Инфоурок Дошкольное образование КонспектыСценарий: 8 март бәйрәме (зурлар төркеме)

Сценарий: 8 март бәйрәме (зурлар төркеме)

Скачать материал

Сценарий: 8 март бәйрәме (зурлар төркеме)

Алып баручы: Кадерле әниләр, әбиләр, апайлар, килгән кунаклар, бакчабыз хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме - 8 март белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын! Балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын! Бәйрәмне “Яз килә” җыры белән башлап җибәрәбез!

Җыр: “Яз килә”

Азалия: Әй, кызлар! Эй, малайлар! Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын сезнең тавыш тыныгыз!

Кошкай, син дә җырлама! Пескәй, син дә мырлама!

Бозау, син дә мулама, Акбай, син дә улама!

Шаулама син дә, тирәк! Әниемә ял кирәк!

Алия: Тузаннарны сөртеп чыктым, коедан су китердем,

Әни эштән кайтканчы, дип бөтен эшне бетердем.

Бүлмәләрне җыештырдым, бар җир ялт итсен әле!

Үзенең бәйрәмендә бер, әни ял итсен әле!

Гөлназ: Үзебезне дә матурлыйк, пөхтә итеп киеник.

Тиздән дуслар килеп җитәр – бергәләшеп сөеник.

Әниләр дә килеп керер, елмаешып-көлешеп,

Безнең бүген җырлаганны тыңларлар сөенешеп.

Камилә: Балалар бакчабыз гөрләп тора, шаулап тора күрегез,

Без бит бәйрәмгә жыелдык, әллә шуны белмисез?

Газиз әниләрне котлап, җырларбыз да биербез.

“Бәйрәм белән сине, әни! Бәхетле бул!” – диярбез

Мәликә: Көн дә ничә тапкыр “әни” дибез, рәхәт тә соң әни диюләр,

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, бүләк итик матур биюләр!

Яңгырасын көйләр, шат көлүләр, тирә-юньгә бүген таралсын.

Кемнәр икән бу балалар диеп бөтен кеше безгә соклансын!

Алмаз: Күмәкләшеп без дә, дуслар, җырлап алыйк,әйдәле!

Котлы булсын, гөрләп торсын әниләрнең бәйрәме!

Җыр: “Иң матур җыр, минем әни турында ”

Зәмирә: Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган —

Бүген әни бәйрәме.

Рания: Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын —

Бүген әни бәйрәме. 

Диляра: Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

Ралина: "Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз! Һич ярамый

"Әни” сүзен таптарга.

Лилия: Әниемнең эше күп:

Бәйли ул миңа – оек.

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым җыеп.

Рамазан: Мама – солнышко, цветочек,

Мама – воздуха глоточек,

Мама – радость, мама смех,

Наши мамы лучше всех.

Айнур: Знают взрослые и дети, это вовсе не секрет,

Лучше мамы нет на свете и добрее тоже нет!

Бию: “Русский танец”

Катнашалар: Администратор, кыз бала, әни, әти,Гувернант кызлар, Модель кыз, Чегәннәр, Солдатлар (малайлар)
Алып баручы: Күптәндерме, әллә күптән дә түгел бугай,
Шундый бер кызыклы хәл булган.
Матур тату гаиләдә
Шаян, шук бер кыз туган.
Бу шаяру, бары бер әкият. Ләкин монда чын хаклыкка бары бер адым. Безнең тамашаны карап китегез әле.
Сценка. Декорация: өй эче күренеше. Әти кулына газета тотып утыра. Әни телефон янында урындыкта утыра. Кыз бала идәндә кубиклар белән һәм курчак белән уйный. Шулвакыт телефон шалтырый. Әни трубканы ала.
Әни: Алло! Ой, привет, дустым! Күптән безгә шалтыратканың юк! Бәлки кунакка килерсең? Эшең күп дисеңме? Шулай шул... Ашарга пешерәсе, кер юасы бар...
Кыз бала әнисе янына килә.
Кыз бала: 
Әни, әни! Әни дим... Уйнап туйдым, әкият укы әле миңа! Әни, әни!
Әни: Тукта әле, кызым, бар әтиең янына!
Кыз авыр сулап куя, әнисенең косметичкасын алырга тели. Ләкин әнисе йомшак кына кыз баланың кулына суга.
Әни (телефоннан сөйләшә): Кофта алдым, дисеңме? Нинди төстә? Кызыл?... О,матур булган! Шулай мени? Үкчәсе биекме соң? Минем дә шундый туфли киясем килә. Ярар пока!..
Әни трубканы куя.
Кыз бала: 
Әни, миңа күңелсез.
Әни: Ах, кызым, минем вакытым юк. Кер юасым бар, бар әтиең янына.
Әни чыгып китә.
Кыз бала әтисе янына килә
, аның җиңеннән тарта.
Кыз бала: Әти, әти!.. Әйдә минем белән уйна әле!
Әти: Это все потом, доченька,
Ты сходила бы погулять.
Мне же надо очень срочно
Всю рекламу дочитать.
И футбол сегодня будет!

Я – болельщик «Спартака»!
Мы в индейцев поиграем
Завтра вечером. Пока!
Әти чыгып китә. Кыз бала берүзе генә кала.
Нәрсә эшләргә белмичә, аптырый.
Кыз бала: Нишләргә инде?
Алып баручы: Уйнаучы юк, караучы юк,
Мескен бала – бер үзе.
Җитми аңа – назлы караш,
Әнинең татлы сүзе.
Кызганмагыз вакытыгызны,
Бала өчен мөһим – игътибар!
Үсәр бала. Бәлки сезгә шунда
Ярдәме кирәк чыгар.
Алып баручы (балага дәшә): Инде нәрсә эшләргә,
Өйдә юк бит беркем дә?
Кыз бала: Утырам әле менә,
Белмим нәрсә эшләргә.
Алып баручы: Тукта, тукта, миндә бер фикер туды. Бәлки сиңа яңа әни эзләргәдер?
Кыз бала: Яңа әни эзләргә мин әзер. Ул мине бик-бик яратсын, минем белән көне буе уйнасын.
Алып баручы: Алай булгач сиңа «Изге эшләр оешмасы»на мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда төрле әниләр килә. Бәлки шуннан үзеңә ошаган әни таба алырсың.
Кыз бала: Ярый, мин шунда киттем.
Кыз бала артка кереп китә.
Алып баручы: Безнең кечкенә кызыбыз әнисен эзли торсын. Ә без, әйдәгез, биеп алыйк!
Бию: “Мы маленькие звезды”

 «Изге эшләр оешмасы» ачыла.
Уртага администратор чыга:
Администратор: Сенсация! Сенсация!
Бүген презентация!
Шаярыгыз, көлегез,
Оешмага килегез!
Сезнең өчен «Изге эшләр оешмасы» ачыла.
Рәхим итегез, без сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.
Кыз бала чыга.
Кыз бала:
Исәнмесез! Мин өйдә беркемгә дә кирәк түгел. Миңа яңа әни табарга ярдәм итегез, зинһар!
Администратор (телефон трубкасын алып): Алло, гувернант кызларны бирегә чакырыгыз!
Зал уртасына
тазиклар тотып гувернант кызлар чыгып баса.
Администратор: Әгәр сезгә үз эшегез белән китәргә кирәк булса, безгә генә шалтыратыгыз. Безнең гувернант кызлар сезнең балагызны ашатырлар
, урамда уйнатырлар, керләрен юарлар.
Бию: “Стирка” (Гувернант кызлар – средний группа кызлары)
Кыз бала: Миңа няня кирәкми, миңа әни кирәк!
Кызлар кереп китәләр.
Администратор (альбомын актара):
Менә әни-артистка
лар,

Җырларга оста, солистка.

Өйләрегез моң белән тулыр,
Күңелегез һәрвакыт шат булыр.
Җыр: “Праздник бабушек и мам” (подготовительный группа кызлары башкаруында)

Кыз бала: Миңа телевизордан гына күренә торган әни кирәк түгел.
Администратор (альбомын карап):
Менә әни – топ-модель.
Биле нечкә, аяк озын,
Буе зифа каендай.
Вак-вак атлап йөрүләре
Суда йөзгән аккоштай.
Музыка астында зал уртасы
на модель кыз чыгып баса.
Шигырь сөйли.
Модель кыз: Заграничный журналлардан
Без фасоннар сайлыйбыз.
Необычный күлмәкләрдән
Подиумны яулыйбыз.
Мода күрсәтү.
Кыз бала: Топ-модель әни – матур!.. Ләкин ул чит илдән кайтып кермәячәк. Кирәкми миңа андый әни.
Алып баручы: Никадәр әни тәкъдим ителсә дә, безнең нәни кызыбызга берсе дә ошамады. (Залдагы балаларга мөрәҗәгать итә): Балалар, бәлки без ярдәм итәрбез? Нинди була соң ул әни? Әйдәгез әле әни рәсемен ясап күрсәтик әле кызга. Бәлки аңа сезнең рәсемдәге әни ошар?
Уен
: «Кем тизрәк әни рәсемен ясый». Уен өчен кирәкле әсбаплар: 2 мольберт, 4 бит кәгазь һәм 4 фломастер. Уенның барышы: Алып баручы залдагы балаларны чакырып, аларга әни рәсемен ясарга тәкъдим итә. Рәсемнәр ясалып беткәч, аларны кыз балага күрсәтәләр. Кыз бала рәсемнәрне карый, тик кабул итми. Балалар рәсемнәрен залда утыручы әниләренә бүләк итәләр.
Уеннар (әниләр белән): 

1.”Задание мачехи Золушки” (горох, фасоль, 4 стакан, 2 әни)

2.”Рукодельница” (пришить пуговицу D-20 см., 2 әни)

3. "Косички”. Нужно прицепить как можно больше резиночек к волосам девочки всего за одну минуту. 
4."Сложный”. Приглашаются одна мама и одна девочка. Девочка получает таблички с надписями "Сердце”, "Почки”, Печень”, "Желудок”. Задача девочки – прикрепить эти таблички к маме правильно. 
5. "Музыкальный”. Нужно спеть детскую песенку "Пусть бегут неуклюже” так как ее спели бы: 
- кошачий табор; 
- группа маленьких поросят; 
- ансамбль бродячих собак; 
- капелла коров; 
- куриная вокальная группа; 
- гусиный хор. 

Администратор: Бераз ял иткәннән соң, эшебезне дәвам итәбез. (Альбомын карый): Менә табыш!.. Күпме әби, күпме оныклар тәрбияләнгән, иркәләнгән, назланган. Болар бит чын хәзинә!.. Бу әбиләр турында күпме матур шигырьләр язылган.

Абдулла: Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, иң кадерле-

Алар безнең әбиләр.

Илсияр: Әниемнең әнисе

Әбием була минем,

Әби генә түгел ул

Ул минем дәү әнием.

Бала: Минем әби бик әйбәт, гел көлеп кенә тора,

Балакаем, дип әйтеп, сөеп, иркәләп тора.

Әбием һәркөн безгә тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән безнең күңелне күрә.

Без әбине яратабыз, ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт кем бар икән дөньяда?

Җыр: “Әбием-әбекәем”

Кыз бала: Әбиле булу – бик яхшы. Тик миңа бит әни кирәк.
Администратор: Телисең
ме әни-чегән.
Ул өйрәтер болыннарда
Биеп күңел ачарга.
Бию: «Чегән»

Кыз бала: Юк, юк!.. Кирәкми чегән-әни! Минем өйгә кайтасым килә. Үз әнием янына!
Кыз бала «Әни!» – дип кычкыра-кычкыра йөгереп чыгып китә. Декорация алышына:өй эче күренеше. Әни керә, креслога утыра.
Әни (тавышны ишетеп): Кем тавышы килә анда?
Әни кыз баланы күреп ала.
Әни: Ах минем зур кызым! Минем
якты йолдызым! Без сине югалттык бит, кызым!.. Сине бик сагындык!..
Кыз бала: Әнием, мин дә сине бик сагындым! Мин сине берәүгә дә алмаштырмыйм, берәүгә дә бирмим, ишетәсеңме? Әнием мин сине бик-бик яратам!
Әни белән Кыз бала кочаклашалар.
Әкият шуның белән тәмамлана.
Алып баручы: Менә безнең әкиятебез тәмам, ләкин бәйрәмебез дәвам итә. Әкияттәге кебек бер сабый да читтән наз эзләмәсен, иркә-назларны үз әнисеннән тапсын.
Чөнки киләчәктә алар безнең терәгебез. Ышанмыйсызмы? Менә үзегез күрегез.
Зал уртасына малайлар тезелеп басалар (солдатлар).
Рифат: Иминлекне, тынычлыкны
Саклар өчен кирәк без!
Әле кечкенә булсак та
Әнигә зур терәк без!
Бию: “Варись кашка”

Аяз: Әни диеп язып куйдым

Йөрәгемнең түренә,

Әни бит ул бер генә,

Белик кадерен генә.

          Ландыш: Кояш көлә, мин елмаям

           8 нче Март бүген

           Бүген әниләр бәйрәме,

           Шуңа күңелем шат минем.

Нурислам: Котлыйбыз сезне, әниләр,

Көләч йөзле әбиләр,

Эштә уңган апалар,

8-нче Март белән!

Алина: Нигә бүген бөтен җирдә чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый – беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме, бүген җирдә тантана,

Кояш шуңа көлә бүген, гөлләр шуңа шатлана.

Адилә: Әниләрнең бәйрәменә куана шулай алар,

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнием, сине,

Теләгем бар минем дә,

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

Җыр: “Мамочка милая, мама моя” 

Арина: Бәйрәм бүләксез булмый ул, барыгыз да беләсез,

Безнең ничек тырышканны хәзер инде күрерсез.

Нәни кулларыбыз белән без тик сезгә диеп кенә

Әзерләдек бүләгебезне бик зур көч куеп кына.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий: 8 март бәйрәме (зурлар төркеме)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заместитель директора

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 684 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.09.2016 4254
    • DOCX 36.8 кбайт
    • 27 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Асадуллина Резида Миннебаевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Асадуллина Резида Миннебаевна
    Асадуллина Резида Миннебаевна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 59546
    • Всего материалов: 14

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Современные методики развития и психолого-педагогической диагностики детей раннего возраста в условиях реализации ФГОС ДО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 49 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 403 человека

Курс повышения квалификации

Использование методики Гленна Домана в работе с неговорящими детьми при подготовке к обучению грамоте

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 68 человек

Курс повышения квалификации

Поколение Альфа. Скоро в школу. Развитие личностных качеств дошкольника

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 12 регионов
  • Этот курс уже прошли 127 человек

Мини-курс

Основы образовательной политики и информатики

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инновационные технологии в краеведческой и географической работе со школьниками

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии и инструменты для эффективного продвижения бизнеса в интернете

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов