесен», «Су анасы»н иҗат итә.


1 укучы Земфира Исламованның “Кушлавычка килгәч” шигырен укый.



1 алып баручы: Кырлайдан Габдулланы әтисе белән бертуган апасы Газизә hәм сәудәгәр җизнәсе Галиасгар Госмановлар Җаекка алдылар.

Уральскийда Габдулла 12 ел яши. Биредә ул мәдрәсәне тамамлый, рус мәктәбендә белем ала, хезмәт юлын башлый hәм шагыйрь булып җитлегә. 1907 нче елның сентябрендә Тукай Казанга килә. Мәңгелек әсәрләренең күбесен Тукай Казанда яза. Нечкә хисле, моңлы Тукай шигырьләрен кем генә укып карамаган! Ул вәгазь сөйләми, ялыктыргыч киңәш тә бирми. Ул моң булып җаныңа үтеп керә, хисләреңне сафландыра, карашыңны киңәйтә, белем бирә.


1 укучы “Бишек җыры” шигырен укый.


2 алып баручы: Тукайның тагын бер үзенчәлекле ягы бар. Ул «хезмәттән башка кеше чын кеше була алмый» дигән фикерне яктырта.

1 укучы “Җир йокысы” дигән шигырьне укый


1 алып баручы: 1886 нчы елның апрель ае. Бөек Тукайны бүләк иткән ай! 1913 ел. Апрель. Татар халкының олуг шагыйре Габдулла Тукайны дөньядан алып киткән ай.

Тукай нибары 27 ел гына яшәп, җиде ел гына иҗат итсә дә, халыклар күңелендә мәңге яшәр бай hәм үлемсез әдәби мирас калдырган шәхес.

Тукайны күмүдә- татар җәмәгатьчелегендә күрелмәгән хәл- 6 меңлап кеше катнаша.


2 алып баручы: Казан мәдрәсәләрендә укулар туктатыла, китап кибетләре, редакциялар ябыла, Татар телендәге барлык газеталар диярлек Тукайга багышлап шигырьләр, истәлекләр, мәкаләләр бастырып чыгара.

«Җырлый- җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә,

«Без китәбез, сез каласыз»- дип җырлармын

Тән, гәүдәмне туфрак белән күмгәндә дә»- дип язды «Аң» журналы Тукайның уз сүзләре белән.

1 укучы Шәүкәт Галиевның “Туры Тукай” шигырен укый.

2 укучы Равил Фәйзуллиның “Тел яшергән” шигырен укый


1 алып баручы : Елдан- елга күчә- күчә яңгырый Тукай моңнары! Тукай- үлемсез, Тукай- мәңгелек. Чөнки аның әсәрләрендә шагыйрь үзе, тормыш, халык. Тукайда без үз йөрәгебезнең тибүен тоябыз. Татар милләте күпме яшәсә, Тукай да шулкадәр озак яшәр. Кырлай урманнары аны hәрчак сагынып шаулар… Идел сөекле шагыйрен юксына- юксына агар да агар…

2 алып баручы : Тукайның сүзе- телдә, үзе- куңелдә. Тукайны күпме укысаң да, тансык басылмый. Яшәгән саен яңадан ачыла, яңача ачыла. Тукай җир, hава, су шикелле. Туйдырмый hәм җитми. Һәммә әсәре дә аның гади, табигый, тирән. Шуңа күрә дә без чиксез горурлык hәм олы кинәнү белән: «Тукай булган, Тукай бар, Тукай булачак!»- дибез. Шуның белән без бәхетле дә.

1 укучы “Туган тел” шигырен укый

1 алып баручы: Хөрмәтле тамашачылар! Татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көнена багышланган кичәбез тәмам.

2 алып баручы: Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз!




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 09.10.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров215
Номер материала ДБ-247466
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх