Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Сценарий мероприятия на тему "110 лет со дня рождения Ф.Карима"

Сценарий мероприятия на тему "110 лет со дня рождения Ф.Карима"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_m53d4ecad.gifТатарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

2 нче санлы Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе”












Фронтовик шагыйрь

Фатих Кәримнең 110 еллык юбилеена багышланган бәйрәм

Сценарий эшкәртмәсе









Материалны әзерләделәр

татар теле һәм әдәбияты

укытучылары Сәүбәнова

Сәрия Солтан кызы һәм Бакирова

Гөлсинә Алтын кызы









2015 нчы ел

Максат: Патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормышына, иҗатына кызыксыну уяту; укучыларда аның мирасына тирән ихтирам тәрбияләү; Ватан сагында торган, туган иле өчен гомерен биргән татар улы белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиhазлау: Ф. Кәрим иҗатына багышланган китап күргәзмәсе, “Сөембикә” журналы (1999 ел, № 3), укучыларның шагыйрь иҗатына караган иҗади эшләре, магнитофон, мультимедиа проекторы, компьютерда слайдлар.

Дошманга ялкын сибүче

Җил булып барсам иде,

Тәвәккәллек , батырлыкта

Җыр булып калсам иде.

Ф. Кәрим (1 слайд) А.б. - Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар!

- Фронтовик шагыйрь Ф.Кәримнең 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәмебезне башлыйбыз.

Фатих Кәрим- татар шигърияте үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, милләтебезнең hәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып hәлак булган шагыйрь. Ул дөньяда бары тик 36 ел гына яшәде. Шуның 4 елы төрмәдә, 4 елы сугышта үткәнен искә алсаң, аның гомере нинди кыска булганлыгын күрәсең. Аның тууына бер гасырдан артык вакыт узды, әмма исеме телләрдән төшми, киресенчә, еллар үткән саен күңелләргә якыная бара.(2 слайд)

А.б. Шигъри Дим буеның гүзәл табигате халкыбызның җырларында мактала.” Димдә тудым, Димдә үстем, җиләк җыйдым тугайда...” Бу җырны Ф. Кәрим дә яратып җырлаган. Башкача булуы да мөмкин түгел. Чөнки бу җыр, әйтерсең лә аның үзе турында. Ул да, җырда әйтелгәнчә, Дим буендагы Ает авылында туган, шунда үскән, күп хәсрәтләр күрергә өлгергән. (3 , 4, 5, 6 слайдлар)

Укучылар чыгышы. (Ф.Кәримнең “Истәлек ”шигыре укыла).

Гөлләр иле” җыры башкарыла (С.Шәмсина музыкасы, Г. Зәйнәшева сүзләре).

А.б. Ул шагыйрь җанлы булып туа, ата-ана нигезендә үк аның иҗатка сәләте ачыла башлый. Ф. Кәрим үзе искә төшергәнчә, аның әдәбият белән кызыксынуы, әтисе үлгәч, hәр көнне әнисен елата-елата, аңа “Сак -сок” бәетен укуы белән башлана. Бәләбәй педагогия техникумында укыганда кулъязма журналда әсәрләрен урнаштыра, Казанга килгәч, балалар матбугатында бастыра. “ Бала чагымнан ук,- ди ул,- мине хыялый рәвештә мәвыктырган әдәбият мәйданына тәвәккәлләп адым ясадым. Шул еллардан башлап, төрле шартлар эчендә, туктаусыз әдәбият өлкәсендә эшлим.” (7, 8 слайдлар)

А.б. Әйе. Ул төрле “ шартлар эчендә ” иҗат итә. Ул шартларны 3 өлешкә бүлеп булыр иде.

1) 1922 нче елдан1937 нче елларга кадәр булганын- яшьлек романтикасы белән рухланып иҗат итү;

2) 1937-1941 нче еллар арасындагысын нахак тоткынлык хәленә сыкрап әрнү;

3) 1941-1945 нче еллардагысын үзенең Ватанын яклап көрәшкән кешенең илhамы-йөрәк авазы дип атап була. (9 слайд)

Яшьлек романтикасы белән рухланып иҗат иткән шигырьләрен тыңлап үтик.

Укучылар чыгышы. Йосыпова Алия (6 кл) чыгышы “ Без -җир балалары”

. Баянда 6 нчы сыйныф укучылары Сәүбәнов Азамат,

Ильясов Рөстәм “ Матур булсын” җырын башкаралар. А.б. - Фатих Кәрим балаларны бик ярата. Кызлары Ада белән Ләйләне бервакытта да тиешсезгә ачуланмый, холкы тотнаклы була.

“Балалар өчен илебезнең бүгенге тормышыннан алып язылган әсәрләр уйлыйм әле,” – дип, шагыйрь балалар өчен дә әсәрләр иҗат итә. Аның “Аучы”, “Гармунчы аю белән җырчы маймыл”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Тирән күл”, дигән әсәрләре, кечкенәләр өчен язылган кыска шигырьләре бар. “Сез кем буласыз?”, “Самолет”, “Әткәем”, “Яз җитә” исемле шигырьләрен балалар яратып укыйлар.

Укучылар чыгышы. “ Яз җитә” җырын 6 нчы сыйныф укучылары башкара.

А.б. Ф.Кәрим өстенә килгән кара болыт 1936 нчы елдан башлап тагын да куера. 1937 нче елда ул эшеннән чыгарыла hәм 1938 нче елның 3 нче гыйнварында “халык дошманы” исеме тагылып Кремль төрмәсенә озатыла. 1939 нчы елның 14 нче мартында аны 10 елга Коми якларындагы төрмәгә җибәрәләр. Төрмәдә иҗат иткән шигырьләрендә тоткынлыкның ачы газабы, рәнҗетелү, иреккә сусау, тормыш иптәшен, балаларын сагыну хисләре өстенлек итә.

Укучылар чыгышы. “ Кадрия” шигыре, Идрисова Алина укый (11а кл.) 10 слайд

Әткәем” шигыре, Хикмәтова Лилия укый (10а кл.) 11 слайд

А.б. 10 елга хөкем ителгән шагыйрьнең, 4 елдан соң яңадан суд ясалып, 1941 нче елның декабрендә аклануы билгеле.

“ Күз нурларым! Сагынып кайтам сезне

Белмим, ничек каршы алырлар.

Шигырь өчен туган әткәгезне

Тагындамы утка салырлар?

Язгы таңның зәңгәр яктысында,

Йомшак аксыл томан үтәли,

Казан... Казан күренә,

Ул бит минем

Җырлар чәчәгемнең түтәле,”- ди шагыйрь “Сагынып кайтам сине” шигырендә.

Ф. Кәримнең тормыш иптәше Кадрия Ишукова көндәләге истәлекләреннән. 3 нче декабрь, 1941 нче ел.

10а сыйныфы укучылары Әхмәдуллин Рузил, Сафина Динара, 1 нче сыйныф укучылары акланып кайткан Ф.Кәримнең хатыны белән очрашуын сәхнәләштереп күрсәтәләр. Материал шагыйрьнең тормыш иптәше көндәлегеннән алынды.

Кадрия ролендәге кыз укый: Ашыгып эштән кайттым да ачкыч сорап кухняга керсәм, кыска соры бишмәттән, Фатихка охшаган бер ир утыра. Көләч күзләре, ак тешләре аныкы.

Фатих Кәрим ролендәге егет: - Мин инде, җаным, Кадриям, бу мин, Фатихың. Акланып кайттым, менә ышанмасаң кара,- ди, кәгазь күрсәтә.

Кадрия ролендәге кыз: Бүгенгедәй хәтеремдә: калтыранып ишекне ачтым. Өйгә кердек. Мин, читлеккә ябылып куелган киек җанвардай, ары атылам, бире бәреләм, нишләргә белмим. Яңадан ишекне бикләп: ” Әйдә, тизрәк балаларны алып кайтыйк,”- дип аны балалар бакчасына алып киттем. Юлда барганда нәрсә сөйләгәннәремне, аның сүзләрен hич хәтерләмим.

(Балалар бакчасы күренеше)

Бакчада Фатихны канцеляриягә Роза апа янына алып кердем дә Ада артыннан группага йөгердем. “ - Кызым, әтиегез кайтты бит,”-дим, әтисенә китердем.

(Фатих онытылып, Адасын кочагына ала.)

Кадрия Ләйләне эзләп китә. Ул арада Роза апасы әйтеп өлгергән икән инде, 4 яшьлек Ләйлә группадагы балаларга: ” Әйдәгез әтиемне күрергә, минем дә әтием бар бит,”- дип, берничә баланы ияртеп канцеляриягә килеп керде.

Кадрия сөйли: - Бик кызык иде Ләйлә кечкенә вакытында, бик җитез, кыю, үткер иде. Әтисенә охшаган ул. Роза апа да елый. Балаларның елаганнарын, шатлануларын күп күргәнем бар, ләкин баланың болай итеп шатлана белеп шатланганын күргәнем юк иде, ди. Нигә соң шул мизгел исемдә шулчаклы яхшы сакланган икән?” (Сөембикә” журналыннан )

А.б. Әйе, язмыш Фатих Кәримгә мәрхәмәтлелек күрсәтте - ул азат ителде. Тагын берничә көннән яңадан сәфәргә кузгала, ләкин бу юлы сак астында түгел, ә кулына корал тотып. (12 слайд)

Укучылар чыгышы. 1)”Ант” шигыре (6кл.)

2)”Кереш җыр”( 7кл.)

А.б. Солдатлар ял иткәндә, салкын окопларда кәгазьне автомат прикладына куеп, ай яктысында соклангыч әсәрләр иҗат итү - бу үзе олы батырлык бит. Сугыш уты - гарасат эчендә дә яза алды ул. 150 гә якын шигырь, 8 поэма, 2 повесть, 1 драма әсәре.

Укучылар чыгышы. 1) “Сибәли дә сибәли” шигыре (Шакирова Гөлназ, 11а кл.)

2) “Разведчик язмалары”ннан өзек ( Сөнәгатуллина Алсу, 11а кл.)

А.б. Фатих Кәримнең тормыш иптәше Кадрия Ишукова истәлекләреннән. 1957 нче елның 1 9нчы феврале. (“Сөембикә” журналыннан)

Укучылар чыгышы. 1) 10 нчы сыйныф укучысы Сафина Динара Кадрия Ишукова ролендә көндәлек язу күренешен сәхнәләштерә .

“1942 нче елның 1 нче маенда Фатих кайтып керде. Ул вакытта Фатихның кайтуын түгел, хәтта мин аңардан хатта көтми идем инде, чөнки аңардан 4 ай хәбәр булмады.

Аның һәлак булганлыгына инде шикләнми идем. Беткәндер инде ул, насыйп булмады инде бергә яшәүләр, дип уйлый идем. Менә алгы бүлмә ишеген кемдер кагып керде, нидер әйтте. Кинәт ишек ачылды да, каткан шинель кигән, кулына таяк тоткан Фатих килеп керде. Тавышка балалар уяндылар, әтиләренә асылындылар, без өчәүләп аңа сарылдык. Ул: “Туктагыз, тукта, мине бик кочакламагыз, юлдан гына, мин кай җирләрдә генә аунамадым”,-дип, безнең кайсыбызны үбәргә белми, өчебезне берьюлы кочагына алды. Өйдә биш-алты көн торганнан соң, ул госпитальгә дәваланырга керде. Аның аягы яраланган иде. Госпитальдә ул ай ярым ятты. “Кыңгыраулы яшел гармун”ын шунда язды һәм тагын күп кенә шигырьләрен язып газеталарга җибәрә барды.”

2) “Кыңгыраулы яшел гармун”поэмасын сәхнәләштерү. Чыгыш

ясыйлар:Фәхертдинова Лилия - 10 кл., Гарипов Булат - 8 кл., 7 нче

сыйныф кызлары.

А.б. “Үлем турында уйлама, илең турында уйла, илең турында уйласаң, гомерең озын була” дигән канатлы сүзләр авторы, киләчәктә сокландыргыч әсәрләр иҗат итәргә хыялланып, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән шагыйрьнең гомер җебе 36 яшендә өзелүе ничек аяныч! (13 слайд)

Укучы чыгышы. И. Юзеевның “Васыятен эзлим Кәримнең” шигыре укыла.

А.б. Әйе, Фатих Кәримнең дә гомере моңлы бер җыр иде, үлеме әле дә җыр булып яңгырый.

Укучы чыгышы. Сафина Динара Кадрия Ишукова ролендә Мансур

Мозафаровның Сәхиб Урайский сүзләренә язган “ Ул кайтмады ”

җырын башкара. (14нче слайд)

А.б. Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең 105 еллык юбилеена багышланган бәйрәмебез тәмам.

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 29.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров174
Номер материала ДВ-019258
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх