0:58
Бүген безнең арабызда бик бәхетле кешеләрдә бар , аларның кайтып сыенырга, иркәләнергә әниләре исән, дөрес без дә бәхетлеләр кочып сөяргә балаларыбыз , оныкларыбыз, алтын багана ирләребез бар.Ләкин әнкәйләр юк.
Йөрәк авазы
Әни, бәгърем, әгәр кайтара алсам,
Хушлашмыйча киткән җиреңнән, -
"Ни телисен?"- диеп, сорап кына,
Торыр идем, кочып иңеңнән.
Күңел тынычлыгы бирер сүзләр
Сөйләр идем карап күзеңә.
Көн артыннан көннәр өстәлсен, дип,
Теләк теләр идем үзеңә.
Мең кат рәхмәтләр әйтер идем,
Безне тапкан, баккан өчен дә.
Авыр эшләр эшләп югалгандыр
Сәламәтлегең дә, көчең дә...
Игътибар да җитеп бетмәгәндер,
Әз булгандыр җылы сүзләр дә.
Синдә булган барлык яхшылыкны
Күреп бетермәгән күзләр дә.
Әйтелмичә калган җылы хисләр
Әрнетә шул йөрәк-бәгырьне.
Кирәк икән, кирәк өлгерергә
Исән чакта белү кадерне!!!
Юк шул инде, үткән кире кайтмый,
Үлгәннәргә юк бит терелү.
Бу бары тик минем көчсезлектән,
Йөрәгемнән чыккан илерү..
“Картаямыни соң йөрәк” өлкәннәр көненә
багышланган кичә
Әллә яшьлек, әллә аргамаклар
Ташлап китте сезне еракка.
Кыңгыраулар чыңы-зеңгелдәве
Ишетелә кебек колакка.
Оча кебек кышкы бураннарда
Яшьлегегез аргамаклары.
Көлемсерәп еллар карап тора
Чаба-чаба арган атларны.
Эх, Яшьлеккә дә кайтып килсәң иде.
Аргамаклар белән җилдереп!
Тормыш йөген атлар урынына,
Сез тарттыгыз инде җигелеп.
Хәерле көн, кадерле кунаклар, укытучылар.Бүген халыкара өлкәннәр көне, хөрмәтле өлкәннәребез, сезне әлеге бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аргамакларда җилдереп “Яшьлек” иленә сәяхәткә чакырабыз.Рәхим итегез.
Җыр.” ” Ләйлә башкаруында.
А.Б.Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүз “, мәктәбебез директоры Низамова Гөлнара Равил кызына бирелә.Рәхим итегез!
Шавы булып алтын яфракларның,
Зәңгәрлеге булып һаваның,
Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,
Матурлыкка тиңе юк аның!
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез безнең мәктәбебездә бер-берегезгә иңне иңгә куеп, лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткәнсез, район, республика күләмендә уку йортыбызны танытуга үзегездән зур өлеш керткәнсез. Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.
Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!
Бәйрәм белән котлау өчен сүз сезнең укучыгыз , хезмәттәшегез тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Исмагилова Наилә Фәрит кызына бирелә.Рәхим итегез.
А.Б. .Кадерле абый-апаларыбыз,
Чал чәчле өлкәннәребез,
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз!
Ягъни оныкларыгыз!
Сезнең каршыда биюче кызларыбыз .Рәхим итегез!
А.Б.
Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен
Искә алып, дуслар, тагын бер
Яңгыратыйк әле бу залларда
Кайтавазын яшьлек таңының.
Үтте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк
Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,
Җыр биюгә булган гашыйклык.
Безнең йөрәк әле һаман да яшь
Онытмадык матур көйләрне.
Җырлыйк әле иңләп сәхнәләрне,
Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.
Сезнең алдыгызда бүген 18 яшен тутыручы хезмәттәшебез, киңәшчебез, моңлы сандугачыбыз, Гөлфия Валиевна.
Рух ныклыгына таянгансыз,
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.
Сезгә карап сокланабыз һәрчак
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык
Гөлфия Валиевна Һәрвакыт шулай көчле рухлы, дәртле, шат күңелле булып калыгыз, туган көнегез , бәйрәмнәр белән.
Җыр Бадыкшанова
Безнең арабызда быел юбилярлар булу безне тагы да ныграк шатландыра
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Вөҗдан күзе белән карагансыз
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән, -
дигән шигырь юлларын мин шушы араларда 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Мөнәвәрә Хасановнага юллар идем. Сез искиткеч тыйнак, сабыр , намуслы, ярдәмчел булуыгыз белән аерылып торасыз.42 ЕЛ ГОМЕРЕГЕЗНЕ мәктәп тормышы белән бәйләгәнсез. Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз.
Күңел күге һәрчак аяз булсын
Читләп үтсен сагыш-борчулар
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?
Бу җырыбыз сезнең өчен. Голфия Валиевна җырлый
.1939 нчы елның 19нчы октябрь көне. Барча галәмне яңгыратып дөньяга нәни бала аваз сала. Гүя ул мин килдем, мин дөньяны агартачакмын, зур эшләр башкарачакмын дигән максатны шул авазы белән тирә-юньгә юллады. Шөгер төбәгенең гүзәл бер почмагында урнашкан ямьле Чыршылы авылында туган бу сабыйга Венера дип исем бирәләр. Бала үсте, үрмәләде, тәпи йөрергә өйрәнде һәм тормыш дип аталучы бу дөньяда берни дә җайлы гына бирелмәвенә төшенә башлады. Димәк, тырышырга кирәк! Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кызның хыялы – укытучы булу. Үз сүзендә нык торучы, бик тә тырыш бу кызга теләгенә ирешер өчен бик күп урау юллар үтәргә туры килә. Теләгенә ирешә кыз Еллар үтә, бурычлар үтәлә, максатлар чынга аша бара. Венера Закуановна, Сез мәктәбебездә эшләгән елларда күп вазифаларны башкардыгыз, беренчедән укучыларыгызга үрнәк булып торучы якты маяк, тырыш җитәкче роле, сердәшче һәм киңәшче, директор, коллегаларыгызга исә якын дус һәм ярдәмче, өч кызга әни, Рева абыйга ышанычлы тормыш иптәше булыдыгыз һәм бүгенге көндә Сез 80 яшҗлек юбиляр! Венера апа,
Әйдә гомер үтсен, чәч агарсын
Ә йөрәккә кырау төшмәсен
Килер көннәрегез тазалык һәм
Гел шатлыклар гына өстәсен!
Җыр. Лилия Илдаровна
А.Б. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.Һөнәри хезмәт юлында шатлыклы мизгелләрен дә, борчулы минутларын да кичергән кадерле кешеләребез, хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез. Сезнең дә яшь буынга әйтер теләкләрегез бардыр, сүзне сезгә бирәбез.Рәхим итегез.
Хөрмәтле өлкәннәребез!
1.Һәр көн сезне котлап кояш чыксын
Сезне назлап җилләр иссеннәр
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр
2.Картаям дип һич тә кайгырмагыз
Өлкәннәрдә-акыл, сабырлык
Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була
Әле дә сез бар үрнәк алырлык.
3Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә
Аяз булсын мәңге күңел күгегез-
Без калабыз шушы теләктә!
Сезне тагын бер тапкыр Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән ,сезне, кадерле өлкәннәребез!
Җыр
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.