Инфоурок Другое Другие методич. материалыСценарий мероприятия, посвященной к Дню Победы на тему "Батырларга -Дан!"

Сценарий мероприятия, посвященной к Дню Победы на тему "Батырларга -Дан!"

Скачать материал

Боек Жинунен 70 еллыгына багышланган эдэби музыкаль кичэ.

                        «Батырларга- Дан!!!»

 

1нче алып баручы.   Сугышның мин ни икэнен белэм,

                                     Кан ул, ут ул, улем, яралар.

                                     Куз яшьлэре, кайгы-хәсрәт,ачлык,

Тол хатыннар, ятим балалар.

2 нче алып баручы.

 Егерме ике.Июн. Кырык бердә

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих кахәрләгән шушы көнне

Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!

1 нче а.б.

Явыз дошман килә ил өстенә,

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын

Халкыбызның канын коярга.

2 нче а.б.

Кара көчләр килә ил өстенә,

Шәхәр,авылларны яндырып,

Газиз аналарны дарга асып,

Балаларны ятим калдырып.

 1нче а.б.

Ерткыч фашист килә ил өстенә

Кол итәргә Совет кешесен!

Тез чуккэнче- басып җан бирербез,

Хак эш өчен, азатлык өчен!

Бергэ: Канга-кан! Үлемгэ-үлем!

( Сэхнэ алдына  ана белэн ул килэ)

УЛ: Илем өчен утка керәм, анам,

Янмый чыгам мин янар таулардан,

Әнием, бэгърем,синең өчен,

Сине үстергән илем өчен

Упкыннарга керәм яңадан.

Мин үлмим, җиңелмим,

Җиңелэ торган кеше түгел мин.

Ана: Үзеңне сакла, балам. Исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтыгыз.

Ул: Сау бул, эни!

(Сэхнэ алдына Ир белэн хатын килэ).

Ир: Юлбасарлар таптый илебезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә- балам. Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен.

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

Хатын: Безне онытма, җиңеп кайт.

Ир: Нык булыгыз. Сез дә онытмагыз.

Сезгә кала бөтен авырлык.

Безне каршы алыр көн җиткәнче,

Бирсен ходай сезгә сабырлык...

(Сэхнэ алдына егет белэн кыз килэ:)

Егет: Сау бул инде, минем йорэк кошым,

Аерылабыз, жаным, хэзергэ.

Килер көнгә, кайнар кавышуларга

Йөрәк утың белэн әзерлән.

Кулларыма мылтык кыскан чакта,

Син булырсың минем исемдэ,

Кайнарлыгы безнен сөешүнең

Ялкын бирер минем хисемә

Поход чыгып,атлап үткән чакта

Яфраксыз урман буйларын,

Хэр адымда сине сагынырмын,

Хэр адымда сине уйлармын.

Яңгырлы төн, кышкы суык коннэр,

Туңдыра алмас мине, акыллым!

Йөрәгемне чөнки җылытачак

Сиңа булган сөю ялкыным

Разведкага барсам, Ватаныма,

Сиңа булган көчле хисемнең

Саф дулкыны мине дәртләндерер,

Кабатлармын синен исемеңне.

Кыз:

Исән барып,исән кайт

Фашистларны кисеп кайт!

Миннән сиңа теләк шул.

Ил мактарлык үрнәк бул!

Язып җибәр сәлам-хат!

Сау бул,җаным !

Җиңеп кайт!

Егет: Көтәрсеңме?

Кыз: Көтәрмен. Ә бу куляулык сиңа вәгдә билгесе булсын.

  “Саубуллашу”вальсы.

2нче а.б.

Ирләр китте,кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды тумаган.

1нче а.б.

Тылда калган карт бабайлар,әбиләр,апалар,энеләр,сеңелләр,балалар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгәннәр, ә кичләрен фронтка җибәрү өчен оекбаш, бияләй, шарфлар бәйләгәннәр, сөлгеләр,куляулыклар чиккәннәр.

Кичке куренеш.(Темная ноч көе)Пәрдә ачылганда хатын-кызлар кул эшләре эшлиләр.

Кыз жырлый: Телеграмм баганасын

Саныйсым калган икэн

Куз керфеклэрем талганчы

Карыйсым калган икэн.

Хэерниса: И,Энже, ул кадэр кайгырма әле.Әнә күрше тегермән авылыннан Бибиәсма малаеның үлгэн хәбәре килгэн иде, узган атнада хаты килгән, исән икән, госпитальдә бик озак ятып чыккан.(башкалар хуплыйлар)

1нче кыз: Әле сез ишеттегезме соң? Хәзер ашлыкны һәм атларны гына түгел, бәрәңге  белән майны да фронтка жибәрергә, ди.

2нче кыз: Җибәрәбез җибәрмичә, үзебезнең газиз ирләребез, сөекле улларыбыз өчен бит ул.

3нче кыз: Тизрәк сугыш кына бетсен инде! Җиңү өчен бернәрсә дә җәл түгел. Гитлерны тизрәк тончыктырып, исән-сау гына кайтсыннар инде, бәгыр кисәкләрем.

4нче кыз: Кайтырлар, Алла боерса,кайтырлар.

1 нчеКыз: Бияләй кигән кулыңны

Кысар идем бер

Кайтып житсәң кеше алдында кочар идем бер.

Кочар идем, убәр идем

Оялмас идем хич тэ

Киткәндә дә кеше бар дип үбешмәдек ич.

2нче кыз: Үбешмәдек дисеңме? Ә мин менэ каршымда гына басып торса да бер сүз әйтмәс идем.

1нче кыз: Эх.кызлар.(Бию)

Энже: Саратский яшел гармун

Комеш кыңгыраулары

Шул комеш кынгырауларнын

Житез чынлаулары

Әллә нишләтә күңелне

Ярсып жырлыйсы килэ.

(Почтальон керә, аңа өмет белән карыйлар)

1кыз хат укый:

Ярсып-ярсып атам хәр пулямны,

Ватан өчен,Туган ил өчен.

Балам өчен, атам-анам өчен,

Назлап сөйгән бил өчен.

Борчылмагыз,мине белгән дуслар,

Шар җырчыгыз сезне онытмас,

Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,

Дошманнарны җирдән корыткач.

Хәерниса: Дөмектерерләр әле шул немечне, Алла боерса.Әнә Фәйрүзәнең Суыксудагы абыйсы кайткан ди,аягын кискәннәр, ди.Бер аягы булмаса булмас, исән кайткан бит әле...Немеч кача,җиңәрбез исән булсак, сугышның гомере озак калмады инде аның, дип әйтеп әйтә ди. Җиңәрләр аллахы боерса, җиңәрләр,балакайларым.

Почтальон: Тизрәк  җибәрергә иде инде бу посылканы.

Хәерниса: Балакайларым,таң да беленә башлар инде,бераз черем итеп аласыгыз да бар, иртән тагын эшкә бит, кая тутыра башлыйк.Беренче булып, бисмилләһир рахмәнир рахим. Оекбашларымны салыйм әле, Зәки улыма барып җитмәсме?!

Балакайларым, әйдәгез кайтыйк.Иртәгә иртә таңнан торасы бар, эшебез дә бик куп.Төннәр генә тыныч була курсен инде, ходаем.

(саубуллашып таралышалар)

2нче а. б. Сез кайларда ятасыз икән,

Нинди туфрак, нинди җирләрдә?

Кайтабыз,дип киткән идегез дә,

Кайтмадыгыз туган илләргә.

1нче а.б. Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан китсәләр дә алар кайтмады. Алар өчен бары җилләр генә ачып-ябып йөрде капканы.Хәбәр генә кайтты бу якларга ядкар булып газиз анага...Һәм ир даны кайтты югалмыйча мәңгелек ут булып янарга.

“Солдатлар” жыры.

(снаряд шартлаган тавыш, “ура” ишетелә)Сугыш бетуе турында хәбәр.Поезд тавышы килә, бөтенесе дә “Кайталар”- дип кычкыра.”День Победы”көе яңгырый.

Солдатлар чыга-кемнендер башы бәйләнгән,кайсы аксак.

1хатын: Безнекеләрне курмәдегезме!

Солдат: Юк,курмәдек

2хатын:Безнең ирләребез кайтмады бит.

Солдат: Кайтырлар,кайтырлар, кайгырмагыз.

1хатын:Менә бит исән кешеләр кайткан. Нишләп безнекеләр генә юк соң?

Солдат: Еламагыз,елама,әле сугыш яңа гына бетте.

1нче а.б. 45 тә кайтмый калганнарның

Исемнәре кайтты әйләнеп

Толлар өчен авыр газап булды

Көтеп алган Җиңү бәйрәме.

2нче а. б. Тол хатыннар, сөеп туймас ярлар

Әле һаман сагынып көтәләр,

Яу кырыннан кайтмый калганнарның

Кайтуларын өмет итәләр.

(Ана сөйли)

Бар көчемә сабыр иттем,

Кайтыр диеп өмет иттем,

Исән кешеләр кайттылар илгә әйләнеп.

Сыңар канатым каерылды,

Газиз иремнән аерылдым,

Газап алып килде көткән Җиңү бәйрәме.

Зарыгып көннөрем үтте,

Балаларым ятим үсте,

Сыңар җилкәмә күтәрдем тормыш азабын.

Түзә алганымча түздем,

Инде җитте гомер көзем,

Насыйп итсен инде ходай толлык савабын.

(кичер кайта алмавымны көе)

 1нче алып баручы.

Житмеш ел вакыт аерса да илне

Утлы, канлы, данлы еллардан

Әмма хәтер әле дә йөртә сезне

Фронтларда- авыр юлларда.

2нче а.б. Хөрмәтле сугыш ветераннары! Бу

Шигыр юллары сезгә багышланган.Бөек Җиңү таңы атуга 70 ел вакыт узса да,сезнең йөрәкләрегез сугыш хатирәләре белән тулы. Сугыш яралары беркайчан да төзәлми, әрнүдән туктамый.

1нче а. б.  Хөрмәтле ветераннар, сугыш толлары һәм ятимнәре, сугыш чоры балалары. Без сезнең алда тирән хөрмәт белән баш иябез.

2нче а.б.  Һәйкәл булып баса җиңүчеләр

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

1нче а.б. Бөек Жиңүгә 70 ел.Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк. Батырлар исеме буыннан буынга кучэ барсын.

Бергэ: Исәннәрнең кадерен белик!

Үлгәннәрнең каберен белик!

“Совет солдаты” жыры.    

 

                                    

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий мероприятия, посвященной к Дню Победы на тему "Батырларга -Дан!""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Социальный работник

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 871 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.09.2016 681
    • DOCX 51.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Латфуллина Гульфия Равиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Латфуллина Гульфия Равиловна
    Латфуллина Гульфия Равиловна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 50112
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой