Инфоурок Другое Другие методич. материалыСценарий мероприятия на тему "Осень"

Сценарий мероприятия на тему "Осень"

Скачать материал

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль  районы

Cөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

Район укытучыларының методик киңәшмәсе өчен

 

кичә

Яраткан ел фасылым - көз

 

 

 

                                                         Кичәне  әзерләделәр:

                                                         Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                         татар теле һәм  әдәбият укытучысы

                                                          Шакирова Алсу Хәмит  кызы

                                                          

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1 а.б.                    Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген

                             Нәрсәдән бу мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2.а.б.       Хәерле көн, дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз – тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне, күркәмлекне, муллыкны да   күздә тотабыз.

а. б.  Әйе, тышта алтын көз!          Без  бүгенге кичәбезне иң матур ел фасылларының берсе – көз аена багышлыйбыз. Безнең белән бергәләп көзнең матурлыгына, байлыгына сокланып, рәхәтләнеп ял итеп утырырсыз дип өметләнеп калабыз.

2 а. б . Сезнең алда “Сары яфраклар” җыры белән 3- 5 сыйныф укучылары.

1 а.б.  Күңелләргә якты нур өләшеп,

             Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

             Үз муллыгы белән көзләр килде,

             Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

2 а. б. Көз! Син – мәрхәмәтле, тылсымчы, үзеңнең матур төсле буяуларың белән барлык табигать хазинәләрең – төрле төсле яфракларың, чәчкәләрең белән бизәлгән, өстәлләрдә синең уңышларың: җиләк-җимеш, яшелчәләр. Кемнәр генә сокланмас бу уңышларга!

1 а.б.  Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ. Борын заманда бер авыл агайеннан:

-Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллэ язмы?- дип сораганнар

Ул, һич тэ аптырап тормыйча:

-Күз өчен яз яхшы,  авыз өчен көз яхшы – дип жавап биргән.

2 а.б. Сезнең игътибарыгызга  “Шалкан” әкиятен тәгъдим итәбез.

1 а.б. Табигатьнең моңсу да, шул ук вакытта күңелгә рәхәтлек өсти торган чагы. Шушы матур, алтынсу-ямансу көннәрдә илебез укытучылар көнен билгеләп үтә.
2 а.б. “Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң–укытучы бул!” дигән бер галим.
Хак сүзләр... Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче, язучы, сатучы да булмас иде. Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта урын табарга булышкан кеше дә–укытучы!   Һәрберебез тормышта мәктәп бусагасын атлап чыгабыз, гомеребездәге иң күңелле мизгелләрне – мәктәп сукмакларын үтәбез.

1 а.б.      Укытучы – тынгы белмәс кеше,

 Җәй көне дә көзне сагына.

 Балаларын уйлый иртә-кичен,

 Һәркөн күзе мәктәп ягында

2 а.б. Сезнең игътибарыгызга башлангыч сыйныф укучылары башкаруында “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.

 

1 а.б. Шушы матур көзге көннәрдә татар халкының иң күңелле бәйрәмнәреннән берсе – каз өмәсе үткәрелә.

2 а.б.      Көзге байлык! Көзге муллык!
               Авылда Каз өмәсе!
               Яше-карты, бала-чага –
               Шау-гөр килә һәммәсе!

1 а.б.    Каз өмәсе – көзге бәйрәм.
             Ул күптән килгән йола.
             Язың ничек булган  булса,
             Көзең дә шулай була.

2 а.б. Көзге яфрак, кыштыр- кыштыр, коеганда  юлларга

                            Матур итеп   биесеннәр сүзне бирик кызларга.

 4 нче сыйныф кызлары башкаруында  “Каз канаы”  биюе.

 

1 а.б.  Көзнең соңгы көннәрендә үткәрелә торган тагын бер күркәм бәйрәмебез бар, нинди бәйрәм ул, кайсыгыз әйтә?

 Бик дөрес, әниләр бөйрәме.

2 а. б. Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.

1 а.б. Ана!
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.

 

Дөньяга килүенә 1 көн кала, Бала Алладан сораган:

-         Аллам, мин бу дөньяга нигә барам? Мин анда нәрсәләр эшләргә тиеш?

Аллахы Тәгалә болай дип җавап биргән:

-         Курыкма, балам. Мин сиңа фәрештә бүләк итәм, ул  һәрвакыт синең белән бергә булыр. Ул сиңа барысын да аңлатыр.

-         Мин аны ничек аңлармын соң? Мин бит аның телен белмим.

-         Фәрештә сиңа үзенең телен өйрәтер. Ул сине барлык бәла – казалардан саклар, авыр вакытларда ярдәм кулын сузар, шатлыкларыңа сөенер.

-         Аллам, мин синең янга кайчан һәм ничек кайтачакмын соң?

-         Синең фәрештәң сиңа барысын да аңлатыр...

-         Ә минем фәрештәмнең исеме ничек?

-         Монысы мөһим түгел. Аның исемнәре бик күп. Ә син аны ӘНИ дип йөртерсең.

 

2 а.б. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык
һәм күңел тойгысы!
Әни... һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

1 а.б. Әни... Аның куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр
мөгаен, ә күзләре шундый мөләем һәм ягымлы, әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез!

2 а.б. Сезнең алда “Әни күзләре” җыры белән ...

1 а.б. Шуның белән сезнең өчен әзерләнгән кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.

 

   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Владимир Шаинский көе

Михаил Пляцковский сүз

 

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне тезәргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

 

Бишне бишкә кушарга,

Иҗектән сүз ясарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

 

Таңнар ничек атканны,

Кояш ничек батканны.

Аңлаталар мәктәпләрдә,мәктәпләрдә

Табарга утрауларны,

Биек – биек тауларны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Табарга утрауларны,

Биек – биек тауларны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

 

Өтер белән ноктаны,

Кайчан – кайда куйганны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

 

                   

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий мероприятия на тему "Осень""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Промышленный дизайнер

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 651 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.10.2015 547
    • DOCX 49 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Алсу Хамитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шакирова Алсу Хамитовна
    Шакирова Алсу Хамитовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11455
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 16 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Эффективные практики по работе с тревожностью

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 111 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 53 человека

Мини-курс

Создание и продвижение сайтов для достижения максимальных результатов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 15 регионов

Мини-курс

Готовимся к ЕГЭ по литературе

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе