Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Сценарий мероприятия ко Дню Матери "Энием - кадерлем"

Сценарий мероприятия ко Дню Матери "Энием - кадерлем"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Совет районы Казан шәһәре 119 номерлы катнаш төрдәге татар телендә белем һәм тәрбия бирүче муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.



















Сценарий “Әнием – кадерлем”





(Уртанчылар төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе)















Тәрбиячеләр: Кәримова А.Ә.















Казан, 2014



Тәрбияче: 

-Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык . Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе.

-   Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык....Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

 Балалар кереп, тезелеп басалар. (Балаларнын фотолары белән презентация куела)

Балалар шигырь сөйлиләр.

 1 бала:

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген  җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

 2 бала:

Мама нас ласкает,

Солнце согревает.

Солнце, как и мама,

Лишь одно бывает.

3 бала:

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә . 

4 бала:

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп тәмле итеп.



Тәрбияче: Ә хәзер яңыраячак җыр, кадерле әниләребез, сезгә бәйрәм сәламе булып барып ирешсен.

Җыр “Әниемә”



Җырлый-җырлый Шәвәли керә.

Мин – Шәвәли, Шәвәли,

Мин – Шәвәли, шук малай.

Мин әнидән дә качтым,

Мин эштән дә качтым,

Мин сездән дә качам!

 

Тәрбияче:  Син нишләп йөрисең, Шәвәли?

Шәвәли: Әни өй җыештыра, ашарга пешерә. Ә мин ул күрмәгәндә генә өйдән чыгып киттем.

Тәрбияче: Балалар, Шәвәли, дөрес эшләгәнме?

Балалар: Юк. Әнигә булышырга  кирәк, әнидән сорамыйча өйдән чыгып китәргә ярамый.

Тәрбияче: Әниләргә булышу –  күркәм гадәт. Ә сез әниләрегезгә булышасызмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әни булу җиңел эш түгел. Әниләр иртүк торалар, иртәнге аш әзерлиләр, сезне бакчага илтәләр, эшкә баралар. Ә кич белән кибеттән ашамлыклар алалар, сезне бакчадан алып кайталар, ашарга әзерлиләр, кер юалар, өй җыештыралар. Менә әниләрнең эшләре ничек күп. Шуңа күрә әниләргә булышырга кирәк.

 

Уен “Мин әнигә булышам”


Малайлар уенчык җыя, кызлар савыт – саба юа.

 

Тәрбияче: Шәвәли, әниең сине эзлидер, борчыладыр. Әниләрне борчырга ярамый. Балалар, Шәвәли өйгә кайткач нишләргә тиеш?

Балалар: Әнисеннән гафу үтенергә тиеш.

Тәрбияче: Ишеттеңме, Шәвәли? Син хәзер өеңә кайт, әниеңнән гафу үтен. Аңладыңмы?

Шәвәли: Аңладым, мин тиз генә өйгә кайтыйм. Мин башка алай эшләмәм. Сау булыгыз, балалар.

Тәрбияче : Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алыйк.

 

Әниләр белән уен: “Балаңны таны

(балалар кулларын алга сузып басалар, әниләр күзләрен бәйләгән килеш балаларын танырга тиеш)

 Тәрбияче: Балалар, бәйрәм бүләксез булмый, шулай бит? Әгәр кулыгыздан килсә, сез әниләрегезгә нәрсә бүләк итәр идегез?

Балалар: йөзек, чәчәк, тун, ислемай...

Тәрбияче һәр сүз саен бер чәчәк таҗы алып тактага беркетә бара.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, нинди матур чәчәк килеп чыкты. Без дә бит әниләребезгәүз кулларыбыз белән матур чәчәкләр ясадык. Әйдәгез, бүләкләребезне әниләргә тапшырыйк әле.

Музыка куела, балалар бүләкләрен тапшыралар.

(Бергә әйтәләр)

Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк.

Җил –яңгырдан саклар өчен, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен, әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк.

Дөнья матур булсын өчен, әни кирәк.

 

Тәрбияче: Әйе, балалар, безгә әниләр һәрвакыт кирәк.

Әни куллары –  иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Аңарда  беркайчан да сабыена карата мәхәббәт сүрелми, сүнми.

 

Сәламәтлек ташламасын сезне

Һәр көнегез үтсен шатлыкта

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә һәрчакта.













































https://pp.vk.me/c621926/v621926291/d21/e2TC9PJpcNE.jpghttps://pp.vk.me/c621926/v621926291/d06/4WSTY_JDrAo.jpghttps://pp.vk.me/c621926/v621926291/cd9/mp0GtHTE4vI.jpg

https://pp.vk.me/c621926/v621926291/d45/w-e6inqIW34.jpg
https://pp.vk.me/c621926/v621926291/d60/QMCuzXFjGbw.jpghttps://pp.vk.me/c621926/v621926291/cac/1OgyUE6VaHg.jpg














Автор
Дата добавления 05.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров225
Номер материала ДВ-033336
Получить свидетельство о публикации

Комментарии:

11 месяцев назад

Молодцы!!!

11 месяцев назад

Спасибо!


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх