Инфоурок Другое Другие методич. материалыСценарий ко дню учителя

Сценарий ко дню учителя

Скачать материал

Укытучылар көненә багышланган музыкаль кичә.

“Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!”

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын укытучым!” дигән сүзләр язып эленгән.Күңелле музыка яңгырый (буратино көе).Сәхнәгә укучы чыга,кулында олы сумка,култык астына китаплар тутырган. Җырлый-җырлый чыга.

Укучы: Кемнең өе тулы китап,

Ул бар кешегә бик таныш,

Кем кулында гел көндәлек,

Белем алырга,ай,тырыш,

Аны бар җирдә таныйлар,

Әйтегезче кем соң ул?

Укучылар,

Укучылар.

 

Укучы: Әйе, ничек авыр хәзерге заман укучысына: дәресләр,биремнәр, күнегүләр.Ох, бүген иртәрәк ятыйм әле, бәлки берәр нәрсә төшкә керер.

(йокыга китә,төшендә математика укытучысы керә).

 

Укытучы: Менә тагын мин синең каршыңда,

Мин сиңа сорау белән килдем.

“Мин белмим “дигән җавапны

Ишетергә дә теләмим

Ә мин сине такта янына чакырам

Җавап бирмәссең шикелле

Мин синнән белем көтәм,

Син дәшмисең,димәк- “икеле”

(чыгып китә)

Укучы: (сикереп тора да) Ой,юк,юк! Икенче якка борылып ята,тарих укытучысы чыга.

Укытучы: Син иң яраткан китабыңны,дустым,

Россия тарихы дигәнен

Ничек җөррәт иттең буярга.

Ачып укы син аның битләрен

Сиңа тарихны белү бик кирәк.

Үз тарихын да белмәгән кеше

Бу дөньяда бик кирәк.

Укучыларымның белемнәре

Мине борчый бик тә

Барыбер тырышырмын мин

Аларга белем бирергә.

(чыгып китә, укучы төшендә боргалана, татар теле укытучысы чыга)

Укытучы: Тагын зачетка әзер түгел,

Тагын күчерергә уйлыйсың,

Тагын эшеңне миңа бүген,

Дустым тапшыра алмассың.

Мине күрү белән шундук,

Шпргалкаң кулыңнан төште.

Куркып калдың,калтырыйсың

Намусың сине сатты.

Ай,бу икеле,ай-яй,яй,яй.

(укучы уянып китә,сикереп тора,әрле-бирле йөренә,үз-үзенә сөйләнә)

Укучы: Ой, әллә нәрсәләр керә төшкә.Бу төш чынга ашса? Юк-юк,теләмим,теләмим.Нишләргә соң инде хәзер миңа? Ой.

(пәрдә артыннан тавышлар: Укырга,укырга һәм укырга! Тырышып белем алырга!

Алып баручы:- Исәнмесез хөрмәтле укытучылар,укучылар!Без сезнең белән бүген мөхтәрәм укытучыларыбызның һөнәри бәйрәменә багышланган кичәгә җыелдык.Шушы кичәдә сезгә,хөрмәтле укытучыларыбыз,чын күңелдәнәйтәсе килгән рәхмәтләребезне җиткерербез.

Укытучы сүзе изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә.Укытучы бөтен көчен биреп яхшылыкны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша,тормышны аңларга,аны яратырга өйрәтә.

Хөрмәтле Лилия Тәлгәт кызы!

Сез укытучы гына түгел, җитәкче дә.Шушы тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегездә сезгә сәламәтлек,озын гомер,иҗади уңышлар,бәхет, шатлыклар телибез.

Иртә таңнан чыккан назлы кояш

Көндә сезгә бәхет китерсен.

Матур булсын сезнең тормыш юлыгыз,

Кайгы җиле бердә тимәсен.

Алып баручы: Һәр кеше күңеленең бер почмагында,ул нинди генә җитди булмасын,нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, бала чагы яши.Кайберәүләр өчен әлеге почмак-мәктәп. Безнең алдагы кунакларыбыз шушы йортта яшәүчеләр.

Укучы: Әлифне таяк дип белми,

Мәктәпкә килдек.

Беренчедән дүрткә чаклы

Никадәр белдек.

Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан.

Укучы: Алсу Мансуровна!

Миләүшә Мансуровна!

Яхшылыклар өчен рәмәт сезгә,

Һәрчак шулай белем бирегез.

Шатлыктан гел елмайсын

Юмарт күңелегез.

Әлифбаның хәрефләре аша

Сукмак салдың яшәү серенә.

Әнием – беренче укытучым,

Иң кадерле кеше күңел түрендә.

Укучы: Рәхмәт сезгә мөгәллимәбез Рушания Зуфаровна!

Безнең яшь буынның

Йөрәгенә салдыгыз батырлык,

Күңеленә нур, теләгенә канат

Акылына бирдегез матурлык.

Авырлыклар бердә кичермәгез

Кыенлыклар бердә килмәсен.

Сезнең йөзегездә шатлык нуры,

Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

Укучы: Ак кәгаздәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын

Безнең янәшәдә яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә чып-чын кеше сез.

Җыр: “Укытучым”

Алып баручы: - Бөтен гомерен мәктәпкә, математика фәненә багышлаган укытучыларыбыз. Җаныгыз-тәнегез белән үзегезнең эшегезгә бирелгәнлегегез безнең өчен тормышта чын үрнәк булып тора. Бик зур рәхмәт сезгә!

Укучы: Булган чакта сезнең кебекләр

Һәрбер кеше табар үз юлын

Һәрбер кеше табар үз җырын.

Күмелеп калмас алтын бөртекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

Барган саен гыйлем юллары

Күтәрелер һаман югары.

Яулый барыр яңа киңлекләр

Булган чакта сезнең кебекләр.

Җыр: “Иң гүзәл кеше”

Алып баручы: - Бер вакыт дәрестә укытучы укучыдан сорый икән: - Мин юынам, син юынасың, ул юына – кайсы заманда?

Укучы нәрсә дип җавап бирә? (җавап әйтелә)

- Әйе. Чын күңелдән хөрмәт иткән рус теле һәм татар теле укытучыларыбыз. Сез гадел һәм тәрбияле булырга да өйрәтәсез. Үзегезнең күңел җылысын да бирәсез. Һәр адымыбызны күзәтеп, төпле киңәшләрегез белән тормышыбызны бизәгән укытучыларыбыз сез.

Укучы: Уйларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялгана

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыңны онытып янарга.

Ил карты да сезгә башын иеп

“Мөгаллим” – дип зурлап эндәшә.

Яшьләр сездән матур үрнәк алып

Күркәмлеккә сезгә тиңләшә.

Алып баручы: -Безнең алыштыргысыз, химия-биология, тарих укытучыларыбыз. Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез.

Укучы: Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәптә үткән һәр сәгать,

Куаныч бирсен сезгә.

Җыр: “Бәхеттә - шатлыкта”

Алып баручы:  Мы спик инлиш шпрехен даич

Позабыть не в силах.

Их впитала даже кровь,

То, что в наших силах.

И теперь мы без труда

“Сникерс” прочитаем,

Лишь потом съедаем.

Уважаемая Лилия Талгатовна!

Благодарим Вас за то, что

Учите английскому нас.

Знаем много огорчений

Принесли мы Вам, был час

Поэтому мы просим дорогая,

Не сердитесь Вы на нас.

За все сказать “Спасибо”

Вам, родная, здесь хотим:

За терпенье, на науку

От души благодарим.

Алып баручы: - “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дигән халык әйтеме Фрат абый белән Ленар абыйларга атап әйтелгәндер. Аларның кулларыннан килмәгән эш юк. Үзләренең һөнәрләрен балаларга бирергә тырышалар, тормышка яраклы ир-егет, хатын-кыз булып үсүләрен телиләр.

           Бәйрәмегезнең матур хәтирәсе

Күңелегездә калсын уеылып

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Җыр: “Укытучыма”

Чәчәк бирү.

Алып баручы: Уч төбенә куеп җирне гүя,

Бүгенгесен аның үткәнен

Күрсәттегез безгә

Урап кайттык

Күрмәгән илләр үтәли

Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,

Саулык теләп, зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

Хөрмәт тоеп озак яшәгез.

- Шушының белән безнең әзерләгән чыгышыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий ко дню учителя"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор по маркетингу

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 436 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.02.2016 353
    • DOCX 145.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сафина Лилия Рифкатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сафина Лилия Рифкатовна
    Сафина Лилия Рифкатовна
    • На сайте: 10 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 91374
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой