Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Сценарий литературного вечера " Каләмне корал итеп"

Сценарий литературного вечера " Каләмне корал итеп"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:





1 а.б. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар һәм укытучылар!! Хәерле көн! Бүгенге әдәби иртәбез бөек Ватан сугышында корал һәм каләм белән дошманга каршы көрәшкән татар язучыларына багышлана.

2 а.б. 2015 елда киң җәмәгатьчелек Бөек Җиңүнең 70 еллы­гын билгеләп үтә. Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чик­сез кадерле.

Җиңү көне —

Халык тантанасы,

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояшка.

1а.б 70 ел илебез күге аяз! Без моннан соң да сугышлар булмавын телибез. Сугыш беркайчан да, беркемгә дә хәсрәт китермәсен иде!

Я, әйтегез, сугыш кемгә кирәк икән?

Һәр адәмнең газиз башы бит бер генә,

Бу дөньяда безне сөеп кеше иткән

Якты, изге җәннәтебез тик Җир генә!



Сугыш кечкенә һәм зур булмый... Сугыш аяусыз һәм мәкерле була, сугыш барлык яшәеш кануннарына каршы оештырылган әшәке һәм куркыныч була ала. Сугышны башка бернинди түбәнлекләр белән дә чагыштырып булмый, тереклек дөньясына сугыш алып килгән газапларны бернинди законнар, ант итүләр, үкенүләр аклый алмый.

Илебез сугышларны күп күрде. Сугыш яралары бүген дә, ил тарихында соңгысы - Бөек Ватан сугышы беткәнгә 70 ел булса да, ул үзен сиздереп тора. Сугыш онытылмый, үз артыннан тиз генә төзәлә торган яралар калдырмый ул.

1941 елның 22 июнендә фашистик Германиянең җинаятьчел һөҗүме белән башланган Бөек Ватан сугышы елларында илебез халкы искиткеч авыр сынаулар узды. Кайгы уртак, хәсрәт бер иде, моны аңлаган һәр намуслы гражданин Ватан каршында үз бурычын тирәнтен аңлап, бер йодрыкка үз көчен туплады. Фаҗигале сугышның беренче көннәрендә үк халыкны оештыруда, берләштерүдә хәлиткеч рольне ,әлбәттә, язучылар уйнадылар.

Сугыш башлануга бер ай үткәч, “Совет әдәбияты” журналында басылып чыккан “Бөтен көч - дошманны җиңүгә” исемле мәкаләдә язучыларның яңа шартларда бурычлары билгеләнә. “Йөз миллионнарча кешеләрнең ирке, бәхетле тормышы, якты киләчәге һәм намусы өчен бара торган бу бөек



көрәштә культура фронтының да бөтен армиясе фашизмга каршы аяусыз сугышка күтәрелде. Большевестик туры сүз дошманга каршы ачы нәфрәт, каты ачу тудырсын, миллионнарга үзенең туган иле каршында мөкәтдәс бурычын төшендереп бирсен... Шагыйрьләрнең шигыре сугышчыларны геройлыкка рухландыра торган көчле чаң булып яңгырасын!... Язучыларның сүзе, кызылармеецның штыгы шикелле үк, дошманның йөрәген үтәли тишәрлек үткен һәм көчле булсын!.”

Биш ел буе барган сугышта язучыларыбыз әнә шул күрсәтмәгә тугры булып дошманга каршы көрәштеләр. Кулларын кирәк икән корал, кирәк икән каләм алган хәлдә гел алгы сызыкта булдылар.



Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар курсәтте. Киләчәктә әсәрләр, героик саллы образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте.

Алар радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар яздылар. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар... Фронтта hәм тылда… Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.

Татар язучылары Бөек Ватан сугышы елларында язылган кечкенәрәк күләмле әсәрләр: хикәя, очеркларда, шигырләрдә, ике-өч пәрдәлек пьесаларда патриотик бурычны алгы планга куйган хәлдә, шушы төп бурычны тормышка ашыру юлында булдылар. Бу еллар иҗатының тагын бер үзенчәлеген билгеләп китәргә кирәктер, сугышның беренче елларында ук язылган әсәрләрдә дә җиңүгә булган тирән ышаныч чагыла. Күрәсең, дөреслек үз якларында икәнлеген тойган язучылар, халыкның көч-куәтенә ышанганнардыр.

Татар әдипләрен hәp җирдә: рядовой солдатлар арасында, команда составында hәм, әлбәттә, хәрби корреспондентлар сафында, фронт газеталары редакцияләрендә очратырга мөмкин иде. Алар фронт газеталарының иң актив хезмәткәрләре булды.





Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә уналты фронт газетасы чыга:

«Ватан өчен» (Төньяк Көнбатыш фронты),

«Ватан намусы өчен» (Беренче Украина фронты),

«Алга, дошман өстенә!» (Калининград фронты),

«Сталин байрагы» (Көньяк фронт),

«Ватан өчен сугышка» (Карелия фронты),

«Фронт правдасы»,

«Ватанны саклауда» (Ленинград фронты),

«Кызыл сугышчы» (Мәскәү хәрби округы),

«Совет сугышчысы» (Өченче Украина фронты),

«Суворовчы»,

«Кызыл Армия» (Беренче Белоруссия фронты),

«Фронт хакыйкате» (Волхов фронты),

«Җиңү байрагы» ,

«Суворовча кысрыклау»,

«Тревога»,

«Сталин сугышчысы» газеталары.



"Без, Татарстан язучылары, кулларыбызда каләм hәм корал килеш, данлыклы Кызыл Армия сафына кушылырбыз hәм барлык энергиябез, белемебез hәм талантыбыз белән сөекле Ватаныбыз өчен тормышыбызны да кызганмыйча көрәшербез" –дигән өндәмә 1941 елның 25 июнь санында "Кызыл Татарстан" газетасында басыла.

Рәхимсез сугыш татар халкын бик күп талантлы улларыннан мәхрүм итте. Менә алар, дошман белән аяусыз сугышта башларын салган каһарман татар әдипләре:
Абдулла Алиш Аитзәк Аитов Мөхәммәт Әхмәтгалиев Нур Баян Касыйм Вахит Мифтах Вәдүт Габдулла Галиев Макс Гатау Мансур Гаяз Фатих Кәрим Муса Җәлил Гадел Кутуй Демьян Фәтхи Хәбра Рахман Әгъзам Камал Әхтәм Әминев Лотфи Вәли Исхак Закир Хәйретдин Мөҗәй Сөләйман Мөлеков Рәхим Саттар Исмәгыйль Шәфиев Абдулла Батталов Гыйз-эл Габид



Ә хәзер әйдәгез, Ватаныбыз азатлыгы өчен башларын салган батыр, талантлы татар улларын бер минут тынлык белән искә алыйк.

Ватан сугышыннан исән-сау кайтып, үзләренең иҗатлары белән әдәбиятыбызга яңа сулыш өргән әдипләребез дә шактый. Менә алар:





Сәхаб Урайский Әхмәт фәйзи Сибгат Хәким Мәхмүт Хөсәен Гали Хуҗи Самат Шакир Әхмәт Юныс Нури Арсланов Салих Баттал Нур Гайсин Әнәс Галиев Шамил Гәрәй Әнвәр Давыдов Әдип Маликов Шәйхи Маннур Зыя Мансур Шәрәф Мөдәррис Кави Нәҗми Наҗар Нәҗми Мостафа Ногман Зәки Нури Сөббух Рафыйков Бари Рәхмәт Мөхәммәт Садри Сирин Нәби Дәүли Әхмәт Ерикәй Хисам Камал Әхмәт Исхак Сәйфи Кудаш Мөнир Мазунов Мәхмүд Максуд Кави Латыйп 



Еллар уза, бөек батырлыкның тере шаһитләре – ветераннар арабыздан бер-бер артлы китә бара. Ләкин дәһшәтле сугыш елларында да тынып тормаган музаларның авазлары - шигырьләр - киләчәк буыннарга шул җиңү юлының Изгелеге һәм Бөеклеге хакында искәртеп торыр.



Нур Баян (Нур Галим улы Баянов) 1905 елның 5 маенда Татарстанның хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында туа.1921 елгы ачлык аны туган авылыннан китәргә мәжбур итә. Ул Пермь шәһәренә барып, кара эшче булып эшли, ә 1923 елда Казанга килә һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә курсант итеп алына. Шушында укыганда аның әдәби иҗат эше башлана: авыл, гражданнар сугышы, илне саклау турында беренче шигырьләрен яза, һәм 1925 елдан аның исеме матбугатта инде бик еш күренә башлый.

Н. Баян Беек Ватан сугышының беренче көннәреннән ук фронтка китә һәм ахырга кадәр диярлек башта полк партия оешмасы секретаре, аннары дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының политик эшләр буенча урынбасары сыйфатында алгы сызыкта була. Фронттагы батырлыклары өчен ул Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Авыр сугыш шартларында да иҗат итүдән туктамый, патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган сонгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була.


(шигыре укыла)








Шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннур 1905 елның 15 гыйнварында Татарстанның Мамадыш районы Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында һәм күрше авылдагы мәдрәсәдә ала. Аннары күрше Шәмәк авылында ачылган мәктәптә һәм Мамадыш шәһәрендәге педагогия курсларында укый.

1921 елда аның әтисе гаиләсе белән Кузбас шахталарына күчеп китә. Шунда Ш.Маннурның хезмәт юлы башлана. Ул 1923 елда Свердловскидагы бер еллык совет-партия мәктәбендә укый, биредә чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. Урал төбәге татарлары өчен чыгарылган газета-журнал битләрендә, соңга таба Казан һәм Мәскәү татар көндәлек матбугатында аның күп кенә шигырьләре һәм әдәби язмалары дөнья күрә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, шагыйрь үзе теләп фронтка китә, хәрби газеталарда эшләп, күп санлы хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра. Сугыштан соң, 1946-1948 елларда Ш.Маннур Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлек мөдире булып эшли, ә 1949 елдан профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.

1960-70 нче еллар әдәби хәрәкәтендә Ш.Маннур прозаик буларак катнаша. Ул иҗат иткән проза әсәрләре арасында иң күренеклесе – «Муса» романы (1959-1964). «Агымсуларга карап» исемле автобиографик (1970-1973), «Чын сөю бармы?» исемле лирик повестьлары (1974-1976) белән Ш.Маннур үзен талантлы прозаик, үзенчәлекле хикәяләү стиленә ия булган каләм остасы итеп таныта.

Ш.Маннурның әдәби мирасы зур һәм күпкырлы. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга адресланганнары да бар. Ул шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк һәм әдәби тәрҗемә жанрларында да нәтиҗәле эшли.

Ш.Маннур 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат була һәм үзенең язма васыяте буенча туган авылы Тулбай авылы зиратына җирләнә.

Ш.Маннур 1957 елда туган авылында үз акчасына китапханә салдыра һәм 100 данә китап бүләк итеп бирә. 1980 елда киатпханәгә Шәйхи Маннур исеме бирелә. 1981 елдан бирле һәр елның 15 гыйнварында, язучының туган көнендә, туган авылында Шәйхи Маннур исемендәге премия бирелеп килә.










Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә Татарстанның Әлки районы Иске Камка авылында туган. Нәбиуллага сабый чактаң ук тормышның бөтен ачысын татырга туры килә: дүрт яшендә чагында аның әтисе үлә, ә әнисе, Ставрополь якларында батраклыкта йөргән Хәйрулла Дәүләтшин дигән кешегә янә кияүгә чыгып, өч баласы белән шул якларга күченеп китә. Берникадәр вакыттан соң үги әти белән әни кеше, авылдагы йорт-җирне сатып килү нияте белән, яңадан туган авылларына кайталар. Шунда Нәбиулланың әнисе дә кинәт вафат була, ә үги әти ятим балалар янына кире әйләнеп килми. Шулай итеп Нәбиулла чит-ят җирдә япа-ялгыз торып кала.

1921 елда хәзерге Волгоград шәһәренә килеп балалар колониясенә эләгә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары «Красный Октябрь» заводы каршындагы ФЗӨ мәктәбендә укый. Бераздан ул Донбасска китә һәм Донецк шәһәрендәге металл эшкәртү заводында тимерчелек һөнәренә өйрәнеп, цехта эшли башлый. 1928 елда Н. Дәүли Әстерхан шәһәренә укырга җибәрелә. Ләкин яңадан Донбасска кайта һәм мартен цехында шлакчы булып эшли. Шушы елларда ул Донбасста татар шахтерлары өчен чыгарыла торган «Пролетар» газетасында языша башлый: хәбәрләр, шигырьләр, очерклар бастыра. Соңга таба ул үзе дә шушы газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә керә һәм армия хезмәтенә алынганчы шунда эшли.

1931—1933 елларда Винница шәһәрендәге полк мәктәбен тәмамлаганнан соң, Н. Дәүли старшина чинында Кызыл Армиянең Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1935 елда Н. Дәүли Казанга килә һәм Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. 1937—1941 елларда аның дүрт шигырь җыентыгы басылып чыга («Бәхет», «Ал чәчәк», «Уйлар», «Кырык шигырь»). Н.Дәүлинең күп кенә шигырләренә композиторлар көй иҗат итә. Аның “Моңлы гармун”, “Уфа ни өчен матур”, “Чулпан”, “Син кайда идең” кебек җырлары бүген дә популярлыгын югалтмый.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк, 1941 елның 26 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә. Ләкин аңа озак сугышырга туры килми, шул ук елның август аенда, Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына эләгә.

1942 елның яз башында аны, бүтән әсирләр белән бергә, Германиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы лагерьларда газап чигә. 1945 елның апрелендә, совет гаскәрләре Магдебургка якынлашып килгәндә, Н. Дәүли берничә иптәше


белән лагерьдан кача һәм, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләргә кушыла. Сугышның соңгы айларында ул Совет Армиясе сафында солдат хезмәтен дәвам иттерә.


1945 елның декабрендә Н. Дәүли Казанга кайта һәм 1956 елга кадәр шәһәрнең төрле художество мастерскойларында художник-бизәүче булып эшли 1956 елдан ул язучы-профессионал сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Нәби Дәүли татар язучылары арасыннан фашист коллыгыннан исән әйләнеп кайткан бердәнбер совет солдаты. Бөек Ватан сугышыннан соң ул төрле темага караган 20дән артык әсәр иҗат итә. Әдипнең проза әсәрләреннән «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повесте һәм «Җимерелгән бастион» (1965) исемле романы укучылар арасында аеруча популярлык казана.

Нәби Дәүли курчак театры өчен пьесалар, хәзерге тормышның төрле мәсьәләләрен яктырткан публицистик мәкаләләр, кечкенә күләмле проза әсәрләре—хикәя, нәсер, фельетон, истәлек язмалары авторы буларак та укучыларга таныш.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Нәби Дәүли «Почет Билгесе» ордены (1980) һәм Татарстан Верховный Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Н.Дәүли 1989 елның маенда Казанда вафат була.



























Сугыш вакытында әдәбиятта яңадан-яңа темалар калкып чыкты. Шундый темаларның берсе - сугышта әсирлеккә төшеп тә, һәр минуты-сәгате саен үлем белән очрашкан солдатның фашизмга каршы көрәше.

Ерак дошман тылында, концлагерьда фашизмга каршы яшерен көрәш алып барган патриотлар барлык әдәбиятларда да сурәтләнә башлады.

Халыклар төрмәсе Бухенвальд әдәбиятка аерым тема булып килеп керә.

Әй, Бухенвальд! Күпме ирләрнең

Язмышларын кара җир иттең!

Сине күргән кеше гомергә

Аңлап яшәр кадерен ирекнең.-дип язды Габдрахман Әпсәләмов бу төрмә турында. Чөнки бу концлагерь бик күп ир-егетләрне йота, бу төрмә - фашизм явызлыгының, әшәкелегенең иң түбән ноктасы. Әлегә кадәр кешелек дөньясы күрмәгән - белмәгән явызлыклар, түбәнлекләр шунда эшләнелә. Ләкин газаплауның яңадан-яңа төрләрен уйлап таба алган фашизм әсирләрнең кешелек сыйфатларын,иреккә омтылышларын үтерә алмый.

Фашизмның иң каты явызлыклары алдында да рухларын сындырмаган әсир солдатларның батырлыгына багышланган әсәрләр татар әдәбиятында да бар. Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” исемле повесте –шундый әсәрләрнең берсе .Повесть кырыс реализмга нигезләнеп язылган. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки авторның үзенә әсирлек газабын татырга туры килә.

Язучы Нәби Дәүли китабының кереш сүзендә болай ди:

Яшь кеше!

Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам.

Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың.Синең күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда!



Ниһаять, син шулай тарих битләрен берәмләп ача-ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм син анда “фашист” дигән сүзне күрерсең.





Кем иде соң ул фашист?

Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим.

Фашизмны онытырга ярамый!”

Бу сүзләр язучы Нәби Дәүлинең бүгенге яшь кешегә үтенече булып яңгырый.

Бөтен тирә-якта шомлы күренеш. Кичәге сугышчыларның үле гәүдәләре, сугыш кораллары, җимерек окоплар...Шулар өстеннән меңләгән әсирләр үтәргә мәҗбүр. Үзләрен җиңүче санаган шат йөзле немецларның мыскыллы көлешеп, әсирләр өстенә әллә нинди кабыклар, тәмәке төпләре ташлаулары... Солдат өчен барсы да авыр, үкенечле. Ләкин болар башы гына икән әле. Мыскыллауларның, газаплауларның тимер чыбык эченә кертеп бикләгәч яңа төрләре башлана.Шуның өстенә ачлык, салкыннан туңып үлү куркынычы. Фашизм әсирлегендә солдатны үлем һәр адым сагалап тора. Башны кая гына борып карасаң да, исән калуга бер өмет тә юк. Моны әсирлеккә төшкән геройлар аңлыйлар. Ләкин шартлар нинди генә кыен булмасын, адәм баласы яшәргә омтыла. Тыныч тормышта бу кешеләр һәрберсе ниндидер һөнәр башкарганнар. Һәм озак та үтми парикмахерлар, тимер чыбыктан энә ясаучылар, ут чыгарыр өчен чакма таш ясаучылар, анда-монда аунап ятучы түбә калайларыннан котелок һәм кружка ясаучылар да табыла. Кышкы суыклар башланганнан соң немецлар, лагерьга ике олау салам китереп бушаткач, әсир солдат анысыннан да файдалану юлын таба. Саламнан чабата ясап кияләр, алай гына да түгел, мондый салкыннарга әзер булмаган немецлар үзләре дә тоткыннардан чабата үрдереп алалар. Әнә шулай итеп үлем кочагына төшкән кешеләрдә дә яшәүгә омтылыш уяна. Ләкин яшәү шартлары адәм баласы түзәрлек түгел. Шуңа күрә озак та үтми әсирләр арасында тиф авыруы башлана. Немецлар лагерны бикләп, андагылар белән аралашуны бөтенләй туктаталар.Хәтта ашыйсы “баланда”ны да хайваннарга биргән кебек зур тагаракларга салалар да, койма астыннан гына этеп куялар иде”- ди автор.

Нәби Дәүли шундый авыр шартларда да солдатларның бер-берсенә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калуларын тасвирлый. Мәсәлән, хәрби врач Василий Петрович бик күп авыру солдатларга ярдәм итә. Качу мөмкинлеге булса да, “мин авыруларны ташлый алмыйм” дип, бу мөмкинлектән баш тарта. Я булмаса, яшь кенә егет Гриша соңгы байлыгын - сәгатен шинельгә алыштырып, геройның үзен салкыннан туңып үлү куркынычыннан коткарып кала.





Әсирлектә вакытта Нәби Дәүли тагын бер нәрсәгә төшенә, барлык немецлар да фашистлар түгел икән бит! Мәсәлән, тимер чыбыклар белән уралган баракларда тентү вакытында бер солдатның куеныннан баласының фотографиясе килеп чыга, немец офицеры аны утка алып сала. Бу миһербансызлыкны, гаделсезлекне тойган табигать, әйтерсең лә, палач каршында кечкенә генә гаделлек урнаштырырга тели. Җил чыга, рәсем читкә очып китә. Карт кына немец солдаты рәсемгә аягы белән басып, аны саклап кала һәм икенче көнне, үз гомерен куркыныч астына куеп, рәсемне тоткынга китереп тапшыра. Я булмаса, гади немец карчыгының, үз авызыннан өзеп, соңгы ризыгы – 3-4 конфетын, рус солдатына бирүе күренеше. Әсәрдә җирле немец халкының тоткыннарга төрле ризыклар, кирәк-яраклар юнәтеп, шуны тапшырырга тырышулары бәян ителәләр.

Нәби Дәүлинең автобиографик материалларга һәм сугыш чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләп язылган бу әсәре совет кешеләренең теләсә нинди авыр сынаулар кичкәндә дә көчле рухлы булып калуларын раславы белән әһәмиятле. Шуңа күрә дә ул татар әдәбиятында сугыш фаҗигасен ачык яктырткан күренекле әсәрләрнең берсе булып тора.



Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.


Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.



Коралны каләм итеп” дип исемләнгән әдәби иртәбез ахырына якынлашты. Көннәрегезнең имин, күкләребезнең аяз, илләребезнең тыныч булуын теләп, без сезнең б-н саубуллашабыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 19.09.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров25
Номер материала ДБ-202263
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх