Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Сценарий кукольного спектакля на татарском языке "Болтливая утка"

Сценарий кукольного спектакля на татарском языке "Болтливая утка"



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:



Борын-борын заманда бер аучы яшәгән ди. Аның торырга өе, ауга йөрергә мылытыгы, башы бүрекле, һәм хуҗалыгында бик күп кош-кортлары булган ди. Ауга йөргәндә этен дә ияртеп чыга торган булган. Аның әле башы бүрекле, озын телле бер үрдәге дә булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошка, хайванга, ерткычка озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим»,—дип башлап китә торган булган ул сүзен.

Шул озын телле үрдәк аркасында аучының хуҗалыгы тәмам туза язган. Ярар сөйләп тормыйм, вакыйганың ничек булуын үзегез күрерсез.

Музыка уйный. Өй алды. Өй күренә. Кошлар тавышы. Хуҗа чыга

  • Әй кош-кортларым, тугры дусларым, бире килегез әле, сезгә сүзем бар.

Эт йөгереп керә:

-Нәрсә булды хуҗам, карак бармы әллә?

Мәче керә:

-Тычканнар азындымы әллә хуҗам, хәзер кирәкләрен бирәм мин аларның

Әтәч керә:

-Тавыкларым югалмагандыр бит, хәзер җыеп алам мин аларны.

Үрдәк керә:

-Әллә берәр хәбәр бармы? Кем күргән? Каян ишеткән? Кем әйтте?

Хуҗа:

  • Юк, бар да тәртиптә. Рәхмәт сезгә. Без Акбай белән урманга утынга барабыз. Тиз генә кайта алмасак борчылмагыз. Тик өйдә юклыгымны беркемгә дә белгертәсе булмагыз. Әйдә Акбай.

Акбай:

-Һау, һау.

Хуҗа белән Акбай чыгып китәләр. Мәче белән Әтәч тә чыгалар:

-Ярар исән-сау йөреп кайтыгыз.

Үрдәк:

-Бак-бак-бак. Нигә белдермәскә кушты икән? Вәт кызык.

Ут сүнеп кабына. Музыка уйный. Мәче, Әтәч, Үрдәк чыгалар.

Әтәч:

-Инде ике көн узды, хуҗабыз юк та юк. Әллә берәр хәл булдымы икән?

Мәче:

-Шулай шул, әллә эләргә чыгыйкмы икән?

Әтәч:

-Үрдәк син барсаң гына инде, син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!

Үрдәк:

  • Ярар, сез­нең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде.

Мәче:

  • Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!

Үрдәк:

  • Ярар, үзем дә беләм.

Үрдәк чыгып китә. өй рәсеме алына , агачлар куела. Музыка. Күбәләкләр куып үрдәк бара.Аның каршысына Керпе очрый.

Керпе:

  • Кая барасың болай, Үрдәк дус?

Үрдәк:

Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, эте­без дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр. Керпе дус, син аларны күрмәдеңме?

Керпе:

  • Күрмәдем шул ,бытбылдык. Синең өең еракмы соң? Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

Үрдәк:

  • Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, тик бер кешегә дә әйтмә! Өебездәдә елан­нар бөтенләй юк, тычканнарга көн бирмәүче мәче­безнең шуклыгын сөйләп бетерә торган түгел.

Керпе:

  • Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарар­лы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч бу­лыр, җимерелмәслек нык булыр.

Керпе чыгып китә.

Үрдәк:

-Акыл өйрәтеп торма үле, синнән башка да беләм.

Үрдәк юлын дәвам итә. Музыка. Күбәләкләр куа. Аңа Куян очрый.

Куян:

  • Өй, бүрекле үрдәк, матур зәңгәр күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

Үрдәк:

Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, эте­без дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр. Куян дус, син аларны күрмәдеңме?

Куян:

  • Күрмәдем шул ,бытбылдык. Син урман эченәрәк кер, алар шундадыр.Синең өең еракмы соң?

Үрдәк:

  • Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, тик бер кешегә дә әйтмә!

Үрдәк чыгып китә. Куян:

-Әһә, хуҗаның алмагачларын, кишерләрен кимерергә бик җайлы вакыт икән.

Үрдәк юлын дәвам итә. Музыка. Күбәләкләр куа. Аңа Аю очрый.

Аю:

-Нишләп йокымны бүлдереп, урманда бакылдап йөрисең?

Үрдәк:

  • Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, эте­без дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр. Аю абзый, син аларны күрмәдеңме?

Аю:

  • Күрмәдем шул.Урман эченәрәк керсәң, һич­шиксез табарсың. Синең өең еракмы соң?

Үрдәк:

  • Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, тик бер кешегә дә әйтмә!

Үрдәк чыгып китә. Аю:

  • Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән.

Үрдәк юлын дәвам итә. Музыка. Күбәләкләр куа. Аңа Бүре очрый.

Бүре:

-Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

Үрдәк:

  • Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, эте­без дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр. Бүре абзый, син аларны күрмәдеңме?

Бүре:

  • Андый кешене күргәнем юк!. Эчкәрәк кер, тапмый калмассың. . Синең өең еракмы соң?

Үрдәк:

  • Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, тик бер кешегә дә әйтмә!

Үрдәк чыгып китә. Бүре:

-Боларның са­рыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән.

Үрдәк юлын дәвам итә. Музыка. Күбәләкләр куа. Аңа Төлке очрый.

Төлке:

-Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, үрдәк матуркай, нишләп йөрисең урманыбызны матурлап.?

Үрдәк:

  • Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, эте­без дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр. Төлке апакай, син аларны күрмәдеңме?

Төлке:

-Багалмакай, матур апакай, күрдем мин аны. Янында кәкре койрыклы эте дә, би­лендә корыч балтасы да бар идее. Әйдә калма минем артымнан , үзем күрсәтәмен сиңа.

Үрдәк аңа иярә, Төлке кырыйга карап:

-Вәт ахмак та инде бу үрдәк. Балаларыма ашарга булды, тагын да хуҗа өйдә юкта барып тавыкларны ботарлап кайтырга булыр.

Балаларына:

-Балакайлар, мин сезне үрдәк ите белән сыйлыйм.

Үрдәкне ботарламакчы булганда, Акбай килеп чыга. Төлке аңардан куркып кача. Акбай:

-Һау, һау, һау.

Хуҗа да килеп керә:

-Нишләп йөрисең урманда . берүзең бытбылдык?

Үрдәк елый-елый:

  • Әй хуҗам, кичерә күр зинһар мине. Шушы озын телем аркасында үзем дә чак харап булмадым, инде хуҗалыкка да зыян килгәндер. Мин очраган берсенә өебезнең кайда икәнен күрсәттем.

Хуҗа:

-Моннан соң акыллырак бул, бу хәл сиңа сабак булсын. Ә хуҗалыкка килгәндә, син борчылма. Аларның берни дә барып чыкмас. әйдәгез өйгә кайтыйк.

Акбай:

--Һау, һау, һау.

Үрдәк:

-Бак, бак, бак!

Бергәләп чыгалар Музыка. Автор чыга.

Автор:

-Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам тузды­рылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманна­рына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасын­нан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да,үзе чак кына үлми калган.

Шуның белән әкият тә беткән. Тыңлап утыруыгыз өчен бик зур рәхмәт.




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 06.10.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров11
Номер материала ДБ-240094
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх