Инфоурок Другое КонспектыСценарий мероприятия о дружбе народов

Сценарий мероприятия о дружбе народов

Скачать материал

Шәһәркүләм ачык чара

Тема: Дуслыкка чикләр юк

 

 

Максат: Балаларда татар халкының гореф–гадәтләренә, хезмәтенә, сәнгатенә, тарихына мәхәббәт, башка милләт кешеләренә хөрмәт, дуслык, толерантлык  хисләрен тәрбияләү.

 

Кичә барышы:

Алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле кунаклар, укытучылар һәм балалар! Бездә бүген бәйрәм! Дуслык бәйрәме!

 

Укучы.            Карап тормый ара еракка,

                        Дуслар килә безгә кунакка.

                        Дуслык - безнең тормыш үзәге,

                        Дуслык – безнең тормыш бизәге.

                        Безнең халык кунакчыл:

                        - Якты чырай,  такта чәй, дип

                         Каршы ала кунакны.

                      

Җыр «Әссәламегаләйкем» башкарыла

(Резеда Ахиярова көе, Госман Садә сүзләре)

 

Алып баручы. Татарстан – күп этнослы һәм берничә динле  төбәк. Республикада йөз унбиш милләт вәкиле яши.  Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, күпчелекне татарлар (2000116 кеше – 52,9 %) һәм руслар (1492602 кеше – 39,5%) тәшкил итә. Өченче урында чувашлар (126532 кеше – 3,3%). Удмуртларның, украиннарның, мордваларның, башкортларның саны 10 мең кешедән артып китә.

 

Түбән Кама халкы – 263 мең. Шул исәптән татарлар – 49,2%, руслар - 46,1%, чувашлар- 3%, украиннар, башкортлар 1%.

 

Безнең мәктәбебездә укучылар саны – 958 бала. Шул исәптән  татарлар – 510, руслар – 419, чувашлар – 25, башкортлар – 11, таҗиклар – 13, үзбәкләр, украиннар – 6шар, мари, мордва – 2шәр бала һ.б.

 

 

Алып баручы. Безнең республикада төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: бер-берсенә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Нәкъ шул турыда «Лехайим» журналының бер санында болай дип язылган: «Татарстан халыкларының  үзара дус яшәвенең сәбәпләре күп илне кызыксындыра. Америкадагы бер хәбәрченең әйтүенчә, әгәр чит илләргә  йөз хәбәрче җибәрелсә, аның иллесе Әфганстанга, ә икенче яртысы Татарстанга төрле диндәге халыкларның үзара килешеп яшәү серләрен өйрәнүгә килә.

     Татарстанга шундый максат белән АКШның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе килгән иде. Ул  республикабыздагы төрле дини оешма башлыклары белән күрешеп сөйләште. Илче очрашудан бик канәгать булуын әйтте һәм «Татарстан, дөрестән дә, бөтен дөнья өчен толерантлык, үзара тыныч һәм килешеп яшәү үрнәге булып хезмәт итә ала»,- дип белдерде. Әйдәгез сүзне кунакларга бирик.

 

  Музыка уйнала. Залга бии-бии татар, рус, башкорт, чуваш, керәшен кызлары керә.

Алар үз телләрендә исәнләшәләр.

 

- Исәнмесез!

- Здравствуйте!

- Һаумыһыгыз, дуслар!

- Авани, тус!

- Арумы сез, карендәшләр!

 

Алып баручы.

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, чуваш, марилар,

Башкорт, керәшен, руслар без.

 

Татар кызы.

Без – татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет,

Яшибез без бу җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

 

Рус кызы.

Наш Татарстан

Дружбой славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

 

Башкорт кызы.

Ут- күршеләр булып яшик гөрләп,

Охшаш безнең телләр, гадәтләр.

Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,

Уртак безнең җирдә теләкләр.

 

Чуваш кызы.

Ут – күршеләр булган кебек,

Су – күршеләр күптән без,

Уртак Идел–анабызны

Имеп бергә үскәнбез.

 

Керәшен кызы.

Халкыбызның йолаларын

Искә төшереп үтик,

Күңелле итеп бүген

Уен үткәрик әле.

 

Укучы.  Татар дисәм, мине дөнья белә,

               Ул исем бит ташка сырланган

               Шушы исем белән халык гомер иткән,

               Шатланган да, янган, сызланган

               Татар кызы, татар уллары без,

                Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

                Без, көч биреп, яшәтергә тиеш

                Җандай газиз туган телебезне.

      

Татарча бию башкарыла

(2 а сыйныф укучылары)

 

Башкорт халкы элек-электән аучылык белән  шөгыльләнгән, ат үрчеткән, көтү көткән. Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган бик тәмле әчемлек – кымыз ясаган. Яраткан уен  кораллары – курай. Безгә курайда берәр башкорт көен уйнап күрсәтмәссез микән!

Курайда бер көй башкарыла.

Башкорт халык  җыры.

Алып баручыШəһəребездə  яшəүче башкортларны  берлəштерүче  оешма барБүгенге кунагыбыз И.Х Садыков исемендəге балалар һəм яшүсмерлəр иҗаты сарае, милли мəдəният бүлеге мөгаллимəсе Солтанморатова Рəзилə Мөхəррəм кызы. Рəзилə Мөхəррəм кызы безне башкорт халкының тарихы һəм мəдəнияте белəн таныштыра.

Кунагыбызның чыгышы.

 

Алып баручы.  Хəзер бащкарылачак башкорт җырын һəм  биюен сезнең аша тугандаш  башкорт дусларыбызга бүлек итеп тапшырабыз.

 

(Хаярова Р.М. кызы җыр башкара)

 

Алып баручы. Халыклар дуслыгы. Төрле милләт кешеләре  арасындагы гүзәл мөнәсәбәтләр каләм осталарын һәрвакыт рухландырды, аларга бетмәс–төкәнмәс илһам чыганагы бирде. Рус әдәбияты да – халыклар дуслыгына дан җырлаучы әдәбият.

 

Рус халык биюе (3 г сыйныф укучылары)

Такмаклар башкарыла.

 

Алып баручы.

 

 Чуваш халкының үзара туганлык мөнәсәбәте ерак гасырларга барып тоташа. Республикабызда чуваш мәктәпләре дә байтак, шул исәптән Түбән Кама  шәһәрендә дә чуваш мәктәбе  эшләп килә. Соңгы елларда чуваш әдәбиятыннан да олимпиадалар үткәрелү күркәм гадәткә әйләнде. Алар безгә күчтәнәчкә татар халык шагыйре Ш. Галиевның «Авани, тус» шигырен алып килгән. Анда ике тугандаш халыкның авыр чакта да, бәхетле яңа тормыш төзегәндә дә гел бергә булулары турында әйтелә. Рәхим итеп, шушы шигырьне тыңлагыз.

 

“Авани, тус” Ш. Галиев шигырен Мидюгин А. Башкара (5в)

 

Алып баручы. Керәшеннәр гомер-гомергә күңел ачып, җырлап-биеп яшәргә ярата торган халык. Аларны тыңлап карыйк әле.

 

Такмаклар башкарыла(Иванова Надя, 6 в сыйныфы укучысы)

 

Ишектән керүләре,

Елмаеп көлүләре.

Әллә нинди бәхет булды-

Сезне бер күрүләре.

 

Яшел кыяк җибәрәдер

Бакчада суганнарым

Гөлләр кебек нур балкытып,

Яшәгез, туганнарым.

 

Алай да бергә-бергә,

Болай да бергә-бергә

Дуслар белән бергә булсаң,

Күгәрчен кебек гөрлә.

 

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Ишетсеннәр, белсеннәр,

Җыелганнар бу табынга

Бертуганнар дисеннәр.

 

Их, дускайлар, сезнең белән

Шат минем күңелләрем,

Гел дә шулай дуслык белән

Үтсә иде гомерләрем.

 

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Кояш гел көлеп торса.

Кризисны да җиңәрбез,

Дуслык күпере булса.

 

Алып баручы. Ә хәзер, әйдәгез, тугандаш халыкларның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк, аларны тыңлыйк. Ягез, кунаклар, сүз сезгә!

 

Татар кызы.

Безнең татар апалары

Пешерә баллы чәкчәк,

Авызга кабуга эри -

Телең йотмыйсың чак-чак.

 

Рус кызы.

Ох, какие вкусные

Блинчики у нас,

От чистого сердца

Испекли мы для вас.

 

Чуваш кызы.

Тантаналы мәҗлесләрдә

Калачның урыны түрдә,

Көн саен ашап торсак та,

Кире какмабыз бер дә.

 

Башкорт кызы.

Алып килдем сезгә, дуслар

Күчтәнәчкә башкорт балы,

Салкын тиеп китсә әгәр,

Безнең бал ул бик шифалы.

 

Керәшен кызы.

Иң тәмле ризык санала

Бездә яфрак бөккәне.

Яратып ашасаң әгәр,

Рәхмәт әйтеп кит, яме.

 

 

Алып баручы.  Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

                            Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

                            Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

                            Уңай була һәрбер эшең дә.

                            

                            Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,

                            Дустан башка булмый яшәргә.

                            Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

                             Дуслык орлыклары чәчәргә.

 

Кадерле кунаклар! Шуның белән бәйрәмебез ахырга якынлашты. Сезгә безнең белән бергә бәйрәмдә катнашуыгыз, матур чыгышларыгыз һәм күчтәнәчләрегез өчен бик зур рәхмәт. Һәркайсыгызның өендә - муллык, тәнендә - саулык, фикерендә - зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын!

 

«Дуслык турында» дигән җыр хор белән башкарыла

(Салих Cәйдәшев  көе, Әхмәт  Ерикәй сүзләре)

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий мероприятия о дружбе народов"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заведующий доп. образованием

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 866 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.09.2016 1583
    • DOCX 51 кбайт
    • 31 скачивание
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галина Венера Минсултановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галина Венера Минсултановна
    Галина Венера Минсултановна
    • На сайте: 9 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 14408
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой